user_mobilelogo

Фердинанд Бигашев

Хикәя

Язын әле һаман ярларына кайтмаган Агыйдел мәңге булмаганча киң һәм мул сулы. Гаять зур су массасы ярсу бер ташкын булып башта Камага, ә аннан соң Иделгә барып кушылу өчен котырынып ага. Башта Кама бүртә, ә аннан соң Идел искитәрлек булып киңәя. Бу искиткеч көчле һәм җимергеч язгы ташкын илнең Европа өлешен кисеп чыгып, үзенең тантаналы йөрешен Каспий диңгезендә тәмам итә.

   Агыйделнең карап торуга тыныч кына агышында җиңә алмаслык көч яшеренгән.

 

Аның паркет кебек тигез өслеге дулкыннардан бозылмый. Су төптәге казан- чоңгыллардан өерелеп өскә күтәрелә, елга тоташтан өерелеп кайный. Зур суга җил һәм башка тышкы көчләрнең көче җитми. Елганың бу гайрәтле көченә бары тик анда яшәгән халыкның рухы гына якын була ала.

   Һәм менә аларның берсе-Сәет Мифтахов. Аңа 25 яшь, боксчы. Шуңа ярашлы чәче кыска итеп алынган, мускуллары өреп кабарткандай тутырылган, йөреше-спортчыларныкы кебек-алпан-тилпән түгел, ә җыйнак-ыктымат, ияге берникадәр якасына яшерелгән.

   Су басмаган ерак болыннарны яшел мамык төсле быелгы яшь үлән күмгән. Әйләнә -тирәдә күпереп шомырт чәчәк ата. Ярлар чәчәккә күмелгән, чын мәгънәсендә чәчәк атучы шомырт муллыгыннан сыгылып тора. Көмеш Башкортстан! Хуш исле һавада тәүге күбәләкләр белән бергә язгы күбәләккә охшап мәхәббәт тә канат каккандай тоела.

   Әнә, су өстендә ярдан тамырлары белән куптарып алынган бер тупыл ага. Сайлыкларда тупыл йөзми, ә тәгәрәп бара. Тупылның кара тамырлары билгесез бер машинаның тәгәрмәчедәй кәүсәсе белән бергә әйләнә.

   25 ат көчле көймә моторы агым көчен җиңәргә тырышып көчәнеп үкерә. Көймә артында  чыжылдап ак күбек гөберди.

   Бүген якшәмбе. Ял көн. Сәет үзенең йөргән кызы Наиләне көймәдә йөрергә алып чыкты. Үзенең моторлы көймәсен барлыгын һәм аны тик торганнан күңел ачар өчен генә  йөртергә мөмкинчелеге булуын күрсәтеп кызны шаккатырасы килә аның.

   Көймә елганы зур бүлмаган күлгә тоташтыручы тар гына кулга борылды. Монда агым юк, шуңа көймә дә шәбрәк бара башлады. Көймәне ерактан ук күреп алган пар үрдәк һавага күтәрелеп, кыйгачлап икенче күлгә таба очып югалды.

   Сәет көймәне куе шомырт куаклары һәм хәтфә үлән белән капланган яр буена китереп туктатты. Җәйге вакытта бу яр һичшиксез калкулыклы, куаклы болынның бер өлеше генә булса да, хәзер ул тирәләр су астында калганлыктан, ярыйсы гына текә.

  -Әнекәй-генәм! Шомырт шулай чәчкә атамы!-Көймә койрыгында утырган Наилә шаккатып кулларын чәбәкләде.

   Сәет аның чын хатын-кызларча табигый хозурлануына карап күңеле булып көлемсерәде. Әйе, кызны кая алып килергә белде ул. Монда биек яр өстендә җир инде кипкән һәм җылынган, салкын җилләр тиярлек түгел, ышык.Шуңа күрә монда шомырт та башка җирләргә караганда иртәрәк чәчкәләнә.

  -Кая алып килдең син мине?!- дип шатлыгын эчкә яшереп сукранган булды кыз.

   Күлгә...Ял итәргә!   Сәетнең мыек очлары ике ярымай булып тезелгән тешләрен ачып канәгатьләнеп югары күтәрелде.

