Чибәр кызый, күз карашың
Күңелемне кузгатты,
Кара күзең очкыныннан
Йөрәгемә ут капты.
Сынап-сынап карадың син
Күлмәгем, беләгемә,
Карамале беләгемә,
Карале йөрәгемә.
Җиде төн урталарында
Уйларымда син генә.
Ак хыялым, ак бәхетем
Яннарыма кил генә.
Мәхәббәт утында янам,
Янамын иртән-кичен.
Коштай канатланып очам
Сине бер күрер өчен.
Сынап-сынап карамале
Күлмәгем, беләгемә.
Карамале беләгемә,
Кара син йөрәгемә,
Чибәр кызый!