(Оксана Ильюп көе.)
Колагымда назлы сүзең,
Күз алдымда нурлы йөзең,
Ике йолдыз ике күзең-
Гашыйк булдым ахры үзем.
Карашыңнан карлар эри,
Гөрләвекләр җырың көйли,
Сандугач та гашыйк сиңа -
Талларына серен сөйли.
Күзләреңдә кояш көлә,
Эзләреңдә чишмә тибә,
Юлларыңа гөлләр сибә-
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Көлүеңә көн уяна,
Моңнарыңа кош куана,
Сөю - шәраб, мин - дивана
Йокымнан көлеп уянам,
Бәхетем син дип юанам.
Гашыйк булдым ахры сиңа...