user_mobilelogo

Сатирик комедия 2 пәрдәдә.

КАТНАШАЛАР:

Г а р и ф җ а н – фронтовик, бераз бөкре, “Кыяк” кушаматлы. 65-70 яшьләрдә.

Ә м и н ә - аның хатыны, 65 яшьләрдә.

А р т у р – аларның оныгы, 15 яшендә.

С ә х а п - “Өрәк”, мәңгегә 20 яшьтә.

И л д а р - ат караучы, 40 яшендә.

Г а й ш ә б и к ә – “Алам-сатам” кушаматлы авыл хатыны, 50 яшьләрдә.

М а һ и р а – “Уф, үлдем” кушаматлы 80 яшьләрдәге авыл карчыгы. “Р” хәрефен ачык әйтә алмый.

Ш ә й х и – авыл карты, аягы чатан. 70 яшьләрдә.

У ч а с т к о в ы й.

Пьеса Вакыйф Нуриевның “Кышның озын бер төне...” исемле бәяны буенча язылды.

1 нче пәрдә.

1 нче күренеш.

Алтыпочмаклы гади авыл өе. Сәхнәдә түр ягы һәм алгы якның да бер өлеше күренә төн. Алгы якта суыткыч һәм чоланга ишек барлыгы күренеп тора. Г а р и ф җ а н белән Ә м и н ә караватта йоклап яталар. Тәрәзә шакыйлар.

Ә м и н ә (сискәнеп уяна, ире Гарифҗанга төртә). Гариф, уян әле! Тор әле! Кемдер тәрәз шакый?!

Г а р и ф җ а н (бик уянып та бетмичә). Саташасың мәллә карчык. Төнлә кем йөрсен?

Йокыларын дәвам итәләр. Тәрәзәгә тагын шакыйлар. Бу юлы икенче тәрәзәгә.

Ә м и н ә (зәгыйфь тавыш белән). Икенче тәрәзәгә килде. Тор әле, сора. Кем икән ул?

Г а р и ф җ а н (акрын гына торып, аягына тапочка элә. Ризасызлык белән сөйләнә). Кайсы йөри икән инде?

Ә м и н ә (ул да торып утыра). Сорамыйча ишекне ача күрмә! Төн уртасында юньле адәм йөрмәс!

Г а л и м җ а н (тәрәзәгә килә, текәлеп карый). Кем бар анда? Кем син?

Ә м и н ә. Кем ул?

Г а р и ф җ а н. Беркем дә юк. (Уйланып.) Булса да чит кеше бу. Үзебезнең авыл кешесе булса, звонокка басар иде. (Тәрәзәдән тәрәзәгә йөри, сөйләнә.) Үзе шакый, үзе дәшми. Әллә җен-пәриләр йөри инде.

Ә м и н ә белән Г а р и ф җ а н бер-берсенә аптырап карап торалар да тагын караватка менеп яталар. Ишектә кыңгырау тавышы.

Г а р и ф җ а н (сикереп торып,аягына  тапочкаларын эләктерә дә ишегалдына чыгып ишекне ача). Кем бар анда? Җиде төн уртасында кем йөри?

И л д а р (керә, кулында йөгән). Һайн, Гитлер! (“Уз!” дигәнне дә көтмичә туп –туры түр якка керә. Бер утыргыч  табып алып шуңа утыра.)

Ә м и н ә. Ах, Гитлер тәре! Син икәнсең әле. Төн уртасында кеше уятып йөрмәсәң... Бая тәрәзәне син шакыдыңмы?

И л д а р. Юк, Әминә апакаем, тәрәзәгезгә якын да килмәдем. Кунак кайда? Кайтып җитмәдемени әле? Мин инде ат тугарып төштем. Ә ул һаман юк?! Алайса сөенчесен ала торыйм.

Г а р и ф җ а н: Нинди сөенче ул тагы? Көткән кешем, югалган малым юк.

И л д а р. Хәзер сиңа кунак килә. Стансадан төшкәндә, урман буенда очрады.

Г а р и ф җ а н.Кем?

И л д а р. Фронтташ дусың, авылдашың Сәхап.

Сәхап исемен ишетүгә Әминә сикереп торып утыра. Карават башыннан алып халатын кия. Чәчләрен рәтләштереп, яулыгын бәйли.

Г а р и ф җ а н. Сәхап!

И л д а р. Әйе, Сәхап!

Г а р и ф җ а н (кинәт ачуланып китеп). Син, Гитлер тәре, башны бутап йөрмә, яме! Ярты гасыр элек сугышта үлгән Сәхап кайта ди сиңа!

И л д а р. Кайтты инде. Валлаһи газыйм!

Г а р и ф җ а н. Бүтән кеше булса, ышаныр идем... Сугышта үз кулларым белән кабер казып күмдем бит мин аны.

