user_mobilelogo

Фердинанд Бигашев

Хикәя

    Давыллый. Мин ялгызым гына кайчандыр бервакыт тау түбәсеннән кителеп ярга тәгәрәп төшкән зур таш янында утырам.

     Таш мине кинәт искән зәһәр җилдән саклый. Бик түбәндә җәелгән болытлар белән капланган  күк йөзе еракта диңгезгә барып тоташа. Болытлар да авыр гына әйләнеп-тулганып торалар, әйтерсең, сүз куешып, диңгез белән  бергә дулыйлар.

Дулкыннарның түбәсендә ак бөдрә күбек кайный - алар бу гарәсәтнең бик тиз генә тәмамланасы юк икәнен раслыйлар.

     Дулкыннар тигез рәтләр булып тезелеп ярга таба киләләр дә, комлыкка җиткәч яу алдыннан төшерелгән  күзгә күренмәс десант кебек комга сеңеп югалалар. Алар артыннан чыжылдап яңа дулкыннар рәте килә, алар да хәлиткеч яу алдыннан плацдарм яулаган шикелле тыенкы авыр гөрселдәп җиргә яталар. Диңгез белән яр арасында бер генә минутка да тукталмаган мәңгелек көрәш бара.

     Дулаган су өстендә ачы кычкырып акчарлаклар оча, кинәт искән кискен җил аларны да әледән-әле янтайтып җибәрә.

    Гасырлар буе тозлы давыллы җилләр имгәткән таш янәшәсендәге бу урынны яратам мин. Вакыт ташның кителеп имгәтелгән  җирләрен тигезләгән, түгәрәкләгән, җилләр читләтеп үтә торган итеп ясаган. Үзенең эзен калдырган.

    Ни өчендер анык белмим, ләкин монда минем сулышым иркенәя, уйларым үзләренә киңлек һәм ирек таба. Алар миннән аерылып китәләр кебек тоела. Шуңа күрә дә, мин бу урынга атнасына бер тапкыр килеп алдагы көннәргә көч-дәрт җыеп китәм.

     Диңгезнең гайрәтләнеп дулкынлавы һәм дулкыннарның авыр гөрселдәве минем ярсыган нервларымны тынычландыра.

     Ә минем уйларым чыннан да гадәти генә түгел. Болай, бер яктан караганда, алар бик тә гади, әмма икенче яктан карасаң - адәм күтәрә алмаслыклар. Сез төшенгәнсездер дә инде бәлки, сүз әлбәттә инде сез уйлаганча, кешеләрне бер вакыттан икенчесенә күчереп йөртергә сәләтле вакыт машинасы төзү турында бара. Бу эш белән барысы да: моңа кадәр яшәгән фантастлардан башлап физика фәне башлангычларын аз гына булса да аңлаган һәркем шөгыльләнгән.

    Шулай булса да, кешенең барлык акыл куәте шушы проектны тормышка ашыру өстендә максатлы эш алып баруына карамастан, машина әле һаман уйлап табылмаган.

    Мин яшерен бер конструкторлык бюросы инженеры, әйткәнемчә, атнага бер тапкыр кешеләрдән еракта, диңгез белән бергә-бер калып, ялгызлыкта үз уйларымны тирәнтен уйларга дип үз машинама утырып монда киләм.

     Һәм шул вакытта минем алдымда диңгез түгел, ә минем уйларым диңгез кебек күз күреме җитмәс киң булып  җәйрап ята төсле тоела.

     Диңгез  өсте дә  бик еракта, безнең уйларыбыз кебек һәрвакыт җиңел томан белән өртелгән. Минем уйларым , бу томанга барып төртелгәч, бата, авырая, камауда калалар, координаталарын югалтып адашып йөри башлыйлар.

     Шушы җиңел генә томан минем уйларымның алга таба үсүенә иң төп тоткарлык.

     Шушы томанны аша чыгып аның аръягында барып чыга алсаң икән... анда инде, мин уйлыйм, уйларыма ирекле булырга берни дә комачауламас. Томан аръягында кояш та үзенә башка яктырак, уйлар да үзенә бертөрле чиста һәм камиллеккә ирешкәндер кебек тоела миңа һәрвакыт.

      Шушы томанны җиңеп аръягына чыксаң... анда томан аръягында... бәлки вакыт машинасы проекты да әзер көе күз алдында ятадыр. Сызымын уеңа күчереп ал, төзе һәм утыр да кит.

