user_mobilelogo

Хыял диңгезе

Әйе, Кәримнең иң яраткан шөгыле хыял диңгезендә йөзү. Аның хыял диңгезенең очы-кырые юк, галәмнеке кебек... Уй-хыяллары көн туса да, кич булса да шул чиксез галәмдә инде малайның...  Менә әле дә шул хыял диңгезенә чумды әле Кәрим. Ул, имеш, космонавт, галәмдә очып йөри. Бу очышта бүген ул ялгыз гына. Моңсумы аңа? Һич тә моңсу түгел! Малай иллюминаторда күренгән чиксез галәм караңгылыгыннан да һич курыкмый. Гомумән, Кәрим куркуның ни икәнен дә белми. Менә ул якты йолдызлар арасыннан, иксез-чиксез биеклектә, тавыш тизлегеннән дә зуррак тизлектә очып бара. Кая тавыш тизлеге генә, яктылык тизлегеннән дә шәп оча аның корабы. Галәм чиксез, шулай булгач күпме генә очсаң да, кая да булса кырыена барып бәрелермен дигән шик тә юк. Оч та оч әйдә!

Әйе, бу катламны күпме тырышса да үтеп чыга алмады 104 нче номерлы күзәтче килбер. Чөнки арада чиксезлек... Ике арада  кара  тишек-чоңгыллар (черные дыры),  караңгы бушлыклар,  хисапсыз  галактикалар, күптән-күп йолдыз системалары... Катлам артында мавыктыргыч күренешләр ничаклы гына ымсындырса да, катлам аның өчен һаман-һаман үтеп чыга алмаслык киртә булып торуын дәвам итте. Күрде килбер теге якта нинди тормыш барганын, аңы белән кабул да итте... Тик, ни кызганыч, кайсын кабул да итә алмады. Чөнки аның күзәтүе астындагы  планетаның  җан ияләре кайсы мәлдә кылган гамәлләренең бөеклеге, даһилыгы, акыл җитмәслек югарылыкта булуы 104 нчене шаккатырса, икенче вакытта шул ук җан ияләренең бөтенләй мәгънәсез-акылсыз эшләре исен китәрә иде.

(повесть)

Кереш сүз

Бар иде шундый заманнар, бу заводта эш беркайчан да туктап торганы юк иде... Ул вакытта меңәрләгән эшчеләр көне-төне ал-ял белмичә заводта хезмәт салдылар иде. Бу эшчеләрнең, аларны җитәкләгән фән эшлеклеләренең акыл көче белән заводта кеше акылы җитмәслек кебек тоелган эшләрне башкарырдай катлаулы машиналар, кешеләрнең тормышын җиңеләйүче исәпсез-сансыз автоматик корылмалар эшләп чыгарылды. Бервакыт шундый заман килеп җитте, кеше үзенең акыл көче белән үзен алмаштырырлык нәрсәләр дә ясап чыгарырга омтыла башлады. Шулай итеп завод роботлар ясауга тотынды.

Үткәннәрем авыр әкият минем,-
Шул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чагылып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм.
Һ.Такташ.

Авылымның иркә баласы мин,
Каз бәбкәсе кебек аяулы.
М.Насыйрова

Рәлиф – Гарәфетдин абзый һәм Оркыя апаның (урыннары оҗмахта булсын) яраткан улы. Тукайның “Туган тел” шигырен ятлаганга кадәр үк аның шигырьләре ятланган. Рәлиф сабый чакта ук гарипләнгән, авылча әйтсәк, аны бишектә чагында ук җен суккан.

Калмаш елгасы буенда
Яшел хәтфә тугайлар.
Тугайларда чишмә җырлый,
Кушылалар тургайлар...

 

Әйе, нәкъ җырдагыча, яшел тугайлардан юл алгач,киңәеп зур Чәрмәсәнгә барып җитеп, аннан инде суларын гүзәл Агыйделгә кушучы Калмаш елгасын туендырган чишмәләр турында булыр сүзебез.