user_mobilelogo

Таңнар аткан чакта йөрдем тугайларда -
Чылтыр чишмә ага, сөйләп сагышымны.
Мин сагышлы дуслар, һаман таба алмыйм
Чишмә тавышыдай моңлы тавышымны.

Чишмә буйларында талларны тибрәтеп
Сандугачкай сайрый басып сагышымны.
Ә мин һаман эзлим, өметемне өзмим.
Тал тибрәтер дәртле, моңлы тавышымны

Туган якларымның йомшак назлы җиле
Җилфер-җилфер кага зифа камышны.
Әйтче, зифа камыш, кайсы минем тавыш?
Кемнәр алды икән минем тавышны?

Әйтте зифа камыш, бетәр синең сагыш
Туган якларыңа кайтып урасаң.
Сандугачлы чишмә акмый тыңлар сине
Үз йөрәк җырыңны табып җырласаң.

Майруза Насыйрова.