      Бәлки анда...томан аръягында... берни дә уйлапчыгарасы да юктыр.

       Таудан тәгәрәп төшкән таш янәшәсендә ялгызым утырганда менә нинди уйлар өерелә  минем башымда.  

    ... Чиксезлеккә җәелгән ак күбекле дулкын сыртлары арасында ниндидер кечкенә генә кара нокта шәйләнде. Дулкыннар аны, кечкенә җилкәнне өерелткән кебек, өерелтеп йөртәләр. Беренче булып бу берәр ватык көймәнең сыныгыдыр дигән уй килде башыма. Әмма текәлебрәк карагач бу кара ноктаның  кеше башы икәнлеге ачыкланды. Кайсыдыр башсызы бар көченә ярга таба йөзә иде. Мондый давылда нинди кыю йорәкленең диңгез белән көч сынашасы килгән икән?

     Давыллаган диңгездән дә курыкмаган кыюлар бармы икәнни? Ә бит яр белән йөзүче арасы турында фикер йөртсәң – ул бик ерактан килә. Аның бу ярдан йөзеп китмәгәнлеге дә шундук аңлашыла да.

   Тагын да текәлебрәк карадым. Чыннан да кемдер бирегә йөзеп килә. Чәче кара, йөзен ачык күреп булмый. Башы дулкын сыртларында дулаган диңгез белән бер тактта әле  югала, әле яңадан күренә. Бу тәвәккәлнең диңгездән йөзеп килүе мине аптыратты. Соң ул йөзеп китүен бу ярдан башламагач, каян килгән ул? Күктән төшмәгәндер ич?

    Мине сәер хис биләп алды, йөзүче мине күрә һәм миңа таба, әйе, нәкъ миңа таба йөзеп килә!

    Һәм ничек кенә гаҗәп тоелмасын, мин дә аны күптәннән көтәм. Мин янәшәсендә утырган  таш та аңа таныш. Ә минем үземә  монда юкка гына килмәгәнлегем бик ачык  билгеле, чөнки безнең очрашу нәкъ шушы тау түбәсеннән тәгәрәп төшкән таш янында булырга тиеш. Кабатлап әйтәм, бу  бик сәер тоелса да үземне берни дә булмагандай тыныч тотарга тырыштым.

     Йөзүче ярга якынлады, һәм мин, ниһаять, бу бөтенләй дә ир кеше түгел, ә кыз  икәнлеген ачык күрә алдым. Ир кеше түгел, ә кыз давыллы диңгез белән көрәшә, һәм ни гаҗәп, җиңеп тә чыга!

  Кыз ике кулы белән бар көченә ишә һәм акрын гына ярга якыная барды, менә ул аяклары белән төпне тапты һәм басты. Кыз муенына кадәр су эчендә басып тора,  гәүдәсен әледән -әле арттан йөгереп килуче дулкыннар башыннан ала күмеп китә.

   Ул ярга чыкты да биленә кадәр төшеп торган чәчләрен ике куллап артка сыпырды. Чиста кара кучкыл тән, көнчыгышча озынча  йөз... Төз гәүдәсенең һәм йөзенең  классик матурлыгын аерым билге дип санамасаң битендә һәм тәнендә бер генә аерым билге дә юк. Мин үзем аксыл бөдрә чәчле,  һәм миңа кара бөдрә чәчле көнчыгыш чибәркәйләре һәрчак ошый иде.

   Минем үзен көтеп торганны, һәм без әлегә таныш булмасак та тиздән танышачак икәнебезне белгән кебек, ул минем якка күз дә салмады. Әйтерсең мин алдан килешенгән бу урынга очрашырга сүз куешып килгәнмен дә  хәзер инде бер кая да китмәячәкмен- кыз үз-үзен шуны  бик тә яхшы белгән кебек тота.

     Мине иң гаҗәпләндергән нәрсә - ул кызның шәрәлеге. Аның тыгыз яшь күкрәкләре берни белән дә капланмаган. Мондый четерекле хәл мине оялтты. Күкрәген дә капламыйча ят ир белән очрашуга килгән кызны күрү, минем белән килешерсез мөгаен, мөмкин булса да бик сирәктер.

   Әмма кызый, әйтерсең дә ирләр янында үзен нәкъ шулай йөрергә тиеш санагандай,“мондый ваклыкка” аз гына да игътибар итмәде. Ул миңа таба юнәлде. Бәхеткә, аның билендә яртылаш үтә күренмәле тукыма бәйләнгән иде, шул миңа азрак ышаныч өстәде.

