user_mobilelogo

(повесть)

Кереш сүз

Бар иде шундый заманнар, бу заводта эш беркайчан да туктап торганы юк иде... Ул вакытта меңәрләгән эшчеләр көне-төне ал-ял белмичә заводта хезмәт салдылар иде. Бу эшчеләрнең, аларны җитәкләгән фән эшлеклеләренең акыл көче белән заводта кеше акылы җитмәслек кебек тоелган эшләрне башкарырдай катлаулы машиналар, кешеләрнең тормышын җиңеләйүче исәпсез-сансыз автоматик корылмалар эшләп чыгарылды. Бервакыт шундый заман килеп җитте, кеше үзенең акыл көче белән үзен алмаштырырлык нәрсәләр дә ясап чыгарырга омтыла башлады. Шулай итеп завод роботлар ясауга тотынды.

Бер заман бу роботларны камилләштерүнең иң соңгы чигендә кеше үзен тулысынча алмаштыра алырдай робот ясауга иреште... Тик үзеннән аермалы буларак роботта “ хис” дигән төшенчәне барлыкка китерүгә барыбер ирешә алмады. Роботлар йөрделәр дә, сөйләштеләр дә, бик катлаулы, авыр эшләрне дә башкардылар, җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр, роман-хикәяләр дә яздылар... Ләкин кешеләр бу җансыз-хиссез нәрсәләрдән тиз туйдылар... һәм заводны ташлап киттеләр. Завод ябылганнан соң аның тирәсендә төзелгән шәһәр дә бушап калды.

Бу бер генә шундый заводны сүрәтләдек әле без, ә андый кирәге калмаган завод-фабрикалар дөнья тулы иде. Аларның төрле корылмалары еллар үтү белән тәмам искереп бетеп, анда калган төрле матдәләр куллану вакыты үтеп агуга әверелделәр. Җир-су агуланды. Яшәү өчен яраклы чиста урыннар азая башлау белән  башка планеталарны үзләштерү башланды. Космик сәяхәткә киткән кешеләр бик озак еллар, ә кайчакта гомерләре буе тырышып-тырышып җир планетасына охшаш шартлары булган планеталарны эзләп йөрделәр. Күп вакытлар үтте, күп сулар акты. Тик калын таш дивар артында томаланып калган завод буш түгел иде. Анда хиссез, аяусыз, ләкин бик оста роботлар  калган . Вакыт үтү белән алар үзләренең ни өчен ясалганын искә төшереп, яңадан күнеккән эшләренә керештеләр. Ә алар, ни кушылса шуны төгәл башкарырга көйләнгән. Берзаман арада иң акыллы дип саналганы башкаларны эшкә кушуга иреште... Һәм завод яңадан эшкә кереште. Эш өчен генә яратылган роботлар нәрсә кушсаң шуны карусыз үтиләр, бу файдалымы, зарарлымы икәнен уйлап тормыйча эшли бирәләр. Тәүге эшләре - бер зур армия төзеп кую булды. Үзләренең элекке җитәкчеләре - кешеләрдән күрмәкче шулай кыландылар инде болар. Шуннан китте инде... Бераздан армия өчен очкычлар, төрле машиналар төзеп өлгерттеләр. Дөресен генә әйткәндә, бу роботлар армиясенә корал да бик кирәк нәрсә түгел иде. Чөнки алар үзләре үк дәһшәтле корал: кул урынына кайсы вакытта нәрсә кирәк шул килеп чыгарлык итеп төрле җайланмалар урнаштырылды, гәүдә дә кайчан ничек кирәк шулай файдалана алырлык итеп үзгәртелде. Тик боларны хәрәкәтләндерер өчен энергия чыганагы табу гына авыр булды. Шулай да әмәлен таптылар: бу хиссез затлар тимер-томыр белән тукланачак булдылар. Бу көчле роботлар завод корпусларының бер өлешеннән металл әйберләрне ашап энергия җыйды. Гаять көчле армия тиз арада заводның тирә-ягын бик биек таш дивар белән әйләндереп тә куйды. Шундый ук диварны эчке яктан да өеп мендерделәр. Читтән караган кеше монда ниндидер завод барлыгын башына да китермәс иде. Өстән караган очракта да бер кеше дә бу ике яклап та шома дивар эчендә коточкыч корал эшләп чыгаручы завод бардыр дип башына да китерә алмас иде. Диварны төзеп бетергәч тә заводның тирә-ягындагы шәһәрнең ташын-ташка, кирпечен-кирпечкә ботарлап бар металл әйберләрне дә ашап бетергән армиянең туймас солдатларын кая да булса читкә юнәлтергә кирәк булып чыкты. Югыйсә бу кызгану белмәс кавем үзеңне ашап куярга да күп сорамас, дигән фикер белән җитәкчелек беренче төркем роботны заводтан чыгарып җибәрде. Аларга юнәлешне күрсәтер өчен җитәкчелектән берничәсе очкычта һавага күтәрелде. Икенче төркем роботларны завод тирәсендәге иске хәрәбәләрне чистартырга калдырды җитәкчелек. Аннан, берәр көтелмәгән хәл була калса үзләрен сакларга, якларга да көч кирәк булачак бит әле.

Вакытлар үтү белән заводтагы төрле реагентлар салынган резервуарлар искереп, тишелде. Аннан калын завод дивары буена агулы сыекча агып чыкты. Ул үз чиратында таудан агып төшеп якындагы елга суын агулады. Роботларның моңа исе дә китмәде, киресенчә, шатландылар гына. Агулы химикатлар салынган, әле төзек калган савытларны да тишеп сыеклыгын агыздылар, металлын “ашап” куйдылар.

1 нче бүлек. Әүлия чишмәсе

Ак Тулпарга ни булган?

Беренче булып Ак Тулпар егылды... Күзләрен күккә төбәде дә, тынып ук калды. Бернинди тартышу, үлем белән тарткалашу галәмәте  сизелмәде. Төркем җитәкчесе Марат абый иң башта тулпарның күкрәгенә башын куеп тыңлап торды. Аннан, атның колакларыннан  башлап  койрыгына кадәр кулы белән сыпырып чыккач, авыр сулап әйтеп куйды: “Ак Тулпар үлгән, малайлар”. Бар да аптырап калды: ничек инде ул бер сәбәпсез, менә дигән килгән җирдән...  Ышанмаганнары, Рафаил белән Тимур, Ак Тулпарны үзләре барып тотып-сыйпадылар... Малкай таш булып каткан иде. Бу хикмәтле күренешне аңлатырга берсе бер сүз таба алмыйча өчәүләп катып калдылар. Тулпарның бер сәбәпсез егылып үлүе, алай гына түгел, таш сын кебек катып калуы башка сыя торган хәл түгел иде.

Тулпарда хәрәкәт әсәре сизелмәсә дә тирә-як табигатьтә бу арада хәтсез генә үзгәрешләр булып алды. Моны малайларның күзе күрмәсә дә, ниндидер бер эчке тоемлау белән бу үзгәрешләрнең барлыгын исләргә мәҗбүр булдылар. Көн караңгыланып китте, күк йөзендә юктан гына авыр кара-көрән төстәге болытлар күбәйде, алар берсе өстенә берсе өелеп зур таулар хасил иттеләр. Болытлар, гүя авыраеп, җиргә таба төшә башлады. Җитәкче, ничек тә төркемне бер урынга җыеп өлгерер өчен, килгән юлга борылып карады. Үзәннән тыныч кына атлап килүче ике малай, Илдус һәм Айдар, Кара Тулпарны җитәкләгән Мөнир күренде.

         Һәй! Тизрәк булыгыз! - Марат тегеләрне ашыктырып, кулы белән болытка күрсәтте, куркыныч килгәндә бергә булыйк, янәсе. Артта калганнар ашыга-ашыга үзән буйлап йөгерергә кереште. Ә беренче төркем, таш сын булып катып калган ат гәүдәсен тау башында калдырып, аларга каршы китте. Ни гаҗәп, болытлар да ашыга-ашыга алар артыннан юнәлде. Малайлар биштәрләрен таудан тәгәрәтеп кенә төшереп җибәрделәр, үзләре дә алар артыннан тәгәрәде. Җитәкче дә алардан калышмады - малайларның карары аңа иң дөресе булып тоелды. Үзәннән килүче төркемдәгеләр үзләренә каршы тәгәрәүче биштәрләрне тотып алдылар, иптәшләренә дә торып басарга ярдәм иттеләр. Тау башыннан тәгәрәп төшкән төркем, күккә шомланып карый-карый,  өсләрен каккалады. Кара Тулпарны җитәкләп килүче Мөнир арттарак калган иде, бар да аның янына ашыкты. Бер зур таш янына туктап хәл алдылар. Арттагыларның күзендә сүзсез сорау: ни эшләп безне өскә чакырдыгыз, ә үзегез аска төштегез? Марат абый җавап биреп тормады, кулы белән генә әйдәп барысын да үзәнгә төшәргә ымлады.
Бергәләп  аска  йөгерделәр. Илдус белән Айдар, арттарак калып, Тимур һәм Рафаилга бәйләнде:
— Нәрсә булды соң анда?
Рафаил өскә ымлап:
— Анда куркыныч!- дип кенә әйтә алды.
— Нәрсә куркыныч?
Илдусның соравына Тимур кыска гына җаваплады:
— Анда Ак Тулпар ташка әйләнде!
— Ничек? Үлдемени?
— Юк... Әйе... Үлде дә... Ташка әйләнде.

Шомлы билгесезлек

Үз гомерләрендә мондый гаҗәп хәлне күргәннәре дә ишеткәннәре дә булмаган малайлар җитәкчеләре артыннан йөгерде. Болыт та алар артыннан, бар үзәнне каплап алырга җыенгандай, ашыга-ашыга аска шуышты. Малайларның йөрәген шом биләп алды. Хәзер Кара Тулпар белән Мөнир абыйлары — алдан, аннан — Марат абый. Марат абый артыннан эзгә эз диярлек басып Тимур элдертә, артыннан аның ике адымын бер атлап Рафаил бара. Иң артта эре-эре адымнар белән Айдар һәм Илдус бара.

Марат абыйның өйрәтүе буенча төркем гел шулай йөри. Күп вакытта төркем башында Марат абый үзе бара, бик җаваплы очракларда гына Мөнирне Ак һәм Кара Тулпарлар белән алга чыгара иде. Ак Тулпар һәм Кара Тулпар кебек Мөнир дә— табигать баласы, Марат абый укып белгәннәрне, ул, гаҗәп тоелса да, үзлегеннән белә. Бәлки укыгандыр да, тик аның каян килгәнен, кайда укыганын, иксез-чиксез белемнәрен каян алганын белгән кеше юк. Аның яше ничәдер, анысын да белсә үзе генә беләдер. Марат абый да, малайлар да аңа дусларча Мөнир дип кенә эндәшсә дә, белеп тора: ул алардан күпкә өлкән, күпкә тәҗрибәле. Хәзер дә менә Ак Тулпар булмагач, алдан Мөнир белән Кара Тулпар гына бара. Кара Тулпар, Ак иптәшен көткәндәй әледән-әле артына карый, шомлана, тынычсызлана. Шулай да, үзенең төркем өчен хәзер икеләтә җаваплы икәнен аңлагандай, барлык йөкне үзе генә күтәрсә дә, элеккегедәй җиңел итеп атлап баруын дәвам итә. Аяк астындагы бер генә ташка да абынмый, тигез генә очкан кебек кенә бара ул. Ә бәлки очадыр да әле, ни дисәң дә тулпар бит.
Менә инде ул да юырта башлады, ә төркем бөтен көченә йөгерүгә күчте. Бер кыяны узуга аның артында тау куышының киң авызы күренеп, шунда чумдылар.

Караңгыда бераз баргач, күз ияләшә төште. Фонарьләр кабызылды. Мәгарә бик биек. Үзәнне инде болыт каплады бугай, артта яктылык күренмәс булды.Бар да алга омтылды. Озак кына йөгергәч, яктылык күренде. Юлчылар якты елга ярына килеп чыктылар. Сулышлары кабып җиргә егылган малайларга һәм авыр тын алган Марат абыйга карап та тормыйча Мөнир Кара Тулпарның өстеннән йөкләрне алды, үзен үләнлеккә куды. Кара Тулпар елга ярына сусыл үләнгә төшеп китте. Малайлар да аның артыннан берәм-берәм суга таба юнәлделәр.

Тимурга ни булды?

Елгага җитәр-җитмәс өс киемнәрен салып атып, су коенырга керештеләр. Рафаил елганың тирән урынына ук йөзеп китте. Илдус белән Айдар да хәтсез еракка йөзеп керделәр инде. Йөзә белмәгән Тимур гына яр буенда сайлыкта пычтырдый. Күпме үтенде Рафаилдан, йөзәргә өйрәт әле дип, һаман җитешә алганы юк анысының, ярар, өйрәтермен әле берәр вакыт, ди дә куя. Кайчан буладыр инде ул берәр вакыт дигәне. Тимур үзе дә аны көтеп кенә утырмый, җай чыккан саен, су коенган бер җирдә йөзәргә өйрәнергә тырыша. Менә әле дә, суга кермичә йөзәргә өйрәнеп булмый дигәнне исенә төшереп, тирәнгәрәк керде. Менә су аның авызына җитте, авызын йомып өлгергәнче бер-ике йотымны эләктерде дә бугай, йөзәргә тырышып ярга таба куллары белән ишә башлады. Башка вакыт елгага үзе биеклек тирәнлеккә кергәч, суның  үзеннән-үзе гәүдәсен күтәргәнен тоя иде малай, бүген ни эшләптер хәл сәеррәк. Аның аяклары бер дә өскә күтәрелеп суны чәпелдәтергә ашыкмады, киресенчә, бар сыны авыраеп төпкә тарткан кебек тоелды. Ул шомланып ярга ашыкты. Үзенә каршы килгән Мөнирне күреп калды, аннан кинәт башы әйләнгәндәй булды, һәм ул җансыз булып Мөнирнең кулларына ауды. Дустының хәлен йөзүчеләрдән беренче булып Рафаил күреп калды. Ерак булса да, Илдус белән Айдарны артта калдырып, дусты янына ашыкты ул. Тимур инде сулышсыз, күзләре дусын күрми, каядыр күккә төбәлгән. Рафаил шомланып Мөниргә карады. Бер яктан Марат абый, икенче яктан судан чыккан Илдус белән Айдар Мөнир кулындагы Тимурның хәрәкәтсез гәүдәсенә текәлделәр. Менә Мөнир кискен хәрәкәт белән Тимурның хәрәкәтсез гәүдәсен Рафаилның кулларына салды да  ике-өч сикерүдә, елгага су эчәргә иелгән Кара Тулпарның ялыннан эләктереп, ярдан өскә сөйри башлады. Шулвакыт Кара Тулпар белән гаҗәеп хәл булды. Елгадан күтәрелеп бер-ике адым атлауга, ул хәлсезләнеп, алгы  аяклары белән җиргә тезләнде. Берничә мизгел шулай торды да гөрселдәп җиргә ауды. Шул ук мизгелдә гәүдәсе тораташ кебек катып та калды.  Моны Марат абый белән Рафаил шунда ук аңлады. Ә Айдар белән Илдус үз күзләренә үзләре  ышанмыйча Кара Тулпарның гәүдәсен кабат-кабат сыпырып, сыйпап карадылар. Кара Тулпарның чыннан да таш булып катуына тәмам ышангач кына Рафаил янына чигенделәр. Бу вакыт арасында  Рафаилның кулларында яткан Тимурның гәүдәсе дә таш булып каткан иде. Дусының гәүдәсенә Рафаилның эре-эре күз яшьләре тып-тып тамганын күреп, бәхетсезлекләрнең иң зурысы монда икәнен аңладылар. Тимурның гәүдәсен сыпырып карамыйча да таш булып катканын аңласалар да, тыела алмадылар, баштанаяк сыйпап, сыпырып, тотып карадылар. Аларның да күзләреннән яшь тамчылары агып битләрендә юеш эз калдырды. Бар да тавышсыз елады бу вакытта. Тимурны, Ак Тулпарны, Кара Тулпарны кызганудан хәтта ни күргән Мөнирнең дә күзләре яшь белән тулды.

Ак таш... Кара таш...

Сүзсез генә әйберләрне барладылар. Күп әйберләрне ташлап калдырырга туры киләчәк иде. Шулай иттеләр дә. Марат абый үзенең биштәренә Рафаилның иң кирәкле әйберләрен генә күчерде дә, биштәрен беренче булып аркасына асты. Мөнир дә биштәрен хәтсез җиңеләйтте. Айдар һәм Илдусның биштәренә Тимурның барлык әйберләрен дә күчерделәр. Ләкин аның бер генә, хәтта иң кирәкмәгән дип тоелган уенчык коралларын да ташламадылар.

Ак Тулпар — тауның теге ягында ак таш, Кара Тулпар бу ягында кара таш булып катып калды. Рафаил, дусты Тимурның таш сынын күтәреп, Марат абый һәм аның артыннан төшкән Мөнир артыннан атлады. Гадәттәгечә, төркемнең иң соңгы кешесе булып, Илдус иң арттан төште. Бер-ике минут берни сөйләшмичә генә аяк асларына карап бардылар да, дәррәү борылып, күңелләрен тетрәткән аңлаешсыз серле фаҗига урынына, Кара Тулпарның яр буендагы өнсез таш сынына карадылар. Һәм биредә озак калырга ярамаганлыгын күңелләре белән сизгән хәлдә, алга ашыктылар. Иң мөһиме — бу шомлы урыннан тизрәк китәргә кирәк иде. Соңыннан барысын да уйлап, тикшереп, ачыкларга кирәк булачагын бар да төшенде хәзер. Күпне күргән Мөнир дә бер сүз дә әйтә алмады бит бу урында. Әнә ул иреннәрен нык кыскан көенчә бара: башында бер генә уй — ни булды бу? Су агулымы, агулы булса, кем аны агулаган, ни өчен агулаган, ни белән агулаган? Ничек ул  бу фаҗиганы алдан сиземләп тә өлгермәде соң? Тоемлау буенча иң көчле укытучы, интуициясе буенча барысын да уздырган Мөнир дә сизмәгәч, бу вакыйга чыннан да бик серле, бик кинәт кенә килеп чыккан үзгәрешләр тарафыннан тудырылган икәнен һәм моның аешына төшенер өчен бик күп көч, вакыт кирәгәчәк икәнен бар да төшенде. Бу елгага су каян килә, елга кая коя — сораулар иксез-чиксез. Мөнирнең биштәрендә -  елга суы  тутырылган шешә. Суны анализларга кирәк булачак. Тимурның ялгыш елга суы йотканлыктан, ә Кара Тулпарның суны хәтсез үк эчеп өлгергәнлектән шушы гайре табигый хәлгә тарыганы ачык иде...

Елганы кем агулаган?

Марат абыйларында да шул ук уй: елга никадәр агуланган, нихәтле зарар китерәчәк тирә-якка, елга кая коя?

Ә Рафаил хәзер берни дә уйламыйча бара, аның күңелендә дустын шулай мәкерле алдаган табигатькә чиксез үпкә. Мөнир дә, башкалар да күтәрешеп барыйк дип Тимурның гәүдәсен берничә тапкыр сорасалар да ул аларга әрнү тулы күзләрен тутырып карый да башын гына чайкый: “Юк, үзем күтәрәм, авыр түгел миңа аның сыны, минем кайгым гына авыр, аны гына күтәрешегез”, дия иде бу күзләр. Иптәшләре аның күзләренә карап торалар да, кыстауның файдасызлыгын күреп, кире үз урыннарына барып юлны дәвам итәләр. Айдар белән Илдус та бер сүзсез баралар. Нинди сүзчән ике дусның бу кадәр сөйләшми торулары беренче тапкыр бугай. Югыйсә алардан сез йоклаганда да бер-берегез белән сөйләшеп йоклыйсызмы ул, дип сораган иптәшләре дә бар. Илдусның башында бер уй: бу куркынычның зурлыгы ни хәтле, җиңәрлекме? Әллә соң барлык тереклек Җирне ташлап китәргә мәҗбүр булырмы?
Болай да Җир планетасы халкының күбесе чит планеталарда яши һәм эшли. Малайларның ата-аналары да җирдән читтәге планетаны өйрәнү өстендә эшли. Үзләре чит планеталарга эшкә киткәндә, үсмер балаларын шушы таулар арасындагы  лагерьга урнаштырды. Лагерьда укытучылар, география, экология буенча белгечләр үсмерләрне төрле экспедицияләргә йөртәләр, шул рәвешле балалар да ата-аналары кебек эзләнү эшен өйрәнеп үсә.

Җир йөзендә инде бар яклап та чиста калган мондый урыннар азайды. Кешелек үзен-үзе агулап котылгысыз рәвештә  экологик һәлакәткә якыная. Шуңа күрә хәзер олысы кечесе табигать байлыкларын саклап калу турында баш вата. Әгәр җирдәге тормыш шушы рәвештә дәвам итсә, берничә елдан чит планеталарга күчеп китүдән башка чара калмаячак Җир кешеләренә.

Җиргә куркыныч яный, ул куркыныч каян килә, кемнән, нәрсәдән? Эчәр су агулану һәм әлегедәй сәер рәвештә агулануны әле беркемнең дә ишеткәне юктыр. Әкиятләрдә генә ул күз карашы белән кешеләрне ташка әйләндерә торган затлар турында языла. Ә монда — эчәр судан шундый көтелмәгән зәхмәтле хикмәт  чыксын әле!  Аптырамас җиреңнән аптырарсың. Менә шундый уйлар бөялде төркемдәгеләр башына. Бу күренешне тагын берәрсе белә микән, яки кешеләр һәм җәнлек-кошлар моңардан бихәбәр булып, бар да ташка әверелергә дучар ителгәнме? Тиз генә лагерьга кайтып бу сорауларга җавапны бергәләп эзләргә кирәк булачагын аңлап, барысы да мөмкин кадәре тиз хәрәкәт иттеләр.

Тавышлы су

Төркем лагерьга кайтып кергәндә бар да йокыга талган иде, капка төбендәге каравылчы да йокылы күзләрен ачар-ачмас кына аларны капка аша уздырып җибәрде. Төркемнәре белән Марат абый бүлмәсендә тиз генә капкалап алдылар да ишек-тәрәзәләрне каплап эшкә утырдылар. Картаны кабыздылар: монда бөтен нәрсә хәрәкәттә. Менә фаҗига булган елга буе. Елга биек таулардан агып төшкән сулардан башлана. Ул сәяхәтчеләр барган үзән буенча берничә чакрымнар агып бара да бик матур түгәрәк кенә күлгә коя. Яңгырлар күп явып,  күлнең  ярларыннан ташып түбәнгә агып китү ихтималы зур. Менә шул чакта булачак инде хәтәр хәлләр! Бу фаҗиганы булдырмас өчен тиз арада бәлагә каршы кискен чаралар күрергә кирәк булачак.