И л д а р. Кайтты, Кыяк абзыкаем, кайтты! Ышан миңа! Сүзем ялган булса, үземне җир упсын менә... Стансага барган идем, бухгалтер Әсгать белән кассирша Анжеликаны каршы алырга, алар кайтмаска булдылар. Шуннан берүзем кайтып киттем. Шунда юлда очрады да утырттым үзен. Мин, Сәхап, диде. Шушы авылныкымын, фронттан кайтам, диде. Гарифҗаннарга, диде.

Г а р и ф җ а н. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, диләр.

И л д а р. Гарифҗаннарга кайтам, диде. Гарифҗан минем фронтташ дусым. Әминәсе - беренче мәхәббәтем дип тә әйтте әле.

Ә м и н ә. Сәхап, дисең, ә? Сәхап, Сәхап... Кызык! Ул исәнмени? Син, Гариф, аны үлде, дидең. Ах, син мине алдагансың бит?!

Г а р и ф җ а н. Кит моннан! Нишләп алдыйм ди мин сине?

Ә м и н ә. Һи-и-и... Ышан сиңа!

Г а р и ф җ а н. Сәхапка үзем казыдым каберне. Гүргә дә үзем иңдердем, менә шушы кулларым белән...  (Ачынып сөйли.)  Урманда ята идек. Якында гына бер авылда иске мәктәп бар икән. Безгә приказ бирделәр: шул мәктәпне сүтеп, бүрәнәләрен урманга ташырга.

И л д а р. Нигә урманга?

Г а р и ф җ а н. Нигә, нигә? Блиндаж төзергә! Иң таза, гайрәтле егетләрне сайлап җыйдылар да җибәрделәр шунда. Барганда уйлыйм : ну бу командирларны әйтер идем, күрәләтә үлемгә җибәрәләр бит. Фашист дөмектерәчәк бит инде безне анда. Беребез дә исән калмаячак. Үлгәч-үлгәч мәгънәлерәк үләсе килә бит әле, бер бүрәнә өчен генә газиз башны саласы килми.  Юлда күпер чыгасы булды. Сәхапка әйтәм, әйдә, минәйтәм, арттарак калабыз да, шул күпер астына төшеп качабыз. Бетәбез бит, яшьти, димен. Юк, тыңламады. Теләсә нинди утка барып керә торган, ни кушсалар, шуны үти торган бер күндәм егет иде ул. Күпер астына берүзем төшеп утырдым. Берзаман атыш китте. Кырды гына немец безнекеләрне... Сәхап та шунда...

И л д а р. Шуннан, ни булды?

Г а р и ф җ а н. Ни булсын...  Кичкә кадәр утырдым күпер астында. Төн җиткәч, җирдә аунап яткан бер бүрәнәне җилкәгә салдым да кайтып кердем үзебезнекеләр янына. Кайттым да: “Там все умерихин, товариш командир”,-дип рапорт бирдем... (Көрсенә.) Сәхапны үз кулларым белән җирләдем. Так что син, Гитлер калдыгы, әкият сатып йөрмә, яме!

И л д а р. Ярар, ярар, Кыяк абзыкаем, миңа ышанмасагыз, үз күзегезгә ышанырсыз. Мин Сәхапка  сезнең кайда торганны әйттем. Зираттан соң беренче өй, дидем. Хәзер килеп җитәр.

Ә м и н ә (аның йокысы бөтенләй качты). Зиратка нигә кереп китте соң?

И л д а р. Әнинең каберен карап чыгам, диде.

Ә м и н ә. Ә төнлә урман буенда нишләп йөргән?

И л д а р. Нишләп йөргәнен әйтмәде.

Ә м и н ә. Өс-башы нинди? Ничегрәк киенгән иде соң үзе?

И л д а р. Военный. Аннан соң әле тәмәке кабызганда  маңгаенда эчкә баткан ике тиен акча зурлыгындарак ярасын - шрамын күрдем. Тартасыңмы, дигән идем, тартмыйм, мин сугышта да тартмадым, диде.

Г а р и ф җ а н (ышанырга да, ышанмаска да белмичә). Чыннан да, Сәхап бит бу! (Бер Илдарга, бер Әминәгә карый.)  әйе, теге вакытта пуля нәкъ маңгаена тигән иде. Тәмәке тартмавы да хак. Гитлер белеп сөйли. (Уйланып йөри.) Туктале, башыма сыйдыра алмыйм әле мин бу хәлне. Кабергә салганда, тәне йомшак, җылы иде. Без аны тере килеш күммәгәнбездер ич инде. Бездән соң каберләр янында көрәк сакаллы бер карт басып калган иде дә калуын...  Шул казып чыгармагандыр инде.