     Шулай итеп, бер билендәге бәйләвечле генә килеш, ул, (өстеннән су тамчылап торган килеш) минем яныма килде һәм башын түбән иеп:

  -Исәнме, Эдуард!- диде.

   Барысы да бик гаҗәп булганлыктан, мин аптырап, бу хәл-вакыйга ни аңлатыр, тормышыма никадәр куркынычлы булып чыгар икән дип уйладым.

- Күрүемчә, Эдуард, минем болай пәйда булуым сине нык оялтты - дип көтелмәгәндә дәште кыз һәм үзенең зәңгәр фирүзә күзләре белән күзләремә текәлеп карады.

  _Синең исемеңне кайдан беләмме? Мин аны күптәннән беләм, чөнки мин күк илчесе, минем исемем – Неопатра! Ә күкләргә бар да билгеле, чөнки кешеләр- күктә яратылган!

  Аның карашы минем күңелемдәге эчке каршылык калдыкларын челпәрәмә ватты, мин буйсындырылдым һәм ничек кенә гаҗәп тоелса да, шунда ук аңа гашыйк булдым.

   Җирдә күренмәгән фирүзә-зәңгәр күзләр... - әлбәттә күк илчесенең күзләре диңгез төсеннән  башка төстә була да алмый... Бу күзләрнең карашы тылсымлы һәм  кире кагылмаслык, -дип уйладым мин.

 - Мин беләм, Эдуард, син вакыт машинасы төзү турында уйлыйсың. Бу хакта бер  син генә уйланмыйсың,- дип дәвам итте ул күкрәктән чыккан тыгыз тембрлы тавышы белән колакны иркәләп.

   -  Кем син, серле кыз? Ни эшләп нәкъ менә  мин синең белән әңгәмәләшергә лаеклы зат  булып чыктым?

    _ Чөнки синең миең хәзер мин әйткәннәрне аңларлык булып хәзерләнгән. Мине барлык кешеләр дә азагына кадәр аңлый алмаячак, ә син аңларсың...

  - Нәрсә турында хәбәр итәсең соң син миңа? Син дип әйткәнгә гафу үтенәм...

  -Без шулкадәр якынбыз, хәтта теләсәк тә сөйләшә  алмыйбыз.

 - Якынбыз?... Нинди мәгънәдә?

 - Рухи мәгънәдә... без бер үк төрле уйлыйбыз... Синең ми төзелеше дә минеке кебек, шуңа күрә мин ачачак әйберләрне үзләштерергә әзер.

 - Ләкин мин сине бик үк аңлап бетермим, Неопатра...

 - Әгәр мин үз вакытында алманы Ньютон түгел. ә башка берәрсенең башына төшергән булсам, ул мескен, алма тигән урынны уар иде дә, эш тә бетәр иде. Ә Ньютон бөтендөнья тартылу законын ачты. Чөнки ул үзенең бәрелгән  башы турында түгел, ә барлык әйберләр дә җир үзәгенә тартылуы турында уйлады. Аның мие күктән бирелгән сигналны үзләштерергә , аңа дөрес итеп аңлатма бирергә ныграк хәзерлекле иде.

    -Ньютонның баш тартмасындагы биокомпьютер, - мин бармагым белән чигәмә шакылдаттым,-“бөтендөнья тартылу” программасына көйләнгән иде димәкчесеңме?

   -Менә, күрдеңме, без ничек бертөрле фикер йөртәбез! Хәзерге телдә әйтсәк, кешенең миен, әлбәттә шартлы рәвештә генә,  чыннан да биокомпьютер дип атарга була... Һәр кешенең мие, компьютер кебек, үзенә аерым, катгый билгеле бер программага көйләнгән – шуңа күрә без шундый төрле дә инде. Ми күпме, программа да шулчаклы. Күрше программаларга без начар  җавап бирәбез, яки бөтенләй дә җавап та бирмибез. Мәсәлән, күпме генә кабатласак та шигырьне ятлый алмыйбыз, чөнки ул “безнең” программа буенча язылмаган. Безнең ми нейроннарыбыз компьютер клавиатурасының клавишлары кебек. Һәр минең үз программасына гына көйләнгән  үз нейроннары-клавишлары. Клавишларга басыла - мигә катгый туры килә торган фикер языла. Ньютон туганда ук миендә “бөтендөнья тартылу” программасына көйләнгән клавишы булган. Шуңа бастың исә туганда ук башына салынган программа эшләп тә китә.

