Чибәр кызый, күз карашың

Күңелемне кузгатты,

Кара күзең очкыныннан 

Йөрәгемә  ут капты.

 

Сынап-сынап карадың син

Күлмәгем, беләгемә,

Карамале беләгемә,

Карале йөрәгемә.

 

Җиде төн урталарында

Уйларымда син генә.

Ак хыялым, ак бәхетем

Яннарыма кил генә.

 

Мәхәббәт утында янам,

Янамын иртән-кичен.

Коштай канатланып очам

Сине бер күрер өчен. 

 

Сынап-сынап карамале

Күлмәгем, беләгемә.

Карамале беләгемә,

Кара син йөрәгемә, 

Чибәр кызый!

 

Туган ягым, яшел бишегеңдә-

Әрәмәләреңдә, болында, 

Балачакның аяз көннәрендә

Иркәләнеп үстем колындай.

 

Туган ягым, назлы бишегеңдә,

Алтын аең сөеп йоклатты;

Йомшак җилләр чәчләремнән сыйпап

Таң нурлары үбеп уятты.

 

Туган ягым, җырлы бишегеңдә

Чылтыр чишмә бизи ярларың.

Көндез күктә җырчы тургайларың,

Төнен сандугачлы талларың.

 

Туган ягым, алтын бишегеңдә

Әткәм-әнкәм корган туган йорт.

Сагнуларым һәрчак сиңа тартыр,

Ашларыңны, әнкәй, кайнар тот. 

 

 

(Балалар өчен Г. Тукай әсәрләре буенча пьеса.)

Кәҗә белән Сарык(аларны татарча киенгән малай белән кыз дип тә күз алдына китерәм. Малай (сарык ) капчык тоткан, кыз(кәҗә) аны култыклап алган.) сәхнәгә (болынга) керәләр. Болында чәчәкләр, төрле матур куаклар үсеп утыра.(Кечкенә балалар чәчәк тотып, яки куак тотып утырса да ярый дип күз алдына китерәм)

Фердинанд Бигашев

Хикәя

    Давыллый. Мин ялгызым гына кайчандыр бервакыт тау түбәсеннән кителеп ярга тәгәрәп төшкән зур таш янында утырам.

     Таш мине кинәт искән зәһәр җилдән саклый. Бик түбәндә җәелгән болытлар белән капланган  күк йөзе еракта диңгезгә барып тоташа. Болытлар да авыр гына әйләнеп-тулганып торалар, әйтерсең, сүз куешып, диңгез белән  бергә дулыйлар.

Фердинанд Бигашев

Хикәя

Казанлыкта.

Сабуров казанлыкка килеп кергән чагында кызарынган - кызган Әнис Талипов авыр кисәү агачы белән мичтәге ялкынлы ут өермәсен буташтырып тора иде. Кызыл кайнар ут аның ак тешләре ялтырап торган кара сакаллы йөзен яктырта. Казанлыкның аргы почмагында куәтле кыстыргыч-тиски урнаштырылган зур слесарь  верстагы тора. Верстак өстендә радиоалгыч. Аннан акрын гына җиңел көй агыла.

Фердинанд Бигашев

Хикәя

Язын әле һаман ярларына кайтмаган Агыйдел мәңге булмаганча киң һәм мул сулы. Гаять зур су массасы ярсу бер ташкын булып башта Камага, ә аннан соң Иделгә барып кушылу өчен котырынып ага. Башта Кама бүртә, ә аннан соң Идел искитәрлек булып киңәя. Бу искиткеч көчле һәм җимергеч язгы ташкын илнең Европа өлешен кисеп чыгып, үзенең тантаналы йөрешен Каспий диңгезендә тәмам итә.

   Агыйделнең карап торуга тыныч кына агышында җиңә алмаслык көч яшеренгән.

Яндекс.Метрика
Система Orphus