user_mobilelogo

Минем бакчама язны сары чәчкә китерә. Урманнан казып алып утырткан балан тамырына ияреп кайткан ул минем бакчама. Әрсез тиле суган һәм сарымсак кыяклары әле яңа җирдән баш кына төрткән була, ә ул инде алтын сары таҗларын елкылдатып язгы җилдә җилфердәп утыра. И бәгырькәем, нигә шулкадәр ашыгасың?- дип сүзсез генә эндәшәм үзенә. Ул да шыпырт кына: кояшны сагындым, җилне сагындым, -дип җавап кайтара. Аннан башка чәчәк түтәлләренә күз салам. Әнә бит, җаныкайларым, алары да түземсез! Лалә түтәлләрендә кылыч очына охшаган нечкә генә кызгылт кыяклар күренә дә башлаган икән шул.

Бармакларым белән сак кына ул кыякларны үткән елдан калган коры яфраклардан, үләннәрдән аралыйм. Лалә, нәркис суганчалары исән кышлаганмы икәнен барлыйм. Көннәр үтә, җир җылына. Ләйсән яңгырлар явып табигатькә яңару килгәнен белдерә. Беркөнне иртән торып чыгуыма түтәлләрдә кызыл ялкын каршы ала. Болар батыр лаләләр. Көчле язгы җилләрдә иелә-сыгыла бик озак күзләремне иркәләячәк әле алар. Яннарында гына алардан да кыюрак төз ирислар камышсыман каты сабакларына аркаланып искән җилләргә дә сер бирмичә тәкәбберләнеп утыралар. Берничә көннән алар янәшәсендәге нәфис нәркисләр дә назланып кына күзләрен ачып дөньяга бага. Нәркисләргә, лаләләргә сокланып йөргәндә акрын искән җил бер затлы гына, нечкә генә хуш исне миңа ирештерә. Мин чия төбендә бер оя булып үскән яшел куе яфракларга иеләм. Әйе шул, ландыш гүзәлем чәчәк аткан. Бу чәчәкнең агач күләгәсендә генә үсеп тә шулкадәр дә серле, шулкадәр дә назлы, шулкадәр дә затлы хуш исле була алганына исем китә минем.

Тора-бара яз симфониясе көчәя. Аның ташкын көченә каршы тора алмыйча чия-сливалар ак чәчәккә күмелә, эреләнеп кенә алмагачлар чәчәк ата башлый. Аннан инде бу яз көенә бар табигать кушылып, җанланып китә: меңнәрчә бөҗәкләр, кошлар язның ярсу көен зәңгәр күкләргә күтәрә. Күкләр дә бирешә: коеп җылы яңгыр ява башлый, беренче күкрәү ишетелә. Димәк, җылы җәй башлана.

Җәйне минем бакчам уйчан пион чәчәкләре белән каршылый. Пион куаклары иртә таңнан кичкә чаклы сабыр гына чиратлашып чәчәк атып бик озак балкып утыралар. Алар янына былтыр коелып калган “азгын” орлыклардан шытып чыккан, аз гына җил исүгә дә итәк-таҗлары җилфердәп күтәрелә торган җилбәзәк мәкләр чәчәккә күмелә. Мәкләрдән бер дә калышмыйча шытып чыккан ыспай, төз дельфиниумнар шәмәхә, зәңгәр һәм ал төстәге чәчәкләре белән кызыл мәк ялкынын тагын да чагурак, тагын да ярсурак итеп күрсәтә. Инде бакчаның уртасына гына кояш үзе дә төшеп кунаклый - календула түтәленең кояш белән ярышу галәмәте бу күренеш.

Әмма бакчадагы күз явын алырдай чәчәкләр ничек кенә матур булмасын, җәй җитүгә минем күңелем болын чәчәкләре янына ашкына башлый. Күңелемне аңлаешсыз бер нечкә сагыш баса. Йөрәгем ниндидер бер серле халәт кичерә: аннан әйтерсең сызылып кына бер үзәк өзгеч моң чыга. Ирексездән күзләргә кайнар яшь тыгыла, тыелмыйча үксеп-үксеп елыйсы килә.

Мин сары күзле ак чәчәкләргә күмелгән бәрәңгелекне үтеп бакча капкасы аша болынга чыгам. Менә беренче карауга бакчада үскән ут-ялкын чәчәкләргә бер дә охшамаган гади генә чәчәкләр. Мин иелеп алардан аңкучы минем өчен иң кыйммәтле хушбуй исләреннән дә хушрак-тәмлерәк тоелган кабатланмас, мәңге онытылмас сихри хуш исне сулыйм. Алардан җыйнак кына гөлләмә ясыйм. Шулвакыт болындагы чәчәкләр арасында томан артындагы кебек кенә булып бер йөз чагылып китә. Әйе, бик күп еллар элек, яшьлегем таңында, берәү миңа шушындый хуш исле чәчәкләрдән кечкенә генә гөлләмә җыеп бүләк иткән иде. Чәчәкләрен алдым, алардан килгән хуш исне беренче тапкыр татыгандай булып иснәдем. Чыннан да, гади генә болын чәчәкләренең шулкадәр хуш исле булулары ул кичне мине таң калдырган иде. Әле килеп күпме еллар үтсә дә мин ул сихри тылсымлы исне һәрдаим исемә төшерәм һәм үзем исән булып аякларым йөргәндә җәй саен шул чәчәкләренең хуш исен иснәргә болынга чыгачагыма ышаныч белән яшим.

Бетмәс-төкәнмәс эш-мәшәкатьләре белән үтә җәем. Берзаман аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә тып-тып алма коела башлый. Алмаларның тупырдап коелуы миңа оныкларыбызның тып-тып басып атлаган аяк тавышларын хәтерләтә. Нигәдер күңел тагын нечкәрә. Аңлаешсыз бер шатлыклы сагыш күңелне кечерәйтә. Галәмнең чиксезлеге, бөеклеге, яшәешнең мәңгелеге күз алдына баса. Ал җәйләрем белән саубуллашып сары көзләремә җитәргә дә бик күп вакыт калмагынын исләп тагын бер моңаям.

Сары төсле чәчәк таҗларыннан башланган көз әлбәттә киләчәк. Байлыгы, яшелчә-җимешнең мул уңышы, аллы-гөлле кашкарыйларның, төрле төстәге хризантемаларның, георгиннарның моңсу гүзәллеге белән алдап, хәтсез генә вакыт моң-сагышын да күрсәтми торачак әле ул хәйләкәр елак көз. Карлы-яңгырлы кара көзге төннәрне яратмасам да, тиздән, бик тиздән җир өстенә ак чәчәкләр кебек ак карлар яудырачак ак кыш киләсен белгәнгә күңелем улкадәр үк моңланмый. Ак чәчәктәй ак карлар киләсе язда эреп бакчадагы һәм болындагы хуш исле аллы-гөлле чәчәкләргә әвереләчәгенә ышанам мин.