user_mobilelogo

Драма

Майруза Ямалетдинова

Калмашбаш 2014

Катнашалар:

Шакир– 40 яшьләрдә

Зәйнәп – аныңхатыны

Зәлифә – кызлары,15яшьтә

Таһир –уллары, 13яшьтә

Гата – Шакирның агасы, 60 яшьләрдә

Гариф – күрше егете

Мәликә – күрше хатыны – Гарифның әнисе

Сәлимә – авыл хатыны

Гөлзифа – авыл хатыны, Зәйнәпнең ахирәте

Сабира – авыл хатыны.

 

Вакыйга 1942 – 45 нче елларда бер татар авылында бара.

Драманың лейтмотивы булып спектакль буена әле сагышлы, әле күтәренке булып халкыбызның “Ал Зәйнәбем” көе яңгырый. 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ.

Беренче күренеш.

1942 нче елның җәе. Авылның басу капкасы. Авылдашлары Гариф белән Шакирны сугышка озаталар. Хатын-кызлар, Таһир белән Зәлифә.

Шакир тальянда уйный, Гариф җырлый. Таһир Шакирның бер ягында, Гариф икенче ягында.

Җыр:

Без китәбез иртәгә лә,

Шинель салып җилкәгә.

Китмәс идек тә иртәгә,

Гитлер тия теңкәгә.

Хатын-кызлар елыйлар.Зәйнәп белән Зәлифә, Таһир - Шакир янында, Мәликә улы Гариф янында.

 

Г а р и ф. Елама, әнкәй! Зәйнәп апа, елама! Еламагыз, авылдашлар. Хәзер ул нимеснең якасыннан алып иленә озатабыз аны. Күрмәгәнен күрсәтәбез әле без аңа. Язлар җитүгә кайтып та җитәрбез әле, әйе бит Шакир абый.

 

Ш а к и р. Әйе, менә Гариф барса, бер нимес тә калмас, куркуларыннан шыр җибәреп качып бетәрләр әле. (Көлешәләр.) Хәзер кайтып та җитәрбез.

 

З ә й н ә п (күз яшьләрен сөртеп.) Кайтырсыз, кайтырсыз алла боерса. Ходаем тизрәк кенә исән-сау күрешергә насыйп итсен.

 

С а б и р а. Мин дә Ибраем исән булсын дип телим, көн дә телим, төн дә телим... Күрешергә насыйп итсен иде ходаем... Утның кызуындабыз дип яза, алла гына сакласын инде андагыларны...

 

М ә л и к ә (Гарифка.) Аягыңа оекбашыңны киеп кенә йор инде балам, салкын тидерә күрмә.

 

Г а р и ф (Шаяртып.) Бүген үк кияр идем, әнкәем, көн эссерәк бит әле. (Юатып.) Кайгырма, көннәр салкынаю белән гел киеп йөрермен.

 

З ә й н ә п (Шакирга.) Хатларга тилмертмә инде берүк, яме, Шакиркаем. Безгә юанырга шулар гына кала бит инде. Шунысы кыен, Галим булмады үзеңне озатырга. Авыр булыр инде үзенә. (Елый.)

Ш а к и р. Елама әле, Зәйнәп, бөтенләй үлемгә озаткан кебек кыланасың. Кайта алмас инде Галим, укуларны бик ашыктыралар дип яза бит. Озакламый аларны да фронтка җибәрерләр инде.

 

З ә й н ә п. Әллә аныңчы сугыш та бетеп куяр әле, алла боерып... Әйеме атасы?...

 

Ш а к и р. Анысын белгән юк инде, Зәйнәп. Ни генә булып бетәр дә, ниләр күрер бу газиз башлар...

 

Г ө л з и ф а (Шакирга.) Син, Шакир, анда сугышкан җиреңдә минем Галәүне очратмассыңмы, очратсаң сәлам әйт. Үзен сакласын инде, бик ут эченә барып кермәсен. Балалар күп бит, бар да “әти” дип көтеп торалар, бәгырькәемне.

 

С ә л и м ә. Безнекен дә очратмассызмы шунда, Әхмәтсолтанымны... Сугыш башлангач та киткән иде, шул китүдән... суга салганмыни... бер хат та, хәбәр дә юк. Елдан артты бит инде, елап күз яшьләрем бетте. (Сыгылып елый.)

 

С а б и р а. Тотындылар инде. Кешене күз яшьләре белән озатмыйк, еламагыз, җитәр. Сәлимә, дим, тукта, елама! (Үзе дә икенче якка борылып яшьләрен сөртә.)

 

Ш а к и р , Г а р и ф (юатып.) Ярар, авылдашлар, күрсәк әлбәттә әйтербез, сәламнәрегезне дә, сүзләрегезне дә тапшырырбыз, борчылмагыз. Тик сез өметегезне өзмәгез, көтегез инде аларны.

 

С ә л и м ә. Мин көтәрмен, түзәрмен, башка чарам юк.

 

Г ө л з и ф а (Сәлимәне кочып елый.) И, дускаем, түзәргә генә калды инде безнең газиз башларга.

 

С а б и р а. Һәй, җебегәннәр! Шулай озаталармыни егетләрне!? Яле, Шакир, тарт әле бер бию көен!

Шакир бию көе уйный, Сабира биергә төшә, Гөлзифа белән Сәлимә дә кушыла. Гариф та бии. Биеп туктагач Зәлифә янына барып баса. Зәлифә белән кулларын тотышып торалар.

 

С а б и р а (биеп туктагач.) Әнә шулай!

 

Ш а к и р (Зәйнәпкә карап.) Зәйнәп, авылдашлар! Менә сезгә истәлеккә яраткан көебезне уйнап китәм. Әйдә, җырлагыз!

 

“Ал Зәйнәбем” көен уйный. Хатыннар Зәйнәпне уртага алып җырлыйлар. Зәйнәп тә җырлый, соңыннан елый башлый.

Җыр:

Бакчамдагы гөлләремнең тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем.

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең.

Кайчан да бер күрешербез, белмим көннәрен генә шул, Зәйнәбем..

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, рәхәт үтсен җәйләрең.

 

Ш а к и р (җыр туктагач тальянын Зәйнәпкә биреп.) Менә Зәйнәп җаный, көмеш телле тальяным. Берүк саклагыз. Кайткач, алла боерса сыздыртып уйнарбыз әле. (Гармунын сыйпый.) Эх, тальяным! Туйларда, бәйрәмнәрдә сине тагын да уйнарга язсын, җаныкаем!

 

С а б и р а. Шулай гына була күрсен! Исән-сау кайтып кына җитегез. Уйнарбыз да, җырларбыз да, туйларын да ясарбыз.