Ә м и н ә. Ә нигә? Казып чыгаруы да бик мөмкин... Гөнаһ шомлыгына каршы, тере килеш күмелгән булып, берәр тавыш ишетелсә... Казыр да...

Г а р и ф җ а н (шикләнеп). Нүжәли теге карт...

И л д а р (урыныннан торып). Кая соң, ни, Кыяк абзый. Сөенче өчен йөз грамм салып бир дә, мин китәм.

Г а р и ф җ а н (ачуланып).  Һә-ә-ә! Син шул йөз грамм өчен уйлап чыгаргансыңдыр әле бу әкиятне!..  Илдар түгел, Алдар син!

И л д а р. Анысы, кеше алдаларга сине куш инде, Кыяк абзый. (Үпкәле тавыш белән.)  Ул Сәхапны минем күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде ич моңа кадәр... Я инде, фронтовик дустың өчен йөз грамм жалкымы?!

Ә м и н ә. Әйдә, бирик инде шуңа, әллә чын да сөйлидер...Адәм ышанмаслык булса да...

Ә м и н ә өстәлгә әйберләр китерә. Г а р и ф җ а н  И л д а рга йөз грамм салып бирә.

И л д а р (рюмканы күтәреп).  Ярый, Гарифҗан абый. Исәнлеккә-саулыкка.

Г а р и ф җ а н Әйдә, үлгәннәрнең рухларына, исәннәрнең дә исәнлегенә. (Илдар эчә.)

И л д а р. Ярый, мин киттем. Рәхмәт, Әминә апа! Рәхмәт, Кыяк абзый!

И л д а р чыгып китә. Г а р и ф җ а н  аны озатып, ишекне бикләп керә.

Г а р и ф җ а н. Кара әле, бая тәрәзә шакыган кеше Сәхап булмады микән, карчык?

Ә м и н ә. Шакыгач, нигә дәшмәде соң?

Г а р и ф җ а н. Аптыраш инде... Нүжәли тере көе күмдек икән?

Ишектә кыңгырау тавышы. Ә м и н ә  катып кала. Г а р и ф җ а н  чыгып ишекне ача. Абына сөрлегә  М а һ и р а  карчык килеп керә. Кулында болгай бутый торган калак – Маһира аны таяк итеп таянып йөри. Таякны алдагы бүлмәнең ишек төбендә калдырып, түр бүлмәгә үтә.  Аһ-уһ килеп Илдардан калган утыргычка утыра.

М а һ и р а. Уф, үлдем! Сәхап кайткан, ди бит!  Дөгес сүзме ул?

Ә м и н ә. Син каян ишеттең аны?

М а һ и р а. Бер сыегым күшәми. Төннә тогып, шуның хәлен белеггә дип абзагга чыккан ием. Бегочтан угамга да күз салдым. Гитлег кайтып бага. Шул әйтте Сәхапның кайтканын...  Һи-и-и! Сәхап үлмәгәнмени?!  Сугыш беткәнгә кыгык елдан агтык бит инде. Кайда йөггән соң ул? Ник ул синең белән беггә сугышты түгелме соң, Гаиф?

Г а р и ф җ а н. Үзем җирләдем, үз кулларым белән.

М а һ и р а. Әллә ахыгзаман җитә микән? Ахыгзаман җиткәндә мәетләр кабегләреннән кубагылып чыга, ди бит. Ай Аллам гынасы икән! Алла сакласын инде. (Укына.)

Шул вакыт алгы бүлмәгә Гайшәбикә килеп керә. Кулында чәшке бүрек. Икенче шундый ук бүрекне башына шәлъяулыгы өстеннән киеп куйган. Кулындагыбүрекне суыткыч өстенә куеп калдырып үзе түр бүлмәгә үтә.

Г а й ш ә. Мөмкинме икән? Исән-сау гына торасызмы әле? (Әминә биргән утыргычка утыра.  Як-ягына карана.) Бәй, Сәхап кайда?

Ә м и н ә. Син дә ишеттеңмени?

Г а й ш ә. Ярты авыл ишетте инде.  (Әминәнең янбашына төртә.) Яшьлек мәхәббәтен сагынып кайткандыр инде ул, әйеме, Әминә?

Ә м и н ә. Ай, белмим, белмим, Гайшәбикә. Нишләп ул, авылга кайтып та, өйгә керми йөри торгандыр... Зиратка кереп калды, диде ләбаса Гитлер. Менә ич зират, янәшәдә генә. Әллә кайчан килеп керергә тиеш.

Г а р и ф җ а н (уйланып утырган җиреннән кинәт тора).  Туктале, ул нәмәрсә, бер-бер хәл булып, зиратта үлеп ятмасын тагын.