   Ул эре генә кыланып моторны сүндерде һәм чылбырны кулына эләктереп көймәне чайкалтып ярга сикерде. Чылбырны юан шомырт кәүсәсенә урап куйгач, кулын сузып, Наиләгә җиргә төшәргә булышты. Өстенә кызыл болонья куртка, аягына шулай ук кызыл итекләр, бәйләгән башлык кигән кыз ап-ак шомырт чәчәкләре фонында тирә-якны тагын да күркәмләндерүче булмыйча, тагын ни була ала инде. Ул бер хәсрәтсез, җырлый-җырлый сыңар аягында сикергәләп йөреп, сап-сары тузганаклар җыйды, алардан такыя үрде, һәм, башлыгын салып, кара чәчләрен иңбашларына таратып, такыяны башына киде.

  -Я, кара, мин нинди?-дип горур кыяфәт белән тураеп басты.

  -Ярарлык, -дип көлемсерәде егет, инде кызып яна башлаган учакка коры ботаклар өстәп.

  -Синең белән монда килгәнемә үкенә дә башладым әле...

  -Үкенмәссең. Хәзер пилмән әзер була... Шәп пилмәннәр.

   Кыз егетнең җавабын бернигә күрмәгәндәй кыланып, үзенең дәрәҗәсен күрсәткәндәй нәфрәтләнеп өстән аска карады. Һәм, бәйрәмчә кәефле селкенгәләп, алпан-тилпән атлап читкә китеп барды. Күп тә үтмәде, кочак тутырып шомырт сындырып кире килде. Башын шомырт чәчәкләре арасына тыкты һәм гөлләмәдән аның чәчәкләр каймалаган болай да чибәр йөзе кыю күренеп калды. Зәңгәр күзләрен серле түгәрәкләндереп, борын яфракларын киңәйтеп Сәет янына килде.

  -А-аһ, үләм...

  -Үлмисең... Хәзер пилмән пешә...

   Сәет кечкенә чүмеч белән аркылы таякта учак өстенә эленгән казандагы суны болгатты.

  -Нәрсә кат-кат кабатлыйсың инде... пилмән, пилмән. Шомырт исеннән үләм... Ул башын артка ташлап артка таба егылган булып кыланды.

  -Син шулхәтле эчпошыргыч... Аһ, үләм...

  -Шомыртны азрак сындырырга иде, үлмәс идең... Экологияне исәпкә дә алмагансың... Гафу ит безне, табигать!

  - Тилертәсең инде син мине! -дип үзен көчкә тыеп аяк тибеп кычкырды кыз.

  -Тынычлан... Хәзер...

  -Пилмән пешә!-дип ырылдады кыз.

Сәет бирелергә әзер булганын күрсәтеп кулларын күтәрде һәм куаклыкка кереп югалды. Әйләнә тирәдә исәпсез-хисапсыз мул булып күпереп шомырт чәчәк ата.

  -Син кая?- дип кычкырып калды кыз.

   Егет аныкыннан да зуррак шомырт бәйләме күтәреп килеп чыкты.

  -Мә, монысы сиңа миннән! Чөнки бүген бар табигать безнең өчен чәчәк ата... Без бит үзебез дә табигать балалары...

  -Барча галәмнеке диеп үк әйт инде...

  -Гәрчә, без вәхшиләр булсак та... Әмма сине башка беркем дә минем кебек яратмый!-дип горурланып көйләде егет.

   Бу сүзләрдән соң тынлык урнашты, чөнки болай да кирәгеннән артыгы ычкынды. Суның көймәгә бәрелеп чапылдаганы, учакта коры чыбык-чабыкның чытырдап янганы ишетелде. Куаклыкта билгесез бер кошчык чыпчык кебек чыркылдады да очып китте.

Канат җилпегән тавышы гына ишетелеп калды.

   Наилә икеләнде, шулай да мәсхәрәле һәм шикле карашын егетнең күзләренә төбәгән хәлдә чәчәкләрне алды. Егетнең күзләре тулы сөю-мәхәббәт иде.