Суның нәрсә белән агуланганын тикшерер өчен Айдар аны бер колбага салды да аптырашта калды. Колба “танымыйм” дигән язу чыгарды. Димәк мондый состав аңа бөтенләй таныш түгел. Айдар өстәл янына башкаларны да чакырып,  колбадагы язуны күрсәтте. Мөнир үзенең  шкафыннан иң мөһим чакта гына кулланыла торган колбасын алып килде. Суны аңа да салып карадылар. Мөнирнең колбасы да “танымыйм” дигән сүздән башканы язмады. Шулай да тагын берничә сүз өстәде: “Җир өстендә андый матдә белмим.” Бар да уйга калдылар. Күпме уйласалар да шунысы шиксез: су кешенең яки җәнлекнең авызына кермәсә, ягъни ашказанына эләкмәсә, аның зыянлы үзлеге сизелми. Тәмен белергә теләсәләр дә берсе дә суны кабып карарга җөрьәт итмәде. Мөнир генә бармагын суга манып  ялап карады: сумы -  су. Бернинди тәме дә юк. Азрак вакыт үткәч бар да суны иснәп тә, тәмләп тә карадылар. Су барысына да гадәттәгечә тоелды.

Тыңлап кына карамадылар суны, тыңласалар ни булыр иде икән. Менә, Илдусның башы эшләде бугай, ул сагаеп, колбадагы суны сай савытка агызды да колагын куеп тыңлый башлады.
—Бу шомлы, шикле тавышны йөзгәндә үк ишеткән идем, тик судандыр дип уйламаган идем. Арыганлыктан, күп йөгергәнлектән колагыма ишетеләдер дип уйлаган идем, юк чыннан да су тавышлы икән,- диде ул.
Бар да суга ятып диярлек тавышын тыңладылар. Бик нечкә генә итеп сызгырганмы, чинаганмы тавыш килә иде судан. Болай гына аны ишетеп булмый, ә менә колагыңны суга чумдырсаң бу тавыш аермачык ишетелә. Бу тавыштан җан ката, тешләр-тешкә бәрелеп шакылдый башлый. Барысы да котлары алынып читкә сикерделәр.

Кирегә кино

Вакыйгаларны бер-бер артлы күз алдыннан үткәрделәр. Алар төркеме нәкъ менә шушы елга суының үзлекләрен өйрәнергә дип, ике көнлек юлга чыккан иде. Беренче көннең иртәсендә үк юлга чыккан төркем төшкелеккә елга үзәненә төшеп җитте, шунда ял итеп алырга уйлады. Атларның өстеннән йөкләрне бушатып болынга кудылар, үзләре дә тамак ялгап алды. Төркем җитәкчесе азрак ятып хәл алырга кушты. Малайлар рөхсәт алып су коенырга китте. Елганың бер тирәнрәк урынында су коенып чыктылар. Су салкын иде әле. Малайлар аңлап тора: елга таудан агып төшкән кар суы белән туенганлыктан,  аның өске агымы тирән дә, җылы да була алмый. Шулай да яшь тәннәренә салкын су көч, хәл өстәде. Атлар да килеп туйганчы су эчте, аннан кәефләнеп, пошкырына-пошкырына яшел үләнгә ябышты.Төркем, елга буйлап барып аның ярларын, күлгә койган урынын өйрәнергә тиеш иде. Махсус шешәгә анализга дип бераз су алдылар да юлларын дәвам иттеләр. Төнгелеккә кунарга Мөнир белгән бер тау куышына барып җитеп өлгерергә кирәк иде. Бу төнне анда үткәрделәр. Иртән тагын елга үзәненә төшеп, юлларын дәвам иттеләр. Тирәлекнең рельефын төгәлләп картага үзгәрешләр кертә-кертә алга атладылар. Төшкелеккә елга ярындагы бер матур тугайга туктадылар. Бар да арыган иде. Берсе дә су коенырга теләмәде. Тамак ялгагач та ары китәргә сөйләштеләр. Алдагы тауны артылгач, елганың бер тирәнрәк һәм киңрәк урынында су коенырга сөйләштеләр. Төштән соңга су җылына да җылына инде ул. Атларны чакырдылар. Кара Тулпар якында гына утлый иде, Ак Тулпарны бераз көттеләр, ул елга ярыннан күтәрелде. Марат абый Ак Тулпарның сыртына биштәрләрне салды да җитәкләп алдан китте. Рафаил белән Тимур аңа иярде. Табынны җыйган Илдус белән Айдарны Мөнир Кара Тулпар белән көтеп торды. Алдагылар тауга менә башладылар. Менә шул вакытта егылды да инде Ак Тулпар.

Рафаилның хәсрәте

Вакыйгалар тасмасын кире әйләндерү үз нәтиҗәсен бирде: димәк су төнлә агуланган,  Ак Тулпар агулы су эчкән. Бу нәтиҗәне барысы  да бер үк вакытта ясады да башларын күтәреп бер-берсенә карады. Арада Рафаилның юклыгын да шунда гына күрделәр. Ә ул бу вакытта Тимур бүлмәсендә, яшь тулы күзләрен дусына төбәгән дә сүзсез генә чиксез кайгыга батып утыра иде. Тимурны ул башта караваты янына бастырып куярга да уйлаган иде, аннан,  я төнлә егылып китәр дип,  урыныннан кузгатмаска  булды. Ятагына салып өстенә дөя йоныннан сырылган юрганын япкач та китә алмады дусты яныннан. Күп елаудан кызарып чыккан  күзләрен дустына төбәде. Күз карашы белән җылытырга, таш кебек җансыз гәүдәсенә җан өрергә теләгәндәй керфеген дә какмыйча карап торды. Юрган астына кулын тыгып Тимурның аягын тотып карады: юк инде, күпме генә карап утырмасын, күпме генә күз нурларын түкмәсен, аяклар таш булып каткан көенчә... Рафаилның күзләреннән тагы кайнар яшьләре бәреп чыкты, хәрәкәтсез йөзе буйлап иреннәренә тозлы яшь агып төште. Малай үксеп куйды. Бу нинди көтелмәгән бәхетсезлек? Бу нинди күрелмәгән бәла? Хәзер Тимур мәңгегә шулай таш булып каламы инде? Бу уеннан куркып Рафаил кинәт сикереп торды, йодрыклар үзеннән-үзе йомарланды. Юк! Юк! Тимур һичшиксез элеке хәленә кайтачак, элеккечә эчкерсез, ярдәмчел дус, сердәш булып калачак. Рафаил җанын ярып бирсә бирер, әмма Тимурны бу зәхмәттән коткарыр... Ә Тимур соң Рафаил өчен шулай ук кайгырмас идемени, аның өчен мөмкин булганын да, булмаганын да эшләмәс идемени?! Эшләр иде! Шулай булгач...

Рафаилга  тизрәк нинди дә булса чара күрергә кирәк, иптәшенә ни белән булса да ярдәм итәргә тырышырга кирәк. Теге ике аерылмас Илдус белән Айдар кая булды соң әле — менә алар бу эштә иң беренче ярдәмче була алалар. Икесе дә күп белә, лагерьда да инде ничәнче җәйләрен үткәрәләр, яшьләре дә зур, тәҗрибәләре дә күп. Марат абый белән Мөнирнең дә Тимурны бу хәлдә калдырмас өчен барын да эшләячәкләрен  Рафаил  аңлап тора әлбәттә. Ләкин кайгы үзенекен итте, аның күзләрен тагын яшь каплады. Ул дусты өстенә капланып үксеп елап җибәрде. Лабораториядән чыккан төркем аны шул хәлдә килеп тапты. Айдар Рафаилны иңнәреннән тотып, Тимурның ятагыннан аерды. Чиксез кайгылы күзләренә карап хәсрәтен үзенә алырга теләгәндәй өзелеп карады. Рафаил үксүдән туктады.

Котылу юлы кайда?

— Иртәгә иртән үк юлга чыгабыз, йөргән юлыбызны яңадан үтеп, суның нилектән агуланганын тикшерәчәкбез, - диде Марат абый. - Ләкин вакытны янга калдыру максатында юлның бер тәүлеклеген очкычта үтәргә туры килер, өске агымга төшәрбез дә шуннан тикшерә башларбыз. Яңгырлар мизгеле башланганчы, тикшереп өлгерергә кирәк, юкса, яңгырлар явып күл ташый калса, күпме җирләр агуланачак, мал- туар, җәнлек кырылачак, ягъни, ташка әйләнәчәк. Елга бит күпме җирне сугарып, күпме җәнлекне су белән тәэмин итеп торгандыр. Менә хәзер аларның барына да куркыныч яный!

Лагерьдагы башка ял итүчеләрне дә бу эшкә җәлеп итмичә булмый. Көн яктырганчы барлык эшләрне планлаштырырга дип Марат абый белән Мөнир тагын аз гына утырасыларын белдерделәр. Ә малайларга хәзер үк ятып йокларга, иртәгәге эшләр өчен көч җыярга кушылды. Арыганнар иде, шуңа күрә Тимурны бик кызгансалар да, башкача ярдәм итеп булмаячагын аңлаган хәлдә ятакларына юнәлделәр. Яшьлек, көн буе аягөсте булу, чиксез тирән тетрәнү үзенекен итте — яту белән тирән йокыга чумдылар.

Иртәгәсен лагерь гадәттәгедән иртәрәк уянды. Марат абый белән Мөнир планы буенча һәр отрядка эш бүленде. Бер отряд күлнең ярларын ныгытырга, икенче отряд елга һәм күл буена мал-туар, җәнлек-кош килмәсен өчен сакта торырга, ә өченче отряд — болары зурраклар,  техника белән идарә итүчеләр, зур цистерналар белән лагерь янәшәсендәге  елгадан чиста су ташып, киң тимер улакларга салып, елга буена су эчәргә  килгән җанлекләр һәм кошларны эчерүне оештырырга тиеш булды. Марат абый һәм Мөнир җитәкчелегендә кичәге төркем алдагы көнне кайткан юлларыннан кирегә барырга җыенды. Таулар арасында очарга җайлаштырылган кечкенә очкычка утырып алар кичекмәстән һавага күтәрелде. Рафаил рульдә. Ятагында таш булып ятып калган Тимурны бер мизгелгә дә ялгызын  калдырасы килмәсә дә,  дустын  тизрәк  коткарырга теләве аны алга этәрә. Ул  очкычтан да алда очардай булып ашкына, бар көче, белеме белән иптәшләренә ярдәм итәргә тели.

Дуслар кызганыч

Ак Тулпар турысына җиткәнче очтылар,  аның таш сынын күргәч җиргә төштеләр. Үз күзләренә ышанмыйча Ак Тулпарның гәүдәсен тагын тотып сыйпап чыктылар, бар да үзгәрешсез, кичә ничек калган - шул көе. Тулпарның сыны тагы да салкынайган кебек. Бу мөгаен төнге суык китмәгәнгә генә шулай тоелгандыр. Ләкин малайларның тугры ярдәмчеләрен кызганудан үзәкләре өзелеп, күзләренә тагын яшь тыгылды. Күз яшьләрен бер-беренә күрсәтмәскә тырышып, тирә-якны ураштырган булдылар. Кирәктә чабып, кирәктә очыртып аларны арытмый талдырмый йөрткән, йөкләрен ташырга ярдәм иткән малкайның аянычлы хәлен күрү бик тә авыр иде аларга. Тик кайгыга бирелеп торырга вакыт юк, тирә-як табигать уянуга бар җанвар да сусынын басарга елга-күл ярына киләчәк, һәм аларны да Ак һәм Кара Тулпар язмышы көтә. Бу хис йөрәкләрне телә. Чарасызлыктан гаҗиз булып, малайлар җитәкчеләренә карады. Марат абый яшь күңелләрнең омтылышын аңлап, төркемне алга әйдәде. Рафаил очкыч белән күккә күтәрелде, калганнар елга яры буйлап китте. Алар артыннан елга ярын сакларга билгеләнгән төркем дә очкычлардан төшеп, елга буйлап тезелеп басты. Әлбәттә инде, кичә кичтән дә, төнен дә елгага су эчәргә теләп төрле җәнлекләр килгән, һәм аларның тораташ булып каткан сыннары кайсы ауган, кайсы тезләнгән хәлдә елга буенда тезелеп тора. Әнә бер кыр кәҗәсе бәтиләре белән су эчмәкче булгандыр инде, су буена тезләнеп катып калганнар, әтиләре – кәҗә тәкәсе — көчлерәк булган, ахры, елгадан ун-унбиш адым читтәрәк ал аякларына тезләнгән килеш катып калган. Ерак та түгел төрле кош-корт аунап ята... Җирдәге тереклекнең  шушы рәвештә үзенә яшәү  биргән су аркасында һәлакәткә очравы бик кызганыч. Мондый күренеш иң вәхши киноларда да сүрәтләнгәне булмагандыр әле...  Ул арада күктә су тутырылган зур цистерналар, киң улаклар таккан очкычлар күренде. Алар йөкләрен җиргә ташлап  кире очты. Тагын килделәр, тагын очтылар.

Марат абый җитәкләгән төркем елга буйлап күтәрелде дә күтәрелде, юлларында очраган һәрбер үзгәрешне күз уңыннан төшереп калдырмаска тырышып, бик игътибар белән тирә-якны күзәттеләр. Үзән буйлап таудан аккан суларның бер елга булып җыелып ага башлаган җиренә җитеп киләләр иде. Айдар уң якта күренгән  тауга бармагы белән төртеп күрсәтте. Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Берни дә юк. Тау шул төштә биек текә кыя булып күтәрелә. Кыя шундый биек, очы болытлар арасына күмелгән.
— Берни дә күрмибез, кыя  кыя инде,- диеште юлчылар. Айдар:
— Игътибар белән карагыз әле. Шундый шома да, текә дә кыяны кайда күргәнегез бар? - дигәч кенә нәрсә карарга кирәклеген аңладылар.

Сәер таулар

Кыя чыннан да бик текә, нигезеннән үк турыга менеп киткән, һәм үзе гайре табигый шома иде. Төсе әлбәттә тауның башка кыяларыннан аерылмый, ләкин игътибар белән караучыга монда ниндидер үзгә бер сәерлек төсмерләнә иде. Юлдашлар кыяга таба юл тотты. Марат абый очкычтагы Рафаилга да шунда юнәлергә кушты. Болар кыя янына барып җиткәндә Рафаил кыя тирәсендә бер батынкы урын тапкан да калганнарны шунда көтеп тора иде инде. Рафаилның  аяклары бер карыштай булып җиргә батып тора, ә аяк өстенә су җыелган. Суны Мөнирнең биштәреннән алынган шешәгә алдылар. Марат абый биштәрендәге махсус тартмага ябылган бер күсе чыгарды. Суны сай савытка салып аңа таба этәрделәр. Мескен күсе ике дә йотмагандыр, нечкә генә чыелдау тавышы чыгарып, су савытына иелгән килеш катып та калды.

Бар да аңлашылды: тирә-якка шушыннан куркыныч яный. Бу кыяның, юк, бу таш диварның аръягында нәрсә барын белергә кирәк. Моның өчен очкычка утырып саклык белән генә өскә күтәрелергә булдылар. Саклык кирәк әлбәттә. Дошмани көчләр була калса, әзер булып торырга кирәклеген төркем аңлады. Марат абый белән Айдар бу якта калырга булды. Киткәннәр белән көтелмәгән хәл була калса, калганнарга хәбәр биреп, коткару өчен төркем чакырырга кирәк булуы бар. Кыя-диварның бу ягында сак юк, димәк аның кыяфәтенә игътибар бирүче булмас дип фаразлангандыр, кыяның табигый һәйкәл булып күренүенә ышаныч зур булгандыр.

Кыя түбәсендә

Очкыч белән менгән төркем алдында бик шөбһәле манзара ачылды. Күрәсең бу урында ташландык бер заводмы, складмы булган. Өстән караганда, тоташ түбәдән генә торган пейзаж хасил булды алларында. Бер җан әсәре дә юк. Шулай да якын килгәч, түбәдә оялаган ниндидер бик зур һәм дә галәмәт киң канатлы кошлар очып чыкты. Алар бик ерак китмичә, зур кыя башына  кунаклады да, ят тимер кошны күзәтергә тотынды. Ә очкычтагылар сәерсенеп эре-эре кошларны, бу ташландык урынны күзләре талганчы җентекләп күзәтте, бер җан әсәре дә күренмәгәч кире очып китте. Хәлне сөйләп бирүгә, Марат абый лагерьдан тагын очкычлар белән махсус роботлар төркеме чакыртты.

15-20 минут үтүгә һәр робот үзенә билгеләнгән урынны тикшереп чыгуы турында белдерде. Бу урында тере җан әсәре юк, ташландык бер завод дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә кыя булып күренгән дивар исә производство калдыклары сакланган резервуар булырга тиеш. Завод кайчандыр эшләгән, ләкин ул хәзер ташланган. Роботлар кыя-диварның бу ягына чыгып, су чыккан җирне дә тикшерделәр. Калдыклар сыек булган, еллар үтү белән резервуарда бик кечкенә ярык хасил булгандыр да сыеклык шуннан саркып чыгып, елгага эләккәндер дигән нәтиҗә ясалды. Шунда ук махсус төзелеш төркеме чакыртылып резервуарның ярык урынын томаларга һәм аны яңадан бер кат бетон белән томаларга кушылды.

Хәзер икенче мәсьәлә калды: агуланган суны ничек чистартырга? Вакыт кыса. Тикшерүләр үткәреп, яки суны зарарсызландырыру әмәлен табарга, яки елганың юлын җир астына җибәрергә. Алай иткәндә дә куркыныч һич кимеми, җир асты суларының бер кем көтмәгән вакытта, төрле сәбәпләр аркасында җир өстенә килеп чыгуы ихтималы зур. Һәм бу алым тикшерүчеләрне һич канәгатьләндерми. Шуңа максат бер генә: суны ничек тә зарарсызландырырга  һәм кичекмәстән. Һәр көн, һәр сәгать, һәр мизгел нинди дә булса җан иясенең гомере белән бәйләнгән. Барсының да баш миендә бер уй бөтерелде: каян антиматдә табырга? Кайда ул? Нәрсә ул? Әлбәттә ул теләсә нәрсә булырга мөмкин. Шуңа күрә бар да очкычка төялеп лагерь лабораториясенә  кайтты. Төшке ашны ашап алгач, кечкенәләр төркеме йокларга ятты, ә зурлар төркеме очкычларда елга буендагы төркемне алыштырырга юнәлде.

Күселәргә һәйкәл

Эзләнү төркеме лабораториягә юл алды. Монда эш кызды хәзер. Күп итеп алып кайтылган суны ни эшләтеп кенә карамадылар. Ниндидер матдә салып карыйлар да, суны лаборатория күсесенә эчереп карыйлар. Шул рәвешчә лаборатория киштәсендә йөзләгән күсе сыны тезелде, ләкин нәтиҗә — буш. Судагы агуны берни дә зарарсызлындыра алмый. Калдыклар составы да аерым-аерым билгеле. Ә менә бергә кушылгач ни хасил иткәне ачык түгел.   Хәер, монда бар да ачык: дистә еллар дәвам иткән реакция нәтиҗәсендә ниндидер моңа кадәр җир өстендә күрелмәгән яңа матдә пәйда булган, һәм менә еллар үткәч үзенең аяусыз эшен башкарырга тотынган. Аннан тирә-якка күләмен үлчәп-бәяләп бетергесез зыян-зәүрәт яный. Лаборатория күселәре, бар да изге максат өчен үзләрен корбан итеп, киштәгә һәйкәл ансамбле ясап тезелүен дәвам итте — тикшерүнең генә нәтиҗәсе күренмәде. Төркем киңәшкә туктады. Аяныч хәлдән чыгу юлы бик калын пәрдә артына яшерелгән сер булып калуын дәвам итте. Барлык белемнәрне җыеп бер фикергә килергә кирәк. Тикшерү-эзләнү төркеменең иң актив, иң белемле әгъзалары төнен керфек тә какмады.  Рафаил гына, әледән әле Тимур ятагына барып, аның таш сынын тотып карап килде. Ләкин бар да бушка. Тимур, дөньядан, дусларыннан бихәбәр булып, ташка әйләнгән күзләрен түшәмгә төбәп тик ята.

Рафаилның яралы аягы

Элекке тәҗрибәләрен дә хәтергә төшерделәр. Шулай бер сәяхәт вакытында Рафаилның аягы яраланды. Яра үзе зур да түгел, ләкин ни белән генә дәваласалар да төзәлми. Тора-бара авыртуга тешен кысып түзеп йөргән Рафаилның йөзе саргаеп, сулып калды, күзендә нур сүнде. Аппетиты югалганлыктан бөтенләй ашамас булып китте менә дигән таза малай. Төркем кайтыр юлда тирә-як халыклары арасында Әүлия чишмәсе дип аталган бер чишмәгә тукталды. Арыганнар, ачыкканнар иде. Чишмәдә юынып ашап алдылар да тирәсендәге йомшак үләнгә тәгәрәп йоклап та киттеләр. Йокыдан беренче булып Мөнир уянды. Тирә-ягына каранды, нәрсәдер гадәттәгечә түгел кебек! Нәрсә икәнен тәгаен әйтә алмаган хәлдә, йоклаган юлдашларына төбәлде. Карашы Рафаилда туктады: менә кемдә үзгәреш! Менә бу үзгәреш дисәң дә үзгәреш ичмасам!.. Бая гына йөзенә мәет төсе кергән малай, кулларын як-якка җәеп, иң сәламәт кеше кебек, батырлар йокысы белән йоклап ята. Бит алмалары алсуланган, маңгаена, танавы өстенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыккан.

