user_mobilelogo

(Булатова Дилбәрнең “Сайлау” хикәясе буенча инсценировка)

Катнашалар:
Нурия – 11 нчене быел гына тәмамлаган яшь кыз
Мәдинә - Нуриянең нәнәсе,
Мәхмүт - Нуриянең әтисе

Вакыйга җәй көнендә, гадәти авыл өендә бара. Өйдә Мәдинә, чәй табыны әзерләп йөри.

М ә д  и  н ә. И, шушы Илнурның игелеклелеге...  Ул ярдәм итмәсә, бу печән бүген кайтачак та түгел иде... Үзе төяште, кайтарышты. Менә хәзер турыга абзар башына ук өелә печәнкәем... (Тәрәзәдән карап.) Көчле шул яшьләр, бер селтәгәндә ярты чүмәләне ыргыта түбәгә... И-и, кара, кертеп тә бетерделәр...
Тастымал тотып чыгарга итә. Нурия, кереп тастымалны кулыннан алып чыгып йөгерә. Мәдинә тәрәзәдән карый. Нурия керә.

М ә д и н ә. Бәй, Илнур кермәдемени, кызым. Мин монда тиз генә чәй әзерләгән идем.
Н у р и я. Кермәде, ашыга ул. Кичкә кадәр  үзебезнекен дә кайтарасы бар ди.
М ә д и н ә. Шулайдыр инде, көн коры чагында бар да кайтарырга тырышыр. Керсә яхшы булыр иде дә. И-и, бигрәк уңган бала инде, бигрәк ярдәмчел. Әйдә кызым, икәү булса да чәйләп алыйк. Илнурны башка чагында булса да чакырып сыйларбыз әле.
                                     Чәй эчәргә утыралар.
М ә д и н ә (тәрәзәдән карап).   Монысы кемнәр тагы? Ай-яй, машинасы бик ару моның... Кем булыр бу? Безгә туктады әле... Йортларны теркиләр дип сөйләнә иде халык, ай алла, акчасы да юк вакыт бит әле... Әллә сатучылар микән?
Н у р и я (тәрәзәдән карап) Ай-һай, районныкылар мондый машина белән йөрмәс, сатучылар инде бөтенләй ...
М ә д и н ә (карап).  Кем булыр бу? Кем булса да бик ару кеше бу. (Яулыкларын төзәткәли, тагын тәрәзәгә карый.) Бәй, кияү бит бу... әтиең бит, кызым... Кая, каршы алыйм ...
                        Ишектән М ә х м ү т керә.
М ә х м ү т (елмаеп, кулларын сузып). Әби! Исән генәме әби?!
М ә д и н ә. Кияү! Сау гынамы, кияү?!
 М ә х м ү т (Нуриягә карап тора) Кызым! Менә нинди икәнсең инде син?!
Н у р и я . Нинди? Я, ниндимен мин?!
М ә х м ү т (күңелсезләнеп китә). Кызым, мин бит бу, әтиең!
Н у р и я. Разве?!
М ә д и н ә (килеп Нуриянең беләген чеметеп ала). Нурия, холыксызланма! Әтиеңне күпме көттең... Менә бит, кайткан. Алай килешми. Әйдәгез әле чәй эчик бергәләп. Нурия, чәйне яңарт. Кияү, әйдә,машинаңны ихатага кертеп куй инде, чит кеше кебек торма. Әйдә, капканы ачыйк та...
                                  Мәхмүт белән Мәдинә чыгып китә.
Н у р и я (тәрәзәгә карап ачуланып сөйли). Әһә, шиңдеме кикригең? Кайткан кукраеп...Кызың исеңә төштеме? Элегрәк уйларга иде. Әни үлгәч тә мине нәнәйгә кайтарып ташлагансың да, барлыгымны да оныткансың. Биш яшемә кадәр кайтканыңны хәтерлим әле, аннан соң 13 ел күзгә дә күренмәдең бит. Ә син яшь хатын алып нинди машиналарда йөрисең ...
М ә д и н ә (кереп,Нурия янына килеп ачуланып сөйли). Нигә бала-чага кебек авызыңны салып торасың? Нинди генә булса да ул синең үз әтиең. Ата хакы бар. Кара аны, аңа каршы әйтеп торма. Яшьсең әле син әтиеңә каршы әйтергә...
Н у р и я (һаман турсаеп). Нигә кайткан ул?!
М ә д и н ә. Сине шәһәргә алып китергә кайткан ул. Укуны бетердең бит. Институтка кертәм, ди.
Н у р и я. Керермен әле аннан башка да. Аттестат гел бишле бит.
М ә д и н ә. И, кызым, заманасы бишленеке түгел бит, бар җирдә дә акча кирәк зур укуларга керер өчен...
Н у р и я. Кермәсә, авылда торырмын, синең янда. Әнә, Илнур гел ярдәм итә.
М ә д и н ә. Илнур әйбәт егет, тик Илнур дип әтиеңнән кала күрмә. Ярату, ошату бер нәрсә, киләчәгеңне уйла син. Зур укуда укысаң, авылдагы кебек мал карап, чүп утап, дөнья көтеп интекмәссең... Эше дә ару булыр. Мин дә тыныч күңел белән үләр идем...