Ә м и н ә. Мин дә шулай дип куркам. Ни эшләп шул гомер зиратта торырга кирәк. Син дим, Гариф, әллә барып киләсеңме?  Ай Алла, җиде төн уртасы бит әле... Курыкмасаң инде... Әллә мин дә барыйммы иптәшкә?

Г а р и ф җ а н. Куркасы юк, анда нидән куркасың? Хәзер, мин караштырып килим әле шулай да. (Киенеп чыгып китә.)

Алгы бүлмәдә суыткыч башында бүрекне күреп ала, әйләндереп-әйләндереп карый һәм суыткыч эченә тыгып куя.

М а һ и р а. Сәхап сугышта үлеп тегелгәнне, монда кайтып үлеп ятсын тагы... (Үз хәстәренә күчә.) Сыегга ашатыгга печәнем бетте.  Уф, үлдем!  Бакча башындагы кибәнне сүтеп, печәннеккә кегтәсе багые. Безнең авылда сәнәк тотаглык иг заты да юк бит. Сәхап булышмасмы, дип кеггән ием...  Ул астан сәнәк белән биеп тогса, Гитлег өстән алып тогса, дигән ием... Монда хәтле кайтканны, сәнәк белән печән күтәгеглек кенә хуты багдыг әле? Уф, үлдем!

Г а й ш ә. Сиксәнгә җитәсең бит инде, ул сыерларыңны бетерергә вакыт. Берәү генә дә түгел бит әле, икәү.

М а һ и р а. Ике сыег, җиде сагык! Уф, үлдем!

Г а й ш ә. Ничек карап бетерәсең аларны?

М а һ и р а. И-и-и, Гайшә, малай,  йоклап ятып булмый. Йоклап ятсаң, сәке башы когтлый. Шәһәгдәге кыз белән кияү дип чабам инде. Минем кияү ит ягата. Аңа Үктәбг бәйгәменә өстәлдә-каз  башы, каз тәпие, каз бүтәкәсе,  Яңа елга - сыег теле,  23 нче февгальгә – халадис, дегелдек, Сабантуйга каклаган каз булсын. Шунсыз кеше түгел мин, дигән була.

Г а й ш ә. Ай-яй, харап икән! Киявең ит ярата да, кайтып сиңа булышмый бер дә. Җәй көне печән чабарга да кайтмый, берүзең чабасың.

М а һ и р а. И малай, кайталмый шул. Эштә бит, эш кешесе.

Ә м и н ә. Кайда эшли дидең әле үзен.

М а һ и р а. Улмы? Ул охганда. Завут саклый. Бөтен завут аның кулында. Бег тәүлек эшли, өч тәүлек ял итә.

Г а й ш ә. Менә, кайтып китсен, шунда бер ялында. Чабышып кына китсә дә печәнеңне, нинди зур файда булыр иде.

М а һ и р а. Кайталмый шул, уф, үлдем!  Үзләгенең дә бакчасы баг. Анда алагның игга дип аталган җимеш үсә. Нәкъ менә печән өстендә өлгеә икән җимеше. Шуны кагга ашый икән. Кияү шуны саклап ята.

Г а й ш ә (исе китеп).  Һе, җәй буе карга куып ятамы? Әстагы...

М а һ и р а. И тәмле җимеш ул игга. Кампутка шәп. Бег ун ел элек кампутын миңа да  апкайтканнаг ие. Уф, үлдем! Тәме әле дә тел очымда тога.

Г а й ш ә. Киявең эшкә кайтмый, мал суйган көнне ыжгырып кайтып керә.

М а һ и р а. И малай, үзе беләдег инде.

Ишек ачыла. И л д а р килеп керә. Кулында йөгән.

И л д а р. Һу-у, байтак җыелгансыз монда. Нихәлләрегез бар? Нихәл, “Алам-сатам?”

Г а й ш ә. Кешедән көлеп йөрмә әле, Гитлер. Өй алып, мунча сатканым юк.

И л д а р. “Уф, үлдем” дә монда икән. Син үлмәдеңмени әле? Инде миңа кырык тула быел. Мин сине белгәннән бирле “Уф, үлдем” дисең, үзең һаман үлмисең.  Хәлләр арудыр бит, “Уф, үлдем?”

М а һ и р а. И-и-и, Илдаг малай, бик әйбәт түгел әле.

И л д а р. Ни булды тагын?

М а һ и р а (зарланып).  И-и-и, бег сыегым күшәми әле бүген.

Г а й ш ә. Син, Гитлер, нигә гел йөгән тотып йөрисең ул?

И л д а р. Берәрсе бәйләнә-нитә калса, башына йөгәнне киертәм дә куям.

Г а й ш ә. Бу авылда сиңа бәйләнерлек кеше бармы инде. Бар авылга ике-өч мужик калды. Туктале, ә кайда соң синең стансадан алып кайткан кунагың?