Алма нәк менә шул миссияне үтәде дә - кирәк клавишны басты-“батырды”.

    Нинди акыллы кыз! Ул минем уйларымны укый! Кызга карата булган назлы сөю хисе мине тагын да көчлерәк яулады.

 -Неопатра, син миңа вакыт машинасы серен ачарсыңмы?

 -Әлбәттә!

 -Нәрсә соң ул вакыт машинасы?

 -Кешелек вакыт машинасыннан күптән файдалана инде, ләкин тормыш дигән  төшенчәгә генә бик үк төгәл аңлатма биреп бетерә алмый!

 -Шулай укмыни әле?!

- Кешеләр тормыш дип нигездә яшәлгән көннәрне генә исәпли... көннәрне генә. Ә төннәр... Ни эшләптер,  төнлә кеше яшәми, ә авыр көндәлек тормыштан ял гына итә дип уйланыла. Ә чынлыкта йокы вакытында кеше көндезге актив тормышын төнге тормышка гына алыштыра. Бу дөньяда бар да капма- каршылыкка корылган. Көндезге уяулыкка төнге йокы капма-каршы куелган. Ә гомумән алганда бу күренешләр бербөтен, бер үк медальнең ике ягы кебек.

  - Ә вакыт машинасының монда ни кысылышы бар соң?

  - Шуны аңлатырга тырышам бит инде -  кеше планетадагы көндезге тормышыннан соң төнлә вакыт машинасына утыра да галәмдәге тормышын башлый.  Ләкин инде бу аның гына  шәхси тормышы түгел, ә гомуми, гәламгә караган тормышы...  Ул вакыт машинасына утыра һәм вакытта сәяхәт итә. Галәмнең барлык тарихи үткәненә... аның хәзергесенә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә. Галәмнең һәрбер яшерен почмагына...

  - Төш –ул вакыт  машинасы димщкчесең инде син?

  -  Әйе, нәкъ шулай: төш! Уйлап чыгаручылар машинаны кешедән аерып карыйлар, ә ул-вакыт машинасы бер хәрәкәт итү чарасы итеп кешенең үзенә куелган. Кеше аягы белән генә түгел, ә төш ярдәмендә дә хәрәкәт итә... Ныклабрак исәпләсәң кем соң без? Без- ул безнең уйларыбыз, ягъни безнең баш тартмаларыбызга салынган электромагнит дулкыннары куерыклары(Сгустки). Кабатлап әйтәм, кеше - ул аның уйлары. Ничек уйлыйбыз - шулай яшибез дә. Безнең уйларыбыз сәяхәт итә икән, димәк үзебез дә сәяхәт итәбез. Бу дөнья  кире әйләнеп кайтмас: төштән өнгә, ә өннән төшкә күчә. Мәсәлән, периодик таблицасы Менделеевның төшенә кергән. Төштән өнгә күчкән. Бу төштәге тормыш белән өндәге тормышның тигез кыйммәтле икәнлеген аңлата.

    - Аңладым. Төш күргәндә безнең уйларыбыз  вакытта сәяхәт итә. Ә сәяхәтнең географиясе – бөтен галәм. Минем әнә анавындагы зәңгәр томанның аръягында буласым килә. Анда диңгез күк белән кушыла. Ә томан миңа уйларга комачаулый, уйларымны

камауга ала, минем фикерләү мөмкинлегемне чикли.

   -Ни өчен?

  - Мин бу таш янына киләм, диңгезгә карыйм, ә диңгез белән күкне тоташтыручы бу ерак томан  һәрвакыт минем уйларыма киртә булып тора. Томан аръягында нәрсә бар – минем шуны күрәсем килә.

  - Әйдә соң, карап карыйк...

Ул диңгезгә беренче булып кереп китте, кулларын канат кебек җәйде дә, һәм, сабырсызланып һәм шатланып кычкырып җибәреп, каршысына килгән дулкынга чумды.

Мин хәтта, батмады микән  бу дип тә уйлап куйдым. Шуны уйлап торганда бер дулкын килеп, мине дә чәчәтеп, башымнан ала каплап китте. Чумып калыккач, кызның минем янымда гына йөзгәнен күрдем. Бу торышы үзенең табигатьтәге яшәү рәвешенә туры килгәнлектән , ул бик бәхетле иде.

    -Неопатра, мин синең  нәрсә күрсәтәчәгеңне беләм,-дидем мин аның яныннан йөзеп барганда.