 

Гата абзый керә, кулында чыбыркысы. Ул ат белән егетләрне район үзәгенә алып китәчәк.

 

Г а т а. Ни хәлләр бар, кардәшләр. (Шакир белән Гарифка карап.) Шакир, Гариф энекәш, атлар әзер, әйдәгез кузгалыйк. Район үзәгенә вакытында барып җитәргә кирәк булыр.

 

Саубуллашулар. Елаш . Шакир белән Гариф Гата абзыйга ияреп чыгып китә, халык кул болгап кала.

 

Икенче күренеш.

Көзге кич. Зәйнәпләрнең өе.

Хатын-кызлар кич утыралар. Акрын гына ”Ал Зәйнәбем “ көенә җырлыйлар.

Җыр:

Кайчан да бер күрешербез,

Белмим көннәрен генә шул , Зәйнәбем.

 

М ә л и к ә. Шакирның шушы җырны җырлап киткәне бүгенгедәй күз алдымда тора, Зәйнәпкәем.

Җыр:

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,

Рәхәт үтсен җәйләрең.

 

З ә й н ә п. И-и-и, бер генә дә китәсе килеп китмәде инде, берәр сәбәбе табылып, бармый калып булмасмы икән дип бик тә өзгәләнде. Сез каласыз инде, интегерсез инде дип көн-төн борчылды. Мин әйтәм, бер мин генә түгел инде, дим, ил белән дим. Колхоз бар, Гата абзый бар, әлегә янда балалар бар дим, кайгырма, борчылма, димен.

 

Г ө л з и ф а. Галимеңне дә озак тотмадылар шул, алдылар да киттеләр. 18 е тулыр-тулмас көенә. 

 

З ә й н ә п. Шулай шул, командирлар курсында укыйсы булгач, иртәрәк алдылар. Шул китүдән сугышка да алдылар, өйгә дә кайтып тора алмады.

 

М ә л и к ә. Зәйнәпкәем, күршекәем, кайгырма әле. Галим ул командир да булгач югалмас әле. Менә минем Габделхәем сугыш башында ук үлеп калды, беренче кара кәгазь аңардан килде бит. (Яулык чите белән күз яшьләрен сөртә.) Йөрәккәем туктады дип торам, әле чак хәл алып киләм. Ярый әле Гариф улым исән-сау, хатларын да еш яза, аллага шөкер.

 

Г ө л з и ф а. Шунда Галим турында да сорагыз, күрешмәгәннәрме?

 

З ә й н ә п. Сораштык инде, сорашмаган кая ул. Тик фронт зур бит, ничек күрешәсең монда, дип яза Гариф та.              

 

Тын гына эшләрен дәвам итәләр. Арада бер хатын, Гөлзифа, бик ябык, арыган кыяфәттә, кулыннан бәйләме төшеп китә дә тагын уянып бәйләргә тотына.

 

М ә л и к ә. Карагыз әле монавы Гөлзифаны, сәкедән егылып төшә бит инде.

 

С ә л и м ә. Әй, мескенкәем! И-и-и, аның эшләгәне... Иртән торып ат җигә, сыерларга салам кертә, су китерә, аннан каравыл өе мичен яга, идәнен кырып юа, аннан тагы сыерлар янына... Күбәләк кебек үзе... Чыкмаган җаны гына торып калды колхоз эше дип ...

 

С а б и р а. Эшләмәс иде дә бит, аның балаларын кем туйдырсын, малына кем азык тапсын?

 

М ә л и к ә. Һай, балалары да бигрәк вак шул әле, бер дә кул арасына керерлекләре юк .

 

С ә л и м ә. И, бигрәк бәхетсезләр инде без. Иртә таңнан кичкә кадәр эштә, өйгә кайтсаң суык өй, ач балалар ... .

 

З ә й н ә п. Әллә башкаларга җиңел дисеңме? (Тәрәзә пәрдәсен күтәреп тышка карап.) Тагын яңгыр ява башлады, әллә кары да бар инде? (Уйланып.) Газиз ирләребез, улларыбыз ниләр күрә икән шушы котсыз көзләрдә, карлы-бозлы суларда яталар микән окоплар эчендә?

 

С а б и р а. Әй, аларның ичмасам, ике кулына бер эш дигәндәй, шул мылтыкларын кочаклап яталардыр.

 

С ә л и м ә (ачуланып китеп.) Кайчагында бигрәк тозсызланасың да инде үзең, Сабиракаем! Алар янында үлем йөри бүгенге көндә, ә бездә ни әйтсәң дә, өскә пуля яумый әле, яңгыр гына ява.Түзәрбез инде, бер безгә генә килгән бәла түгел. Алҗысак та, арысак та түзәрбез.

 

С а б и р а (тузынып китеп.) И-и-и, элеп тә алдылар, селкеп тә салдылар! (Гөлзифага күрсәтеп.) Монавы мескен Гөлзифаны кызганудан гына әйткән идем лә. Аннан килеп барыгыз да эт булып арыгансыз бит инде, кем әйтмешли, койрык кына кирәк.

 

Г ө л з и ф а. Арыткан иде инде анысы. Эштән кайткач та ятсам, өч көн өч төн тормыйча йокласам да йокым туярлык түгел кебек.

 

С ә л и м ә. Мин дә кайту белән ятып йоклар идем дә бит. Монавы оекбашны бетерергә кирәк.

 

М ә л и к ә (оекбашын күтәреп күрсәтә.) Менә мин оекбашымны бетердем дә инде.

 

Г ө л з и ф а. Әй уңгансың да инде үзең! Кай арада бетердең дә, башлап кына килгән идең бит.

 

С ә л и м ә. Шулай уңган шул безнең Мәликәбез:

(Җырлый)

Мәлдер, мәлдер Мәликә,

Чәйләр сала чәйнеккә,

Бер көлтәгә ун көлтәне

Ничек бәйләп өлгертә.

 

С а б и р а. Бер кичкә бер пар оекбаш, ничек бәйләп өлгертә, диген.

 

Көлешәләр.

 

М ә л и к ә . Иртәгә дә алла насыйп итеп бер оекбаш бетерә алсам, фронтка посылка салам. Икене. Гариф улыма. Пирчәткәләр дә әзерләдем.

 

С ә л и м ә. Нигә икешәрне саласың Мәликә апа, берсе кемгә?

 

М ә л и к ә. Кемгә дип ни, кемгә булса да булыр. Әтисе фәлән очрар әллә. Анда сугыш хәлен белмәссең, пахарунныйны ялгыш җибәрсәләр. Ул булмаса берәр иптәшеңә бир диярмен. Үзе кисә дә ярар, бу сугыш тиз генә бетәргә ошамаган, әллә ничә оекбаш тузар әле.

