(Оксана Ильюп көе)
Ал таңнарда ал җилкәннәр
Хыял күгемдә,
Ал хыялым - көткән ярым
Мәңге күңелдә.
Куш.
Хыялымның канатлары
Алсу җилкәннәр,
Ярым алып килегезче
Өзелеп көткәндә.
Сөюмнең ал җилкәнен
Өмет күтәрә.
Сине эзләп хыялымда
Менәм күкләргә.
Куш. Шул ук.
Ышанамын хыялымда
Туган таңыма,
Ал таңнарда балкып килер
Сөйгән ярыма.
Куш. Шул ук.