Н у р и я. Уф, баш каткан инде...
М ә д и н ә. Уйлап эшлә инде балакай...
                                                 Мәхмүт керә.
М ә х м ү т. Әби, без Нурия белән иртәгә иртән үк юлга кузгалырга тиешбез, шулай кирәк. Эш бит.
М ә д и н ә. Ай, аллам, шулай тизмени?  Кая, мал-туарны карап керим әле. Аннан сөйләшербез... И-и, эштер инде, эштер, шулайдыр... Азрак күчтәнәчләр дә караштырырга иде... (Сөйләнә – сөйләнә чыгып китә).
М ә х м ү т (Нуриягә). Мин сине аңлыйм, кызым һәм гафу итүеңне сорыйм, соңгы арада кайтып йөреп булмады шул.
Н у р и я. 13 ел кайтмадың бит!
М ә х м ү т. Шулай ук үткән икән шул. Әмма, мин сине бервакытта да онытмадым кызым. Кайчан да булса бер кайтырмын дип яшәдем. Буш кул белән кайтып керергә дә тиеш түгел идем мин. Шуңа күрә тырыштым-тырмаштым, барыбер максатыма ирештем. Беләсеңдер, әлеге хатыным Роза  белән безнең балабыз булмады. Син минем бердәнбер наследнигым. Дөрес, Роза апаңның да өлеше бар, тик анысы икенче мәсъәлә. Мин синең киләчәгең турында күп уйладым, башкаланың иң престижный ВУЗында урын әзерләдем. Факультеты да шәп – экономический.
Н у р и я. Әйе, минем укыйсым килә.
М ә х м ү т. Башка җавап көтмәдем дә ... Молодец. Иртән үк юлга алайса. Документларың әзердер бит.
Н у р и я. Киемнәрне карап куярга кирәк инде.
М ә х м ү т. Көяләнмә, кызым. Шәһәрдә бер сәгать эчендә Роза апаң белән үзәктәге кибеттә менә дигән киенеп чыгарсыз. Иң кирәген генә ал да... (Эре генә масаебрак сөйли.)
Кайгырма кызым, әтиең зур кеше хәзер, ул синең бөтен теләкләреңне дә үти алырлык. Эшләрем гөрләп бара. Бер төркем дусларым депутат итеп сайланырга кыстыйлар әле менә үземне... Ризалашырга туры килде инде...
Н у р и я. О-о, син депутат булачаксыңмыни?
М ә х м ү т. Мәшәкате күп инде түлке... Сайлаучылар белән очрашып йөрергә дә туры килде, моның өчен акча да, вакыт та түгелде инде. Хәзер менә халыкта уңай фикер тудыру өчен бер матур гына рекламный  ролик та төшерсәк, бөтенләй шәп була. Шунда син дә катнашсаң, һәр яктан да килгән гаилә булачакбыз. Менә, мин сиңа бер –ике нәрсә күрсәтәм әле. (Түш кесәсеннән өч кәгазь чыгара)
Н у р и я. Экзамен сораулармыни? У-у, күп икән.
 М ә х м ү т (көлеп, эре генә). Түгел инде кызым. Нигә кирәк алар безгә дә, и сиңа да ул экзамен сораулары?!  Договорлар болар.
Н у р и я. Договорлар? Нинди договорлар?
М ә х м ү т. Кара кызым, менә бусы – реклама клибы турында договор. Менә син шушы текстны нык кына ятлыйсың да, реклама вакытында шуны сөйлисең... (Текстны Нуриягә бирә.) Шуның өчен мин сиңа укырга керергә ярдәм итәм һәм укыгандагы чыгымнарыңны күтәрәм. Менә шул хакта бу договор, кызым.
Н у р и я . Ә тегесе!
М ә х м ү т. Монысы катлаулырак мәсъәлә инде кызым. Ничегрәк аңлатырга икән сиңа...
Н у р и я (ачу белән). Ничего, мин отличница, аңлармын дип уйлыйм.М ә х м ү т. Монысы, кызым, шушы договорда күрсәтелгән вакытка кадәр безнең мал-мөлкәткә дәгъва белдермәвең  турында.
Н у р и я. Әти, мин бит милек бүлешергә бармыйм сезгә. Син миңа ышанмыйсыңмыни.
М ә х м ү т. Ышанам, нишләп ышанмыйм ди. Тик шулай да кызым, договорның төзелеп куелуы да комачау итмәс.
Н у р и я (ачуланып сикереп тора, әтисеннән читкә үк китә). Юк, әти! Син мине  күрәләтә мыскыл итәсең! Бу сүзләрең өчен гаръләнәм. Синең өчен гаръләнәм, үзем өчен! Мин сине, юк, сине түгел, сезне күралмыйм. Уф, гарълек! (Кычкырып.) Мөмкин булса хәзер үк чыгып китегез безнең өйдән, шәһәрегезгә кайтып китегез! Сезнең белән беркая да бармаячакмын мин! (Битен каплап чыгып йөгерә.)
                                                              Бетте.