Акрын гына башкалар да уяна башладылар. Уянганы берсенең карашы Мөнирнең карашы артыннан йөреп, саулык бөркеп йоклап яткан Рафаилга юлыга, хәйран калуын яшерә алмыйча, ирексездән аның янына омтыла иде. Дусларын уятудан куркып, шома гына  янына килделәр. Тирәләп алып, аның алсуланган йөзен могҗиза күргән төсле күзәтә башладылар. Озак кына карап торгач, күз карашларын тоепмы, Рафаил үзе дә уянды. Соңгы көннәрдә гел сызланудан чытык торган йөз урынына ак тешләрен балкытып елмаеп юлдашларына карады.
— Ни эшлисез сез?
— Безме? Без ни эшлибезме? Менә синнән сорарга кирәк аны. Син ни эшлисең? Ничек тоясың үзеңне?
— Мин ни, бик яхшы тоям үземне. Ә ни эшләп болай җыелдыгыз? Миңа нәрсә булган?
— Булмаган. Аягың авыртамы?
— Юк. Әллә... Авыртмый... Тамчы да авыртмый. Карагыз әле, авыртмый бит аягым, тамчы да авыртмый... Карагыз әле малайлар, Марат абый, Мөнир! Әллә чыннан да шифалы микән бу Әүлия чишмәсенең суы? Картәтием әйтә иде, аяксызлар аяклы булып, таяклылар таякларын ташлап кайтып китә иде аннан диеп, әллә чынмы икән?
Менә әле дә Илдус һәм Айдарның хәтеренә икесенә бердән шушы вакыйга килеп төште. Малайлар бер-берсенә караштылар.
— Марат абый, - сүзне Илдус башлады. - Мин әйтәм, әллә Әүлия чишмәсенең суын сынап карыйбызмы?
Марат абыйлары уйга калды. Барысы да, күзләрендә ялтыраган өмет чаткыларын яшермичә, укытучыларына төбәлде.
— Карыйк соң, малайлар. Барыбер  башка бер юньле фикер дә килми. Башка чара да юк. Ә тик тору - бүген табигатькә карата ясалган иң зур җинаятькә тиң, - дип хуплады аларны Марат абыйлары.

Чишмә суы тылсымы

Картаны карап маршрут билгеләделәр, ул арада чакырткан очкыч та килеп җитте. Су тутырырга тәгаенләнгән зур- зур савытларны очкычка тактылар. Рафаил рульдә, Мөнир һәм Илдус алда, Айдар белән Марат абый артта. Очтылар гына. Рафаилның йөрәге дөп-дөп тибә, юк аныкы гына түгел, барысының да йөрәге дөп-дөп килә, бар да күңеле белән очкычтан алда оча.

Чишмәне тиз таптылар. Чишмә тирәли куелган тимер койма һаман да бик матур көенә тора. Көмешсыман төскә буялган. Чишмә янында бер чүп әсәре күрмәссең, бер кеше дә булмаган диярсең. Ә бит чишмәгә алар күп килә, әле дә әнә сукмакта төркем-төркем булып та, ялгыз да кешеләр күренә. Кайсы чишмәгә килә, ә кайсы инде китеп бара. Шунысы гаҗәп, килгәннәр чирле-чорлы булып аякларын көчкә сөйрәсә, чишмәдән китеп баручылары шат йөзле, сызланусыз карашлы, җиңел адымлы иделәр.

Савытларны тиз генә тутырдылар да кире лагерьга очтылар. Очкычтан төшеп ничек лабораториягә кергәннәрен дә исләмичә, колбаларга  ябыштылар. Агулы елга суы салынган колбага Әүлия чишмәсе суын кушып, күселәр алдына куйдылар. Күселәр сусаган иде, йотлыгып эчәргә кереште. Төркемдәгеләр, күзләрен чытырдатып йомып, бераз тын торды һәм бердән ачты. Күселәр су эчеп туйган, йөгерешеп йөреп ята. Үз күзләренә ышанмыйча тагын карадылар, әйе, бар да исән. Хәттә бер тәлинкә агулы суга бер генә тамчы чишмә суы тамызып бирелгән читлектәге күсе дә җимерттереп йөреп ята, ә күбрәк салынганнарында инде, төсләре үк күзгә күренеп үзгәрә, йоннары ялтырый башлаган иде.

Зур савыттагы суны икенче очкычка тагып елгага киттеләр. Рафаил үзенең очкычына тагын бер дистә очкычны ияртеп яңадан чишмәгә очты. Башында бер уй: суны зарарсызландырдык, ә менә Тимур дустын ничек терелтергә? Моңа җавапны ничек табарга? Кайдан? Таш бит ул, суга салсаң батачак, суны аңа эчерү чарасы да күренми. Рафаилның күп уйлаудан башы авырта башлады. Юлга карарга кирәк, маршрутны тотарга, су алып кайткач, күз күрер. Дуслары бар да белемле, уйлап табу сәләтләре искиткеч, шуңа күрә берәр җаен тапмыйча калмаслар дип ышанды ул. Шулай булды да. Башта бер күсене терелттеләр: бик каты металлдан ясалган энәләр белән ашказаны тәңгәлен тишеп акрын гына чишмә суын керттеләр. Эчтә нинди тылсымнар булгандыр, әйтүе кыен, ләкин ике минут үтүгә күсе күзләрен ачты, аннан акрын гына тәннәре җыерылып куйды, аякларын сүзып җибәрде. Биш минут үтүгә инде читлеге буйлап чабып йөри дә башлады. Шул рәвешчә, шприцлар белән коралланып унлаган күсене терелттеләр.

Яшәү дәвам итә

Тимурга да чират җитте. Рафаил җан дустын тере итеп күргәч, шатлыгыннан лабораториядән үк чыгып йөгерде. Чиксез шатлыгын, күз яшьләрен кешегә күрсәтмәс өчен эшләгәндерме моны, күңелендәге сөенеч ташкынын тыя алмагангадырмы — әйтүе кыен. Көче күп кешенең шатлыгы да, кайгысы да гайрәтле буладыр инде.

Шул рәвешчә елга суына да чират җитте. Кызганып тормадылар, күлгә дә ун цистерна суны томырдылар — яшәсен, яшәрсен күл. Аннан инде яр буендагы җәнлек-кошларгада чират җитте. Ак һәм Кара Тулпарны терелтүгә бик күп көч кирәкте.  Менә шундый чакта ярап куя инде ул дусларның көчле гайрәтле куллары. Алар җанланып аякка баскач су буендагы вак-төяк киек-җанварларга, кош-кортка керештеләр. Суга башларын тыгып тезләнеп каткан бәтиләргә дә җан кергәч тирә-яктагылар шатланып “ урра” кычкырып, баш киемнәрен күккә чөйде. Җирдә җансыз таш кисәкләре булып аунаган  кошлар да берәм-берәм һавага күтәрелде, башлыклар, кепкалар белән бергә күкне каплады. Кошларның, кешеләрнең шатлыклы авазлары тирә-якны шатлыкка күмде. Җирдә, гадәттәгечә, тереклек дәвам итте...

2 нче бүлек. Шүрәлеләр яки урманнан килгән ярдәм

Роботлар... Кайдан?

Роботлар! Роботлар!

Әлфия белән Гөлшат очкычтан төшүгә шулай дип кычкыра-кычкыра җыелып торган малайлар төркеменә карап чапты. “Кызларны каршы алырга!” дигән команда буенча очу аланына йөгереп килгән малайлар котлары очкан ике кызны чолгап алды. Нинди курку белмәс Әлфиянең һәм аның бер дә аерылмас дусы батыр Гөлшатның чырае качкан йөзләрен күргән малайлар эшнең җитдилегенә шунда ук төшенде. Әлфия күршедә генә яшәп ятучы кызлар лагерында иң кыю, иң сәләтле кыз. Шулай булса да, менә бит, аны да нәрсәдер бик каты куркыткан. Кыз азрак сулу алды, йөзенә алсулык йөгерде.
 — Роботлар, - диде ул дулкынлануын яшерә алмыйча, - каян килеп чыкканнардыр. Үзләре тәбәнәк кенә, үзләре күп… Йөзләрен күреп булмый, шлем белән капланган. Аяк-куллары да бар кебек. Кешенеке кебек түгел, шулай да бар...Кыз иркенләп бер сулу алды да тагын ашыга-ашыга сүзен дәвам итте. - Лагерьда иртәнге аш вакыты иде. Бар да ашханәдә, беркем берни күрми. Мин бүген йоклап калганмын, иртәнге ашка өлгерә алмадым. Соңга калгач барып та тормам инде дип уйлап, юыну бүлмәсеннән чыгып килә идем, тәрәзәдән күреп калдым үзләрен. Кап-кара зур төркем булып ишек алдында басып торалар. Менә бергә җыелып нидер сөйләшкәндәй иттеләр дә, сөйләшмәделәр инде, әмма җыелышып ниндидер карар кабул иттеләр һәм төркем-төркем тирә-якка таралдылар. Бер төркем ашханәгә, икенче төркем уку бүлмәләренә, өченче төркем лабораториягә юнәлде. Мин коридорлар аша ашханәгә чаптым. Сигнализация төймәсенә бастым. Сирена улый башлады. Куркыныч килгәнне аңлаган иптәшләрем ишеккә ташланачак икәнен аңлаган идем, шуңа күрә аларны арткы ишектән чыгарга чакырдым. Безнең арттан ашханә эшчеләре дә җилдертте. Без хуҗалык сарайлары артыннан ангарларга таба йөгердек. Роботлар килеп җиткәнче очкычларга утырып өлгерергә иде исәп. Ашыгып очкычларга төялдек, ул арада очу аланына таба шәп-шәп атлап килүче кыска аяклы бер төркем робот та  күренде. Тиз генә һавага күтәрелдек. Роботларның котырып-котырып лагерны җимергәнен күктән бераз күзәттек тә әле. Җитәкчебез Ләлә апаның тавышы яңгырагач кына күзебезне җирдән күтәреп экраннарга күз салдык. Ләлә апаның борчуы йөзенә чыккан, шулай да тавышы каты, тигез.
— Барыбыз да күрше лагерьга очабыз! Әлфия, Гөлшат! Сез — беренче!... Менә шул... Хәзер безнең арттан башкалар да килеп төшәчәк.

Кызлар лагеры күченә

Ул арада күктә бер төркем очкыч күренде. Бер-бер артлы очу аланына төшеп утырдылар. Очкычлардан кызлар лагеры җитәкчесе Ләлә Халиди, аңа ияреп тагын 30 кыз һәм тагын берничә кеше — ашханә һәм хуҗалык хезмәткәрләре төште. Җитәкчеләр шунда ук бер җиргә җыелып кызу-кызу сөйләшә башлады. Малайлар һәм кызлар бергәләшеп уку бүлмәсенә кереп тулды.
— Я, сөйләгез инде, ниндиләр алар? - Лагерьдагы барлык 50 малай түземсезләнеп кызларга текәлде.
— Без аларны юньләп күрә дә алмый калдык, нәрсә сөйлик?- диде кызлар үртәлешеп.
— Әнә Әлфия баштан ук күргән аларны, ул сөйләсен... - Бар да Әлфиягә карады.
— Алар кечкенә буйлы. Кәрлә кешеләр кебек. Буйлары бер метр тирәсе, бәлки озынрактыр да. Әмма күп, бик тиз хәрәкәт итәләр. Куллары да, аяклары да бар үзләренең.
— Нигә тизрәк качтыгыз, бәлки алар сезгә тимәсләр дә иде. Их, үзебез шунда булсак, берәрсен тотып та алыр идек әле, - диде кызларның куркаклыгына ачуы килгән озын буйлы Ришат. Ул — малайлар лагерындагы икенче отрядның башлыгы. Кайчакта шулай, бик озак уйламый гына, нәтиҗә ясый торган гадәте бар аның.
 — Кызлар шулай инде ул, җебегәннәр. Куркудан елап та җибәргәннәрдер әле, аларга еларга гына булсын...- Икенче отряд малайлары кызлардан мыскыллап көлеп шаулашты.
 — Ә безне тотып алсалар ничек котылыр идек!? Кагыйдә буенча безгә билгесез нәрсә очраса, тикшерми-күзәтми торып аралашмаска кушылган. Ә болар! Мондый затларны минем беркайда да күргәнем юк, - дип елардай булып әйтте бер кыз.
 — Бәлки алар сезнең белән дуслашырга килгәннәрдер, ә сез - куркаклар, качып киткәнсез... Һии, куян йөрәкләр,- монысын инде беренче отрядтан Тимур әйтте.
 — Әйе, дуслаштылар ди, дуслашырга килгән кеше шулай җимерә-ватамыни?! - дип, кызларны  яклап, чатырдап каршы җаваплады Ләйсән.- Бер дә куркак түгел без, әмма кагыйдәгә дә буйсынмый булмый.
 — Әйе, моңа кадәр бер ишеткән, күргән нәрсәгә дә ошамаганнар бит әле бу затлар. Каян килеп чыкканнар алар? - Моңа кадәр сүзгә кушылмый,  калганнарны тыңлап торган  Илдусның беренче соравы иде бу. Сорау җавапсыз калды.
 — Нәрсә белән килгәннәр, ничек хәрәкәт итәләр? Очкычлары-мазар булса, монда килеп җитәргә дә күп сорамаслар, – диде тәрәзә янында торып күк йөзен күзәткән Рафаил.
Ишек ачылды. Ашыгып лагерь җитәкчеләре, гадәттән тыш хәлләр буенча белгечләр керде.
 — Менә нәрсә, кызлар, малайлар, - дип сүз башлады малайлар лагеры башлыгы Азат Кәрими. - Безгә куркыныч янавын аңлагансыздыр дип уйлыйм. Һәм иң куркынычы — билгесезлек. Нинди затлар һөҗүм иткән күршеләргә, нинди максат белән? Каян килгәннәр? Ни телиләр? –Җитәкче бераз тынып торды.
 — Сораулар бик күп, җавап юк... Һөҗүм икәнлеге ачык, чөнки бу затлар, әйдәгез аларны шулай дип атап торыйк, кешеләрне тапмагач та, кире кайтып китмичә, лагерьны җимерергә тотынганнар... Яхшы ният белән килүче һич тә алай эшләмәс иде... Без монда бергәләшеп уйлаштык. Хәлне ачыкларга кирәк булачак. Күпме бу затлар? Нинди кораллары бар? Алар белән кем һәм каян идарә итә? Менә, сораулар шундый.  Җитәкче бераз тын торды, аннан сүзен дәвам итте.
 — Малайлар, сезгә сигез бүлмәнең өчесен кызларга бирергә туры килер. Барыгыз, бүлмәләрне бушатыгыз, кызларга урнашырга ярдәмләшегез. Укытучыларга, җитәкчеләргә дә бераз кысылырга туры килер, - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә карап.
 — Ашханәгә дә ике норма пешерергә туры киләчәк. Төшке аш нормасын икегә бүлергә туры килер бүгенгә. Кичке ашны барсына да җитәрлек итеп әзерләрсез, - дип пешекчеләргә дә фәрман бирергә өлгерде җитәкче. - Кыскасы эшләр бик күп.
Җитәкчеләр кергәндәгедән дә ашыгыбрак чыгып китте.
Малайлар ятакларын җыеп күченде. Бушаган бүлмәләргә кызларны урнаштырганчы берәр сәгать үтте микән, тагын уку классына җыелырга чакыру яңгырады. Бар да йөгерә-йөгерә уку бүлмәсенә тулды. Иркен уку бүлмәсе кысанланып калган кебек булды. Лагерь башлыгы килеп кергәч, күч кебек гүләгән балалар тынып калды. Тын да алмый аңа төбәлделәр.

Кызлар белән бергә

—Берничә төркем оештырып тирә-якны күзәтергә туры килер, - диде җитәкче эшлекле тонда. - Ике лагерьдан да мобиль төркемнәр монда кала. Лабораториядә эшләүче химиклар төркеме тиз рәвештә һава, туфрак, су составын тикшерсен, күзәтчеләр тирә-якны күзәтсен. Медиклар төркеме ашыгыч ярдәм кирәк-яракларын әзерләсен…

Бар да күрсәтелгән урыннарга юнәлде. Бүлмәдә 4 кыз һәм 4 малай гына торып калды. Таныштылар. Малайлар безнең таныш дусларыбыз Илдус, Айдар, Рафаил һәм Тимур булса, кызлардан безгә әлегә Әлфия генә таныш. Әлфия янында кара чәчле, шомырт кара күзле бик теремек кыз – Гөлшат. Аның янында икенче мобиль төркем кызлары: түгәрәк йөзле, карга канатыдай зәңгәрләнеп торган озын кара толымлы Энҗе һәм аның бер дә аерылмас дусты Ләйсән. Ләйсән яшькелт күзле, кыска итеп кистерелгән җирән чәчле. Бу кызлар бик өлгер, малайларның алмаш очу костюмнарын да киеп алган. Әлфия белән Энҗе генә һаман да калын толымнарын шлем астына җыеп куялмый интегә. Эшне тиз тоттылар — дүрт очкыч дәррәү һавага күтәрелде. Сөйләшкәнчә кызлар лагеры ягына юнәлделәр. Алдан Илдус-Айдар һәм Әлфия-Гөлшат экипажы бара. Әйдәүче экипажларның берсендә Мөнир абый, кызларныкында Ләлә Халиди урын алган. Ике экипаж арттарак калып килә. Менә беренче экипаж, приборлар күрсәтүе буенча, кызлар лагерының нәкъ өстенә килеп җитте. Аскарак төштеләр. Бар да җиргә текәлде. Ләкин җыйнак, матур итеп эшләнгән кызлар лагерының җир өстендә эзе дә юк, әйтерсең иртән генә монда тормыш гөрләп тормаган. Хәрабәләр дә юк хисабында. Тагын да түбәнгәрәк төштеләр. Ни булган монда? Әллә каралтыларны төяп алып киткәннәрме?

Турап ташланган лагерь

Бераз вакыт лагерь өстендә очып күзәткәннән соң, җиргә төшеп тикшерергә карар кабул иттеләр. Беренче очкычтан Мөнир абый белән Илдус, икенчесеннән Әлфия белән Ләлә Халиди төште. Дөнья хәлен белеп булмый дип очкычларда берәр кеше калдырдылар. Җирдәгеләр исләре китеп аяк асларына төбәлде. Лагерь каралтылары барысы да агач, тимер, калай яки пластиктан төзелгән булуларына карамастан, барысы да кыска һәм юка итеп туралып ташланган. Әйтерсең шредер кәгазь тураган... Барлы-юклы 4-5 сәгать эчендә никадәр каралтыны болай ваклап турап ташларга бик куәтле көч кирәк. Әлфия әйтүенчә, лагерьда көтмәгәндә пәйда булган роботлар саны 140-150 дән артмаска тиеш иде кебек, белмәссең, ни хикмәт белән шулкадәр эшне майтарып ташлаган болар?... Бернәрсәдән дә: приборлар, пыяла я металл колбалар, төрле материаллардан эшләнгән бихисап җайланмалар тулы лабораториядән дә, уңайлы матур парталар тезелеп торган уку-укыту бүлмәләреннән дә, кызларның иң яраткан урыны булган спорт залыннан да, уңган пешекчеләр эшләгән җылы ашханәдән дә бер генә төзек әйбер калмаган. Бар да туралган һәм территориягә тигезләп җәелгән... Төрле материалдан туралган “токмачка” бата-чума, һичъюгы, монда каралтыларның яки уку әсбапларының берәр билгесен табарга өметләнеп, хәтсез йөрделәр лагерь буенча. Тик бер генә төзек әйбер дә тапмадылар. Ахырда гаҗизланып, аптырап туктадылар.

Монда озак калырга куркыныч иде. Анализга материаллар алып кире һавага күтәрелделәр. Тирә-якны күктән торып игътибар белән күзәтә башладылар. Бу яу үзе кая соң? Берәр кая югалганнармы, яшеренгәннәрме, кире киткәннәрме?
— Әллә соң болар, кызып китеп, бер-берсен дә турап ташлады микән?- дип аптыраган кыяфәт белән әйтеп куйды Әлфия.
— Алай булса да, барыбер иң соңгы берәү калырга тиеш ләбаса,- дип көлде Гөлшат. - Кая соң ул? Күренми бит беркем дә.

Көн кичкә авышты, кайтырга кирәк иде. Лагерьлар арасы шактый ерак. Арада тау сыртлары ята. Саклык белән генә аскарак төштеләр дә тау араларын күзәтә башладылар. Бернинди шикле әйбер дә юк кебек, күкселләнеп торган тау сырты да тау сырты. Арада яшел үзәннәр күренеп кала, үзәннәрдә шаулап аккан тау елгалары зәңгәр җеп кебек сузыла.

Кая бара бу көтү?

Үткер күзле Ләйсән кинәт кычкырып җибәрде:
— Карагыз әле, карагыз, нинди көтү бу? Нәрсә көтүе?
Ике экипаж берьюлы иллюминаторларга ябырылды. Аста боргаланып аккан тау елгасы үзәнендә кара төстәге бер зур төркем китеп бара. Менә, кояш нурлары үзәнне яктыртты: очкычтагылар аһ иттеләр: үзән буйлап ялтыр терекөмеш ташкыны агып бара! Очкычлар тагын да түбәнгәрк төште. Бар да  бинокльләргә текәлде.
-— Ниндидер панцирлы җәнлекләр, - дип куйды Ләйсән.
— Юк, болар панцирлы җәнлекләр түгел, ә иртән мин күргән роботлар,- дип җаваплады Әлфия.
— Кая юнәлде инде болар?
— Кая булсын, безнең арттандыр инде. Очкычлар киткән юнәлешне искә алып калганнар да, хәзер шунда китеп барулары.
Беренче карауга акрын гына хәрәкәт итәләр кебек тоелса да, төркем шактый гына тизлек белән бара иде.
— Болай булса болар иртәнге ашка безнең лагерьга барып та җитәр. Азат абыйга хәбәр бирергә кирәк, кунакларга сый әзерләтсен, - дип шаярып әйтеп куйды Айдар. Аның тынычлыгы барсына да күчте, киеренкелек азга гына булса да кимегән кебек булды. Шундый ул Айдар, иң авыр вакытта да шат күңеллелеген югалтмый, бер кызык нәрсә әйтеп куя. Шәп малай ул. Мөнир абый аңа каршы төште:
— Юк, алай ук тиз булмас, Айдар. Мин тизлекләрне чагыштырып исәпләдем: болар, бер дә ял итмичә, туктаусыз шушы тизлек белән хәрәкәт итсә, безнең лагерьга иртәгә төштән соң, сәгать бишләр тирәсенә килеп җитәчәк.
— Бу затлар безне күрә микән?- бу сорауны арттагы экипаждан Тимур бирде.
— Кыланышларына караганда, алар безне күрми дияр идем мин, - дип белдерде Илдус алдагы очкычтан. - Әнә бит ничек тыныч кына бер тизлек белән генә баралар. Шулай да саклык чаралары күрү зыян итмәс. Эз яздыру йөзеннән башта сулга борылыйк, аннан бераз уңга һәм артка. Күзләреннән югалгач лагерьга очарбыз.
Шулай иттеләр дә. Афәтнең якынлашуын лагерьдагыларга юлдан ук хәбәр иткәнлектән, бар да аларны очу аланында көтеп тора иде. Күзләрендә сорау: ни эшләргә? Әлбәттә, бар да очкычларга төялеп, шул ук минутта һавага күтәрелә ала. Ләкин аннан соң ни эшләрләр. Кая барырлар? Барыр җир табылыр да ул... Әмма бу яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымы малайлар лагерын да шулай ук турап куйса, аннан өченчесен, дүртенчесен... Юк, болай гына котылып булмас кебек бу затлардан, тәки җир йөзендә берни калдырмый ваклап-турап куярлар...