   - Нәрсә?-дип елмайды кыз, чөнки безнең “биокомпҗютерлар “ бер үк программага көйләнгәнлектән мин аның уйларын бер хатасыз аңлап торуымны  алдан ук белеп тора

иде ул.

    - Син миңа борынгы мисырлыларның күптонналы таш блокларны бернинди җайланмаларсыз пирамидаларга ничек күтәреп куйганнарын күрсәтәчәксең.

    -Ха-ха-ха! – кыз бәхетле шаркылдарга тотынды, котырган диңгезнең усал аккодлары арасында бу шаркылдауны ишетү бик сәер иде. Җил үкерә, ак күбекләр минем колак төбендә генә чыжылдап шартлый. Диңгез үзе ыңгыраша һәм елый кебек тоела.

   -Әлегә кадәр күптонналы блокларны пирамида түбәсенә кул белән ничек күтәргәннәрен беркем дә белми, - дип аның уйларын үстерүемне дәвам иттем мин һәм аның фирүзә-зәңгәр күзләренең бәхеттән елтыраганын күрдем. Без томан эченә тирәнгә йөзеп кергәндә караңгыланган көн без томанны кисеп чыгуга яктыра төште.

   -Рубикон үтелде!-диде кыз...

   -Нигә алай дип әйтәсең?-дип сорадым мин.

   -Мин күк көчләреннән безне томан аръягына үткәрүләрен сорыйм. Хәзер без синең белән борынгы Мисырга барып чыгарбыз. Пирамидаларны төзүнең шаһиты булырбыз...һәм син вакыт машинасы барлыгына ышанырсың. Борынгы Мисырга вакыт машинасыз җәяү генә эләгеп булмый.

   Томан аръягында кояш та яктырак, күк тә зәңгәррәк булып, анда уйларны камап торучы көрәнсу томан да юк. Бер болытсыз чиста күк йөзендә якты йолдызлар балкып яналар иде.

   Кешеләре дә икенче төрле,... башка вакыттан, борынгы буыннан...

   Бар да кояшта янган, көрән төстә, киемнән - билләрендә бер бәйләвеч кенә. Буйлары бездән аз гына тәбәнәк, яшьләре буенча карасаң-бар да яшьләр. Халык күп, бик күп иде. Бар да бик мөһим эш белән мәшгуль – бернинди күтәрү ьайланмасыз күптонналы таш блокларны  пирамида түбәсенә күтәрәләр.

    Күк илчесенең  миңа карата яхшы мөнәсәбәте булмаса, мин мәңге дә томан аръягына чыгып Нил ярларын күрәсе түгел идем. Кызның диңгез төсле зәңгәр күзләрендә бәхет балкыды.

   Безнең күз алдыбызда, Нил үзәнендә, тылсымга буйсынган шикелле өеп ясалган  мәһабәт тау  пәйдә булды. Билләренә бер бәйләвеч кенә япкан кешеләр аның тирәсендә арлы-бирле йөриләр. Болар фиргавеннең эшчеләре. Коллар түгел, ә илнең бар ягыннан да да пирамидалар төзергә дип җыелган ирекле кешеләр.

  Фиргавен үзе дә шундый ук яшь, шулай ук киенгән хәлдә дүрт хезмәтчесенең иңбашларына куелган носилкалар өстенә урнаштырылган тәхетендә утыра. Ә бер хезмәтчесе, артыннан торып, пальма яфракларыннан ясалган җилпәзә белән хакимын җилләндерә.

   Ни өчендер... курганны сүтәләр иде...  Җитмәсә,... түбәсеннән башлап сүтәләр.  Эшчеләр туфракны  тире капчыкларга тутыралар да, таяк белән иңбашларына элеп тау түбәсеннән итәгенә кадәр күтәртелгән юл белән түбәнгә ташыйлар.

  - Эшчеләр нигә тауны җимерәләр?- дип сорадым мин.

  - Фиргавен төзүчеләрнең тәмамланган объектларын кабул итеп ала.

  - Тәмамланган!- дип гаҗәпкә калдым мин. – Алар бит төземиләр, ә җимерәләр!

  - Аз гына сабыр бул инде Эдуард, хәзер барын да белерсең, - дип тынычландырды мине Неопатра.

 Эшчеләр курган түбәсеннән туфракны ташып бетергәч таш блоклар ачылды. Фиргавен өчен төзелгән пирамиданың курган эчендә урнашканлыгы ачыкланды.

   - Пирамида курган эченә төзелгәнмени?-дип гаҗәпләндем мин.