И л д а р. Белмим. Мин аны утырттым, алып кайттым.

Ә м и н ә. Күзеңә генә күренгәндер ул. Бәлки, күзең дөрес күрмәгәндер?

И л д а р. Синең күзләрең генә акчадан башка әйбер күрми. Минем күзләрем, Аллага шөкер, бик дөрес күрә әлегә.

Г а й ш ә. Акча күрсәгез, барыгызның да күзе кыза инде. Миннән көлгән була...  Сәхапның, дим, өс-башы ниндирәк иде соң? Юньлеме? Бүреге нинди иде? Бүреге, димен, бүреге ару идеме?

М а һ и р а. Кулына сәнәк тотып печән ташый алыглыкмы?

И л д а р. Тавык төшенә тары кергән, ди. Берегездә печән, берегездә бүрек кайгысы. Син, Алам-сатам, башыңдагы бүрегеңне шудырмакчы идең мәллә?

Г а й ш ә. Болай гына сорадым ла. Бүрек үземнең башымда да бик ипле утыра әле.

М а һ и р а. Бүек  дигәннән, минем кияүгә дә бег шәп бүек киәк иде дә ул...

Г а й ш ә. Менә, менә...  Алып җибәр, әйдә. Бер дигән чәшке бүрек! Сатарга да жалкы. Үземә дип алган идем, ирләрнеке булып чыкты. (Бүреген  салып Маһирага бирә.)

М а һ и р а (бүрекне әйләндереп-әйләндереп карый). Кияүнең башына сыягмы соң бу?

Г а й ш ә. Нишләп сыймасын, ди. Безразмерный бүрек бит ул. Эчендә бавы бар. Шуннан тартып, кечерәйтеп тә, зурайтып та була.

М а һ и р а. И, малай, белмим инде, алыйммы-юкмы? Күпмегә сатасың?

Г а й ш ә. 350 гә алдым, 345 кә бирәм.

М а һ и р а. Уф, үлдем! Кыйбат инде. Бег сыег хакы.

Г а й ш ә. Базарда 500тора.

М а һ и р а. Алып, кияүгә бүләк итим микән әллә? И-и-и, биггәк кыйбат!  Әй, аңа бүек алып үләг хәлем юк әле. Иске бүеген генә киеп йөгег.

Ә м и н ә. Гарифка да бүрек кирәк. Фронтовик башы белән минем картның да бер юньле бүрек кияргә хакы бардыр. Каяле, мин дә карыйм.

М а һ и р а. Юк, юк, кияүнеке бу бүек!  Кияүемә алам. Аның да шәһәгдә, угында эшләп, чәшке бүек кияггә хакы баг.

Ә м и н ә. Гарифҗанга алам.

М а һ и р а. И-и, синең бег сәнәк печән дә күтәгә алмый тогган игеңә нинди бүек ди ул.

Ә м и н ә (горурлык белән). Аның каравы, фашистларны Берлинга кадәр куып алып барган. Ә синең киявең карга куып ята.

М а һ и р а. Бүген игең каз гына куа ала. Каз кияве булып йөгсен инде.

Ә м и н ә. Ә синеке карга куа! Карга кияве. Бүрекне мин алам!

М а һ и р а. Юк, мин алам! (Гайшәгә.) Әйдә, Гайшә, мин 350 гә алам.

Ә м и н ә. Мин 355 сум түлим, Гайшә!

М а һ и р а. Ә мин 370!

Ә м и н ә. 375!

М а һ и р а. Дүгт йөз!

Ә м и н ә.420!

М а һ и р а.Дүгт йөз кыгык!

Ә м и н ә (сатулашудан туктый). Артыгын бирә алмыйм. Алсана! Шул кияү дип үләсең инде. Тумырган да сөягән, балта-пычак тимәгән бер киявең булды инде!

М а һ и р а (ачуланып).  Ах сине! Нәстә ди бит әле!  Минем кияүне яманлап тога, загазы! 

Ә м и н ә. Син Маһира, үзеңне эттән алып эткә салсыннар, бер сүз әйтмисең, ә инде сыерың белән киявеңә тел тидерсәләр, чәчрәп түгеләсең. Синең сүзләреңне тыңлаган кешенең 7 еллык бизгәге качар, валлаһи. Ярар! Җитәр! Юк өчен талашмыйк... Син бүрек дип төкерек чәчкәндә Сәхап кайтып керсен тагын...

Г а й ш ә. Ярар, 470 кә аласыңмы, Маһира?

М а һ и р а. Алам, алам.

Г а й ш ә. Акчасын кайчанрак бирерсең икән?

М а һ и р а. Бүген үк бигәм. Чыгу белән. Уф, үлдем!