 

С а б и р а. Бәйләрсең, бәйләрсең, ут булса. Хатыннар, иртәгә кем кәрәчин алып килә? Гөлзифа, синме?

 

Г ө л з и ф а. Абзыкай таба алса, әлбәттә алып киләчәкмен.

 

С ә л и м ә. Бик ышанычлы булмады бит әле бу, кызлар.

 

З ә й н ә п (лампаны селкетеп карап) Кызлар, монда керосин иртәгә җитәрлек әле, кайгырмагыз.

 

С а б и р а. Ярар, кемдә бар, шул алып килсен. Бетмәсә бүтән көнгә дә калыр. Зәйнәпнең өе зур булгач бергәләп утыра алабыз, сөйләшәбез, эч пошулар басылып кала.

 

Г ө л з и ф а. Күңелләр дә ачылыр иде дә бит, монавы тальянны уйнарга берәр егет булса. Зәйнәп, Шакирыңнан тәки хәбәр юкмы? Галим улыңнан?

 

З ә й н ә п. Юк шул, юк. Инде ике ел булып килә Шакирдан хәбәр булмаганга да. Шул 1943 ел башында “Сугышта хәбәрсез югалды,”- дигән язудан башка бер хәбәр дә юк. Ичмасам Галим улымның да хат-хәбәре юк. Ел була инде (елый, тальянны сыйпый).

 

Г ө л з и ф а. Ярар,син бик алай бетеренмә әле, үлде дигән кәгазе килмәгән. Килсә дә, әнә, Гөлчирәнең ире кара кәгазь килеп ел үткәч, аяксыз булса да кайтып төште бит.

 

С ә л и м ә. Әйе, кайтырлар алла боерса, я ранный булганнардыр, я хатлары уралып адашып йөридер.

 

З ә й н ә п. Шакир, тальянымны төшләремдә күрәм, дип язган иде бер хатында. Галимы да шул тальян дип хыяллана. Балакаем, кайчан кайтып кулларыма алырмын икән дип хыялланам, дип язган. (тальянны кулына ала, сыйпый, елый).

 

С ә л и м ә. Бигрәк матур уйныйлар иде шул. Шакир абый безнең туйда гармун уйнаганы әле хәтеремдә. Ул уйнады, ә син җырлаган идең Зәйнәп апа, хәтерлисеңме?

 

Зә й н ә п. Хәтерләмичә.

 

М ә л и к ә. И, күршедән күрмәкче дигәндәй, минем Гарифым да алардан өйрәнде бит тальянга. Ул да матур гына уйный башлаган иде, монау каһәр төшкән сугыш кына өзде матур тормышыбызны...

 

С а б и р а. Кызлар, исән булса бер кайтырлар, алдан ук күмми торыйк әле, көтик. Көтегез, без кайтырбыз, дип киттеләр бит. Кайтырлар әле, көтик кенә. Өметне өзмик.

 

М ә л и к ә. Минем Габделхәем кайтмас инде (елый).

 

С а б и р а. Мәликә, елама инде, барыбызда да бер үк хәл, безне дә елатасың. Кызлар, әйдәгез җырлыйк

 

Җыр:

Кыр казлары күкәй сала

Су буена түмгәккә.

Кайгыларым бик күбәйде,

Әлдә ут капмый күлмәккә.

Барысы бергә:

Кайгыларым бик күбәйде,

Әлдә ут капмый күлмәккә.

 

Г ө л з и ф а. Әйе шул, дөрес әйтәсең, Сабиракаем! Уф, дисәм,ут чыгар кебек авызымнан (җырлый.)

Айлар биек салкынга.

Агач булса янар иде

Эчемдәге ялкынга.

 

М ә л и к ә. Шулай шул (такмак әйтеп бии.)

Өметемне өзмим әле,

Исән булса бер кайтыр,

Яз кайтмаса көзләр кайтыр,

Күңелемне юатыр.

Бергәләп җырлап бииләр,кайсы елый.

Кочагына алып ятыр,

Күңелемне юатыр.

 

 

С а б и р а (бию туктагач.) Ярар, кызлар, бүгенгә җитәр, кайту ягын карыйк. Иртәгә барыбызга да эшкә.

 

Г ө л з и ф а. Йокы ачылгач кынамы? Утырыйк инде азрак?!

 

С а б и р а. Уф, карагыз әле монавыны, терелде бит. Бар кайт!, Йокыңны туйдыр! Иртәгә төнгә фермада синең чират. Анда Гата абзый бик йоклатмас.

 

З ә й н ә п (тәрәзәдән карап.) Кызлар, чыланырсыз бит. Яңгыр туктагач китәрсез әле.

 

Г ө л з и ф а. Яңгыр туктамас инде хәзер, төбе төшкән бит күкнең...

 

М ә л и к ә. Әле аның озакламый карлы-бозлысы да явар. Күңелләргә дә карлар-бозлар явар инде. Бу сугышы да бетә торган булмады ичмасам.

 

С а б и р а. Ягез инде, әйдәгез инде! Иртәгә иртүк эшкә барасы бар, азрак ял итеп өлгерергә дә кирәк. Әйдә, ишегеңне элеп кал, юкса йокыңны алып китәбез.

 

З ә й н ә п. Алсагыз алмасагыз да йокылар юк инде бу арада, дускайларым. Ярый, сау булыгыз, иртәгә дә килегез.

 

Җыенып кайтып китәләр. Зәйнәп озата чыга. Гөлзифа белән икәү керәләр.

 

Г ө л з и ф а. Ахирәт, йокың калса калыр инде, мин синең хәлне сорашмыйча китә алмыйм, шуңа күрә тегеләрдән калдым әле. Бигрәк күңелең ачылмый бу көннәрдә, ни булды?

 

З ә й н ә п. И-и, ахирәткәем, нинди йокы инде, ничә көн инде күзем йокы күргәне юк, бу арада төшләрем дә бик бутала, кешеләргә сөйләмәслек нәрсәләр күрәм. Сез булганда азрак онытылып кына торам.

 

Г ө л з и ф а (юатып.) Ярар, ул хәтле кайгырма әле син, Төш дип инде, төшкә нәрсәләр кермәс. Сөйлә, үзеңә дә җиңел булып китәр

 

З ә й н ә п (пошыргаланып.) Булмас инде ул җиңеллекләр безгә, язмагандыр. Бигрәкләр дә шомлы төш булды ул, кешегә сөйләргә дә куркырсың, валлаһи.

 

Г ө л з и ф а. Миңа сөйлә. Әйдә, сөйлә.

