Беренче кар -
Яңа туган сабый,
Ак ул, саф ул, шундый самими,
Сокланудан күзгә яшь төшә.
Кыймый гына ята
Арган-талган җиргә,
Гүя әнкәсенең күкрәгенә
Йомшак борынын төртә.
Бу мизгелдә, беләм,
Әнкәсе шат -
Күкрәгенә шаулап сөт төшә.
Кар ява...
Җир риза - канәгать,
Ул көтә, ул сабыр, ял итә...
Ул көтә...
Бу сабый карлардан
Бер заман ташкыннар туасын,
Арыган-алҗыган туфрагын
Шифалы яңгырлар юасын...
Илне туендырыр күкрәгенә
Бәрәкәтле сөт-дым туласын...