Гайшә бүрекне Маһирага тоттыра. Ишек ачыла, Га р и ф җ а н  керә.

Г а р и ф җ а н (Илдарның өстенә бара). Син, Гитлер, йөрисең шунда җил иләп, җил дагалап, кысыр сөенче белән. Зиратта булдым, бөтен авылны әйләндем, беркайда юк Сәхап! Тучны кайттымы соң ул?

И л д а р. Тучны кайтты. (Өстәлгә барып ипи күтәреп килә.)  Менә ипи тотып ант итәм. Алдашсам мәңге ипи йөзен күрмим, Гарифҗан абзыкаем!..

Г а й ш ә ( шаркылдап көлә). Кая, мин сезгә бер кызык сөйлим әле. Шулай, кайсыдыр бер авылда төнлә бер хатынның сугышта үлгән ире кайтып кергән, ди.Тужы, шушы Сәхап кебек, бик күп еллар үткәч кайткан. Кайтып кергән дә хатынына мунча ягарга кушкан. Хатыны яккан инде мунчаны...  (Туктап, озак кына пауза ясап тора.)

М а һ и р а. Шуннан...

Г а й ш ә. Нәрсә шуннан...

М а һ и р а. Мунча яккач нишләгәннәг?

Г а й ш ә. Нишләсеннәр?! Рәхәтләнеп мунча кергәннәр.

М а һ и р а. Уф, үлдем!

Ә м и н ә. Мәһдиев тә шундый хәлне яза бер китабында. Бер авылда төнлә бер хатынның сугышта үлгән дигән хәбәре килгән ире кайтып керә. Кайтып керә дә, моңа мунча ягарга куша. Яга хатыны. Икәүләп мунчага китәләр. Керәләр, чишенәләр. Ире ләүкәгә менеп утыра. Хатын идәнгә утырып чәчләрен сүтә башлый. Бервакыт... күтәрелеп иренә күз салса... Ләүкәдә бер күзле дию пәрие утыра, ди. Хатын, мунча ишелерлек итеп кычкырып җибәрә дә, шәрә килеш мунчадан чыгып чаба. Дию пәрие аның артыннан:”Ярый әле миннән ычкына алдың. Бәхетең бар икән. Югыйсә, күрмәгәнеңне күрсәтә идем бит”, -дип кычкырып кала.

И л д а р. Минем дә укыганым бар. Тужы шулай үлгән исәптә йөргән бер фронтовик кайта авылга. Кайтып бераз торгач - кача-а-а.(Авызын зур ачып исни.) Сатлыкҗан була те-ге. Сугыш беткәч, чит илдә яшәп яткан була-а-...(Җөмләсен әйтеп бетерә алмый, утырган җирендә йоклап китә.)

Г а й ш ә (Гарифҗанга карап). Карале, Сәхап та качты микән әллә?.. Әллә Сәхап та?..(Гарифҗан дәшми.)  Димәк, моның да кыңгыравы бар!

М а һ и р а. Әйе, шулай. Баг, баг. Кыңгыгавы баг. Кыңгыавы булмаган кеше кыгык елдан агтык авылына кайтмый йөгимени?!

Г а й ш ә. Гитлер үзе дә исән-сау, ди бит. Чит илдә рәхәтләнеп яшәп ята ди.Бу Сәхап та чит илдә яшәмәде микән? Аның кесәсендә безнеке кебек агач акча түгел, яшел акчадыр, теге ни, исеме ничек соң әле, ә-ә-ә, дуллырдыр әле. Ул нимескә сатылып моңа кадәр ярман җирендә яшәп ятмады микән?! Ярманда нинди акча әле анда? Дуллыр түгел бит анда. Ә-ә-ә, марка анда, марка. Дуллыры  булмаганда, маркасы да эчне төртеп тишми.

Шулвакыт алгы як бүлмәгә Чатан Шәйхи килеп керә. Эчтән тавышлар ишеткәч, түр якка кермичә, колагын түръяк ишегенә терәп тыңлап тора.

М а һ и р а. Кагале син, ә! Сатлыкҗан булып чыкты бит әле бу Сәхап. Шуңа киге киткәндег бу. Уф, үлдем!  Шулай бит, Гайшә?!.

Г а й ш ә. Шулай! Сатлыкҗан-артык җан, диләр. Эт тырнагы!

Г а р и ф җ а н (кинәт кызып китеп). Җитте сезгә! Сәхап кебек чиста, саф күңелле кеше турында шундый сүзләр әйтергә ничек телегез бара?!

Г а й ш ә. Син, Кыяк, үзеңне кара! Үзеңнең дә артың чиста микән әле?! Син Сәхапны үлде, үзем күмдем, дип сөйләп йөрисең.  Бактың исә, үлмәгән! Менә ышан сиңа! Анда, тегендә, минәйтәм, бергәләп шухыр-мухыр китермәдегез микән?! Өр-яңа машина алып куюың да шикләндерә. Юу-у-к, син сугышта да әмәл-чөмәл китереп, җай эзләп кенә йөргәнсеңдер!..