 

З ә й н ә п. Беркөнне шулай төш күрәм. Баздан өебез эченә идән ярыгыннан сызылып кына кара төтенме, сөремме чыга башлады. Тора-бара бөтен өй эченә тарала, авыз-борынга тула башлады. Сөйләшә дә алмыйбыз, ярдәмгә кеше дә чакыра алмыйбыз, буылып үләбез икән димен. Ул арада һавадан самолет белән Галим улым кайта икән, димен. Самолеты безнең өй турысына җиткәч, бу төтен морҗадан чыгып, аны да чорнап алды имеш. Ул самолет, теге без күргән кинодагы кебек , әллә кайдагы бер сазлыкка барып кадалды имеш. Ә үзем, улымны коткарырга дисәм, аяк та атлый алмыйм. Агулы сөрем авызыма керә, эчемә тула икән. Үләм икән дип куркып, шыбыр тиргә батып уяндым. Төннең калганын керфекле күз йоммыйча дер калтырап үткәрдем. И ходаем, ниләр генә күрербез инде (елый).

 

Г ө л з и ф а (юатып.) Елама, ахирәт, елама әле. Көзге кара төннәрдә төшләр шулай буталучан була инде ул. Я ул төнне өегезгә төтен чыккан булгандыр, ә син әллә ниләр уйлап куркып яткансыңдыр.

 

З ә й н ә п. Шул шул менә,чыкмаган иде шул, төтен чыкмаган иде. И ходаем! Ниләр генә язган икән күрергә? Шакирым, Галим улыкаем исән генә булса ярар иде.

 

Г ө л з и ф а. Тукта әле, әллә ниләр уйлап торма әле тик торганнан. Куалар бит ул нимесне хәзер, көннән-көн оясына якынаялар. Синекеләр дә исәндер әле. Алла боерса, менә сугышлар бетәр. Ахирәт әйткән иде диярсең, икесе дә тып итеп каршыңа кайтып басарлар. Ярар, мин кайтыйм инде, әйдә ишекләреңне элеп кал.

 

Гөлзифа китә. Зәйнәп сукыр лампа белән чыгып аны озатып керә.

Ишекне эчтәгесен дә догалар укып ябып куя. Ул тынычсыз. Шомлана. Утны сүндерергә бара.

Кинәт тәрәзә шакыйлар. Зәйнәп ни эшләргә дә белмичә катып кала, сукыр лампаны өреп сүндерә. Тагын тәрәзә шакыйлар.

 

З ә й н ә п (тәрәзәгә барып). Кем анда?

 

Ш а к и р (тыштан.) Бу мин, курыкмагыз – мин әтиегез, Шакир. Кем анда? Зәйнәп, синме? Балалар, берәрегезме? Әйдә, ишеккә барыгыз!

 

З ә й н ә п (һаман тәрәзә каршында катып тора.)

 

Ш а к и р (тыштан.) Ачыгыз, мин - Шакир бит, әтиегез.

 

Зәйнәп мич буендагы сукыр лампаны алып кабыза. Чыгып Шакирны алып керә, кочаклашалар. Зәйнәп шат.

 

З ә й н ә п. И-и, менә шатлык! Ничек болай бер хәбәр дә итмичә?... Көтмәгәндә... Күпмегә кайттың, Шакиркаем, бөтенләйгәме? Әллә сугыш беттеме? Әллә ялга җибәрделәрме? Әй, бигрәк өшегәнсең, туңгансың!

 

Ш а к и р. Уф, суык. Яңгыры тагын, туктамас булды. Бу хатыннарның киткәнен көтеп тәрәзә буенда катып үлә яздым. (Мич буена килеп терәлә, кулларын тери, ютәлли.) Зәйнәп, утыңны кыса төш. Ишекне бикләдеңме?

 

З ә й н ә п (утны кыса.) Нигә әллә кайчан кермәдең, алар инде... бер ни дә әйтмәсләр иде... Үз күршеләребез бит. Алар да шатланырлар иде ичмасам. (Ишекне бикләп керә.) Менә, бикләдем ишекне, бикләдем. Ни эшләп куркасың?

 

Ш а к и р. Шулай куркырга туры килә, куркып өйрәнгән инде хәзер.

 

З ә й н ә п. И-и, аллакаем, сөйлә әле. Ничек болай? Уйламаган-көтмәгән җирдән дигәндәй. Нигә хәбәр итмәдең? Гата абзый, я Таһир ат белән каршы барып алыр иде үзеңне. И, бер коры җебең дә калмаган бит, чишен тизрәк, коры киемнәр киярсең. Менә, менә, хәзер карап бирәм. (Сандыктан күлмәк, чалбар алып бирә, һ.б.) Сал бу искеләреңне, карарлык та түгелләр бит. (Юындыра, киемнәрен алыштыра.) Хәзер менә ашап алырсың, менә бәрәңге, сөт, ашый тор, хәзер самовар яңартам. Нинди шатлык.(Самовар куя, Шакирның янына килеп утыра, аркасыннан кочаклый, сыйпый.) Кая әле, балаларны уятыйм, алар да шатлансыннар. (Эчке бүлмәгә юнәлә).

 

Ш а к и р (куркып, сикереп тора, Зәйнәпне туктатып.) Тукта, Зәйнәп!... Ашыкма... Уятмый тор...

 

З ә й н ә п. Нигә алай дисең, алар да сине бик сагындылар. Бер көн дә, юк, юк, бер мизгел дә үтмәгәндер сине уйламыйча. Сезне сөйләмәгән чагыбыз булды микән берәр сәгать. Я, әйт, озакка кайттыңмы? Соңгы вакытларда хатың да булмагач, көне-төне утлар йотып йөрдем.

 

Ш а к и р. Зәйнәп, утыр әле. Тыңла әле, Зәйнәп. (Бик нык дулкынланып) мин бит качып кайттым.

 

З ә й н ә п (куркып кала.) Ә? Качып?... Ничек качып?... Нигә качып?...

 

Ш а к и р. Аһ, Зәйнәп! Моны тиз генә сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Сөйләрмен, чак кына тын алырга ирек бир.

 

З ә й н ә п. Ярар, ярар, сөйләрсең, сөйләрсең. И, бигрәк туңгансың, кайнар чәй эч менә, мәтрүшкә дә салдым, кура җиләк яфрагы да. (Шакир чәй эчә, Зәйнәп аңа карап кызганып утыра.) Интеккәнсеңдер инде, мескенкәем?!