Куркуга, шомга бирелмичә кичке ашны ашап алырга карар иттеләр.

Кичке аштан соң да һәркем эш белән мәшгуль булды. Хуҗалык эшчеләре бүлеге хәзер үк юлга чыгып китәргә кирәк булса дип, иң кирәк әйберләрне бер урынга туплап тартмаларга, сандыкларга тутыра башлады. Китапханәне дә җыеп тартмаларга тутырып куйдылар. Күзәтчеләр бер–берсен алмаштырып тирә-якны күзәтүләрен дәвам итте. Лабораториядәгеләр суның, туфракның, һаваның барлык күрсәткечләре дә шул көе калганлыгын ачыклады һәм бу мәгълүматны барысына да хәбәр итте. Җиңел сулап куйдылар. Иртәгә бу котылгысыз афәтне каршы алырга кирәк булачагын уйлап, йокы бүлмәләренә таралдылар.

Төнге бәхәс

Җитәкчедән башлап пешекчегә кадәр бар да бер уй белән мәшгуль: боларны ничек җиңәргә? Аеруча беренче отряд малайлары янды бу уй белән: ни дә булса уйлап тапмыйча күзләренә йокы кермәячәк инде бүген... Ярый, кызлар шундый халык, - дип фикер йөртте малайлар, булдырганнар - качып котылганнар... Әмма малайлар һәм ирләрдән торган командага шул яэҗүҗ-мәэҗүҗләргә күрәләтә тагын бер лагерьны ташлап калдыру бер дә килешмәс... Иптәшләре  йоклап киткәнен көчкә көтеп алган Рафаил белән Тимур шушы уйлар белән Мөнир яшәгән бүлмә ишеген шакыды. Ишекне Марат абый ачты. Бүлмәдә Мөнирдән тыш Илдус белән Айдар, Әлфия белән Гөлшат утыра.
— Нәрсә, сезне дә йокы алмыймы? - диде Мөнир көлеп.
— Ә без йокларга уйламадык та, - диде Рафаил дусларына карап.
— Я, ничек, берәр нәрсә уйлап таба алмадыгызмы? - дип сорады Марат абый малайларга карап.
— Юк шул, башка бернинди дә юньле фикер килмәде. - Айдарның тавышы өметсез иде.
— Билгесезлек – менә иң начар нәрсә шул, - диде укытучылары.- Бу затларның кемгә дошман, кемгә дус икәнен билгесез. Акыл-сәләт яклары ни дәрәҗәдә? Бик акыллылармы, әллә кушылганны гына үтиләрме? Ифрат та көчле икәнлекләрен аңлавы җиңел. Нинди катлаулы корылмаларны, күпме җиһазны, ә алар арасында ниндие генә юк, барсын да турый алган ич боларның “турагычлары”, - Марат абый көлемсерәде, - димәк, гаятъ каты материалдан ясалганлыгын сабый да аңлар.
— Ә бәлки алар берәр нинди өстәмә көч кулланадыр, башта материалны йомшарта, аннан турыйдыр, кем белсен, - монысын Рафаил әйтте.
— Андый сәләтләре булгач, нигә соң барысын бергә эретеп, укмаштырып кына куймаганнар? - диде Әлфия аңа каршы.
— Ә искә алдыгызмы соң, лаборатория анализларын? Минем уемча ул туралган “токмач” эчендә 1 генә мыскал да тимер юк бит! - Моны әйтүче Айдарга шаккатып төбәлде бүлмәдәгеләр. Әйе шул! “Токмач” арасында тимернең иң кечкенә кисәге дә юк иде бит. Яңадан химикның анализ нәтиҗәләрен барладылар. Анда да “Составта нинди дә булса металл юк.” -дип акка кара белән язылган. Менә сиңа Айдар! Бу көтелмәгән ачышка бераз  хәйран калып торгач, бүгенгә йокларга уйладылар. Иртән торуга теге “көтү”не табып, ничек тә якыннанрак танышырга карар иттеләр. Шуннан артыкка бүген башлары җитмәде. Бәлки, Тимур әйтмешли, якыннанрак танышу өчен берәр “тел” дә алып кайтып булыр. Ул вакытта инде күп нәрсә ачыкланачак. Көрәшергә кирәксә, көрәш ысулын да сайларга була. Уйларына чумган көе йокы бүлмәләренә таралдылар.

Күзәтчеләр

Таң атуга кичәге экипажлар тагын һавага күтәрелде. Саклык белән генә очтылар. Эз югалту өчен үзәнне ерактан ук урап үтеп арт якларыннан төштеләр. Әнә “көтү”. Узган юлларын исәпләгәч шул ачыкланды: бу токым төнлә йоклап ятмаган, ә шул бер темпта барган да барган. Әйе, арымас–талмас затлар белән эш итәргә туры киләчәге аңлашылды хәзер. Арттан килгән Рафаил үзәндә ялтырап яткан вак предметларны шәйләде. Алдагы экипажларга моны хәбәр иттеләр.
— Төшеп карарга кирәк булыр бу нәрсәләрне, - дип белдерде бүген дә алдагы экипажда урын алган Мөнир.
— Мин дә шулай уйлыйм, - диде Марат абый икенче очкычтан. Ике җитәкче бераз киңәш итеп алды. Икенче очкыч белән идарә итүне Тимурга калдырып, Марат абый белән Рафаил сакланып кына җиргә төште. Башлап “көтү” үткән юлны тикшерделәр. Футбол уйнаучыларның аяк киеме эзенә охшаш эзләр үзәндә киң җәелгән. Эзләренә караганда, көтү тәртипсез хәрәкәт итмәгән, ә рәт-рәт тезелеп барган. Шулай да рәтләрнең бозылган урыннары да бар. Бер шундый урынны искә алдылар: монда җир нык тапталган-әйтерсең бер кечкенә төркем җыелып ни турындадыр киңәшләшкән, сөйләшкән.
— Бу урында нидер булган, ниндидер хәлне бергәләп ачыклаганнар инде болар, - диде Марат абый.
Аннан һавадан күренгән  кара төстәге ят предметка таба атладылар. Башта таяк белән төрткәләп-суккалап карадылар, аннан инде якын килеп кулларына алдылар. Зәңгәрләнеп торган кара торба кисәге кебек кенә тоелса да, торбаның эче буш түгел, аннан  төрле төстәге нечкә генә тимерчыбыклар, кояш яктысында берчә яшкельт, берчә көрән төскә кереп ялтыраучы пластинкалар күренеп тора. Берничә адым арырак тагын шул рәвешле,әмма, берсе бераз озынрак, берсе кыскарак тагын ике металл кисәге табып алдылар. Башка ят әйбер күренмәде. Очкычка күтәрелеп, алдагы экипажлар белән сөйләштеләр. Арырак очып китеп, җиргә төшәргә һәм мөмкин кадәр якынрак килеп, көтүне ныклап күзәтергә булдылар. Әле үзләрен дә белдертмәскә кирәк.

Шулай эшләделәр дә. Еракта тау артында очкычлардан төштеләр, сырт аша чыгып күзәтергә җайлы урыннар әзерләп, кулларына бинокльләрен алдылар. Менә “көтү” күренде. Шактый тәртипле киләләр, тезелгәннәр. Шулай да колоннаның берничә урынында бушлыклар бар. Нәрсә булыр бу? Андагыларга ни булган? Ни өчен ул урыннар буш? Шулай тиешме, әллә икенче бер сәбәп бармы? Тора-бара бу сорауларга җавап табылды.

Роботларның сәер кыланышлары

Менә колонна кинәт шып туктады. Аның бер кырыена 4-5 зат бергә җыелды, нидер сөйләшкән кебек бер-беренә карашты, кул сымак нәрсәләре белән нидер ишарәләде. Ике минут үтмәгәндер, төркем таралды. Колонна тагын кузгалып китте. Әмма колоннаның тышкы ягындагы  рәттә бер урын буш калды. Күзәтүчеләр “көтү” тау артына югалганчы көчкә генә чыдап торды.  Дәррәү тегеләр җыелып торган урынга чаптылар. Менә, тегеләрнең җыелып торган урыны. Менә таптанып торганнар. Аяк астындагы вак ташларны, үләннәрне бармаклары белән берәмтекләп актардылар, берни юк. Нәрсә табылырга тиешлеген дә белмәгән көе, тик ниндидер бер ят нәрсәнең һичшиксез табылырына өмет итеп, барлык ярыкларны тикшерделәр. Тырышлык бушка булмады. Бер йока гына яшкельт төстәге металл кисәге тапты үткер күзле Ләйсән.
— Болар чыннан да бер-берсен ашыйлар, - дип нәтиҗә ясаган кебек әйтеп куйды куйды Илдус.
— Нигә алай уйлыйсың?
— Менә бит, карагыз: туктадылар — димәк нидер булган. Бер урынга җыелдылар, киңәшер өчендер инде ансы.
— Әйе шул, алай булырга бик мөмкин, - диде бар нәрсәдә дә дусына үзенә ышангандай ышана торган саф күңелле Айдар.
— Ә аннан берсен ашап та куйдылармы? - Тимур көлде.
— Ә нигә? Ашарлар да. Ашамасалар кая булды соң ул, урыны буш калды бит?
— Ә ни өчен ашаганнар?
— Бәлки  ватылгандыр?
— Хәле беткәндер?
— Вакыты чыккандыр?
— Тирә-яктагылары “ачыкканнардыр”. - Ләйсән шулай диюгә барысы да шаркылдап көлеп җибәрде. Хәтта һәрвакыт диярлек җитдилеген саклап кала алган Марат абыйлары да күзләреннән яшь чыкканчы көлде. Барысының бердән кәефе күтәрелде. Югыйсә бу котылгысыз афәтне җиңү әмәле таба алмаудан гаҗизланып, күңел төшенкелегенә бирелә башлаган иде кайберләре.

Тагын төрле-төрле фикерләр яңгырады. Әйе, күрүләренчә бу затларның кыланышы сәер, һич көтелмәгәнчә булып чыга? Җирдәге корылмаларны, нинди материалдан ясалса да токмач кебек турап ташлыйлар, ә менә металл әйберләрне һәм бер-берсен “ашап” куялар... Нигә алай итәләр?... Һич баш җитәрлек түгел.
— Ә бәлки үзләренең барлыгын җирдәгеләргә белдермәс өчендер? - монысын Әлфия әйтеп салды.
— Ә нигә? Шулай булырга бик мөмкин, - дип җөпләде аны Марат абый.

“Тел алу” булмаячак

Бу затларга якынаю куркыныч. Тимурның “тел”алу уе кире кагылды. Ике экипажны күзәтүгә калдырып, алдагы икесе лагерьга кайтты. Табышларны лабораториядә тикшерергә кирәк иде. Тикшерделәр: металларның составы бик катлаулы. Әйтелгән фаразларны искә алып бу торбалар роботларның кул һәм аяк кисәкләредер дигән нәтиҗә ясалды. Материал үтә каты.  Берни белән дә реакциягә керми. Аларны лабораториядә тагын да тикшерергә калдырдылар. Шомлы тынлык урнашты. Экологик һәлакәт алдында торган Җир планетасында тормыш итүе болай да җиңел түгел иде, инде чит-ятлар да һөҗүм итсә бик авырга туры киләчәк. Әле нинди читләр диген — барын да кырып-себереп ашап куючы туймас тамаклар...

Әмма күптән түгел генә тирә-якны су агулану афәтеннән коткару әмәлен тапкан тәвәккәл үсмерләр бирешергә уйламады да. Ул вакытта Изге Чишмә ярдәме белән котылдылар һәлакәттән. Балалар ышана: алар Җир кешеләре, үз җирләрендә. Туган-үскән җирләреннән, суыннан, күгеннән, алай гына да түгел, һәрбер агачыннан, ташыннан да ярдәм таба алачакларына аларның иманы камил. Туган җир кодрәтле. Табигать борын заманнардан үз-үзен сакларга сәләтле булганын күп тапкырлар исбатлады инде. Әмма кешеләр... Әйе, кайсыбер кешеләрнең туган җирләренә ваемсыз-саксыз карашы күп вакыт һәлакәт сәбәбе булып тора. Ә менә безнең дусларыбызның әти-әниләре планетаның төрле ерак почмакларына яки башка планеталарда экспедицияләрдә. Эзләнүчән табигатьле, миһербанлы кешеләрнең балалары да үзләренә охшап шулай ук Җирне саклап калу өчен тырышлык сала. Юк, бу малайлар һәм кызлар авырлыктан курыкмый. Мәктәптә укыганда да, каникул вакытында ял иткәндә дә Җир турындагы белемнәрен арттыру өчен барын да эшлиләр. Җәен-кышын табигатьне өйрәнәләр, хайван-җәнлекләрнең тормышын күзәтәләр. Шул рәвешле туган планеталары турында белемнәрен арттыралар. Авырлык килгән саен көрәшкә үҗәтләнебрәк, чәмләнебрәк тотыналар.

Әлбәттә җиңәргә

Әле дә шулай булды. Беркем дә кул салындырып утырырга уйламады — бу афәтне җиңәргә карар иттеләр. Теге вакыт әмәле табылды бит, хәзер дә бер юл табылыр дип, һәркем бу хәлдән чыгу өмете белән янды, бар белгәнен эшкә җигеп уйларга, исәпләргә тотынды. Иң беренче максат: лагерьны саклап калу әмәлен табарга. Бу “көтү”не икенче якка юнәлтеп җибәрсәң, лагерьга тиз генә килеп җитә алмас иде, тик бу затларга ничек тәэсир итәргә?... Моны әлегә беркем дә белми. Ят планетадан килгән яки ятлар тарафыннан уйлап табылган бу коточкыч төркемне килгән юлыннан яздыру җиңелдән булмас. Иң мөһиме — вакыт җитмәячәк. Бу комсыз затлар ул арада лагерьга килеп җитәчәк. Икенче якка җибәрү дә уңышлы уй түгел — башка җиргә барып та шул зыянны салачаклар бит болар. Юк инде, бер яклаучысыз кешеләр яки хайваннар өстенә җибәреп булмый бу афәтне... Бу затларның кешегә тию-тимәве әле билгеле түгел, әмма кешеләргә карата дуслык хисләре белән яналардыр дип уйларга да нигез аз.
Болар ничек хәрәкәт итәләр икән соң, белеп баралармы? Әллә юлда очраклы туры килеп кенә турап куйдылармы күршедәге кызлар лагерын? Шушы сораулар белән мәшгуль булып торганда наушникларда күзәтерга калган төркемнән Энҗенең тавышы яңгырады.
— Төркем туктады, - диде Энҗе. - Менә, дәррәү кулларын өскә күтәрделәр... (Шулвакыт наушникларда көчле шатырдау булып алды). - Бер минут дигәндәй тордылар да... сулга борылып киттеләр.
— Анда нәрсә күренә? – Мөнир абыйның соравы үтә борчулы иде.
— Тау үзәнендә фермер хуҗалыгы урнашкан. Шунда юнәлделәр... Менә елгага төштеләр, аргы ярга чыктылар.
— Димәк аларның юнәлешен кемдер билгели, кеше яшәгән җирләр турында хәбәр бирә, - диде Мөнир абый Энҗе сөйләп бетерүгә. - Рафаил кайда?
— Алар фермерга хәбәр итәргә очты.
— Фермерның мал-туары да бардыр бит әле,- дип уйланып әйтеп куйды Айдар.
— Үзен һәм гаиләсен коткарып калырга тырышырга кирәк иң беренче эш итеп. Өлгерә алсак малларын да коткарырга тырышырбыз әлбәттә, - диде Энҗе җавапка. - Без һавадан күзәтеп торудан башка ярдәм итә алмыйбыз әлегә. Безгә Марат абый шулай кушты. Һәм сезнең белән бәйләнештә булырга тиешбез.
— Я, сөйләгез, ни күрәсез.
— Рафаил белән Марат абый фермерны, балаларын, хатынын өйдән алып чыкты. Ай аллам, аларның кечкенә балалары да бар!
— Ни зурлыкта?
— Берсе– әнисе кулында. Икенчесе дә кечкенә, 3 яшьләр чамасы гына — анысын әтисе күтәргән. Бик матур этләре дә ияргән. Анысы зур улларыннан ерак китми.
— Зур бала ничә яшьләрдә?
— 12-13 яшьләр булыр. Марат абый белән Рафаил кечкенә балалары белән хатынны очкычка утыртты, калганнар сыймый инде. Фермер зур улын да утыртырга тели, тик анысы ризалашмады ахры, этен ияртеп тау артына йөгерде. Тимур лагерьга очты. Каршы алыгыз...

Ферма кыйратылды

Менә фермер белән улы, Марат абый һәм Рафаил бергәләп тау артына яшеренде. Теге “көтү” ферма ихатасына кереп тулды. Икегә бүленеп, берсе мал утарына таба, икенчесе өйгә юнәлде.
— Карагыз әле, карагыз! Болар сыерларга бармак кебек әйберләре белән бер генә төртә, маллар егыла бара. Менә зур үгез торган аран янына якынаялар. Үгез котыра. Аяклары белән җирне тырный... Әһә, ниһаять аранны бәреп чыкты да чапты яланга, тегеләр моны тоталмый да тоталмый инде. Азрак артыннан чабып карадылар да кире борылдылар.
— Хәзер ни эшлиләр?
— Болар монда бөтен малны кырып бетерде, ә күгәрченнәре һәм мәчесенә зарар сала алмады. Күгәрченнәр тирә-якка очып таралды, ә мәче прожектор баганасына менеп утырды. Әй, карагыз әле, болар чыннан да бар нәрсәне ашый башлады. Артларыннан салам вагы коелган кебек коелып  бара. Менә ,ай-яй-яй, мәче утырган баганага да чират җитте!.. Аударсалар мәче әрәм була!.. Без очтык! Мәчене коткарырга!
Элемтә өзелде, чөнки кызлар барлык дөньяларын онытып мәчене коткарырга очты. Берничә убыр зат багана төбенә килеп җитүгә, очкыч багана өстендә әйләнә башлады.  Ләйсән очкыч тәрәзәсеннән башын сузып чакыруга,  мәче  өскә  карады. Баскыч төшерделәр. Коты алынган мәче шунда ук  җеп баскычтан өскә үрмәләде. Тәрәзәдән сикереп кереп, Ләйсәннең утыргычы астына ук кереп тә китте.
— Әй, мескенкәем! Ничек курыккан!
Ераккарак очып китеп тагын җиргә күз салдылар... Теге комсызлар ярты ферманы ваклап бетереп ята. Якыннанрак караган Марат абый белән Рафаилга хәзер бу убырларның ничек “ашаганнары” да ачык күренә. Боларның башында тоташ шлем булса, “ашаганда” бу шлем ике якка ачыла һәм аннан турагыч пәйда була. Роботлар гәүдәсенең алгы ягындагы панцирь ике якка ачылгач, анда тагын да куәтлерәк турагыч урнашканлыгы күренә. Кул ролен үтәгән торбалардан да пычак сыман үткен пластинкалар чыга. Бар да аңлашылды — бу роботлар тоташ турагычтан гына тора. Һәм бу турагычлар гаять каты материалдан эшләнгән дип уйларга тулы нигез бар. Юлларында нинди корылма очраса да — агачмы, тимер яки ташмы барын да вата-ваклый бу турагычлар. Очкыннар гына сибелеп кала тирә-якка. Каралтыларны, трактор-комбайннарны тураганда кайсыбер затларның җимерекләр астында калганлыгы да күренеп кала. Ләкин “ашап” барган күпчелек артыннан металлдан кала бар нәрсә дә салам кебек вакланып кала.
Тау артыннан боларны карап торган фермер ничәмә-ничә буын тырышып салган хезмәтнең шулай тиз рәвештә юкка чыкканлыгына шаккатып, рәнҗеп басып тора. Аның күзләрендә яшь. Ә улы йодрыкларын кыскан, күз нурлары белән бу вәхши өерне көйдерердәй булып текәлгән.
Алар куркынычларны моңа кадәр дә күп татыдылар: кар бураны күмеп киткән очракларны да, су басу афәтләрен да үткәрделәр, малларына ерткыч җәнлекләр дә зыян салды. Әмма бу рәвешле салкын кан белән бер сәгать эчендә яшәгән  йортыңның, үз кулың белән төзегән каралты-кураңның җир белән тигезләнүе аларның башларына да сыймый торган хәл иде. Бигрәк тә үз кулың белән ашатып-эчертеп тәрбияләгән, ничәмә еллар сиңа файда китергән мал-туар кызганыч. Алар аптырап югалып калды.
Тимурның очкычы лагерьдан кире килгәндә “көтү” ферманы ашап бетереп килә иде. Бар да очкычка күтәрелде.
Безнең дә басуга ашлама сибә торган очкычыбыз бар иде, әнә теге кырыйдагы зур сарайда, - малай бармагы белән түбәнгә күрсәтте, тик бу вакытта анда очкыч торырлык сарай гына түгел, вак-төяк каралты да җир белән тигезләнеп килә иде. Ферманы ашап бетергәч боларның ни кылачак икәнен белергә кирәк булганлыктан, һавадан гына күзәтүне дәвам иттеләр. Менә “көтү” ферманы  тәмамлап  куйды.  Билгесез  затлар бер җиргә җыелды, рәт-рәт булып тезелешеп басты. Бар да уң “кулын” югары күтәрде. Очкычлар тиз генә тау артына яшеренде, белмәссең боларны, әллә нинди көчләргә ия булсалар... Наушникларда көчле шатырдау тавышы колакларны томалады, күз алларында төрле төстәге яшен чаткылары уйнаган кебек булды. Рульдәге Энҗе белән Тимур көчкә генә тигезлекне саклап кала алды. Тагын да ераккарак китеп торырга мәҗбүр иделәр алар.

Роботлар белән кем идарә итә соң?

