Фердинанд Бигашев
Хикәя
Давыллый. Мин ялгызым гына кайчандыр бервакыт тау түбәсеннән кителеп ярга тәгәрәп төшкән зур таш янында утырам.
Таш мине кинәт искән зәһәр җилдән саклый. Бик түбәндә җәелгән болытлар белән капланган күк йөзе еракта диңгезгә барып тоташа. Болытлар да авыр гына әйләнеп-тулганып торалар, әйтерсең, сүз куешып, диңгез белән бергә дулыйлар.
- Подробности
- Автор: Майруза Насырова
- Категория: Минем тәрҗемәләр
- Карау саны: 1627
Фердинанд Бигашев
Хикәя
Казанлыкта.
Сабуров казанлыкка килеп кергән чагында кызарынган - кызган Әнис Талипов авыр кисәү агачы белән мичтәге ялкынлы ут өермәсен буташтырып тора иде. Кызыл кайнар ут аның ак тешләре ялтырап торган кара сакаллы йөзен яктырта. Казанлыкның аргы почмагында куәтле кыстыргыч-тиски урнаштырылган зур слесарь верстагы тора. Верстак өстендә радиоалгыч. Аннан акрын гына җиңел көй агыла.
- Подробности
- Автор: Майруза Насырова
- Категория: Минем тәрҗемәләр
- Карау саны: 1951
Фердинанд Бигашев
Хикәя
Язын әле һаман ярларына кайтмаган Агыйдел мәңге булмаганча киң һәм мул сулы. Гаять зур су массасы ярсу бер ташкын булып башта Камага, ә аннан соң Иделгә барып кушылу өчен котырынып ага. Башта Кама бүртә, ә аннан соң Идел искитәрлек булып киңәя. Бу искиткеч көчле һәм җимергеч язгы ташкын илнең Европа өлешен кисеп чыгып, үзенең тантаналы йөрешен Каспий диңгезендә тәмам итә.
Агыйделнең карап торуга тыныч кына агышында җиңә алмаслык көч яшеренгән.
- Подробности
- Автор: Майруза Насырова
- Категория: Минем тәрҗемәләр
- Карау саны: 1701