 

Ш а к и р. Мин күргән михнәтләрне кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас,Зәйнәп. (Уйланып тора.) 42 нче елның ноябрендә сугышта яраланып пленга эләктем. Немецлар сөйрәп алып барып бер ат абзарына яптылар. Абзар тулы әсир төшкән безнең солдатлар. Ачлар... Чирләп, бетләп беткәннәр. Минем дә корсак ач, яралар сызлый, аннан да ныграк йөрәк әрни - үлеп кенә калган булсамчы, дип уйлыйм. Ләкин күрәселәр алда булган икән әле. Шул абзарда бер атналап ачка яткач, немецлар барыбызны да чыгарып тезеп, тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган махсус концлагерьга илтеп тутырдылар... Ул андагы халыкның кырылуы... Мин дә үләрмен дип уйлаган идем, инде өметләр өзелеп бетте дигәндә генә немецлар әсирләрне яхшырак ашата башладылар. Аннан халыкны төрлечә бүлгәләп төрле җирләргә озатырга керештеләр. Татар, башкортларны бер җиргә җыйдылар да легион дигән отрядларга язылырга өнди башладылар.

 

З ә й н ә п. Легион дисеңме? Анысы нәрсә инде аның тагын?

 

Ш а к и р. Анысы шул Зәйнәп - немец ягыннан торып үзебезгә каршы сугышу була. Кулга корал эләккәч үзебезнең якка чыгып була бит дип уйлаганнар легионга языла да башлады. Мин аныңчы бер Чиләбе башкорты белән дуслашкан идем, ул кухняга ат белән азык ташыды, шунда азык та эләктергәләп, азрак хәлләнгән идек. Без икәү качып киттек. Көч-хәл белән партизаннарга кушылдык. Ләкин алар ышанмыйча безне үзебезнекеләргә тапшырдылар, НКВДга. Монда безне илен саткан хыянәтчеләр дип лагерьга озаттылар, себер ягына. Менә шунда барганда юлдан качкан кеше мин, Зәйнәп, качкын мин, хыянәтче ( буылып ютәлли).

 

З ә й н ә п (куркып.) Тәүбә, диген! Алла сакласын!

 

Ш а к и р. Мине эзлиләрдер инде, тапсалар – үлем!

 

З ә й н ә п. Тәүбә диген!... Тәүбә!... Авызыңнан җил алсын!... Ил зур әле, табалмаслар... Менә ютәлең генә бик ямьсез, ныклап көчәеп китмәсен. Кайчаннан бирле ютәллисең?

 

Ш а к и р. Хәтсез инде... Төннәр суык бит хәзер... Кием дә җәйге генә булды. Өч ай була бит инде минем кача-поса йөргәнгә.

 

З ә й н ә п. Ярар, кайгырма.Менә мәтрүшкәле чәйләр эчәрсең, бәрәңге буында торырсың. Мунча ягарбыз. Мәтрүшкәле каен себеркесе белән чабынсаң, юып алган кебек булыр.

 

Ш а к и р. Үзем дә инде, өйгә кайтып керә алсам, үлмәс идем дип кенә юандым. Аллага шөкер, гомер бетмәгәч, менә сине дә күрдем. Я, балалар, дөньялар ничек? Галим ни хәлдә? Аңардан хат киләме, ниләр яза? 

 

З ә й н ә п. Балалар әйбәт әлегә, Зәлифә минем белән сыер сава, Таһир да мәктәптән кайткач Гата абзый янына атлар карарга бара. Галимнан хат юк инде бер ел буладыр, кайларда йөридер инде, үледерме, тередерме?(Елый).

 

Ш а к и р. Ярар, елама, фронтта кайчагында хат кайгысы булмый анда. Я вакыты юктыр, я күчереп йөртәләрдер үзләрен. Шундый чакларда хатлар буталучан була. (Уйланып.) Гата абзый ат карыймыни?

 

З ә й н ә п. Әйе, бүтән юньле ир-ат калмагач, председатель аны ат карарга куйды, янына шул Таһир белән тагы бер малайны беркетте, язга кадәр исән-сау күтәртмичә генә чыксалар инде... Әллә язын сыерны чәчүгә чыгармас идем. Югыйсә, быел чәчүгә сыерны да алып чыгарга туры килде, и җәлләдем инде малкаемны... Без түзәрбез инде, түзәргә калган баш. Кемгә ышанып торасың. Менә син кайттың, аллага шөкер. Теләкләрем кабул булды. Югыйсә “Хәбәрсез югалды” дигән кәгазь килгәч бик тә, бик тә авыр булган иде. Күңелем һич тә ышанмаган иде югалуыңа. Менә бит, кайтып төштең исән булгач (елый).

 

Ш а к и р (аптырап.) Андый хәбәр дә килдемени?

 

З ә й н ә п. Килде, 43 нче ел башында килде. Еладык инде, кайгырдык, әмма күңел барыбер ышанмады. Аллага шөкер, исән булгач кайттың бит менә. Галим улыбыздан да берәр хәбәр килсә, нинди шатлык булыр иде. (Елый).

 

Ш а к и р. Ярар, елама, әйттем бит инде, фронтта шундый чаклар була, үзеңнең дә исән икәнлегеңә ышанып булмый кайчагында... (Тора, баз капкачын ачып карый).

 

З ә й н ә п. Бәрәңге уңды быел, аллага шөкер. Шуның белән тамак туйдырабыз.

 

Ш а к и р. Бәрәңге кайгысы түгел әле монда, баш кайгысы көчлерәк, Зәйнәп. Кайдарак качып торырга мөмкин булыр икән димен, эшләр берара җайланганчы.

 

З ә й н ә п. Базда торырга уйлыйсыңмыни? (Уйланып.) Әйе шул, болай булгач сиңа кеше күзенә күренмичәрәк тору яхшырак булыр. Әй ходаем, чирлисең дә бит ичмасам. (Башын тотып карый.) Кара әле, башың ут яна. Ярар, кайгырма, терелерсең әле. Мунчалар керерсең, сөт кайнатып эчерермен, савыгырсың.

 

Ш а к и р. Я, Зәйнәп, бүген бик арыткан да, ятыйк. Синең дә иртән таңнан эшкә барасың булыр. Иртәгә сак кына Гата абзыйга белгертерсең әле, кереп чыгар минем янга. Кара аны, җиңгәчи белмәсен.(Ятарга әзерләнәләр).

 

Ут сүнә

 

Өченче күренеш.

Шул ук өй эче. Берничә көн үткән.

 

З ә й н ә п (эштән кайтып керә. Фуфайка кигән,аягында резин итек. ) Уф, бигрәк салкын тышта. Кышның әле башланмаган ике ае бар, ничекләр үткәрербез, ниләр генә булып бетәр? Марты, апреле җитсә үзәкләр өзелер.

 

Ш а к и р (Баздан чыга, як-ягына карана.) Кеше-кара юкмы, гел базда торып булмый бит инде, анда да салкын хәзер.