— Ниндидер сигнал килде инде боларга күктән? – дип әйтеп куйды Ләйсән.
— Ә нигә күктән дип уйлыйсың? -дип сорады Энҗе.
— Үзең уйлап кара соң. Биек таулар арасындагы үзәнгә хәбәрне күктән тапшыруы иң ансат юл. Аннан бит бу затларның ясалган материалы да гадәти түгел, алар башка планетадан килгән яки китерелгән булырга мөмкин. Шулай булгач хәбәрне дә күктән-үз планеталарыннан яки иярченнәреннән, яки космик аппаратларыннан көтәләр. Һәм ул хәбәр яки күрсәтмә килде дә ахры. Күрәсеңме?
Энҗе түбәнгә күз салды. Тегеләр тезелгән көе,барысы берьюлы уңга борылды һәм килгән юлларына төште. Шунысы сизелде, болар хәзер баягыдан тизрәк, хәтта ки бик тиз хәрәкәт итә башладылар.
— Ашагач хәл керде боларга, - дип әйтеп куйды Рафаил.
— Кара әле, чыннан да шәбәйделәр бит болар, - дип билгеләде Марат абый да. - Чыннан да, ашагач көч кергән кебек боларга.
— Ә бәлки алар шул рәвешле үзләренең энергияләрен тулыландыралардыр. Үз-үзләрен энергия белән тәэмин итүгә көйләнгән булсалар, бу һич тә гаҗәп хәл түгел. - Монысын алдагы экипаждагы Энҗе әйтте.
Тынып калдылар. Һәлакәтнең зурлыгы ачык!.. Уйлаганнары дөрескә чыкса, бу затлар Җир өстендә эшкәртеп, турап ташларга материал бар чагында бернинди энергиягә мохтаҗлык кичерми-нитми менә дигән иттереп яшәргә көйләнелгән. Бары тик якындагы азыкның кайсы юнәлештә икәнен генә белдерәсе боларга, һәм, вассәләм. Яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек барып та җитәләр, ашап та китәләр.

Мәңгелек двигательме? Түгел!

— Җир йөзендә мәңгелек двигатель уйлап табылмаган иде, болар шул булып чыгамыни соң?- дип сорады Энҗе.
— Мәңгелек үк түгел инде бу двигатель әлбәттә, җирдә төрле корылмалар беткәнче генә. Мәңгелек булмаса да, хәтсез вакыт үтәр әле. Җирдә тормыш шактый алга китте бит.
— Ярый ла бу көтү шушында гына булса, ә берьюлы берничә җирдән һөҗүм булса? - , монысын әлегә кадәр дәшми генә килгән Ләйсән әйтеп салды.
— Һәй, туктагыз әле! Бу “көтү”нең юлындагы чираттагы объект — безнең лагерь түгелме соң?!  Ничек котылырга болардан, менә шуны уйлагыз! - диде Тимур ачыргаланып. - Башта мондагысыннан үзебезнең лагерьны коткарыйк, аннан башкаларны карарбыз. Исән кала алсак...
Тимурга җавап бирүче булмады.
Лагерьга кайтып төштеләр. Фермерның гаиләсен аерым бүлмәгә урнаштырырга күрсәтмә бирелде. Зур уллары үзен коткарган Рафаил белән Тимур яныннан китәргә теләмәсә дә, гаиләсенә кушылырга мәҗбүр булды. Гаиләне урнаштырырга, кечкенәләрне сакларга кирәк. Тиз генә коткару эшләре таләп ителсә, син анда кирәгрәк. Соңрак сине  төркемгә алачакбыз, дип ышандырдылар аны. Ул арада артларыннан бер төркем күгәрченнәре дә очып килеп төште. Әйе, кошларга буе җитми бу адәм тәганәләренең. Җирне генә корыталар. Ике күгәрчен Ринатның иңбашына күнаклап нидер сөйләгән кебек гөрли дә башлады.
— Алар өйрәтелгән күгәрченнәр, менә икесе миндә, -диде фермер. Ерак араларга киткәндә без алар ярдәмендә аралашабыз.
— Менә әй. Шушы заманда да шулай гади итеп яшәсен әле кешеләр! - лагерьдагылар исләре китеп баш чайкады.
Тамак ялгап алу белән тагын уку бүлмәсенә җыелды мобиль төркем. Очкычларга утырып бергәләп качып китү — иң җайлысы. Тик бу малайларны гына түгел, хәзер инде кызларны да кызыктырмый. Аларның бу вәхши өерне юк итәсе, җиргә килгән афәтне туктатасы килә. Алар да сакламагач, бу җирне кем саклый?!  Әлбәттә әти-әниләре бик белемле, аларга хәбәр иткәндә берәр чыгу юлы тәкъдим итәрләр, бәлки кайтып та төшәрләр иде.  Балаларына куркыныч янаганын белгән нинди кеше ул-кызын якларга ашкынмас. Ләкин лагерьдагылар да төшеп калганнардан түгел: кулларында күпме ысул, башларында күпме белем, күпме үзләштерелгән һөнәр. Аннан ата-аналарга  хәбәр итүдән файда аз, алар кайтып җиткәнче бу урында ваклап туралган токмач аланы гына калачак. Шуңа күрә бу фикер телгә килгәнче үк кире кагылды.

Бу афәттән ничек котылырга?

— Боларга бирелгән күрсәтмәне берәр ничек кире якка үзгәртеп булмас микән? Илдус, Әлфия? Берәр нәрсә уйлап табыйк инде, башка якка борып җибәрик бу көтүне, - дусларына өмет тулы карашын төбәп Айдар әйтте моны.
— Әйе, тагын берәр ферманы, я берәр заводны ашасыннар инде, әйеме синеңчә? – Рафаил кызып Айдарга каршы төште.
— Мин үзем дә нәкъ шуны уйлап тора идем әле, - диде Илдус.- Ә нигә заводка я фермага? Нигә башка урынга түгел? Мәсәлән, берәр ташландык шахтага. Кертеп җибәрергә дә, тик ашасыннар, кызганыч түгел. Аннан күз күрер, ни дә булса уйлап табарга туры килер, ә бәлки шул көе дә котылып булыр... Үсмернең күзләре ялтырап китте: башына бер-бер хикмәтле уй-фикер килсә шулай кабынып китә ул.
— Ә якын-тирәдә андый шахта бармы соң? – дип кызыксынды Энҗе. Кыяфәтләренә карасаң, Ләйсән белән икесе күптән бу куркыныч көтүне куып илтеп шахтага кертердәй булып тора.  Картага текәлделәр — шахта бар, тик бу убырларның килгән юлында түгел. Бераз уңга борылып чакрым ярым тирәсе ераклыкта. Тау сыртлары бетүгә тыныч ага башлаган елга тигезлеккә килеп чыгачак. Уңга борылып азрак барсаң — ташландык шахта. Малайларның тирә-якны өйрәнгән булулары тагын ярап куйды. Тик бу “көтү”не ничек анда борырга?  Чакрым ярым арадан ничек, ни белән алдатып алып барырга. Тагын бәхәс башланды.
— Боларны азык белән алдатырга кирәк!
— Нинди азык? Каян алырга?
— Ничек инде кайдан?! Лагерьдан ташыйк. Тимер, пластик.
— Каралтыларны сүтепме?
— Билгеле инде. Сүтәбез дә очкычларга тагып шахтага таба юнәлешкә тезеп салабыз. Ашый-ашый барырлар да шахтага кереп тә тулырлар, анда кергәч тимер-томыр җитәрлек. Ай-яй, чакрым ярым арага җитәрлек итеп ташып өлгертү бик икеле.
— Их, монда берәр көтү мал булса... - монысын малайлар янына бая ук килеп баскан фермер малае Ринат әйтте.
Шулвакыт бәхәсне сүзсез генә тыңлап торган Мөнир кулын күтәрде.

Мөнирнең дуслары

— Туктагыз әле, дусларым. Ринатның бу сүзләреннән соң минем башка бер фикер килде. Тыңлагыз әле... Бу затлардан котылырга минем дуслар ярдәм итәчәк безгә. Һәм бер генә мал да юкка әрәм булмаячак.
Мөнир чак кына уйланып торды, аннан бер карарга килгәндәй җиңел итеп:
— Әйдәгез әле минем арттан, - дип барысын да ияртеп уку бүлмәсеннән чыгып китте. Очу аланын үтеп, лагерь читенә  чыгып  бастылар.  Мөнир төркемнән аерылып берничә адым алгарак басты. Кесәсеннән җыйнак кына итеп эшләнгән мөгез чыгарды. Бар да кодрәтле бер тылсым көткәндәй аңа төбәлде.
Әйе, бу серле кешене алар һаман да белеп бетерә алганнары юк. Үсемлекләр, бөҗәкләр, җәнлекләр белән син дә мин мөгамәлә итә торган укытучылары аларны вакыт-вакыт шулай шаккатырып кына тора. Яфрак-агачларның сулышын тоеп, җил белән сөйләшә алганын күргәннәре булса да, бу дуслары кем икәнлеген бар да өметләнеп түземсезләнеп көтте.
— Дусларыбызны чакырып карыйк әле, бәлки алар ярдәм итә алыр безгә. - Мөнир абый мөгезгә өрде. Матур мөгез тавышы яңгырады. Бер, ике, өч... дигәндә каршы урман ягыннан нечкә генә сызгыру ишетелде. Озак та үтмәде лагерьдан ерак булмаган урман алдында бер төркем ниндидер кешеләр пәйда булды. Алар шатланып сикергәләп лагерьга якынлаштылар. Хәзер бар да күрде: кеше дип әллә ни әйтерлеге булмаса да, болар кешегә шактый ошаган иде. Тик кул-аяклары бик озын. Үзләре киемсез. Тоташ йон белән капланганнар, маңгайларында мөгезләре дә бар..
— Бәй, шүрәлеләр ич болар, безнең дуслар! - Айдар шатланып кычкырып җибәрде. Малайлар иске дусларын күргәндәй шатландылар, кызлар гына мондый ятларны беренче күрүләре булганга, шикләнеп артка чигенделәр.
— Боларны үтертәбезмени инде ул хәшәрәтләрдән? Тапкансыз уйлап... - Тимур елардай булып Мөниргә карады.
— Юк, әлбәттә. Тынычлан,Тимур, курыкма. Ни эшләп аларны әрәм иттерик ди. Ә алар безгә ярдәм итә алыр. Әлбәттә без тиз-тиз генә тиешле чаралар күрсәк аларга бер зыян да килмәс, - дип тынычландырды Мөнир  балаларны..
Ул арада шүрәлеләр Мөнирне сырып алдылар, кеткелдәп көлә-көлә ниләрдер сөйләгәндәй итенделәр. Бармак-тармакларын сузгалап малайларга, кызларга караштырдылар. Ләкин Мөнир аларга җитди рәвештә нәрсәдер аңлаткач (бу телне әлбәттә шүрәлеләрдән башка беркем дә аңламады) тынып калдылар. Малайлар авызларын ачып шаккатып торган кызларга бу яңалыкны тиз-тиз генә аңлатып бирде. Озын итеп сөйләргә вакытлары юк иде. Ә бу дуслары турында алар бик-бик озак та сөйли алыр иде. Менә нәрсә сөйләр иде алар.

Беренче очрашу.

Үткән ел өйрәнүләр вакытында лагерьга яңа гына килгән ике шук малай Алмаз белән Илһам өйрәнүләрдән соң ангарда яшеренеп калган. Очкычта үзләре генә очып карамакчы булып, һавага күтәрелгәннәр. Күтәрелүен күтәрелгәннәр дә, очкычны ничек җиргә утыртырга кирәклеген онытып җибәргәннәр. Рычагларның әле берсен, әле икенчесен тарткалый торгач, очкыч куе урман уртасына кереп бер чокырга борыны белән кадалган. Бәхетләренә каршы, сазлыкка эләккәннәр. Кабина бөтенләе белән сазлыкка чумгач гел караңгы булып китте, дип сөйләде соңыннан Алмаз. Тәрәзә-ишекләргә зыян килмәгән, су керерлек түгел. Кислород та җитәрлек әлегә. Ярар, иптәшләр килеп табып алыр әле дип шым гына тордык төн узганчы. Курку белән башта йоклый алмадык, таңга таба арып йоклап киткәнебезне сизми дә калганбыз. Иртән  шау-шуга уянсак, исебез китте - очкычыбыз тип-тигез алан уртасында утыра. Тәрәзәнең чистарак бер җиреннән тышка күз салдык: тирә-як кара урман. Очкыч тирәсендә бер төркем җөнтәс кешеләр йөгерешеп йөри. Ыргыйлар, сикерәләр, безгә карап кулларын болгыйлар. Очкычка үрмәләп менеп ишек-тәрәзәләрне ачарга тырышалар, тәрәзәгә таяклар белән сугып ватарга тырышалар. Төшәргә чакырулары инде үзләренчә. Ә безнең куркудан котыбыз ботыбызга төште. Курыктык, чөнки боларның кул-аяклары озын, маңгайларында — мөгез. Илһам еламакчы булып авызын да ачкан иде, шул вакытта болар янына Мөнир килеп чыкты. Артыннан Айдар, Рафаил һәм Марат абый ияргән. Мөнир очкыч канатына менеп басып бу затларга безгә аңлашылмаган телдә нидер аңлатты. И-и-и, тегеләрнең шатлыгын күрсәгез, кош тотканнармы ни. Ул арада калган эзләүчеләр дә килеп җитте. Шунда Мөнир барсына да боларның калын кара урманнарда яшәүче шүрәлеләр икәнен аңлатты.
Мөнирнең шүрәлеләр белән бик күптәннән таныш икәнлеген дустанә мөнәсәбәтләреннән үк аңлаган иде балалар. Шүрәлеләр белән дуслашып алдылар, тик шулай да Мөнир кисәтте: алар кеше төсле булсалар да, бик үк ышанып бетәргә ярамый. Бу затларның аңы сабый бала аңы кебек: берни уйламастан, бер начарлык теләү булмаса да, ялгышып, зарар салырга мөмкин икән. Алар меңләгән еллар шушы урманда көн күргән, аларны үзебезнең янга чакыру кирәкми. Үзләре ияләнгән иркенлектә генә гомер сөрүләре аларга бик яхшы булыр.  Алар, Тукай абыегыз әйтмешли, табигать иркәләре. Әйдә, яшәсеннәр иркенлектә, беркемгә буйсынмыйча, беркемнән курыкмыйча.
— Ә берәр куркыныч янаса ни эшләрләр? - Монысын Илһам сорады. Ул инде бер шүрәле малае белән дуслашып ук алган.
— Янамас, - дип юатты аны Мөнир. - Шүрәлеләр үзләре бик куркак. Урманнан бер дә чыкмыйлар. Кеше аягы басмаган, кош та очып кермәслек иң куе урыннарда гына яшиләр. Ә кирәк булганда мин алар белән хәбәрләшә дә алам. Әле сезне дә алар ярдәме белән генә таптык. Шулай булгач, рәхмәт әйтегез яңа дусларыгызга.
Баткан очкычны бергәләп саз үләненнән чистарттылар. Шүрәлеләр дә зур-зур  агач яфракларына, учларына салып су ташыган булып ярдәмләшергә тырышып йөрде, үзләре баштанаяк пычранып, юешләнеп бетте. Кеше балаларына ярдәм итү аларга бер зур шатлыклы вакыйга булгандыр инде, бертуктаусыз кеткелдәп көлделәр.
Илназ белән Алмаз янына тәҗрибәле Рафаилны утырттылар, калганнар янәшәдеге зуррак аланда калган очкычлары янына китте. Рафаил кабинага күтәрелүгә Алмаз белән Илназны ару гына шелтәләргә иткән иде дә, тегеләр бармаклары белән җиргә күрсәткәч, пырхылдап көлеп җибәрүдән тыела алмады. Очкычның тик торганнан һавага күтәрелгәнен күргән шүрәлеләр куркып, ике-өч сикерүдә куе урманга кереп эзсез югалды... Менә шундый булган иде бу урман иркәләре белән беренче очрашу.
Хәзер дә, Мөнир  уйлавынча, табигатьнең бу иркә җаннары балаларны комсыз яу афәтеннән коткаруда ярдәм итәчәк.
— Тау итәгенә килеп чыккач, аларны шүрәлеләр каршы алса ничек булыр, дип уйладым мин, - диде Мөнир.
Нечкә күңелле Айдар һаман шүрәлеләргә зыян булыр дип куркып укытучыга карады.
—Ә бәлки үзебез генә алдатып йөгерербез алларыннан. Менә мин бик яхшы йөгерәм. Ә Рафаил миннән дә шәбрәк. Озын буйлы Ришат ни тора. Үзебез генә алдалыйк бу вәхшиләрне.
-Айдар, уйлап кара әле, сез шахтага кердегез ди, болар да сезнең арттан тулачак. Каян, ничек чыгарсыз соң сез?
-Ә шүрәлеләр ничек чыгар соң? Алар шахтада калырлармы? Юк мин моңа риза түгел, әйдәгез тимер-томыр ташыйк юлларына.  Шуны  ашап барып, төшеп китсеннәр шахтага.
-Айдар, шүрәлеләр сезнең кебек кенә түгел, бик тә көчле һәм җитез. Сикерүен дә алар сездән биегрәк сикерәчәк инде. Минем уемча, шүрәлеләр йөгереп шахтага керә һәм шунда ук терәү баганалары буенча үрмәләп икенче катка менеп  китә. Аннан соң чабып бу якка да чыгып өлгерә алачаклар. Күрерсең, аларга бер зыян да килмәячәк.
-Ә без соң шулай ук эшли алмыйбызмыни?- дип нәүмизләнеп сорады Айдар.
-4-5 метр биеклегендәге шоп-шома баганага менү сезнең өчен җиңел булмаячак. Ә теге убырлар баганаларны вакларга, туракларга ябышса? Юк, малайлар, сезне анда җибәрү куркыныч. Ә шүрәле дусларга бу уен эш кенә. Шулай булгач бәхәсләшмик. Дусларыбызның ихлас ярдәмен кабул итик.
Бар да аңлады: боларның аяк озын, тегеләр кыска аяклары белән мондый йөгерекләрне куып тоту ихтималы бөтенләй юк, шулай булгач тәвәкәлләсәң дә ярыйдыр. Шулай да шүрәлеләрне ярдәмсез калдыру дөрес булмас.
Убыр затлар килгәнче шахтага төшеп утлар кабыздылар, бар җиргә дә күзәтү өчен җайланмалар элделәр. Ерактан торып компьютерлардан күзәтергә мөмкин булсын өчен кирәкле бар эшне дә башкаргач, очкычларга утырып ераккарак киттеләр. Очкычларны җиргә утырттылар, үзләре һәр минут кузгалырга хәзер булган көе экраннарга төбәлде. Мөнир урманнан килгән ярдәмчеләргә үз телләрендә нишләргә кирәклеген аңлатып бирде.

Хәйләсез дөнья файдасыз

Роботлар төркеме тигезлеккә килеп чыгуга аларны йөнтәс шүрәлеләр төркеме каршы алды. Фермер хуҗалыгының барлык тимер-томырын ашап хәтсез көч җыйган роботлар бармакларын сузып аларга томырылды. Ләкин, шүрәлеләр дә хәйләкәр, тегеләр бармаклары белән төртергә уйлаганда гына сикереп кача тордылар. Китте куыш! Шүрәлеләрнең аяклары җитез, кыска аяклы  роботларга тоттырырга уйламадылар да. Мавыгып киткән роботлар, шүрәлеләр артыннан калмыйча, чабып,  шахта  авызына да килеп тә җитте. Берәм-берәм  шахта  авызына  кереп  югалган  шүрәлеләр артыннан ашыгып шахтага тулды.  Боларда аң ягы бик такыр икәне, бары өстән бирелгән күрсәтмәгә генә буйсынып эш иткәннәре аңлашылды. Керделәр дә, шүрәле көтүен куганлыкларын онытып, шахтадагы металл корылмаларга ябыштылар. Колакларны тондырырлык тимер-томыр чыңы башланды. Өстәгеләр мониторларга  күз салды. Шүрәлеләр шахтага керү белән, Мөнир өйрәткәнчә, терәү баганалары буенча җитез үрмәләп, икенче катка менеп тә җиттеләр, шунда ук чыгу юлына юнәлделәр. Чыгулары булды, лагерь ягына әйләнеп тә карамый, койрыкларын болгый-болгый урманга чаптылар. Шүрәлеләр төркеме урманга кереп югалгач, ике зур шүрәле лагерь ягына карап кул болгады. Балалар бу яктан сикерә-сикерә аларга кул болгады.
— Кара әле, рәхмәт әйткәнне дә көтмәделәр, - Әлфия белән Гөлшат гаҗәпләнеп укытучыга карады.
— Аларга безнең рәхмәт кирәкми. Алар эчкерсез мәхлукләр. Ярдәм итә алганнарына бездән дә бигрәк үзләре шатлана. Табигать шулай бит ул, үзенең балаларына эчкерсез ярдәм итәргә һәрчак әзер. Бары тик кешеләр генә дөрес аңласын аны.
Шүрәлеләрнең бер зыян күрмичә шулай ярдәм итә алганнарына сөенгән балалар тагын экраннарга төбәлде. Ә шахта эчендәге роботлар, әйтерсең шүрәлеләр булмаган да, көтүләре белән аларны кумаганнар да - дөньяларын онытып корылмаларны кыра, ашый.
Нәкъ Илдус уйлаганча килеп чыкты. Болар берни уйламыйча, буйлары җиткән җирдән бар нәрсәне: шахтаны тотып торган  баганаларны, ныгытмаларны ашап бетерүгә, өсләренә шахтаның дистәләгән метр калынлыктагы  тимер-бетон түбәсе ишелеп төште. Экраннарны тоташ караңгылык каплагач та, котылуга  ышанмыйча, бераз күзәтте әле балалар шахтаны.  Берәр туймас зат исән калыр да, җир, таш катламын ашап чыгар дип шикләнделәр. Бик озак көттеләр, бер генә хәрәкәт тә сизелмәде, бер шикле тавыш та ишетелмәде. Шуннан соң гына, тирә-якны күзәтү өчен җайланмалар куеп калдырып, лагерьга очтылар.

3 нче бүлек. Тылсымлы абага

Иртә белән

Рафаил бүген йокыдан уянганда ук үзендә бертөрле күңел күтәренкелеге тоеп күзләрен ачты. Күрше ятакларга күз салды: янәшәдә генә борынын сабыйларча мендәргә терәп Тимур мышнап йоклый. Дусының карашын тоепмы аның керфекләре селкенеп куйды. Арырак Айдар ята: ул инде иркенләп, аяк-кулларын тарбагайландырып юрганы өстенә салган да, берни сизмичә хырлый. Илдусның ятагы Рафаилдан иң еракта урнашкан булса да, ул Рафаил күзен ачканчы ук, дусының уяначагын сизгәндәй, аның карашын көтеп ята. Дуслар арасында иң тынгысызы шул Илдус инде. Иң соңгы булып ул ята. Иң беренче йокыдан уянучы да ул. Нәрсәнедер күрми, ишетми калам дип уйлыйдырмы, әллә үзе шундый тынгысыз җандырмы, һәрхәлдә дүрт дусның иң иртәчеле һаман да Илдус. Малайларның тәҗрибә ясап караганы да бар. Рафаил уяна да керфек астыннан гына Илдусны күзәтә, янәсе, бүген кем беренче. Күзен ничек кенә иртә ачмасын, малай һәрвакыт Илдусның канәгать елмаюына тап була: шаярма, дустым, бүген дә мин беренче!

Аннан алар икәүләп сәгатькә күз салалар. 7 туларга 15 минут калган. Дуслар уң кулларының баш бармагын өскә чөеп бер-берсен сәламли. Шуннан соң Илдус үз чиратында Айдарга текәлеп карап тора башлый. Айдар бу караш астында тыныч ята алмыйча әле бер әле икенче ягына борыла-борсалана, астында калган юрганын алып башыннан ук ябынып, дусының карашыннан котылмакчы була. Ләкин озакка түгел. Тагын юрган астыннан чыга, тагын аяк-кулларын юрган өстенә таратып ташлый. Берничә мизгелгә йөзтүбән дә ятып карый, тик тырышуы бушка. Илдусның кара күзләренең үткен уклары астында ятарсың ди тыныч. Бүген дә шулай булды: Айдарга уянудан башка чара калмады. Төшен күреп бетерергә теләгәндәй, бермәлгә күзләрен йомып ятты да, янәдән, инде тынычланып, соры күзләрен ачты. Айдар уянуга, Рафаил тарафыннан шулай ук күз карашы белән генә уятылган Тимур да күзләрен ачты. Булды бу! Илдус белән Айдар, алар артыннан Рафаил белән Тимур урын-җирләрен тиз-тиз җыештырып, юыну бүлмәсенә йөгерде. Шулвакыт барысына да “Уянырга!” дип кыңгырау шалтырады. Башкалар йокылы-уяулы килеш, әлҗе-мөлҗе килеп юыну бүлмәсенә юнәлгәндә, 4 дус инде бүлмәгә кайтып җиткән. Ашханәгә барганда ашыгасы түгел — һәркемнең өстәле билгеле. Балалар чыр-чу килеп тавышланып ашханәгә тулды. Ашаганда да тавышланмый булдыра алмадылар, чөнки барында да күңел күтәренкелеге сизелә. Шулай булмыйча, бүген бит лагерь сәяхәткә чыгачак.  Серле “убыр” роботларны шахтага “күмеп” калдырганнан соң үткәрелгән беренче күмәк чара әле бу. Ул хәлдән соң кызлар өчен малайлар лагерында аерым йокы бүлмәләре төзелде. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, балалар бергә булсын диптер инде, кызларны ерак җибәрмәскә карар ителде. Малайлар лагерының уку һәм йокы бүлмәләре бераз зурайтылды, һәм шулай итеп кызлар монда яшәп калды.

Сәяхәткә барабыз

Башта сәяхәткә малайлар гына бара дип уйланылган булса да һәр төркемгә өчәр кыз да алырга булдылар. Аларны да тирә-як белән таныштырырга кирәк бит. Ашханәдән кайткач биштәрләрен җыйдылар: ике тапкыр утырып ашарлык азык-төлек төйнәлде, бар кирәк-ярак, вак-төякләр биштәрләргә тутырылды. Кичкә лагерьга кайтып җитәргә тиеш булгач, күп әйбер кирәк булмады. Тиз арада лагерь уртасындагы мәйданга ике төркем булып тезелделәр. Сәяхәт дип атасак та, бу бигүк сәяхәт кенә дә түгел: чөнки төркем җитәкчеләренә карталар бирелгән, ә анда берничә пункт билгеләнгән. Төркемнәр шушы пунктларда булып, анда билгеләр калдырырга, үзләре дә картага яңа пунктлар өстәргә тиешләр. Кемнең картасы тулырак, шул төркем җиңүче булачак. Һәр төркемдә 15 әр кеше. Башта алар очкычлар белән тиешле урынга кадәр очып барачак, ә аннан соң инде ике төркем дә очкычларны калдырып бер-беренә капма–каршы юнәлешкә китә.

Лагерь җитәкчеләреннән күрсәтмәләр алганнан соң бишәрләп очкычларга төялделәр һәм һавага күтәрелделәр. Күктә бер болыт әсәре дә юк, көн матур булырга охшый. Бу якларда күзәтелгәнчә эсселек тә чамалы гына. Балалар да уртача киенгән. Билгеләнгән урында очкычлардан төшеп ике төркем дә ике якка юл алды.

Табигать инде уянган. Үләндә чык тамчылары җемелди. Барча җан иясе — күбәләкләр, һәртөрле бөҗәкләр, вак кошчыклар чык суы белән тамагын чылата, аннан һәркайсы үзенең гадәттәгечә яшәү тәртибенә төшә: төклетуралар безелдәп чәчәк эченә чума, әкәм-төкәмнәр үлән сабаклары буйлап өскә үрмәли, бал кортлары үзләренең мәңгелек эшенә керешә: үзләре генә белгән урында яшерелгән кәрәзләренә бал ташый. Кошлар шатланып күккә күтәрелә. Бар тирә-якны сискәндереп кәккүк тавышы яңгырый. Аяк астында да тормыш кайный: үләнне кыштырдатып күзгә күренмичә генә кыр тычканы чабып үтә, кыштыр-кыштыр килеп йөреп яткан сак керпе аяк тавышларын сизүгә йомарланып тынып кала. Куркак куян гына түзә алмый, посып утырган куак астыннан кинәт сикереп чыгып чабып китә. Ике-өч сикерүгә аланны иңләп, каршы як агачлыкка кереп тә югала. Малайлар аны күргәч сызгыра, кычкыра башлый. Кайберләре куянны тотып алырга теләгәндәй бер тын артыннан да чабып карый. Бар, тотарсың куянны. Күз ачып-йомганчы ул инде әллә кая югала. Малайлар да мышнап,әлсерәп кире чабып килеп иптәшләренә кушыла. Болай йөгерүчеләр сәяхәткә беренче тапкыр чыгучылар арасында гына була. Башкалар инде ул тәҗрибәсезгә карап елмаеп кенә куя. Бар иде аларның да шулай куяндыр, тиендер артыннан чабып йөргән чаклары...

Сәяхәт маҗараларсыз буламы?

Илдус җитәкләгән төркем төшкә кадәр ару гына юл үтте, картага ике яңа билге ясады: бер төшерелми калган чишмә һәм зур гына караңгы бер чокыр. Карталар очкычтан гына торып төшерелгәнлектән, уйсулыктагы бер зур тирәк төбеннән агып чыгып, куе үләнле тугай буйлап аккан чишмә картага төшерелми калган булып чыкты. Чишмә, болай гына караганда, акмый да кебек, әйтерсең үлән өстендә су җыелып тора. Тик текәлебрәк карагач, су астында ямь-яшел үләннәрнең агым юнәлешенә дулкынланып чайкалуы, үлән өстендә утырган суның аз гына сырланып торуы, суның акрын гына акканын белдерә. Тугайдан аккан чишмә суы агачлык эчендә үзенә тар гына юл да ясап өлгергән, шул юлыннан кайбер урында челтерәп, ә кояш төшкән урыннарда җемелдәп һәм челтерәп алга йөгерә.

Урман куелыгында урнашкан караңгы чокыр да картага төшерелмәгән икән. Шунлыктан аны маҗарасыз гына табуы мөмкин дә булмады. Алдан уйнап-шаярып, куышып баручы Алмаз белән Илһам чокырдан тәкмәчләп төшеп киткәннәрен сизми дә калды. Чокыр төбенә тәкмәчләп төшкәч тә куркуларыннан берникадәр тын яттылар. Илһамның башы ниндидер ботаккамы, тамыргамы каты гына бәрелде, ә Алмазның тезе бер ташка шундый каты бәрелде, авыртудан малай беравык тынсыз ятты әле.Шуннан соң гына икесе бердән куркышып кычкырып җибәрде малайлар. Чокырның төбенә коры чыбык-чабык, ылыс түшәлгән. Яры – кызыл балчык, тотынып менәргә бер үлән, ботак яисә тамыр заты юк. Чокыр бик тирән, тирә ягындагы каеннар иелеп-сыгылып аны каплап тора. Өстән караганда берни күренми. Малайларның кинәт югалуын төркем сизми дә калды. Гадәтләнгән тизлек белән берникадәр вакыт алга баруын дәвам итте. Тик шаян Алмаз белән Илһамның җитез колыннар кебек әле бер, әле икенче яктан килеп чыгуына күнеккән малайлар һәм кызлар берничә минуттан соң аларның инде хәтсездән күренмәгәнлекләрен искә алды. Башлап иң арттан килүче Тимур телгә килде.

Тагын Алмаз-Илһам маҗарасы

— Алмаз белән Илһам кая ул? - дип сорады ул алдыннан атлаган Рафаилдан.
— Чабалардыр шунда, - дип җаваплады Рафаил исе дә китмичә. Аннан кинәт туктап калды: чыннан да, күптән чыр-чулары ишетелми бит бу тиктормас наяннарның. Рафаил кинәт җитдиләнде. Кызлар төркемен эндәшми генә узып китеп, иң алда барган Илдус белән Айдарны куып җитте.
— Алмаз белән Илһам күрендеме, - дип белеште. Малайлар бердән туктады.
—Бая алдан чаптылар алар, ләкин хәзер арыганнардыр да үз урыннарына басканнардыр дип уйлыйбыз. Артта юклармыни? - дип сорауга сорау белән җавап бирде Айдар.
— Күренмиләр шул, - дип җаваплады Рафаил.
Илдус төркемгә туктарга әмер бирде. Бер урынга җыелдылар. Алмаз белән Илһам юк иде.
— Менә сиңа кирәк булса! Кеше белән бертигез генә барып булмый микәнни?! Юк инде! Каядыр китәргә кирәк, мөгез чыгарырга, бала-чага, - дип сөйләнде Айдар үртәлеп. - Хәзер эзлә инде аларны, тап!
Тик каян эзләргә, малайлар суга төшкән кебек юк булган. 13кеше 4 кә бүленеп кычкыра-кычкыра килгән юлдан кирегә китте. Айдар җитәкчелегендәге 3 кыз сулга китте. Кычкыра–кычкыра йөгерде кызлар. Илһам белән Алмазны кызганудан Ләйсәннең күзеннән бертуктаусыз яшь акты. Ярый әле, берсе дә аңа карамый, бар да алга яки як-якка карый. Юкса, “Нигә шул тәртипсезләрне кызганасың, очындылар да, менә хәзер алга бару урынына кире китеп, кадерле вакытны үткәреп, аларны эзлә! Икенче төркем инде кире кайтырга чыккандыр, ә без бу җәфаларны эзлибез!” - дияр төсле. Күзеннән яшьләрен сөртеп бераз тын торгач Ләйсәннең колагына җир астыннан килгән кебек кенә ярдәмгә чакырган тавыш чалынып калды. Кыз сискәнеп китте. Бар игътибарын куеп, тавыш ишетелгән якны чамаларга тырышты. Тавыш тагын ишетелде, шиксез, Ләйсәннән уң якта ишетелде ул. Ләйсән тавыш килгән якка чапты. Иптәшләрен чакырды:
— Һәй! Монда килегез!

Җитез шүрәлеләр

Иптәшләре аның артыннан йөгерде. Иң беренче йөгереп килгән Ләйсән чокырга мәтәлеп төшүдән чак калды. Гөлшат белән Энҗе биштәреннән тотып өлгермәсә, киткән иде кыз тәгәрәп-тәкмәчләп чокыр төбенә. Алмаз белән Илһам кычкырып арыганнар, хәзер биштәрләренән арканнарын  кушып бәйләп, шуңа тотынып чокырдан чыгарга уйлап, шуны тормышка ашырып яткан вакытлары иде. Арканны  чокыр читендә үскән каен тамырына эләктерергә тырышып ыргыталар ыргытуын малайлар, тик аркан аларны бик тыңламый, каенның кәкре тамырына һич эләгәсе килмәгәндәй елан кебек тагын шукларның аяк астына төшеп бөгәрләнә. Җыелганнар бу күренешне күзәтеп, боларны ничек чыгарырга дип уйлап торганда, каршы якта шатыр-шотыр ботаклар сынган, яфраклар кыштырдаган тавыш ишетелде. Бар да чокырның аръягына карадылар. Каршы яктан урманның изгелекле җан ияләре — эчкерсез шүрәлеләрнең ярдәмгә килеп җиткәне күренде. Килеп тә җиттеләр, ничек чыгасыларын уйлап та тормыйча чокырга төшеп тә тулдылыр. Күз ачып йомганчы бер-берсе өстенә басып, Алмаз белән Илһамны чокырдан менгерделәр. Үзләре дә тиз-тиз генә чокырдан чыгып урман сукмагы буйлап килгән юлларыннан кире торып чаптылар. Рәхмәт тә әйтеп кала алмаган балалар шаккатып чокыр буенда басып калды. Мөнир булса сөйләшер иде алар белән, рәхмәт тә әйтер иде дә, бу юлы ул юк шул араларында. Балалар аптырап басып торды һәм яңадан маршрутта билгеләнгән юлларына төште.  Шүрәлеләрнең эчкерсез ярдәме барысының да күңелен нечкәрткән иде. Барысы да  табигать көчләренең миһербанлылыгын күреп шаккаткан. Шуңа күрә Илһам белән Алмазга бу юлы бик каты шелтә эләкмәде. Ләйсән рюкзагыннан бинт алып Илһамның яраланган башын бәйләп куйды. Алмазның аягы каты бәрелеп яңгыраган гына булган ахры, узе инде бу хакта күптән оныткан.

Күпме вакыт югалды

Чокырны карталарында билгеләп юлны дәвам иттеләр. Урманның бу төше шулкадәр куе булды ки, төркем бу чокырны үткәнче хәтсез көч түкте. Туктап тамак ялгап алдылар. Аз гына ял иттеләр дә кузгалдылар. Юл тауга күтәрелде. Тау итәгендә урман куе булса да, түбәсе шәрә. Тау түбәсеннән тирә-якка хозурланып бер тын карап торгач төшү ягына юнәлделәр. Төшү ягында отрядны куе шыйлыклык һәм кыргый чиялек каршы алды. Шыйлыкның очлы вак энәләре киемгә кадалып сине тотып калырга тырышса, кыргый чиянең сыгылмалы каты ботаклары аякка уралып адымыңны акрынайта. Арасында үскән кәрешкәләр дә тиз атларга уңай түгел, аларны ерып атлый-атлый аяк буыннары калтырый башлый. Таудан төшеп чакрым ярымлап атлауга,  картада билгеләнгән киң тирән елга күренде. Шуннан соң төркем кайту юлына борылырга тиеш, тик кайтканда килгән юлдан түгел, ә икенче юлдан хәрәкәт итәсе.
Елга буенда бераз ял итеп алдылар.  Ашарга соңрак тукталырга булыр дип, тизрәк юлга кузгалдылар. Төш авып килә инде, ә алар ике ваемсыз аркасында күпме вакыт югалтты... Картага карадылар. Башта елга буйлап берәр чакрым агым уңаена барасы, аннан кайту юлына төшәрләр. Бар да ачык. Илһам белән Алмазны алдан кисәтеп куйдылар: үзләренә билгеләнгән урыннан бер адым да тайпылмаска. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре... Алар булмаса да урманда башка күзгә күренмәгән куркыныч  күп. Бу юлы шүрәле дуслары коткарды да, гел генә алар чыгып тормас юлга... Күрдегез бит, нинди хәл килеп чыкты. Авызларына ашамлык тутырган Алмаз белән Илһам (ашамыйча тәки түзә алмаганнар) сүзсез генә килешүләрен белдереп баш какты. Аларның отрядка килүләре быел гына шул әле. Берни дә аңламыйлар. Бер-бер хәл килеп чыкса әти-әниләренең тиз генә кайтып җитә алмаячагын да, җиргә бар тарафтан куркыныч янавын да күз алларына китерә алмыйлар. Сәяхәткә дә алмыйча булмый үзләрен, чөнки тирә-якны өйрәнеп бетми торып, лагерьда тынычлап яшәп булмаячак. Суы агуланган елга, билгесез роботларның көтелмәгән һәм аңлашылмаган һөҗүме Җир планетасындагы кешеләргә билгесез көчләр тарафыннан янаган куркынычларның күптөрле булуын исбатлап кына тора. Көтелмәгән хәлләргә һәрвакыт әзер булып торырга, аңлашылмаганны тикшерергә, аңларга, белем һәм тәҗрибә ярдәмендә андый хәлләрдән югалтуларсыз чыгарга өйрәнергә - менә шул максат бәләкәчләрнең алдында. Эзләнү эшләрен ничек башкарасын турыдан-туры өлкән дусларыннан өйрәнү бер дә зыян итмәячәк аларга. Алдагы елларда лагерьга киләчәк үсмерләргә бу эшләрне алар өйрәтәчәк бит. Бүгенге маршрут – әлегә кадәр тикшерелмәгән маршрутларның берсе булып тора. Теләсә кайсы яктан көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Моны икенче лагерьдан килгән кызлар бигрәк тә яхшы аңлый. Карале син, бер дә көтмәгәндә нинди коточкыч афәткә — роботлар һөҗүменә дучар булдылар... Ничек исән калдылар — ул да булса Әлфиянең йоклап соңга калуы аркасында, очраклы рәвештә генә. Кешегә әйтеп кеше ышанмас... Моннан соң инде алар элеккечә ваемсыз-кайгысыз була алмаслар, бу вакыйга аларга зур сабак булды. Кем белсен, шушы вакытта нинди көчләр нинди уйлар белән янадыр... Изгелектәме аларның уйлары, әллә явыз ниятләрен тормышка ашырырга омтылып, җиңүләрен күз алдына китереп, кулларын уа-уа шатланамы?   

Урман сукмагы

Елга ярыннан билгеләнгән борылышка кадәр тыныч кына бардылар. Менә борылыш. Нәкъ шул урында урманга тар гына сукмак кереп китә. Бу сукмак картада юк иде — билгеләп алдылар. Урманга керделәр дә сукмак буйлап киттеләр. Сукмак ярыйсы гына тапталган, кара балчыклы җирендә зур-зур аяк эзләре дә күренеп кала. Әлегә сукмакның юнәлеше маршрутта билгеләнгән юнәлешкә туры килгәч, берни уйламыйча хәтсез генә бардылар. Тамаклары туйган Алмаз белән Илһамның инде йокысы да килә башлады бугай, үзләренә билгеләнгән урында кызлар һәм арттагы зур малайлар төркемчеге арасыннан йокылы-уяулы атлап баруларын гына беләләр. Болар ягыннан бу юлы бер көтелмәгән хәл дә чыкмаячак икәненә тәмам ышандылар. Сукмак төркемне урман куелыгына алып керде. Бер урында чылтырап аккан чишмәгә юлыктылар. Ул да картада юк иде, төшереп алдылар һәм  янына утырып, тамак ялгап алырга булдылар. Бар да утырып бетүгә теге ике шаян изрәп йокыга ук китте. Ярар, уятмагыз, азрак ял итеп алсыннар, кечкенәләр бит әле, - дип төркем җитәкчеләре калганнарга бик тавышланмаска әмер бирде. Тегеләргә инде туптан атсалар да ишетерлек түгел. Бер-беренә терәлешеп, аркаларындагы биштәрләрен дә салып тормыйча, утырган килеш йокы симертәләр.
— Менә сиңа сәяхәтчеләр! - дип әйтеп куйды Тимур. - Әй күрәләр инде болар дөньяны...
— Төшләрендә, - дип өстәде Рафаил. Калганнар ашауларында булдылар. Арыганнар иде, башка шаяручы да, эндәшүче дә күренмәде. Аштан соң азрак ял итәргә өметләнеп, төркем җитәкчесенә карадылар.
— Монавы йокы чүлмәкләре хакына тагын 15 минут утырабыз, аннан кузгалабыз. Тик йокламаска! - дигән әмер булды җитәкчедән. Кызлар чишмә буена барып утырдылар да чыш-пыш килеп, көлешеп үзләре генә белгән серләренә күмелде.

Айдар белән Илдус кулларын баш астына салып чалкан ятты. Аз гына ял итеп алу аларга да комачау итмәс... Малайлар зәңгәр күккә төбәлде. Болытларга карап ятарга ярата алар. Зәңгәр күктә аккан болытларны төрле нәрсәләргә ошатып, аларны күзәтүдән ямь табып вакыт үткәргән чаклары да күп булды. Әле дә берәр болыт күренсә аны ниләргәдер охшатачаклары турында уйлап, тырышып-тырышып күкне күзәтте. Тик... бүген күк бөтенләй башка төсле, анда бер генә болыт та юк, үзе дә әллә нинди салкын тимер төсле. Югыйсә, һава торышына караганда, күк бүген зәп-зәңгәр булырга тиеш тә...

Серле гөмбәз

Илдус шомланып иптәшенә күз салды, Айдарның да аптыравы йөзенә чыккан. Дуслар кинәт корт чаккан кебек сикереп торды. Икесе бердән яңадан күккә карады: баш түбәләрендә күренергә тиешле зәңгәр аяз күк урынына зур гөмбәз күрделәр алар. Тик бу гөмбәз гадәттәге төпсез зәңгәр күк түгел, ә ясалма гөмбәз иде. Гөмбәз ни эшләптер җиргә төшми, агач башларына тияр-тимәс булып һавада эленеп тора. Аны кем, ни рәвешле тотып тора — үтә күренмәле булмагач монысы күренми. Нигә кирәк бу гөмбәз, кемгә кирәк? Ни өчен? Айдар тавыш-тынсыз гына Рафаилны уятты. Гөмбәзне аңа да күрсәтте. Шаккатып озак торудан мәгънә юк, нидер кылырга кирәк. Әлегә бу серле гөмбәз турында башкаларга әйтми торырга килештеләр. Бу гөмбәз ни эшләп алар өстенә корылган чатыр кебек тора? Табигатьнең тагын бер мәрхәмәте – изгелегеме бу, әллә серле яман көчләрнең кешеләр язмышы белән уйнавымы? Күпме генә текәлеп карасалар да гөмбәздә җөй – ялгау сыман эзләрнең әсәре дә күренмәде. Сукмак буйлап арткарак та, алгарак та китеп карадылар-гөмбәз шактый зур булып чыкты. Бу шомлы билгесезлектә тыныч калып булмый иде, тиз генә җыендылар да алга атладылар. Иң алдан атлаган Илдус гөмбәздән күзен алмады: гөмбәз дә алар артыннан калмаска ниятләгән кебек тавышсыз гына алга шуды. Рафаил үз урынына- төркемнең артына күчеп, янындагы Тимурга пышылдап кына бу сәер хәлне аңлатты.

Сукмакны маршрут белән чагыштырдылар — туры килә.Нинди сукмак булды соң бу? - дип баш ватты Илдус белән Айдар. Сукмактан чыгарга уйлаганнар иде дә, бусы мөмкин эш булып чыкмады. Ике якта да урман шундый куеланып китте, бары тик шушы сукмактан барып кына картада билгеләнгән зур акланга барып чыгарга мөмкин булачак иде. Акланга кадәр сукмак буенча баруны дәвам итәргә киңәштеләр, аннан инде очкычлар торган урынга да ерак калмаячак — күп булса 2-3 чакрым ара, йөгереп үтсәң, ярты сәгатьтән дә аз вакыт җитә. Менә, алларында кояш нурларына манчылган аклан яктырып күренде. Җитәкчеләр төркемне шушы урында туктатты, күккә күз салмыйча да сизделәр: гөмбәз дә туктады. Тимур белән Рафаил да алар янына килде. Башкаларга сиздермәс өчен югарыга карамый гына киңәш кордылар. Акланга башта Илдус, Рафаил һәм Тимур гына чыгарга, ә Айдар калган сәяхәтчеләр белән “ял итеп торырга” килештеләр. Бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыкса, ул калганнарны лагерьга алып кайтырга тиеш. 3 малай сөйләшенгәнчә аклан авызына якынлашты. Айдар күреп торды - хәрәкәт башлануга  гөмбәз дә кечкенә төркем артыннан кузгалды. Малайлар акланга чыгуга гөмбәз  акрынлап җиргә якынлады. Ләкин шул вакытта көтелмәгәннән дә көтелмәгәнрәк хәл булды. Аклан уртасына, бер-берен куып,  Алмаз белән Илһам, алар артыннан беренче маҗарадан соң болардан бер тотам да калмаган Ләйсән йөгереп килеп чыкты. Илдус һәм иптәшләре куркынычтан йолып калырга теләп, аларга омтылдылар, ләкин... Шул ук вакытта гөмбәз дә кинәт шомлы гүләп, шәбәеп төшеп җитеп, барысын да каплап куйды.  Айдар, куркуын онытып, алга омтылды, тик бушка...Нәкъ шул мизгелдә гөмбәз жуылдап күккә күтәрелде һәм секунд эчендә күздән югалды. Шаккаткан сәяхәтчеләр йөгерешеп акланга чыкты. Гөмбәз торган урында тирәнәеп кара җир генә калган: әйтерсең лә гөмбәз балаларны гына түгел ә җирнең бер катлам туфрагын да казып алып киткән. Бер күккә, бер җиргә карап озак басып торды сәяхәтчеләребез. Ләкин бер ничек тә аңлап, яки аңлатып та булмаслык бу күренештә бөтен нәрсә билгесезлек белән чорналган иде. Айдар хәлне лагерьга хәбәр итте. Бераздан (теге якта киңәш корып алдылар ахры) Айдарга хәбәр килде: калган төркемне ашыгыч рәвештә лагерьга алып кайтырга! Моңсуланган төркем акрын гына очкычларга таба кузгалды. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, очкычлар торган мәйданга килеп чыктылар. Монда аларны икенче төркем көтә иде инде. Булып узган сәер хәлләргә үзләре дә чиксез аптыраган хәлдә икенче төркемдәге иптәшләренә тулыр-тулмас аңлатма бирделәр. Аннан соң үзара киңәшеп, 5 очкычка төялеп кайтуга борылдылар. Бер очкыч аланда урынында калды.

Монысы маҗара гына түгел...

Өстән гөмбәз каплагач та Илдус башта коты очып күзләрен йомды. Тик төркем өчен җаваплылыгы исенә төшеп шунда ук күзләрен ачылырга мәҗбүр итте. Алар — 6 кеше, билгесез серле гөмбәз астында. Гөмбәз бик биек, түбәсенә кемнең дә буе җитәрлек түгел. Стеналарда ник бер сыр, бер җөй булсын, шоп-шома. Рафаил нидер уйлап, тиз генә  гөмбәз кырыеннан җирне куллары белән казырга ниятләде. Тик шул вакытта гөмбәз кинәт кенә жуылдап өскә ыргылды. Бар да аяктан егылды. Илдус искә алды: егылган җире үлән, арада матур чәчәкләр үсеп утыра, каты абага сабаклары күп... Аларга чебен-черки сарылган. Әнә бер карышлавык безнең сәяхәтчеләр кебек хәрәкәтсез ята. Арырак бер күбәләк канатларын салындырып чәчәк җимшәненә егылган. Аягы янында гына бер чикерткә күзен алартып хәрәкәтсез тора. Иптәшләрен барлады. Рафаил һаман яткан килеш булса да гөмбәз читен чокый. Менә ул үрелеп Тимурның рюкзагын ачты. Аннан бер ялтыравык тимер кисәге табып, шуның ярдәмендә җирне  чокуын дәвам итте. Бер минут үтмәгәндер, чиксез аптыраулы карашын дустына төбәде. Илдус шуышып аның янына якынлашты. Күрде: бер көрәк тирәнлек җир казыган Рафаил, тик аста шома тимер генә ялтырап күренә. Калганнар да акрын гына егылган җирләреннән торып утырды. Илһамның башындагы бәйләвечтән  кан саркып чыккан. Аның янында Ләйсән кайнаша. Булган кыз ул Ләйсән — һичкайчан югалып калмас, шунда ук ярдәм итү юлын табар.
— Ничек, куркынычмы ярасы? - дип эндәште аңа Илдус.
— Юк, юк, куркыныч түгел, үзем карыйм аны, - дип тынычландырды Ләйсән.
— Эх, сез тиктормасларны, - дип ачусыз гына Илһамга карап сөйләнде Илдус. Белә инде ул, аңлый. Бәләкәй чагында андый гына шуклыклардан башка мөмкин түгел... Бәлки мөмкиндер дә бит, тик... кызык түгел.
— Ярый әле, бәрелеп кенә калган, тишелмәгән башы, - шулай дип юатты ул үзен һәм башкаларны.
Гаҗәп бер хәл кичерде сәяхәтчеләр. Әйтерсең болында гөл-чәчәкләр арасында утыралар. Әйтерсең берни дә үзгәрмәгән. Имеш, алар арыганнар да хәл җыялар.  Хәлләре шулайрак иде мондагыларның. Тик... аякларына торып басарга берсе дә үзендә көч тапмады. Бертөрле генә гүләгән тавышка изрәпме, барысы да акрын-акрын гына йокыга талдылар. Шулай да йокыга китеп баруын сизеп алган Илдус, сәгатенә күз салырга көч тапты үзендә. Сәгать 4 не күрсәтә иде. Аннан инде ул да онытылып тирән йокыга талды.

Чит планетадамы?

Туктадылар  ахры. Гүләү дә туктады. Бераз торгач гөмбәз сәхнә ачылган кебек ике якка ачылып китте дә бер тар гына дивар кебек итеп җыелып куелды. Үлән өстендә берни белми йоклап яткан 6 бала һаман шул акланда яткан кебек кыяфәттә калдылар. Менә алар берәм-берәм уянып тирә-якны күзәтергә тотындылар. Алар килеп төшкән идән кебек тип-тигез җир ифрат биек һәм текә таулар арасында ята. Таулар күксел - соры төстә, аларның итәгендәме, түбәсендәме һичбер яшеллек әсәре юк. Монда, гомүмән гел сорылык кына, бер яшәү галәмәте дә күренми һәм сизелми. Балалар гадәттәге зәңгәр күк йөзен күрергә теләп  югарыга карадылар: анда да соры бушлыктан башка берни дә күренмәде.
— Безне мөгаен чит планетага алып килгәннәрдер, - диде Рафаил Илдуска пышылдап кына.
Илдус сәгатенә карады. 8 туларга 15 минут бар иде.
— Белмим тагы. Минем сәгатькә ышансак, барлыгы 3 сәгать тә 45 минут очканбыз. Ул вакытта нинди планетага барып җитеп була соң?
— Ә числосы?
— Әх, анысы да бар бит әле. Кая әле? Монда бүгенге число, димәк бик үк ерак китмәгәнбез!
— Эх, бу очкычның тизлеген дә белеп булса, ничаклы киткәнне дә исәпләп булыр иде,-диде Рафаил.
— Ашыкма, анысын да ачыкларбыз, - диде Илдус дустына. Ул үзе белән Рафаилның туры килгәненә бик шат иде бу вакытта. Ифрат көчле, сабыр, акыллы, ни кушсаң шуны башкарырга әзер торучы Рафаилны ул бик ярата, хөрмәт итә. Әлбәттә, юк-бар сораулар белән йөдәтми генә кулыннан килгән теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара торган малайны лагерьда барысы да ярата, аңа ышана. Рафаил артыннан җепкә тагылган кебек йөрүче Тимур да бу сәгатьтә нәкъ аларга кирәк кеше, дип уйлады Илдус. Чөнки Тимур янында булганда Рафаил үзен аның зур абыйсы кебек хис итә. Ә бу тойгы үз чиратында аңарда үз көченә ышаныч тудыра, булдырмастайны да булдырырга, җиңалмастайны да җиңәргә сәләтле итә.

Кояш нурлары төшмәгән текә таулар арасы бик тиз караңгылык астында калды. Төркем җитәкчесе иптәшләрен барлады. Тимур Рафаил янында, Алмаз белән Илһам Ләйсәннән ерак китәргә куркып шым гына утыралар.
Менә монысы шәп! - дип уйлады Илдус. Ичмаса бераз гына булса да як-якка чабып йөрмәсләр...
— Каяле, Тимур, синең кырык бүлекле  рюкзагыңны актарыйк, фонарең бармы? – Илдус, Тимурның фонаре булачагына нык ышанып, кулын сузып ук сорады.
— Әлбәттә бар! - Тимур горурланып аның кулына фонарьны салды. И, ул Тимурның рюкзагы... Ни генә юк инде анда? Кем әйтмешли, юк нәрсә юк анда... Бая Рафаил җир чокыган тимер кисәге дә андый-мондый гына тимер кисәге түгел, ә теге вакытта лагерьга һөҗүм иткән роботларның ниндидер бер өлеше-кисәге иде. Шундый инде ул Тимур. Бер кирәге чыгар әле ди дә, тапкан-күргәнен рюкзагына сала бара. Шуңа күрә аның рюкзагы башкаларныкыннан ике тапкыр авыррак булып чыга. Ләкин Тимурны бу һич тә борчымый, ул бу авырлыкны шатланып күтәрә. Чөнки ул да Рафаил кебек көчле һәм булдыклы булырга хыяллана.

Яшәү өчен көрәш

Караңгы төшү белән салкынайтып та җибәрде. Илһам белән Алмаз бер-беренә сыенып, Ләйсән апалары янына елыштылар.
— Илдус, болай булса, төнлә без монда катып үләчәкбез, - дип Ләйсән зур малайларга карады.
Илдус белән Рафаил чарасыз калып тирә-якка карады:  бер җан әсәре дә,бер куыш та юк. Тирә-якта соры таш өемнәре генә.
—Һич югы бу гөмбәзне кире ябу чарасын күрик, барыбер ышык булыр, - дип өстәде аптыраган Ләйсән.
— Шәп фикер бу! Тырышып карыйк.
Малайлар гөмбәзне ябу чарасына керештеләр. Бая бер тавышсыз ачылып киткән серле гөмбәз хәзер бер стена-дивар кебек кенә тора, аны ничектер үз хәленә китерергә мөмкин икәнне малайлар аңлый да, тик ничек икәне генә күренми. Гөмбәз стеналары шоп-шома, бер генә тотка-мазар да, кнопка кебек әйбер дә күренми. Тышкы ягына чыгып арт ягыннан да карадылар. Менә шунда карана торгач иң өстә гөмбәзне каядыр эләктерергә тиеш булган боҗраны күреп алдылар. Тик аңа буй-фәлән җитмәле түгел. Бер-бере өстенә басып — әлбәттә инде иң аста Рафаил, аның иңбашына Илдус, Илдус иңбашына Тимур басты. Әмма боҗрага һаман да буйлары җитмәгәнлеге ачыкланды. Шуннан соң болар җирдән берәр таш куярга уйладылар. Ләкин кайсы гына ташка барып тотынсалар да алар җиргә береккәндәй иде. Бергәләп күпме генә көчәнсәләр дә бер генә ташны да кузгата гына түгел, селкетә дә алмадылар малайлар.
—Сәер, - диде Рафаил. Тау-таш кисәкләре булса аларны бер җиргә өю авыр булмас иде, нәрсә, әллә бу ташларны цемент белән катырып куйганнармы соң?
— Алмаздан башка булмый монда, - диде Илдус.
Хәзер инде пирамиданың башына Алмазны бастырдылар. Бар көчләренә пирамиданы тотып торган Илдус белән Рафаил икәүләп аңа әмер бирә башладылар.
— Боҗраны күрәсеңме? Шуның тирә-ягында берәр кнопка-мазар булмасмы, нык кына тикшер.
— Мин монда берни дә күрмим, - дип җаваплады Алмаз.
— Әлбәттә күрмисең, караңгы ич, - диде Илдус. – Син кулың белән капшап кара.
— Капшадым, берни дә юк, шоп-шома, - диде Алмаз еларга җитешеп.
— Җебемә, бер кулың белән боҗрага тотын, тагын бер тапкыр тикшереп чык.
Алмаз боҗрага тотынам дип талпынганда аяклары белән Тимурның җилкәсеннән нык итеп этелде, Тимур кинәт артка егылды, ярый әле Илдус аның аякларыннан тотып өлгерде. Рафаил белән икәү көч-хәл белән Тимурны ташка егылып төшүдән саклап кала алдылар. Тик менә бәла — Алмаз боҗрага ябышкан көе гөмбәз өстендә асылынып калды. Шулчак могҗиза булды — гөмбәз кырыйлары пәрдә ябылган кебек итеп ике яклап акрын гына гүелдәп ябыла башлады.
— Алмаз, ычкындыр боҗраны, аска шу! - Илдусның командасына буйсынып, Алмаз Рафаилның кочагына шуып төште. Малайлар гөмбәз эченә йомылдылар. Ул арада гөмбәз ябылып та бетә язды. Рафаил кинәт кенә нидер исенә төшкәндәй бер сикерүдә ишек янына барып җитте, ишекләр арасына кесәсеннән алып йока гына ялтыр тимер кисәген кыстырып өлгерде.
— Монысы -  безгә суларга һава булсын өчен, - дип сөйләнде малай.
Шунда гына барысы да үзләренә нинди куркыныч янаганын аңлады, һәм рәхмәтле карашларын тапкырлык күрсәтүчегә юнәлтте. Илдус башкаларга күрсәтми генә иптәшенең кулын кысты.
—Фонарьның батареясен сакларга кирәк, шуңа бүген башка берни дә эшләмибез, ятабыз, - дип әмер бирде төркем җитәкчесе.
Бер-беренә сыенып йокларга яттылар. Яту белән йоклап булмасы билгеле иде инде... Бу кадәр маҗараларны кичереп йөрәкләре ярсып типкән балалар бик озак көлешеп, сөйләшеп ятты, аннан соң  гына  тынычланып, берәм-берәм тирән йокыга талдылар.

Билгесезлектә икенче көн.

Гадәтенчә иң башлап Илдус уянды. Яктырып килә бугай — ярыктан чак кына сызылып күкселлек күренә. Монда кояш төшми торган җир булгач җылысы да, яктысы да бик аз булачагын кичә үк аңлаган иде ул. Өшүен өшемәде әлегә, шулай да болай озак дәвам итмәячәге, бервакыт бары да өши-туңа башлаячагын ул бик яхшы күз алдына китерде. Берәрсе чирләп тә китсә әле... Юк, монда озак калуны башка да кертергә ярамый, тиз арада ничек тә моннан качып котылырга тырышырга кирәк. Илдус Рафаилга карады, йоклый әле ул. Ничек тыныч йоклый ул, көрәшчеләр кебек. Әмма Илдус белә, кайчан кирәк булса, шунда уянып торып, ни кирәк шуны эшләргә сәләте бар аның. Дусының карашына буйсынып Рафаил да күзләрен ачты, нишлибез инде хәзер, дигән сорау иде аның күзләрендә. Икәүләп читкә китеп утырдылар.
-Башка бер юньле-рәтле уй да килми бит әле , - дип пышылдады Илдус дусына. Аптыраган Рафаил да дусы белән килеште.

Бераз сүзсез утыргач тышка чыгу чарасын күрә башладылар. Кичә ябуын яптылар да гөмбәзне, шул рәвешле җылыда, бернинди куркусыз төн үткәрделәр, ә бүген аны ничек ачарга? Иптәшләре дә берәм-берәм уянып бетте, ә башларына бер файдалы уй да килмәде дусларның. Шулай баш ватып утырганда тышта аяк тавышлары ишетелде. Аяк тавышы дип инде шартлы рәвештә генә әйтеп була – дөресе, ташны үтмәс тимер пычкы белән кискән тавыш иде бу. Минут үттеме юкмы, гөмбәз тагын ике якка ачылып китте. Балалар каршында тагын кичәге төссез пейзаж ачылды. Ишек төбендә ике робот басып тора иде. Илдус шуны искәрде: болар теге вакытта кызлар лагерына һөҗүм иткән роботлар кебек үк, тик буйлары бераз зуррак.  Болар хәзер безне тураклап ташлыймы инде дип куркып торганда, роботлар кискен борылып ары киттеләр. Малайлар шул вакытта гына үзләренең гөмбәзеннән арырак ташлар арасында тагын бер гөмбәз барлыгын күрделәр. Роботлар ул гөмбәзне дә барып ачтылыр... Балалар  чәчләре үрә торып, авызлары ачылган көе катып калды... Икенче гөмбәз астында  бер төркем шүрәле утыра. Гөмбәз ачылды, әмма шүрәлеләр аннан чыгарга уйламады — бер-беренә сыенып мескеннәрчә утыруларын белде.

Мескен шүрәлеләр

— Өшегәннәр, туңганнар бит болар, - дип нәтиҗә ясады Тимур. -Әнә ничек дерелдәшеп утыралар.
— Бу мескеннәрне кайчан китерделәр икән монда?- дип еларга җитешеп сорады Ләйсән.
— Мөгаен берничә көн электер, күрәсезме, аларның гөмбәз идәнендә бер үлән әсәре дә калмаган, - дип җаваплады Илдус. Балалар үзләренең аяк астына карадылар: үләннәр – чәчәкләр берни булмагандай үсеп утыралар. Хәтта күбәләкләр дә очарга иткәли. Менә бер чуар күбәләк алай-болай очкалап йөри торгач, бер чәчәккә кунып тамагын ялгап алды һәм ... һавага күтәрелде. Балалар өстеннән бер генә очып әйләнде дә, тормыйм мин бу караңгы базыгызда, ни күрсәм дә күрермен, дигәндәй, һавага күтәрелеп күздән үк югалды. Балалар аның артыннан очып китәрдәй булып талпынып карап калдылар...
Аннан кабат күзләрен җиргә төбәделәр. Әйе, кояш нурлары һәм кояш астында үскән чәчәкләр суты белән тукланган күбәләк монда озак яши алмас иде дип уйлады ирексездән бар да. Ә соң алар? Алар да кояш балалары түгелме ни? Алар күпмегә чыдар монда, ничек чыдар? Ә бу мескен шүрәлеләр, табигатьнең иркә балалары, монда тагын күпме түзәр?!  Әнә бит алар ничек өшегәннәр, туңганнар, бер-беренә сырышып, дер-дер килеп утыралар. Аларны кызганудан балаларның йөрәге кысылды.
Нидер уйлап табырга кирәк булачагын бары да аңлады. Ничек тә моннан котылу ягын карарга кирәк. Икенче гөмбәзне дә ачкач, роботлар ары киттеләр...һәм барган көйләренә эреп юкка чыккандай күздән югалдылар.
— Менә сиңа мә!?
Монысын чиксез аптыраган Рафаил әйтте. Кая булды инде бу хәшәрәтләр?
— Кая булсын, тау куышы фәлән бардыр анда, шунда кереп киткәннәрдер алар, - диде Илдус.
— Әйдә барып карап килик, - диде Алмаз белән Илһам, хәзер үк йөгереп китәргә үк әзер кыяфәт белән.
— Әйе, барыгыз. Бәлки тау куышына ук ябып куярлар үзегезне. - Монысын Тимур әйтте. - Безгә дә җәфагыз кимер, - дип тә өстәде әле малай.
— Тимур, үзеңнең алар кебек чагыңны оныттыңмени?! Бигрәк зур үсеп киткәнсең! - дип җаваплады аңа каршы Ләйсән. Ләйсән юкка гына укытучы булырга җыенмый шул, әнә бүген үк күренеп тора, бик яхшы укытучы булачак ул.
— Ярар, әрепләшмәгез! Вкыты ул түгел. Ә син Тимур, шуны аңласаң иде, безгә моннан үзебезне генә түгел, мескен шүрәлеләрне дә коткару тиеш. Онытмагансыңдыр әле аларның безне ни рәвешле коткарып калганнарын? - Илдус сүзен ачуланып башласа да, йомшартып тәмамлады.

Тимур башын түбән иде. Әйе, кайчак бик үк тирән уйламый шул ул, шуңа ялгышкалый да.

Менә сиңа ялтыр таш!

Шулай да тирә-якны тикшерми булмас, - диде җитәкче. Рафаил белән Тимур бер якка, Илдус белән Алмаз икенче якны тикшерергә булды. Ләйсән белән Илһам монда кала, берәр чара табып шүрәлеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чарасы билгеле инде, үзләренең гөмбәз идәнендә үскән җиләкләр, сумкаларында калган азыклар белән мескеннәрнең тамагын туйдыру. Һәм шулай иттеләр дә. Озакламый гөмбәз төбендә вак-төяк үлән һәм ашарга яраксыз абагалар гына утырып  калды. Шүрәлеләр, мескеннәр, аларны ашый да алмас иде, шундый каты бит ул абага, өзеп алуы да бик авыр.

