user_mobilelogo

Минем бакчама язны сары чәчкә китерә. Урманнан казып алып утырткан балан тамырына ияреп кайткан ул минем бакчама. Әрсез тиле суган һәм сарымсак кыяклары әле яңа җирдән баш кына төрткән була, ә ул инде алтын сары таҗларын елкылдатып язгы җилдә җилфердәп утыра. И бәгырькәем, нигә шулкадәр ашыгасың?- дип сүзсез генә эндәшәм үзенә. Ул да шыпырт кына: кояшны сагындым, җилне сагындым, -дип җавап кайтара. Аннан башка чәчәк түтәлләренә күз салам. Әнә бит, җаныкайларым, алары да түземсез! Лалә түтәлләрендә кылыч очына охшаган нечкә генә кызгылт кыяклар күренә дә башлаган икән шул.

Көз башы. Бик матур урман акланы. Артта каенлык. Алгы планда куаклар, кызарып бүре куагы утыра. Еракта ау мөгезе кычкырткан, шакылдавыклар шакылдаткан, дубай каккан, этләр абалаган, һай-һаулап киек-җанварлар куган тавышлар ишетелә. Тавышлар тына бара. Атлар туктаткан тавышлар килә - бу Йорт би кызы Сәнҗәрәнең дус кызлары белән ау тәмамлангач акланга ял итәргә килеп туктавы. Кулларына шакылдавыклар, күн дубайлар (барабан сымак) тоткан бер төркем кыз сәхнәгә керә, араларында Сәнҗәрә дә бар. 

1942 нче елның җəе. Авылның басу капкасы. Авылдашлары Гариф белəн Шакирны
сугышка озаталар. Хатын-кызлар, Таһир белəн Зəлифə.
Шакир тальянда уйный, Гариф җырлый. Таһир Шакирның бер ягында, Гариф икенче
ягында.

Якты безнең йортыбыз,

Купшы безнең чыршыбыз.

Җыелдык бүген бәйрәмгә -

Шат күңелле барыбыз.

Мин дә Тукай булыйм әле, 

Каләмем алыйм әле,

Ул-кызларыма укырга 

Әкият языйм әле.

Ташкыннар шавы тынгач,

Тау битләве ачылгач,

Малайлар кич җыелдык

Бергәләп план кордык: