user_mobilelogo

Әйе, бу катламны күпме тырышса да үтеп чыга алмады 104 нче номерлы күзәтче килбер. Чөнки арада чиксезлек... Ике арада  кара  тишек-чоңгыллар (черные дыры),  караңгы бушлыклар,  хисапсыз  галактикалар, күптән-күп йолдыз системалары... Катлам артында мавыктыргыч күренешләр ничаклы гына ымсындырса да, катлам аның өчен һаман-һаман үтеп чыга алмаслык киртә булып торуын дәвам итте. Күрде килбер теге якта нинди тормыш барганын, аңы белән кабул да итте... Тик, ни кызганыч, кайсын кабул да итә алмады. Чөнки аның күзәтүе астындагы  планетаның  җан ияләре кайсы мәлдә кылган гамәлләренең бөеклеге, даһилыгы, акыл җитмәслек югарылыкта булуы 104 нчене шаккатырса, икенче вакытта шул ук җан ияләренең бөтенләй мәгънәсез-акылсыз эшләре исен китәрә иде.

 

Аңлый килбер: кая инде ул чиксез галәмдәге тузан бөртеге чаклы гына планетада камиллеккә өмет итү.  Килберның күзәтүе астындагы планетада яшәүчеләрнең  тормышы камиллектән ерак, бик ерак шул әле... Болай, андагы хәлләр  бер караганда  артык начар да түгел кебек... Барысы да укыйлар, төрле-төрле белемнәр туплыйлар, әллә нинди уку йортлары, фән сарайлары  ачалар,  кояш чыгуга шунда ашыгалар, нидер уйлап табалар, өйрәнәләр, язалар, җыелышып шуларны тикшерәләр, фикер алышалар. Аннан инде тотыналар моны сынарга, зур заводлар, фабрикалар төзиләр, җитештерү башлана. Тик... гаҗәп эш! Берсе уйлап чыгарганны икенчесе ни рәвешледер кулга төшерә дә, тиз арада җитештерүгә дә тотына. Теге уйлап чыгаручы урау юллардан тиешле нәтиҗәгә килеп җиткәндә, монысының чиле-пешле булса да әйбере эшләнеп тә чыккан, бар җан иясен үзенә каратып та өлгергән. Моңа кадәр ничек бу әйберләрдән башка торганбыз икән дигән кебек, тотыналар берсен-берсе узып бу әйберләрне сатып алыр өчен “акча” дип аталган кадерле нәрсәләрен исраф итәргә... Мәхшәр куба... Ә бит күпмедер вакыт үткәч, тагын бер фәнни оешмамы, башка берәр акыллы башлысымы, күптән түгел генә шулкадәр шау-шу, кабалану тудырган әйбернең бу вакытта бөтенләй кирәк тә түгеллеген, аңардан башка да бик матур һәм җитеш итеп яшәп булганлыгын, кайсысы, хәтта ки, бу әйбернең бөтенләй үк зарарлы икәнен исбатларга алына... Һәм, ни гаҗәп, исбатлый да. Күзәтче килбер, ниһаять булды, котылдылар бу афәттән дип шатланырга өлгерми, теге яктагылар монысыннан да зарарлырак яңа нәрсә уйлап табалар. Тагын бер-берсен узып шуны җитештерергә тотыналар.

Әйе, күпне күрде 104 нче... Бу планетадагы җан ияләренең шул үзләре уйлап тапкан берсеннән-берсе дәһшәтлерәк кораллар белән бер-беренең җанын кыйганнарын да күрде. Ниндидер сәбәп яки бер үзгә сәләте (искиткеч акыл сәләте, яки әрсезлеге, комсызлыгы, үзен башкалардан өстен санавы һ.б.) аркасында алгарак чыкканнарының калган җан ияләренең гомерен чүп урынына да күрмичә, таптап, изеп сытканына да шаһит булды. Бу үзәк өзгеч күренешләр аның хәтер тактасына кызыл сигналлар булып теркәлә барды, шөбһәле сигналлар рәвешендә Мәңгелек Чиксезлекнең үзәгенә тапшырыла торды.

Әйткәндәй, күзәтче килбер үзе  җисми нәрсә түгел, бәлки Мәңгелек Чиксезлекнең төрле катламнарында  кадаклап куелгандай тора торган, чиксез тирән фикерле бер нур төене – энергия куертыгы гына. Хәтер тактасы дигәне дә җисми әйбер түгел.  Күзәтче килберлар  үзләренең хәтер тактасын  көзгесыман пластинка-монитор  итеп тоялар.  Ни генә булса да, бу аларның шулай тоемлавы  гына. Ә җисем, ягъни пластинка-монитор, галәмдә юк.

Күзәтә торгач  килбер үз күзәтүе астындагы  бу планетага тәмам ияләшеп бетте. Ә теге якта исә таң ата да кич була, салкыннар эсселек белән алмашына. Планетаның үзенә генә хас табигате анда яшәүчеләргә  рәхәт тормыш тудырган кебек, кыенлыкларына да дучар итеп тора. Бер өлешендә эшләр уңса, икенче өлешендә килберның кичерешләргә сизгер хәтер тактасын кызартырлык  кызганыч  хәлләр килеп чыга.  Я су баса, я ком бураны барлык үстерелгәнне юк итә. Яки мондый сәерлек тә күзәтелә: планетаның бер өлешендә җан ияләре чамасыз күп ашап, үз-үзенә чирләр алса, икенчесендә бер туйганчы ашарлык ризык таба алмаганнар ачлыктан интегә, гомерләре вакытсыз өзелә. Хәтер тактасы тагын кызара. Андый вакытларда,  килбер, барлык фикер көчен җыеп, авыр күренешләр күз алдында торган көенчә, ихтыяры белән өстәмә энергия түгеп, мониторын үз хәленә кайтарырга  тотына, чөнки кызарган  вакытта  күзәтү сыйфаты начарлана.

Билгеле инде, кызыл төс чак кына аң чаткысы булган теләсә кайсы җан иясенә дә, Мәңгелек Чиксезлекнең чиксез тирән акыл савытыннан авыз итеп, 104 нче номерлы килбер кебек камиллеккә ирешкән фикер әһеленә дә бердәй ачык аңлаешлы билге. Моны хәтта яңа гына яралган килберлар да аңлыйлар: кызыл төс ул – һәлакәт-катастрофа төсе, юкка чыгуга илтә торган шомлы билге. Килбер яшәгән Чиксезлектә дә һәлакәтләр булган  һәм әледән әле  булып та тора. Аерма шунда,  кайбер планеталарда  барысына да кулай, һәлакәткә илтми торган үсеш-үзгәреш юлларын  уйлап тапканнар. Андый планеталарның күзәтче килберларының хәтер такталарына   кызарырга  сәбәпләр дә юк. Теркә әйдә берсеннән берсе матур алга китешләрне...  Менә шушы дөрес чишелешне 104 нче үз күзәтүе астында булган планетадагы җан ияләренә дә өйрәтергә, барсы өчен дә файдалы  булачак  алымнарны, сыналган ысулларны аларга да тапшырырга тели.

Кайвакыт 104 нче үзе күзәткән планетадагы җан ияләренең үзенә таба кулларын сузып ялваруларын күрә, иреннәрен бертуктаусыз кыймылдатып нидер сөйләүләрен дә ишетә кебек, күзләреннән аккан төссез сыеклыкның да юктан гына түгел икәнлегенә төшенә кебек, тик берничек тә ярдәм итә алмый. Аның роле дә, билгеләнеше дә икенче шул.

Әлбәттә, ул күзәткән планетадагы җан ияләре дә тырышмый түгел, тырышалар,— гел генә кулларын Мәңгелек Чиксезлеккә сузып, ялварулы күзләрен белән килберны көйдермиләр. Шул тырышлыклары нәтиҗәсендә соңгы вакытларда планета өстендә моңа кадәр канат җилпеп очкан җанлы кошлар янына җансыз тимер кошлар да килеп кушыла башлады. Килберның пластинкасы, бу канатландыргыч алга китештән  аллы-гөлле нурлар белән балкыды... Әмма бу эшләр бик җиңел генә дәвам итә алмады. Чөнки, яшәгән планеталары бик зур булмаса да, (ә килбер урнашкан Мәңгелек Чиксезлектә андый гына зурлыклармы соң!) үзенә тартып тору  көче бик зур булуы ачыкланды. Күп көрәштеләр тарту көчен җиңеп галәмгә чыгу өчен... Күп көрәштеләр, күп укыдылар, өйрәнделәр һәм ниһаять җиңделәр дә! Галәмне яулау аларның  иң зур җиңүләре булды. Хәзер инде планетаның орбитасында әллә күпме ясалма иярченнәр  әйләнеп йөри, җан ияләре шушы аппаратларда галәмгә менә, чиксез галәмне өйрәнә. Планетаны яктыртучы, аңа җылылык биреп, тереклеген тәэмин итүче йолдыз системасын да ныклап өйрәнергә керештеләр әле соңгы вакытларда. Бу системадагы үзләренә якынрак урнашкан кечерәк яки зуррак планеталарга да аппаратлар очты. Бу ясалма аппаратлар планетадагы кешеләрнең тормышын җиңеләйтүгә дә чиксез ярдәм итә. Шул ук вакытта  үз планеталары нинди дә булса чиктән тыш авыр һәлакәткә тарыса, башка планеталарда да яшәп булу мөмкинлеген барлау да булып тора әле бу эзләнүләр... 

Әмма килбер күрә, бу планетадагы  җан ияләренә бердәмлек җитми. Алар әле тегендә, әле монда җыелышып карыйлар, фикерләр алышалар, ә файдасы әлегә бик аз. Дөресен әйтергә кирәк, берничә урында ару гына эш башкарып аттылар соңгы йөзьеллыкта. Әмма аларны фикеренә китерергә дә курка 104 нче. Югыйсә, хәтер тактасы  бөтенләй эштән чыгачак... Килбер торган катламны көчле итеп тетрәндергән бу афәтләр соңгы йөзьеллыкта  рәттән ике тапкыр булды. Икесе дә мәңгелеккә җитәрлек зыян салды: яшәгән урыннарын агулады, торакларын җимерде, үзләрен юк итте, якын–тирәдә яшәгән миллионнарның канын бозды. Әйе, күзаткән планетасындагы бу коточкыч шартлаулар әле дә килберның мониторында күренеп кала кайчагында. Мондый шартлауларга ул  ияләшеп тә килә инде, тик теге вакыттагы кебек җан ияләре генә эреп-янып юкка чыкмасын иде. Килбер бар фикер көче белән планетадагы җан ияләрен алдагы афәтләрдән, фаҗигалардан сакларга итә дә бит, юк, менә шушы катлам тора арада, һич үтә алмый шуны...

Килбер үзе Мәңгелек Акылның бер өлеше буларак, бер мизгел дә фикерсез тора алмый. 104 нче фикеренчә, бу планетадагы җан ияләрендә булган аң да, җан да Мәңгелек Чиксезлеккә бик якын төшенчәләр. Моның сәбәбе бик гади: кайбер вакытларда 104 нче урнашкан катламны ниләрдер тибрәндерә, төрледән-төрле ымнар, ишарәләр, фикерләр дә килеп бәрелгәләп ала. Аңлый күзәтче, бу аның карамагындагыларның Мәңгелек Чиксезлек аңына якынлашып килүче кайбер фикерләредер. Килбер бу тирбәнешләрнең, ым-ишарәләрнең барысын да хәтер тактасына теркәп бара, һәм вакыт-вакыт Мәңгелек Чиксезлекнең үзәгенә юллый. 104 нче үзен шушы гүзәл планетаны күзәтүдән аермасыннар иде дигән фикерне бик еш кичерә. Бик үз итте ул шушы миллиардлаган җан иясен үзенең күкрәгендә яшәткән җылы, юмарт планетаны. Ышана ул бу планетадагы җан ияләренең дә Мәңгелек Чиксезлек акылы дәрәҗәсенә ирешәчәкләренә. Һәм шуны  хәтер тактасына үзе теркәп куясы килә. Күзәткән планетасы үзенә яктылык һәм тереклек бирүче йолдызы тирәсендә бер әйләнеш ясаган саен, алай гына түгел, бу гүзәл планета үз күчәрендә бер әйләнеш ясаган саен, аңа иминлек тели, андагы җан ияләренең аңнарына яманлыклар, явызлыклар кермәсен иде дигән фикерен бертуктаусыз ике арадагы катламга юнәлтә.