 

З ә й н ә п (өстәлгә ашарга әзерли.) Уф, бүген көчкә котылдым бу хатыннардан. Кич утырырга килик әле, диләр. Чирләп торам, башым авырта, кайтам да урынга авам дип кенә котылдым. Ышанмаска итәләр. Нәрсә булды да, ни булды сиңа диләр, башка вакытта үзең чакырып тора идең диләр. Чакыра идем шул, эчем пошканга чакыра идем. Хәзер бу хәлне аларга аңлатып буламыни?

 

Ш а к и р (шикләнеп.) Ныклап әйттеңме, килмәсләрме? Килеп кермәсеннәр тагын. Ишекне элдеңме?

 

З ә й н ә п. Тукта әле, Гата абзый кереп чыгармын, дигән иде, килсен инде.

 

Ш а к и р (кырыс.) Бар, элеп кер, килсә шакыр. Балаларга ныгытып әйтергә кирәк, иптәшләрен өйгә чакыра күрмәсеннәр.

 

З ә й н ә п (ишекне элеп керә.) Әйттек бит инде, аңларлар әле. Таһирга гына кыен булыр, болай да боек иде, хәзер кешедән бөтенләй читләшер. Алдашып өйрәнмәгән балага алдашуы бик авыр шул.

 

Ишек шакыйлар, Шакир нык курка.

 

Ш а к и р. Кем булыр, кая мин базга төшеп качыйм (базга төшеп кача).

 

З ә й н ә п (ул да калтырап төшә.) И аллам!

 

Г а т а (тәрәзәгә шакый.) Курыкмагыз, ачыгыз, бу мин - Гата абзыегыз.

 

З ә й н ә п (ишекне ачып Гата белән керә.) Уф, котлар алынып беткән.

 

Шакир баздан чыга. Үзе буылып ютәлли.

 

Г а т а . Кая, ни хәлдә яшисез? Исәнлекме?

 

Ш а к и р (үртәлеп.) Шул бер көе инде, сукыр тычкан кебек ятам базда.

 

Г а т а . Ни эшлисең инде, Шакир энекәш. Башкача бер чара да күренми бит әле кыларга. Мин дә төрлечә уйлап карыйм да, бер дә бу хәлдән чыгу юлын таба алмыйм .

 

Ш а к и р. Юк, башта качу планын корганда бер дә бу кадәр катлаулы килеп чыгар кебек түгел иде, ә монда...

 

З ә й н ә п. Җәй җитсә, абзар башында да торыр иде... Яисә урманда берәр ничек яшәү чарасын табар идек.

 

Г а т а . Аныңчы бит әле бу салкын кышны чыгасы бар. (Шакирга.) Синең бит әле тазалык та бик ныгып бетмәгән.

 

Ш а к и р. Шулайрак шул, күкрәкләр бик чәнчешә ютәлләгәндә. (Ютәлли, күкрәген уа).

 

З ә й н ә п. И ,болниска салып булса, хәзер савыктырып чыгарырлар иде дә бит үзен...

 

Г а т а . Анысы мөмкин эш түгел инде, килен.Хәзер милиция килеп җитәр.

 

Ш а к и р. Милиция дигәннән, авылда ул-бу хәбәр ишетелмидер бит?

 

Г а т а . Бар шул азрак... Болай миннән яшереп сөйләшәләр дә... Ну силсәвиткә язу килгән ахры... кайтып керергә мөмкин дип. Сак булырга кушылган... Сезнең, безнең тирәләрне искәрәк алып торырга кушылган...

 

З ә й н ә п. И, Шакиркаем, син бит анда югалган кешенең чуты да юк, сизмәсләр дә әле дигән идең ....

 

Ш а к и р (кинәт кызып китеп, ачуланып.) Димәк, сизгәннәр булып чыга инде, болай булгач.

 

З ә й н ә п. Харап инде, өйгә үк кереп тентесәләр харап кына булабыз икән. (Елый).

 

Г а т а . Тукта әле син Зәйнәп килен, әле килеп кермәгәннәр, юкка күз яшеңне түкмә. Хәзер ничек тә халыктан сакланырга кирәк, күрше-күләннән. Көтмәгәндә килеп кереп Шакирны күреп калмасыннар. Әлегә бит аның монда качып ятканын берәү дә белми, кайтканын да беркем дә күрмәгән, сөйләгән кеше дә фаразлап кына сөйли, белеп түгел. Төгәл белсәләр, миннән, я синнән чакыртып та сорарлар иде. Димәк ул кадәр төшенкелеккә бирелергә ярамый.

 

Зә й н ә п .  Анысы шулай инде, әллә тора-бара барсы да шулай әйбәтләнеп тә китәр әле, алла боерса. Көн буе базда торырга туры килүе генә бик авыр, чире көчәеп китәр димен.

 

Г а т а . Нишлисең бит, башка чара булмагач.Бикләнеп кенә торыр идегез дә бит, шәһәр җире булса. Ә монда ярамый, хәзер бар да шикләнә башлар. Әле дә ярый, балаларыгыз зуррак, әйткәнне аңларлык яшьтә.

 

З ә й н ә п. Алар да бик боектылар бу хәлдә. Таһиры эштә инде, ярый әле синең янда. Шунда көне үтә. Болай да куркырга сәбәп күп: Шакирның ютәле әледән-әле шундый буып ала, кайчагында тышка ук та ишетелми микән дип куркып куябыз. Таһир чыгып тыңлап та керде беркөнне.

 

Г а т а .  Ярар, чыдарлар, үз әткәләре. Галим улыгыздан хәбәр юкмы?

 

Ш а к и р. Юк шул, бер хәбәр дә юк, абзый. Аптыраган инде, чолганышта калып плен төштеме инде, әллә димен...

 

Г а т а . Синең качып киткәнеңне төгәл исбатласалар, аңа да авырлык төшәргә мөмкин әле мөгаен.

 

З ә й н ә п. И, кайсын уйларга да юк, Гата абзый, бер башыма ике кайгы.

 

Г а т а . Алай димә килен, ирең исән-сау, Галимнан дә үле хәбәре килмәгән. Начарга юрамаска кирәк. Әйе... яхшыга юрарга кирәк... бары тик яхшыга. (Урыныннан кузгалып.) Ярар, исән булып торыгыз әлегә. Әйдә, килен, ишекне элеп кал.

 

Гата китә, Зәйнәп озатырга чыга.

 

Дүртенче күренеш.

Шул ук өй эче. 2 - 3 ай вакыт үткән. Кич. Зәлифә тәрәзәләр юа, тузаннар сөртә. Таһир китап укый, Шакир югән төзәтә, ул әледән-әле ютәлли. Зәйнәп сырмасын ямый.

 

З ә й н ә п. Нигә кичкә каршы өй җыештырырга булдың әле, кызым? Ял ит азрак.

 

З ә л и ф ә. Иртәгә фермада дежур көн, җитешеп булмас, димен. Аннан кызлар белән иртәгә кичен клубка барырга сөйләштек. Мансур абый кайткан бит фронттан.