   - Барлык курганнар эченә дә таш төрбәләр төзелгәне сиңа билгеледер инде әлбәттә. Аксөякләрне шулай җирләү кабул ителгән. Ә пирамида – шул ук төрбә, әмма ул бик зур. Аның зурлыгы фиргавен хакимлегенең зурлыгына, акчасының санына һәм мөмкинлекләренә тигез. Бу төрбә - фиргавеннең теге дөньядагы сарае. Әмма безнең әңгәмә башка нәрсә турында. Безнең сөйләшү бу курганның  пирамиданы төзегән вакытта төзелеш басмалары сыйфатында файдаланылуы турында.Бу курган йөк күтәру механизмнарын файдалану зарурлыгыннан азат итә. Ни өченме? Чөнки авыр блокларны күтәрми генә тәгәрәтеп мендерергә һәм тиешле урынга урнаштырырга мөмкин. Төзелүче пирамида өстендә  курган буйлап иркенләп йөреп була. Аннан соң курганны сүтәсе дә туфрагын төзелеш барган җирдән читкәрәк ташып таратасы гына кала, әйтерсең ул бу мәгърур пирамиданы төзүдә катнашмаган да...

  Ә скифлар мәсәлән юлбашчылары кабере өстенә төзегән курганны, талаучылар эченә үтә алмасын өчен, сүтеп тә тормыйлар. Ләкин, билгеле инде, җинаятьчеләр барыбер аларга үтеп керәләр һәм талыйлар.

  -Мисырлылар киресенчә эчендә төрбә түгел, ә пирамида булган курганны сүтәләр һәм туфрагын тирә-якка тараталар.Пирамида хакимның җир астында түгел , ә җирдә - исәннәр арасында икәнлеген раслап тора. Менә шушы курганны сүтеп алуны күрәбез дә инде без, Эдуард.

   Ул арада эшчеләр бу пирамиданы сүтүне тәмамлап икенче пирамиданы төзергә керештеләр.

  -Икенче пирамида нигә инде аларга? Берне төзегәннәр бит инде!

- Мисырлылар һәрвакытта да ике объектны бер үк вакытта төзи: пирамида һәм аны күмеп тигезләүче курганны.

  - Ни өчен?

  - Неопатра беравык эндәшми торды. Билендәге бәйләвечен төзәткәләде һәм яныма килеп кулымнан тотты. Безнең арадагы рухи аерымлык шунда ук кыскарды. Минем тәнем буенча җиңел, күңелемә  хуш килгән дерелдәү узды. Яшәү көчен җир кызыннан түгел, ә күк илчесеннән алу гаҗәбрәк булды әлбәттә.

   Эдуард, мин сиңа гасырлар серен ачам, -диде кыз ягымлы итеп. –Бу серне җирдәге кешеләрнең беренчесе итеп сиңа ачам мин.

    Без борынгы Мисырның җылынып кайнарланган туфрагыннан атладык.

  Безнең күз алдында эшчеләр пирамида  нигезе өчен кулдан гаять зур чокыр казыдылар. Төбен бик җентекләп тигезләделәр һәм төйгечләп тыгызладылар.

Аннан соң диаметры  кеше буеннан да биегрәк галәмәт зур “ тәгәрмәч “ тәгәрәтеп китерделәр. Тәгәрмәч нык таза кәртәләрне беректереп ясалган иде.

  “Тәгәрмәч”нең бер “яшерен сере” бар. Бу - эченә күптонналы таш блок төреп салынган  “тәгәрмәч” рәвешендә хәзерләнгән түгәрәк “савыт” иде. Бу “савытны” тәгәрәтергә мөмкин, һәм димәк , эчендәге төзелеш блогын да кая кирәк - шунда“күчерергә” була.

   Постромкаларга җигелгән эшчеләр “тәгәрмәч”не кире артка тәгәрәп төшеп китмәслек итеп алга тарталар. Менә алар аны тиешле урынга тартып китерделәр һәм  кул арбасы ролен үтәгән “савытны” сүтә башладылар. Таш блокны чокыр төбенә бик озак итеп җентекләп урнаштырдылар. Эшчеләрнең кулларында рычаг итеп бик оста файдаланылган агач кәртәләр. Ташны тиешле урынына саклык белән генә шуытып китерделәр, һәм ул ниһаять пирамида нигезендә үзенең “гасырларга, меңьеллыкларга” тәгаенләнгән урынын алды. Озак урнаштыруның сәбәбе –ташны йолдызларга карата Җиһанның якларына юнәлдерү.

