user_mobilelogo

Таңнар аткан чакта йөрдем тугайларда -
Чылтыр чишмә ага, сөйләп сагышымны.
Мин сагышлы дуслар, һаман таба алмыйм
Чишмә тавышыдай моңлы тавышымны.

Яр астында челтер чишмә
Җырлап ага таңнарда,
Өздереп сайрый сандугач
Су буенда талларда.

1. Җәйге тын таңнарда
Сандугач талларда
Җыр суза яңартып сагышым.
Нилектән сагышым?

Бәхет юлы башлана ул
Туган – үскән якларда,
Ак бәхетләр теләп әнкәң
Юлларга озатканда.

1. Тормыш матур сөйгәннәргә,
Матурлык күргәннәргә,
Авырлыкларга бирешми
Яшим, дип йөргәннәргә.

Җыр эзли күңелем җыр эзли,
Күңелне ачардай җыр эзли.
Күңелне ачардай , ярсуын басардай
Җыр эзли күңелем, җыр эзли.

Уфада Чакмагыш көннәре тантанасында Башкортостан телевидениесына биргән репортажында Айгөл медальләре авыр булуга зарланып алды. Менә бу соңгысы бигрәк авыр, диде ул. Авыр булмыйча, - Алтын ич ул. Һәм ниндие әле медальнең: дөнья чемпионатыныкы! Белегез безнекеләрне! Менә мин шушы уңайдан сиңа багышлап шигырь язып куйдым.

 

Медальләрем авыр диеп

Зарланма әле, Айгөл;

Алар авыр булган саен

Шатлана безнең күңел.

Үрлекүл тавында җилферди бер әләм,

Җилләр үбә аны иртә-кичләрен.

Һәйкәл тора таштан – анда синең исемең,

Гөлчәчәкләр бизи мәрмәр өсләрен.

Бала чактан бергә булдыгыз сез,-

Бер класста ничә ел үткән?

Мәктәп елларында туган дуслыгыгыз

Иң саф хисләр белән береккән.

Биккенәнең халкы дәртле, һич картаймас күңелле,

Тырышып эшли, матур яши, җырлы-моңлы күңеле.

 

Кышын “Башкорт” урамында “Тау бәйрәме” шаулады,

Язгы якка “Төмән” очлар “Встречной план” алды.

Гел игелек кылып үткән гомерең...

Гел яхшылык, гел-гел изгелек.

Шуңа ходай озын гомер белән

Бүләклидер сине үз күреп.

Үрле күлнең үрендә

Җилләр уйный түрендә.

Төпсез күле тарих саклый-

Серләр саклый бүген дә.