 

Ш а к и р. Кайсы Мансур?

 

З ә й н ә п. Теге түбән оч Мәгъсүм абзый малае - гармунчы Мансур. Яраланып кайткан ди, сугышка ярамый, ди.

 

З ә л и ф ә. Әйе, бүген фермадан кайтканда без дә күрдек, ишек алдында гармун уйнап утыра иде. Кызлар, барыгызны да сагындым, ну гармунны сездән дә ныграк сагындым, ди. Әллә ниләр сөйләп, безне көлдереп үтерә язды. Клубка барам, ди, сезне арып егылганчы биетәм, тамакларыгыз карлыкканчы җырлатам, әзерләнегез, ди.

 

Т а һ и р. Алай булгач, кызларыңа әйт, күп итеп чи йомырка эчсеннәр.

 

З ә л и ф ә. Анысы нигә тагын?

 

Т а һ и р. Гата абзый әйтә, атны чабышка әзерләгәндә чи йомырка эчерә идек, тыны иркен була иде ди.

 

З ә й н ә п. И, без яшь чакта йомырка эчмичә дә төн буе җырлап - биеп күңел ача торган идек. Әткәгез тальянын алса, җаны булган кеше берсе дә өйдә калмый иде. Ул аулак өйләрдә, Шакир килсен инде, гармунын калдырмасын, дип ялыналар иде кызлар. И, күңелле чаклар булган да инде ул вакытта. Ул каз өмәләре дисеңме тагын... (Яратып карап Шакирга сыена).

 

Ш а к и р  (Ул да дулкынланып бер кулы белән Зәйнәпне коча.) Андый матур вакытлар тагын кабатланырмы икән?

 

З ә й н ә п. Кабатланыр, алла боерса тагын да яхшырагы булыр әле көннәрнең... Җырыңдагы кебек: (Җырлый.)

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем,

Рәхәт үтсен җәйләрең.

 

Т а һ и р. Укытучы Гөлсинә апа миннән беркөнне “Таһир, синең Галим абыең да, әткәң дә гармунда уйный, ни эшләп син бер дә уйнамыйсың?” - дип сорады. “Әгәр гармунда уйнарга өйрәнсәң бәйрәмнәргә катыштырыр идек, ди. Өйрән әле син дә гармунда,”- ди. Көчкә котылдым, эш күп бит, апа, дип.

 

З ә л и ф ә (тузан сөртә-сөртә тальянга килеп җитә): Их, безнең дә абый кайтса ничек уйнар иде тальянын, ничек кенә уйнар иде әле! (Онытылып китеп.) Әткәй, мә әле, бер генә уйнап җибәр әле!

 

Шакирга гармунны китереп тоттыра, Шакир да җилкенеп китеп гармунны кулына алып уйнарга җыена.

 

З ә й н ә п (сикереп торып Шакирның кулыннан тота.) Тукта,туктагыз дим! Сез нәрсә, әллә җиңеләйдегезме?! Акылыгызны җуйдыгызмы әллә? Нинди гармун уйнау ди?! Кеше-кара ишетсә шунда ук башыбыз бетә бит! (Куркып катып калалар).

 

Ш а к и р (кинәт күңеле төшә, гармунны куя,елый башлый. Ачынып.) Э - эх, сукыр тычкан кебек базда ятып гармун уйнап буламыни?! Гармун уйнау өчен күңелнең көр булуы, уйларыңның чиста булуы кирәк шул. Үзең дә ирекле булырга, бәхетле булырга тиеш. Булмас инде кызым. Мә, алып куй урынына.

 

Зәйнәптә елый башлый. Таһир күзләрен яшереп, боегып, читкә үк китеп утыра.

 

З ә л и ф ә (Гармунны урынына куеп.) Әти, ярар, күңелеңне төшермә. Әни син дә елама. Менә абый исән-сау кайтса үзе дә уйнар, Мансур абый кебек. Таһир үскәнем, сине дә өйрәтер әле, кайгырмагыз Ярар. (Барысын да юата. Таһирны җилкәсеннән кочып аркасыннан сыйпый.)

 

З ә й н ә п (Күз яшьләрен сөртеп, Таһир белән Зәлифәгә.) Миңа ачуланмагыз инде, балалар. Аннан бит әткәгез уйнаса, аның уйнавын бөтен авыл таный, ә өйнең стеналары ул хәтле калын түгел. Син дә рәнҗемә инде, Шакир җаным.

 

Ш а к и р. Һи-и, тальян тавышы нинди генә калын стена аркылы да шыңгырдап ишетелә бит. Ул бит тальян! Тальян бит ул! Аның тавышы җан тавышы - аңа бернинди стена да киртә була алмый.(Кинәт күңеле төшеп.) Тик бу караңгылык, алдагы кара көннәр турындагы уйлар кулга тиз генә алдырмас инде ул гармунны. Уйнарга язган булса әле? Бөтенләй дә телсез калмаса ул?

 

З ә й н ә п. Ярар, Шакир, ул кадәр төшенкелеккә бирелмик әле. Башың исән-сау, шөкер итик, бәлки алда бары да яхшы булыр.

 

Ш а к и р. Бәлки, бәлки... (Ютәлли, кан төкерә, Зәйнәпкә күрсәтмәскә тырыша.) Минем хәл бетеп китте әле, әнисе. Булмаса ята торыйм.

 

З ә й н ә п. Әйдә, әйдә атасы. Балалар, сез дә ятыгыз, иртәгә барыбызга да эшкә.

 

Бишенче күренеш.

Урамда, кое янында. Апрель ае җиткән. Зәлифә килә дә, тиз генә су алып кайтып китә. Коега башта Гөлзифа килә, су ала. Сабира килә.

 

С а б и р а (Зәлифә артыннан карап кала.) Әй, син дә аптырыйсыңмы монавы Зәлифә белән Зәйнәпкә? Көзләр, кышлар үтте, көннәр ачылды, аларның күңеле һаман ачылмый. Бигрәк балтасы суга төшкән кебек йөриләр. Ни әнкәсе, ни кызы. Әллә нәрсәдән курыккан кебек, кеше күренсә качарга гына торалар.

 

Г ө л з и ф а. Нәрсәгә шатлансыннар соң. Шакирына хәбәрсез югалды, дип язу килгәнгә кайчан. Улыннан хат килмәгәненә дә елдан артты, дип сөйләде Зәйнәп. Шулай булгач күңелләре күтәрелмәс шул. Жәл инде Зәйнәп. Бигрәк бетте инде мескенкәй, күзгә күренеп сулды.