Ә м и н ә. Шул ике ишекле бөкре машинаны да күпсенмәгез инде. (Горурлык белән сөйли.) Минем ирем - Берлинга барып җиткән кеше! Ил өчен җилкәсен умырттырган кеше! Ике орден, биш медаль алган кеше!

Г а й ш ә. Әй, беләбез инде ничек сугышканын. Күпер астындңа качып яткан. (Ихахайлап көлә.)

Г а р и ф җ а н (сәгатькә карап). Тәк, сезгә өйләрегезгә кайтып йокларга вакыт түгелме?

Г а й ш ә. Безне кайтарып җибәреп, Сәхап белән тагы берәр шухыр-мухыр  эшләргә уйлыйсыңдыр әле.

Г а р и ф җ ан сул кулын селти дә киенеп чыгып китә. Ишекне ачканда, ишек артында тыңлап торган Чатан Ш ә й х и не бәреп ега. Аңа дәшми, чыгып китә.

Ш ә й х и (сөйләнә-сөйләнә керә). Кыякны әйтәм, үзе Сәхапны үз кулларым белән күмдем, ди, үзе авыл бетереп шул Сәхапны эзләп йөри. Что-то не чисто монда! Гарифның орден-медальләре дә үзенеке микән әле? Тикшертәсе бар.

Ә м и н ә (Шәйхигә карап, ачынып). Их, син!.. Ходай бар бит!

Ш ә й х и (Әминәгә). Иреңне әйтәм, миңа дәшмәгән була... Ул гына фронтовик! Күкрәгенә тимер таккан да, шуның белән мактана... Җенем сөйми шул фронтовикларны!

Г а й ш ә. Бәй-бәй, Шәйхи абзый, син үзең дә фронтовик түгелмени?

М а һ и р а. Булган ди,  Шәйхи нинди фгонтовик булсын. Багмады ул сугышка, шуңа да фгонтовиклагны ягатмый.

Г а й ш ә. Нишләп алай булды, Шәйхи абзый, сугышка алмадылармыни үзеңне?

Ш ә й х и (чатан аягына сугып күрсәтә). Бу аякны сугыш башланганчы ук имгәткән идем. Шуңа ярамадым фронтка...

Ә м и н ә. Аның каравы, ирләре сугышта чакта солдаткаларның канын эчтең инде, бер уч башак өчен дә милиция чакыртып җаннарын кыйдың...

Ш ә й х и. Урлашмасыннар! Фронтка дигән икмәк бит ул! Вакыты шундый иде.

М а һ и р а. Кит инде, Шәйхи. Агып-талып эштән кайткан хатын-кызлагны тентеп, капшап хәлдән таядыг идең бит...

Ш ә й х и. Тентергә дә туры килде, саклап та торылды... Эшең шул булгач... Бригадир җавап бирә бит барысы өчен дә.

Г а й ш ә. Ә-ә-ә, син бригадир идеңмени? Карале, нинди шәп урынга эләккән булгансың, ә?!

Ә м и н ә (Гайшәгә). Сөйләмә дә инде. Шәп кенәме! (Шәйхинең өстенә барып.) Ә бит кайсыберләренә төнлә белән үзең китереп бирә идең икмәкне!.. Сине ашатып-эчергәннәргә, кундырып чыгарганнарга карашың башка иде... Әле дә ходай сине яшәтә әле... Ничек җир йотмый үзеңне?!

Ш ә й х и. Йотмый, димәк яшәргә тиеш әле мин. Җир өстендә, димәк, эшем бар!

М а һ и р а. Баг пычагым! Баг белгәнең, кеше өстеннән жалоба язып милиция чакыгту. Әле дә авылда халыкка тынгы юк бит синнән. Я, әйт инде, монда нәрсә дип иснәнеп килеп кегдең?!

Ш ә й х и җавап бирә алмый кала. Г а р и ф җ а н керә.

Г а р и ф җ а н (Әминәгә карап). Карчык, мин бая гараж ишеген ябып йөргәндә, бер ир заты безнең алгы бүлмәдәнме, чоланнанмы нәрсәнедер урлап чыгып чапты. Култык астына нидер кыстырган иде. Артыннан чабып та карадым, кычкырдым да. Караңгыда юк булды.

Ә м и н ә. Безнең чоланда алай кеше тиярлек әйбер юк.

М а һ и р а (сискәнеп китеп). Ах, мөгтәтләр! Минем сыегга башак болгата торган таягымны алып китсеннәг тагы, Уф, үлдем! (Абына-сөрлегә ишектән чыгып китә.)