  -Син бу сүзләрне чүп урынына да күрмичә һәр хатын-кызга әйтәсеңдер әле. Ә бу сүзләрне әйтү сиңа берни дә тормый... Миннән көләр өчен... Миңа теләсә ни дә әйтергә мөмкин дип уйлыйсыңдыр. Чөнки мин инде кияүдә булып кайткан хатын,-дип башын түбән иеп газапланып әрнеп әйтте кыз.

   Сәет җитдиләнде. Йөзе агарынып очлаеп калды, мыек очлары өскә сикерде, күз бәбәкләре җенләнеп түгәрәкләнде,киңәйде.

  -Исбатларгамы?!

   Егет котырынып өстендәге күн куртканы салды. Куртка төймәләре шатырдап өзелеп тирә-якка очты. Алар артыннан җиргә куртка үзе, аннан буйлы ак күлмәк, спортчылар майкасы, балак очларына таба киңәеп килгән чалбар очты. Ул, боксчы, тәвәккәл һәм шушы күл кебек, шушы яр кебек, шушы кояш, шушы күк-гомумән шушы табигатьнең дәвамы кебек матур - Наиләнең күз алдында бер йөзу костюмыннан гына басып калды. Кыз, һава сулаган балык кебек, егетнең ишелгән аркандай мускуллардан гына торган көчле сәламәт тәненә, күкрәгендәге кара бөдрәләренә текәлеп катты.

  -Син мине бушка лыгырдый дип уйламасын өчен...-дип үз-үзенә ышаныч белән әйтте егет.

   Коелып төшкән Наилә ни дә булса уйлап өлгергәнче Сәет кулларын алга сузып баскан урыныннан сикереп суга чумды.

   Су өстенә кояш яктысында төрле төсләргә кереп җемелдәүче очкыннар. күтәрелде. Түбәннән генә очып барган казлар “га-га-га” дип куркышып читкә тайпылдылар. Сәетнең тиз-тиз һәм көчле селтәнеп ярдан ераклашуына карап, Наилә бозлы су егетнең тәнен түзә алмаслык пешереп алганын чамалады. Язгы су әле бозлардан арынмаган. Егетнең дуамал кыланышы шаяру түгел икәнен аңлады кыз. Егеткә суда ничек салкын икәнен уйлаудан аның тешләре шакыраеп карышты.

  -Сәет, чык хәзер үк!-дип тыны бетеп кычкырды ул.

   Егет тыңлаучан гына кире борылып килде. Авыр сулап, күзләрен кан басып ярдан күтәрелде. Шома тәне шунда ук каз тәне белән капланды. Мускуллары көзән җыергандай төерләнеп тәгәрәштеләр. Наилә килә-килешкә өстеннән курткасын салып егетнең иңбашына каплады.

  -Нишләдең син?-дип егетнең юеш битен һәм чәчләрен бәйләгән башлыгы белән корыта корыта борчылып сөйләнде үзе. - Салкын тияр бит. Әй, тиле дә инде үзең! -дип гөлдерәп аны учак янына өстерәде.- Киен тизрәк. Тешләрең шакылдаганын күрсәтеп торма. Тешне генә мин дә шакылдата беләм...

  -Бозлы су тәнне спирт... яраны яндырган кебек яндыра. Мин үземне искиткеч дәртле итеп хис итәм.

   Егет киенде һәм кулларын сузып учак янына чүгәләде. Пилмән ашап алдылар, аннан чәй эчтеләр. һәм, шунда Наилә тагын гадәтенчә көйсезләнә башламаса, барысы да шул көе тыныч кына тәмамланыр да иде әле.

   Сәет! Китәргә ашыкма әле... Син бозлы суга минем аркада төштең? Ә хәзер утка да кереп чык инде... Мине учак аркылы күтәреп алып чык!

   Егет кызны бер кулы белән тез астыннан, икенчесе белән иңбашыннан кочып күтәреп алды. Кыз куллары белән аның муенына сарылды.

   Сәет киң адымнар белән учакны атлап чыкты һәм кызны күпереп чәчәк аткан шомырт куаклыгына алып кереп китте.

  -Син үз дигәнеңә ирештең!-дип кызның буялган иреннәреннән үпте ул.