 

С ә л и м ә (Көянтә - чиләкләр белән керә.) Мин дә синең белән кайтам Гөлзифа, көтеп тор. Зәйнәпне сөйлисезме? Минем аны күрмәгәнгә биш былтыр. Сабира, синең күргәнең бармы аны?

 

С а б и р а. Күрсәм ни, ул бит хәзер бик сөйләшеп бармый, тизрәк өенә йомыла. И и, кызкайларым! Чын булса - шаккатмалы хәбәрләр йөри бит халык арасында. Аның Шакиры дезертир булып качып киткән, ди бит... Нимескә хезмәткә чыккан, ди... Аннан да качкан ди... эзләүдә ди... Галимын да шуның өчен өтермәнгә япканнар, ди...

 

Г ө л з и ф а. Кит... тәүбә диген... адәм ышанмастай сүзне чын булса да сөйләмә... Пленга эләккән диләр бит аны, шуннан качкандыр. Нинди дезертир булсын. Гомергә дуга белән печән чаптың. Беләсеңме, юкмы, тизрәк гайбәт чәчәргә генә булсын үзеңә.

 

С ә л и м ә. Мин дә ишетеп калган идем лә ул, Шакир турында силсәвиткә ике-өч тапкыр язу килгән дип...

 

Г ө л з и ф а. Һи-и, алайга китсә,силсәүиттән Ясәви турында да, әти-әнисе, туганнарының ничек эшләве, яшәве турында кәгазь соратып алганнар.

 

С а б и р а. Ясәвинең анасы Мәрфугәттәй турында яхшы язарлар, ул ударница. Менә Зәйнәп турында ни язарлар? Аның эшләре бик мактарлык түгел.

 

Г ө л з и ф а. Мактарлык булмас инде, бөтен ябык, күтәрткән сыерларны аңа җыеп биргәч...

 

С а б и р а. Алмасын иде, ник алган.

 

Г ө л з и ф а. Бөтен кеше дә синең кебек усал була алмый шул, биргәч алгандыр инде. Бар да кага аларны, ичмасам сез миһербанлык күрсәтегез азрак. Ул үзе эндәшми инде, мескенкәем, ничекләр генә түзәдер?!

 

С а б и р а. Менә шул, шул. Эндәшер иде, курка. Арты чиста булса, нигә куркырга? Менә мин фронтовик хатыны, мыскыл итеп кенә карасыннар мине, кимсетеп кенә карасыннар! Белермен үзләренә нәрсә дияргә.

 

Г ө л з и ф а. Аһ! Китте инде тагын дулап, диярсең пычагым, әйттерерләр бар.

 

С ә л и м ә. Карагыз әле, мин дә Галим турында тикшерәләр икән, Шакир турында да, Зәйнәп һәм балалары турында да кәгазь сораганнар икән дип ишеткән идем, дөрес микәнни?! Абау, алла сакласын, дөньяда әллә ниләр бар.

 

С а б и р а. Менә, менә, мин дә шул турыда бит. Шакир фронттан качса, монда кайтырга да мөмкин. Салкын кышта качкын кеше, документсыз кая бара да, кая тора дип уйлыйсыз?

 

Г ө л з и ф а (ачуланып.) Авызыгыз ни әйткәнне колагыгыз ишетәме сезнең, ә? Кайткан булса кайда тора ул? Әллә кайчан килеп алып киткән булырлар иде.

 

С а б и р а. Нигә, кайтса, ул сиңа күренеп йөрмәс инде. Ятадыр әле я үзенең базында, я берәр туганында яшеренеп.

 

С ә л и м ә. Китегез, юкны сөйләп,өстегезгә гөнаһ алмагыз.

 

С а б и р а. Юкны дип, менә күрерсез, без капчыкта ятмас, кырык елдан булса да тишелеп чыгар, бәлки 40 ел да үтмәс.

 

С ә л и м ә. Хатыннар, әгәр дә бу хәл чын була калса, харап авыр бит Зәйнәпнең хәле.

 

С а б и р а. Ни эшләп авыр Зәйнәпкә?! Без ирләребезне бер күрергә зарыкканда, ул ире куенында ята. Нинди харап хәл тагы?

 

Г ө л з и ф а. Бигрәк мәрхәмәтсезсең дә инде, Сабира! Абау, шулкадәр. Синең телеңә эләксәң...

 

С а б и р а. Ил авызын иләк белән каплап булмый! Барысы да Зәйнәпнең үзгәрүен шуннан гына күрә. Күргәнегез бармы берәр кешенең аларга кергәнен, я чыкканын? Ә элек Зәйнәп нинди иде? Ачык, киң күңелле иде.

 

С ә л и м ә. Әйе шул, менә дигән кич утыра идек аларда. Гата абзый ачулана дип, безне биздерде. Әллә кайсы аръяк урамдагы Гата каян белсен дә ничек күрсен безнең анда кич утырганны?

 

С а б и р а. Аннан тотынды чирлим дип хәйләләргә.

 

Г ө л з и ф а (ахирәтен яклап.) Ни эшләп чирлим дип хәйләләсен, чынлап та чирли ул.

 

С а б и р а. Аһ! Аһ! Син ахирәтең булгач яклашасың инде, әйеме. Чирле кеше бер көн дә калмыйча эшкә йөри аламы? Әлбәттә алдый. Сиңа сөйлидер әле, белмәгән булып кыланасың гына булыр. Ахирәт дустына да сөйләмәгәч, ничек була инде ул?

 

Г ө л з и ф а. Ахирәт, дип, әйттем бит инде, без дә эштә генә күрешәбез хәзер. Анда да хәлен сорашыйм дисәң, тизрәк китү ягын карый.

 

Г ө л з и ф а (еракка карап.) Хатыннар, карагыз әле, анау Гата абзый бит, монда таба килә. Эшкә барган уңаедыр, әйдәгез таралышыйк, олы кешедән кыен.

 

Китәргә җыеналар.

 

С а б и р а (Пырдымсызланып.) Нәрсәсенән куркасыз?! Дезертир, сатлык җан туганыннанмы? Харап икән... олы кеше икән...

 

Г ө л з и ф а. Кычкырма, зинһар! Ходайдан курык, Сабира!

 

С а б и р а (шулай да тавышын баса төшә.) Юкны дип инде... анысы утсыз төтен булмый инде ул беркайчан да... менә күрерсез әле... Сабира әйткән иде диярсез әле... (Чыгып китәләр, Сабира сөйләнә- сөйләнә аларга иярә).

 

Г а т а . Бу чәйнәүчеләр ни эшләп йөгерешеп таралыштылар әле? Мөгаен   Зәйнәпне сөйләгәннәрдер инде. Их, Шакир, Шакир энекәем! (Уйланып тора) Галим турындагы хәбәр дә чын булса харап бит...