  Беренче таш артыннан эшчеләр “тәгәрмәчкә” төреп салынган  башка ташларны да тәгәрәтеп ткитерделәр. Ташлар чыгарылган җирләрендә үк бер беренә туры китереп җайлап яхшы итеп шомартылган иде.

  Тиздән нигез чокырының ныгытылган тип-тигез төбенә пирамида нигезенең беренче рәт блоклары урнаштырылып та бетте.

  Иң гаҗәбе шуннан соң башланды: эшчеләр беренче рәтне ком белән күмеп ташладылар. Барлык блоклар да ком астында калды.

  -Менә сиңа кирәк булса! Төзеделәр-төзеделәр дә ком белән күмеп куйдылар. Ни өчен болай иттеләр инде? –дип сорадым мин Неопатрадан.

   - Алар ком өстеннән төзелеш басмаларында йөргән кебек йөриләр. Беренче рәтнең блоклары ком белән күмелгән, түбәләре генә бу блокларның кайда икәнлеген күрсәтеп тора. Хәзер алар өстенә икенче рәт блокларын урнаштырырга мөмкин булачак, өстәвенә- һәм монысы иң мөһиме!- ул блокларны күтәрергә кирәкмәячәк. Аларны беренче рәт блоклары өстенә төшерергә кирәк. Беренче рәт блоклары ком белән шулхәтле томаланган ки, икенче рәт блокларын өсләренә куйганда алар хәтта селкенмәячәк тә. Менә ни өчен күтәрү җайланмаларының  кирәге юк. Авыр блокларны күтәрмиләр, ә төшерәләр. Бу вакытта төзелүче пирамиданы күмеп тигезләгән  ком төзелеш басмалары булып хезмәт итә. Курган төзиләр, ә аның эченә пирамида кертеп коралар. Пирамиданы күмгән ком пирамида буенча йөргән эшчеләргә  бу (пирамида) селкенеп кузгалыр, ишелер дип курыкмыйча, иркенләп йөрергә, эшләргә мөмкинчелек бирә.

   Икенче рәтне монтажлап бетергәч төзүчеләр аны да ком белән күмеп куйдылар. Төзелүче пирамида буйлап блоклар тәгәрәтеп йөртеп тә,  ни кирәк шуны эшләп тә була иде хәзер. Чөнки блокларны  ком ышанычлы саклый.

   -Шуннан соң нәрсә? Менә нигезне корып бетерерләр, ул җир өсте тигезлегеннән түбән, ә бит пирамиданы җир өсте тигезлегеннән биегрәк төзергә кирәк! Түбәндә, нигез өчен чокырда эшчеләр блокларны турыдан-туры салынган өймә (кладка) өстенә бушаталар иде, ә хәзер инде блокларны салынган өймә өстенә күтәреп куярга кирәк булачак. Төреп мендергән “тәгәрмәчтән “ генә бушатмаска, ә кулдан күтәрергә кирәк булачак.Җир өсте тигезлегеннән биектә төзер өчен агачтан басмалар кирәк. Күптонналы блокларның авырлыгына чыдар өчен алар нинди  катылыкта булырга тиеш?  Аннан соң бит әле ул басмалар өстендә күпме төзүче йөриячәк... басмалар чыдамаячак һәм, гомумән, эшчеләр ул блокларны басмаларга ничек мендерәчәкләр?

    Ул арада эшчеләр, озак уйлап тормастан, баягы чокырда кулланган алым белән диварны төзергә дә тотындылар. Җир өслегеннән биегрәк беренче рәтне тезеп салдылар да  ком белән күмделәр. Курганның нигезен пирамида нигезеннән күпкә киңрәк итеп ясадылар. Беренче рәт салынган өймә биеклегендә күтәрелгән курганга таба сөзәк кенә күтәрелүче өеп ясалган юл суздылар.  Монысы пандус булды. Өстеннән авыр блокларны кул белән тәгәрәтеп кертерлек булсынга аны махсус рәвештә бит сөзәк ясадылар. Һәм менә, тау битеннән барган кебек кенә итеп эшчеләр пандус буйлап йөри дә башладылар.  Шулай кат артыннан кат күтәрелде, аның белән бергә курганга кертеп корыла барган пирамида да үсте. Ташчылар һәр салынган рәтне  ком белән күмә дә бардылар.

