Туган ягым, яшел бишегеңдә -
Әрәмәләреңдә, болында,
Балачакның аяз көннәрендә
Иркәләнеп үстем колындай.
Туган ягым, назлы бишегеңдә,
Алтын аең сөеп йоклатты;
Йомшак җилләр чәчләремнән сыйпап
Таң нурлары үбеп уятты.
Туган ягым, җырлы бишегеңдә
Чылтыр чишмә бизи ярларың.
Көндез күктә җырчы тургайларың,
Төнен сандугачлы талларың.
Туган ягым, алтын бишегеңдә
Әткәм-әнкәм корган туган йорт.
Сагнуларым һәрчак сиңа тартыр,
Ашларыңны, әнкәй, кайнар тот.