Илһам башта шүрәлеләр янына килергә шикләнсә дә, Ләйсән апасы бер дә курыкмый йөреп, аларны тәрбияләгәнен күргәч,  булышырга тотынды. Бер шүрәленең иңбашы яраланган булган, кан саркып тора, яраны чистартып пластырь ябыштырып куйдылар, калганнарын да карап-тикшереп чыктылар. Нәтиҗә начар түгел: берничә тырналган-сыдырылган урынны исәпләмәгәндә шүрәлеләрнең сәламәтлегенә башка зыян килмәгән. Тик бик өшегәннәр. Алай да азык чәйнәгәч җылынып киттеләр ахры,  күз карашлары өмет нуры уянды. Ул арада сөйләшенгән вакыт җитте: ике яктан да разведка кайтты. Нәтиҗә: өметле берни дә юк. Тирә-яктан чолгап алган өскә авардай булып торган текә тауларга бер ничек тә менә торган түгел.  Малайлар тагын утырдылар. Ачыгу турында уйламаска тырышты балалар, хәер уйласалар да ашарга юк иде. Бар уй: моннан ничек тә исән котылу, шуңа бер чара эзләү.

Бервакыт каршы як тауда теге ике робот пәйда булды. Әйе-әйе, алар тау эченнән килеп чыкмады, ә пәйда булды. Әйтерсең һавадан яралдылар. Бу тау тирәсендә Илдус белән Алмаз тикшерү үткәргән иде, тауда бер генә ярык та, тишек фәлән дә күрмәгән иде. Шулай булгач, каян килде соң болар? Ике робот, балалар яныннан үтеп китеп, мәйдан уртасында  торган бер биек таш янына килеп бастылар. Шул арада биек таш дигәне пәрдә кебек шуып төшеп анда ялтырап торган очкыч күренде. Балалар күрде - менә аларга котылу кайда. Һәрбере, ике күзен дүрт итеп, роботларның  кыланышын күзәтте. Ә тегеләр, акрын һәм   җайсыз  хәрәкәтләнеп, очкычка кереп утырды. Икенче мизгелдә,  очкыч, торган урыныннан текә генә биеккә үк күтәрелеп, тиз арада күздән югалды. Ачкан авызларын да ябарга онытып торган тоткыннарны Илдусның тавышы сискәндереп җибәрде: “Без шушы очкычка утырып качачакбыз моннан. Аң булыгыз, бер-берегезне һич күздән югалтмагыз. Ни булса да, хәзер иң мөһиме – бердәмлек,  җитезлек һәм бер-береңне тыңлап эш итү.”

Хәзер теге роботлар  пәйда булган тау янына бергәләп киттеләр. Тау тау инде, таш та таш... Соп-соры, гел бер төстәге сорылык... Куллары белән сыйпап та карадылар ташны, телләре белән ялап та карадылар. Ник бер ярык, ник бер кечкенә тишек булсын...Берни юк. Башларын бер уй бимазалады, тау булса, ул бит инде аз булса да җимерелгән җире дә булыр иде, аяк астында таш ватыклары, ком булыр иде. Ә монда кырып - себереп алган кебек чип-чиста. Тауның текә стенасы буйлап арыганчы йөрсәләр дә, бер нәтиҗәгә дә ирешә алмадылар. Гөмбәз янына кайтырга борылдылар. Кайткан чакта көтелмәгән хәл булды. Тимурның аягы таеп китте, һәм ул егылмаска тырышып янында торган ташка тотынды. Ләкин таш дигәне таш булмады. Ниндидер тукымамы, нәрсәдер сыеклык кебек аска агып төште һәм балаларның  күз алдында ялтырап торган очкыч пәйда булды. Ялгыш берәр кнопкага тиеп китте ахры Тимурның кулы. Балалар тынсыз калдылар. Рафаил тиз генә якындагы бер таш янына барып аны сыйпап карады. Тик могҗиза кабатланмады. Тирә-яктагы ташларга йөгерде бар да. Тик Тимур ирешкән уңышка берсе дә ирешә алмады. Кире очкыч янына җыелдылар. Очкыч зур гына. Теге ике робот очып киткән очкычтан шактый зур. Кабинасын ачу авыр булмады, кереп утырдылар, бар да сыя. Очкычны кабызырга уйлап кызыл кнопкага сузылган Илдусның кулын Ләйсән чак эләктереп кала алды.

Дусларны ташламыйлар

Кыз еларга җитешеп мескен шүрәлеләрне искә төшерде, аларны алмыйча моннан китсәк, без дөньядагы иң  начар кешеләр, адәм актыклары булачакбыз, дип белдерде.
-Сез теләсә ни эшләгез, мин шүрәлеләрдән башка моннан бер кая да китмәячәкмен!- дип кычкырды кыз һәм шүрәлеләр янына чапты. Илдус үзенең эгоистлыгыннан чиксез оялып,  карашын түбән төшерде, ни эшләргә  белмичә кызарынды. Киңәшләшеп алдылар. Тиз генә рюкзак-мазарларын һәм шүрәлеләрне алып килергә карар иттеләр.Ашыгып очкычтан төштеләр. Әйе, дусларын мондый коточкыч билгесезлектә калдырып китә алмаячак алар!.. Шул вакытта баш өсләрендә тагын гүләгән тавыш ишетелде. Күктә аларга таныш очкыч күренде. Илдус тиз генә бая Тимур таянган нокта тирәсен сыйпады. Бу омтылышы бик дөрес һәм вакытлы булды — япма очкычны каплап та куйды. Балалар үз гөмбәзләре янына чапты. Тыны беткән Ләйсән дә, җиңеләеп калган рюкзакларны күтәреп, боларга кушылды. Болар яшел үләнле җир кисәгенә җыелып бетүгә, теге очкыч гүелдәп гөмбәз каршына килеп тә утырды. Ике робот аны тагын япма белән ябып куйды, аннан соң шәп-шәп атлап болар янына килделәр. Бер робот килеп гөмбәзнең кырыен уң кулы белән бер генә сыпырды - ул шунда ук ябыла башлады. Рафаил бер сикерүдә барып җитеп кесәсеннән кичәге теге тимер кисәген ярыкка тыгып өлгерде.

Явыз роботлар

Кинәт барсының да колагына металлга металл бәрелгән кебек коточкыч тавыш ишетелде. Ха-ха-ха, дип көлде тавыш, җаннарны өшетеп, шулай җиңел генә качып котылмакчы булдыгызмы?!  Барып чыкмас! Ха-ха-ха! Менә шунда торып, кипкән бакалар кебек кибеп карагыз әле, шуннан күрербез ни эшләгәнегезне! Безнең олы бөтен бер роботлар армиясен сез юк иттегез шөкәтсез шүрәлеләрегез ярдәмендә. Безнең суны агулаганны белеп алып, Изге чишмәдән су ташып, сез коткардыгыз кешеләрне... Югыйсә күптән инде җир шарына без хуҗа идек... Менә хәзер үзегезне коткарып карагыз инде, ха-ха-ха! Безнең роботлар армиясе металл булмаса, бер-берен ашап та көч ала. Ә сез, мескен гуманлы кеше балалары, мондый эшкә баралмыйсыз, ул бит сезнеңчә вәхшилек була. Менә шунда яшәп карагыз инде гуманлы кагыйдәләрегез буенча. Үзегезнең сөекле дусларыгыз, шүрәлеләрегезне карагыз әле, сез дә берничә көннән шул хәлгә төшәчәксез. Чөнки монда кешеләргә ашарга яраклы берни дә юк. Су булса бәлки бераз яшәр идегез дә, су бөтенләй дә юк монда. Чөнки безгә — роботларга аның кирәге юк, ха-ха-ха! Без болай да тук! Ә бу урыннан сез берничек тә, беркайчан да кача алмаячаксыз, мескеннәр! Күрәсезме, бу тауларны, тау түгел алар, ә роботлар тарафыннан ясалган завод. Тауны сез вата да алыр идегез. Ә сез күргән бу таулар ясалма, аларны сез берничек тә, беркайчан да җимерә алмаячаксыз, аңладыгызмы?! Шуңа күрә үкерегез, елагыз, чәчләрегезне йолкыгыз, бер-берегезне өзгәләп бетерегез! Сезнең алдагы киләчәгегез шул.

Шүрәлеләрегезне дә күрәсездер инде. Алар соңгы сулышларына бик якын. Ха-ха, шунда да изге булып кыланалар бит әле, һаман бер-берен ботарлап ашамыйлар.  Хәзер алар шулкадәр хәлсез, без аларның гөмбәзләрен бикләп тә тормыйбыз, болай да кибеп бетеп бара инде алар.

Ә сезне шушы гөмбәзегезгә ябып китәбез, иртәгә кайткач тагын сөйләшербез. Без киттек! Чао! Ха-ха-ха! Нигә кая киттегез дип сорамыйсыз, ә?! Без сезнең лагерьны тар-мар итәргә баручы роботлар армиясенә юл күрсәтергә барабыз. Әйе, сез беренче отрядны юкка чыгара алдыгыз. Ә безнең запаста роботларның тагын да зуррак отряды бар иде. Алар хәзер юлда. Алар беренче отрядка караганда, көчлерәк тә, остарак та һәм тизлекләре дә бик шәп. Бу отряд иртәгә кич сезнең лагерьга барып җитеп, аны җир белән тигезләргә тиеш. Ха-ха-ха!

Балаларның бу сүзләрдән каннары катты, йөрәкләренә үлем салкынлыгы чәчрәгәндәй булды. Йөзләренә өметсезлек шәүләсе ятты. Илдус иптәшләренә карап аларны юатырга тырышты.

Батыр бер үләр...

— Өметсезләнергә ашыкмыйк әле, дуслар. Менә минем нәнәйнең бик тә ашыккан кешегә: яз бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар, ди торган сүзе бар иде, - дигән булды ул, иптәшләреннән битәр үзен бераз юатырга тырышып.
—Ашыккан ашка пешкән, дигәне дә бар. - Монысын Рафаил әйтеп салды.
— Иртә кычкырган күкенең башы авырта, диләр бездә. Бу роботлар да үз башларына гына шулай кылансыннар иде, - дип өстәде Илһам.
— Батыр бер үләр, куркак мең үләр дигәндәй, нигә куркып калдык әле шул хәшәрәтләрдән? Ике тапкыр җиңдек бит без аларны, өченчесендә ничек җиңә алмабыз икән? – дип дусларының рухын күтәрде Ләйсән. Бер-бер нәрсә уйлап табарга тырышачакбыз барыбер. Ә әлегә сезгә бер сорау. Әкият батырлары инде кылынмаган бер чара да калмаса, ни эшлиләр, әйтегез әле. Монысына Алмаз җавап бирде:
— Иртән күз күрер әле, диләр һәм ятып йоклыйлар.
— Безнең дә башка чара юк, әйдәгез ятыйк та йоклыйк, - диде Рафаил. Шулай иттеләр дә. Биштәрләрен баш очына куеп,  абагалар арасына йокларга яттылар. Илдус барып ярыктан карап килде: мескен шүрәлеләр өметсезлеккә бирелеп таш өстендә бөршәеп утырып калдылар.

Илдус урынына килеп ятканда калганнарның күзенә йокы эленгән иде. Ул да тынычланып үзен йокларга мәҗбүр итте. Күпме йоклагандыр, Рафаил белән Тимурның пышылдап кына сөйләшкән тавышына уянып китте. Йокы үзенең кайда ятуын да, ачлыкны да, нинди авыр хәлгә таруын да оныттырган иде. Шуңа да үзенең кайда икәнлеген исләгәнче берничә секунд үтте. Күзләрен ачса гөмбәз эче яп-якты нур белән тулган, күзләр камаша. Тегеләр дә шуны аңлый алмыйча бәхәсләшә  иде ахры. Илдус күзләрен ачуга сораулы карашларын аңа төбәде ике дус. Илдус торып басты... һәм күз камаштыргыч нурның барлыкка килү сәбәбен шунда ук аңлап та алды. Торыгыз, дип ишарәләде ул дусларына. Малайлар торып басты һәм ачкан авызларын ябарга онытып катып калды. Аяк асларында кичә, шүрәлеләргә дә ашарга ярамый инде бу дип, өзмичә калдырган берничә абага үләне чәчәк атып утыра ләбаса. Чәчәкләр, бер карасаң шәмәхә-зәңгәр төстәге нурлар белән, икенче караганда ал-кызыл нурлар белән янып, балкып утыралар.

Илдус , син кайда?

Илдус, күп уйланып  тормыйча, тәвәккәл рәвештә аягы янындагы бер алланып, бер шәмәхәләнеп балкыган  чәчәкне өзеп авызына капты һәм чәйнәп йотып та җибәрде. Аның артыннан бер шәмәхә чәчәкне дә авызына озатты. Өченче чәчәкне чәйнәп йотуга аның башы җиңелчә генә әйләнеп китте, ул кинәт бар тәнендә каурый җиңеллеге тоеп сискәнде.  
— Илдус, син кайда? - дип котлары алынып кычкырып җибәрде аның каршында басып торган Рафаил белән Тимур.
— Ничек кайда? Менә бит мин, каршыгызда! - дип көлеп җаваплады Илдус.
— Кая, юк бит син! Кара, әллә фокус күрсәтә инде, - дип сукранды Рафаил.
Кинәт Илдус кулы белән маңгаена сукты.
— Әй, кинәт кенә онытылып киттем ахры. Әйе, малайлар, мин монда. Сезнең янда. Тик сезгә күренмим. Нигәме?
— Нишләп алай?, - диеште  калганнар да уяна барып. Аларның берсе дә Илдусны күрми иде. Илдус рюкзагын алып аркасына асты. Балалар күрә -  аларның каршында Илдусның рюкзагы һавада асылынып тора. Барып тотып-тотып карадылар. Рюкзак бар, Илдус юк.

Иптәшләренең аптыраулы карашын күреп Илдус көлми түзеп кала алмады.
— Әйе, мин уйлаган дөрескә чыкты, дуслар. Абага чәчәге чыннан да сихерле көчкә ия икән. Борынгылар әйтүенчә, абага үз гомеренә бер генә тапкыр, айсыз караңгы төндә генә, чәчкә ата икән. Аның чәчәген күреп кенә булса да калган кешенең барлык теләк-хыяллары тормышка аша, әгәр дә инде курыкмыйча, чәчәген кабып йотса ул күзгә күренмәс була икән. Менә, мин шуны сынап карадым да инде. Менә, котылу юлы да табылды. Хәзер барыбыз да күзгә күренмәс булабыз да теге кабәхәтләрнең кайтканын көтәбез  һәм очкычларын урлап качабыз!
— Ә шүрәлеләр? - Монысын елардай булып Ләйсән сорады.
— Аларны Тимур очкычына утыртачакбыз.

Тылсымлы абага чәчәге

Бар да тиз-тиз абага чәчәкләрен кабып йоттылар. Яктылык сүнде. Ял итү зыян итмәс дип тагын йокларга яттылар.

Иртән уянуга гөмбәз ачылып китте, балалар алдында роботларның шөкәтсез гәүдәләре күренде. Балалар тын да алмыйча аларны күзәттеләр. Роботлар  аптырашта калып  бер-беренә, аннан тагын гөмбәз эченә карадылар. Әйе, әнә бер почмакта балаларның рюкзаклары аунап ята, менә тапталган, йолкынган үлән... Роботлар тын калды, аннан кинәт артларына борылып,  кичәге тау ягына китеп, эреп кенә күздән югалдылар. Инде безнең каһарманнарга ашыгырга вакыт җитте. Алдан сөйләшкәнчә, Илдус белән Рафаил арырак торган роботлар очкычына таба чапты. Тимур белән Алмаз  кичә Тимур тарафыннан очраклы гына табылган очкычка йөгерде. Ләйсән белән Илһам, кая җитәкләп, кая этеп-төртеп дигәндәй шүрәлеләр төркемен Тимур очкычына алып килде. Ике очкыч та күз ачып йомганчы  һавага күтәрелде. Очкычларның тизлеге шәп. Идарә итәргә дә бик җиңел булып чыкты үзләре белән. Шулай булмыйни, аңсыз роботлар өчен ясалган аппаратлар гына бит алар.
— Бу кабәхатләр кая югалды икән?- дип үзалдына сөйләнде  Илдус.
— Кая булсын, җитәкчеләреннән ярдәм сорарга киткәннәрдер. Бәлки анда аларның штабы да бардыр,  яки бәйләнеш тоту җайланмасы. Менә хәзер белешеп чыгарлар ... Ә без юк, тю-тю!.. Рафаил шатланып кулларын уды.

Әлбәттә малайлар бу роботларның акыллары чамалы икәнен кызлар лагеры белән булган очракта ук аңлаган  иде. Роботлар төркеме белән һавадан торып идарә итәләр, ә һавадагылары белән тагын да югарырактан, бәлки берәр космик станциядән яки бөтенләй башка планетадан ук идарә итәләрдер дип уйладылар малайлар. Икесенең башында берьюлы шуңа бәйле план да барлыкка килде һәм алар кичекмәстән бу планны тормышка ашырырга керештеләр. Очкычлар бик тиз, хәтта бик тиз очтылар. Бераз вакыт шулай хәрәкәт итүгә,  малайлар очкыч белән  идарә итүне төшенеп тә беттеләр. Хәзер инде бераз акрынайсаң да була. Тимурның хәлен белештеләр. Ул да дусларыннын  бер дә калышмаган. Барысы да вакытлыча булып чыкты. Тизлек киметелү дә бик вакытлы булды, малайлар җиргә күз салдылар.

Менә аста таныш кырлар, урман-елгалар күренде. Тимур утырган очкыч белән бәйләнешкә кереп, Илдус аларга тизрәк лагерьга кайтып китәргә команда бирде. Кайту белән мескен шүрәлеләрне Мөнир карамагына тапшырырга боерды. Шүрәлеләр һәм балалар утырган очкыч көчле гүелдәп күздән югалды.

Әнә, алда тимер ташкын булып, лагерьга бара торган юлга төшкән роботлар колоннасы күренде. Илдус берни әйтмәсә дә, ни эшләргә кирәклеген аңлап алган Рафаил, очкычны алар өстенә борды. Илдус махсус җайланма аша түбәндәге кара ташкын төсле агып барган комсыз төркемгә кире борылырга команда бирде. Армия бернинди карусыз кире борылды. Шулай да азрак көтәргә туры килде әле очкычтагыларга. Тегеләр борылган чагында кайберләре имгәнеп яраксызга чыккан иде ахры. Исәннәре ипләп кенә шуларны “ашап”  куйды һәм тагын да зуррак тизлек белән “өйләренә” юнәлде. Ул арада Рафаил очкычны тагын да биеккәрәк алып менде һәм колонна өстеннән алга очты. Роботлар билгеле бер тизлек белән килгән юллары буенча карусыз рәвештә кирегә атлыйлар. Илдус исәпләп карады: шушы тизлек белән барсалар иртәгә таң атуга үз “тау”ларына кайтып җитәргә тиешләр. Роботлар колоннасын түбәндә калдырып, Рафаил очкычны биеккәрәк күтәрде. Яңа гына үзләре котылган күккә ашып торган тауларга яхшылыбрак күз салдылар малайлар... Шулчак. теге вакытта агулы су агып чыккан тауның фоторәсемнәре күз алдына басты. Әйе, һичшиксез бу шул тау иде... Димәк, нәкъ шушында яткан булган бу корткычлар, нәкъ шуннан үзләренең явыз ниятләрен тормышка ашырып яткан булган бу хәшәрәт затлар. Каян килгән алар монда? Монысы инде әлегә сер булып кала. Ачылыр ул серләр! Белемле тырыш кешеләр алдында ачылмый калган серләр юк әле. Рафаил шулай дип уйлады һәм очкычны лагерьга юнәлтте.

Җир – безнеке!

Җәйге төн кыска булганлыктан ике дус башкалар белән беррәттән йокларга ятса да, йокламады. Башкалар йокыга китүгә, шома гына чыгып, роботлардан урлап кайткан очкычка  утырдылар һәм мәкерле тауларга   карап очтылар.
Тиз очтылар. Шуңа максатларына  вакытыннан алда килеп җиттеләр. Кара роботлар ташкыны да, күтәрелеп килүче кояш нурларында шомлы  ялтырап,  тауга  якынлашты. Озакламый алар таш диварга килеп төртеләчәк иде. Рафаил Илдуска карады. Нишлибез? Илдус алдындагы күрсәткеч панельгә текәлде. Аның баш мие кайнап чыгарлык дәрәҗәдә кызу итеп уйлый башлады. Болар каян да булса  бер урыннан чыккан бит инде. Димәк, кайдадыр капка яки ишек булырга тиеш. Һәм ул ишек-капканы ачучы җайланма-кнопка да булырга тиеш! Панельдә кнопкалар күп, тик кайсысы нәкъ менә хәзер кирәге икәнен ничек белергә?

Ул арада роботлар колоннасының башы тау янына килеп җитте һәм диварны “ашый” да башлады. Менә тауда роботлар сыярлык уем барлыка килде... Тимер ташкын эчкә ургылды. Үзләренә каршы шәп-шәп атлап килгән ике роботны, туктап та тормыйча, “ашап куйдылар”. Аннан,  үзләре каршындагы таш диварны “ашый” барып, томырылып  эчкә кереп чумдылар. Чумдылар, дигәч тә, алай ук тиз булмады монысы, озын колоннаның койрыгы хәтсез вакыт күренеп торды әле очкычтагыларга. Аннан соң инде колонна, торган урынында бернинди эз калдырмыйча, юкка чыкты. Дуслар ни дә булса  уйларга өлгерми дә калды, соры “таулар” буе белән җимерелә-ишелә башлады.
— Тегеләр тауны эчтән  ашыйлар бугай, - диде Рафаил көлеп. Дуслар канәгатъ елмаештылар. Шулай була ул, кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең!.. Ә Җиребезгә һәлакәт белән янарга иртә әле сезгә. Җирне без сезнең кебек явызларга мәңге бирмәячәкбез! Үзебезнеке ул!.. Очкыч таулар   өстеннән тагын бер әйләнүгә, аста таш өеме генә калкып торып калганы күренде.  Күпме генә көтсәләр дә, тау-таш өеме өстеннән күпме әйләнсәләр дә, җимерекләр арасыннан чыгучы бер генә робот та күренмәде. Бер хәрәкәт тә шәйләнмәде. Дуслар, тынычланып, очкычны кайту ягына борды.