    Эш барышында иң катлаулы һәм мәшәкатьлесе курган түбәсенә бара торган юлны ясау булгандыр. Эш шунда ки,  курганның биеклеге үсә барган саен  юлны да тагын бер кат биеклеккә күтәрергә кирәк. Шул ук вакытта аның  башлангыч сөзәклеге дә сакланырга, ягъни текәлеге үзгәрешсез  калырга тиеш. Ә моңа курганны үстергән саен юлның да җирдә калган өлешен озынайтып, ә икенче башын яңа катка күтәреп кенә

ирешергә мөмкин.  Шуңа күрә төзелешкә бик күп, ифрат күп туфрак ташырга кирәк. Бу үз чиратында төзелешне бик катлауландыра, эшне тапшыру вакытын суза. Әмма монда аның белән исәпләшеп тормыйлар. Эшчеләр, ниһаять, тантаналы тавышлар чыгарып, пирамида түбәсенә иң мөһим сожгы ташны да урнаштырдылар. Егерме елга сузылган эш безнең күз каршында уңышлы тәмамланды!

   Хәзер иң соңгысы калды: төзелеш басмаларын сүтеп алырга ягъни эчендә төзелешнең энҗе-гәүһәре -  гаҗәеп матур пирамида урнашкан курганның туфрагын ташып тирә-якка таратасы.

 Пирамидага керә торган беренче каттагы алгы ишекне ачтылар  һәм эчтән туфракны ташый башладылар. Эчтәге барлык бүлмәләрдән дә ташып тирә-якка тигезләп тараттылар ком-туфракны. Стеналарны комнан, туфрактан тазартып, юып чыктылар.

  Әзер объектны кабул итүдә фиргавен үзе катнашты.

      ... Мин сакланып як-ягыма карандым һәм диңгезнең мине давыллы дулкыннарга таба илтүен аңлап алдым. Астымда теләсә кайсы минутта мине йотарга әзер упкын.Каядыр бик еракта таныш зәңгәр томанга төренгән яр шәйләнә. Минем ярга  кадәр йөзеп чыга алуым бик шикле...

    Көтмәгәндә якындагы дулкын сыртында Неопатраның бәхетле йөзен күреп алгач ничек шатланганымны белсәгез... Судан аның башы гына күренә. Ә күзләре... зәп-зәңгәр сөрмәле күзләре, көлеп миңа карыйлар, минем болай да буталган уйларымны  чуалталар. Кыз минем йөземә карап булып узган эшләрнең асылы миңа аңлашыламы-юкмы икәненә җавап табарга тырыша.     

   -Я, Эдуард, эшләр ничек?-дип сорады кыз. Үзе дулкын сыртына кунган акчарлак кебек дулкыннарда тирбәлүен дәвам итте.

    -Кыйбатлы пирамидаларны бары дәүләт кенә төзи ала, шунлыктан ул аларны төземи дә, чөнки дәүләт казнасы һәрвакыттагыча буш. Мондый зиннәтлелеккә беркайчан да акча җитмәячәк. Курганны төзелеш басмалары итеп файдалану идеясы  шулкадәр гади иде ки, махсус истә калдырырга кирәклеге дә таләп ителмәде, шунлыктан киләсе буыннар тарафыннан  бик җиңел генә онытылды да. Ә “искә төшерү” алай ук гади генә була алмады. Серне ачыклау өчен гасырлар кирәк булды... Эдуард, онытма, минем бу иң изге серне ышанып ачкан кешем җир йөзендә син генә! – дип сүзен тәмамлады Неопатра.

   ...Мин яр буенда таудан тәгәрәп төшкән галәмәт зур таш янында утырып дулаган диңгезне күзәтәм. Давыл көчәя. Дулкыннар өстендә тынгысыз  кычкырып акчарлаклар оча. Кинәт бер акчарлак саубуллашып канатын каккан кебек күренде, һәм куәтле дулкын тавышын басып кычкырды:

-Сау бул, Эдуард!!! Киләсе очрашуларга чаклы!

-Сау бул, Неопатра! – дип бар көчемә кычкырдым мин  һәм кинәт кенә искән дуамал җил минем сүзләремне аңа илтеп җиткерде.

  Ул аңлаганын раслап башын селкеп куйды. Мин гүзәл күк илчесен ерактагы томанга күмелгәнче күз карашым белән  озаттым. Ул ерактагы томан аръягына китеп югалды. Мин дә  йөрәгемдә яңа көч-дәрт уянуын тойган хәлдә машинамны кабызып  кайтыр юлга чыктым.