Г а й ш ә (сикереп торып ишеккә ташлана). Бүрек!  Минем бүрек!..

Алгы бүлмәдә Маһира ишек төбендәге таягын тотып карый да кире кереп китә. Гайшә бүрек эзли, тапмый.

Г а й ш ә (шәлен артка шудырып чәчен йолкый-йолкый кычкыра-кычкыра керә).  Бүрек юк! Юк бүрек!

Г а р и ф җ а н. Нинди бүрек иде соң ул?

Г а й ш ә (Маһира кулындагы бүреккә төртеп күрсәтә). Нәкъ менә шундый бүрек. Өч йөз тәңкәгә алдым бит мин аны. Каравыл! Милиция!!!

М а һ и р а (гаҗәпләнеп аңа карый, кычкырып җибәрә). Өч йөз тәңкә! Безгә өч йөз иллегә алдым, дип утыга. Ах, алдакчы тәге! Ах, спикулян! Җитмәсә ике бүеге булган. Безне Әминә белән талаштыгып , бүегенең бәясен күтәгеп утыга бит, оятсыз! Мә бүегеңне! Алмыйм. Алайса үзеңә бег бүек тә калмады. Нишләп өч йөз сумлык бүекне дүгт йөз җитмешкә алыйм ди мин?! Башыма тай типмәгән. (Бүрекне Гайшәнең башына кидертеп куя.)

Г а й ш ә (аптырап утыра да, Әминәгә карап.) Бәлки, Әминә, син алырсың?

Ә м и н ә. Юк, юк, кирәк түгел. Бабайга сарык тиресеннән тегелгәне дә ярар.

Г а й ш ә. Һай бүрегем, бүрегем! Тизрәк милициягә хәбәр итәргә кирәк.

Ш ә й х и. Әйе, тизрәк милиция чакыртыгыз! Кая телефоныгыз?!

Г а р и ф җ а н. Нинди милиция турында сөйлисең син? Милициягә әйтсәң. синең үзеңне эләктерәчәкләр. Спекуляция өчен!

Г а й ш ә. Һай, Аллам! Кайсы якка таба чапты соң ул мур кыргыры?

Г а р и ф җ а н. Күкчә ягына чапты.

Г а й ш ә. Син дә инде, Гарифҗан, шунда авызыңны ачып карап калмасаң...

Г а р и ф җ а н. Чабып карадым - булмады. Кычкырып карадым - булмады. Кая инде ул.  Мин –инвалид, нишли алам?!

Г а й ш ә ( урындыкта йоклап утырган Илдарны якасыннан алып җилтерәтә башлый). Тор.әле, уян, Гитлер тәре! Бар әле, атыңа менеп Күкчәгә чап! Каракны тот, бурекне алып кайт! (Илдар берни аңламыйча йокылы-уяулы басып тора.) Алып кайталсаң, бер ярты сиңа! (Илдар моны ишеткәч тәмам уяна, торып баса. Идәнгә төшкәнйөгәнне кулына ала.)

И л д а р. Җүнле аты да юк бит әле аның...

Г а й ш ә. Стансага җигеп менгән атың нишләгән?

И л д а р. “Бабушка”ны әйтәсеңмени? Үшән бит ул.Аның белән авыл башына җиткәнче теге "суык аяк”тан җилләр исәчәк.

Г а й ш ә (уйланып торып). Туктале. (Гарифҗанга борылып.) Мин кергәндә чоланыгызда ут юк иде бит. Ул мөртәт ничек күреп алган соң бүрекне?

Г а р и ф җ а н. Бая чыкканда мин кабызган идем шул.

Г а й ш ә  (Гарифҗанга һөҗүм итеп). Ай, ахмак! Болай булгач, син урлаткансың минем бүрекне! Үзең урлаткансың-үзең түлисең!

Г а р и ф җ а н. Кем кушкан иде соң сиңа минем өйгә бүрек ташырга?! Мин синнән бүрек сорамадым. Ут – минеке, теләсәм-яндырам, теләсәм-сүндерәм!

Г а й  ш ә (аптырап тагын урынына утыра). Хәзер нишләргә инде, ә? Ничек тотарга ул хәерсез каракны?  (Кинәт кенә бер уйга килеп.)  Ә мин бүрекне кем урлаганын беләм! Беләм мин бүрекне кем урлаганын. Безнең авылда бүрек урларлык ир-ат та юк. Аны урлаучы, беләсезме, кем? Аны урлаучы... Аны урлаучы... Сәхап!

Ә м и н ә. Сәхап?! Кит моннан! Тәүбә, диген, кеше ишетмәсен!

Г а р и ф җ а н. Кит инде, Гайшә, юләр сатма! Сәхап андый кеше түгел. Ул гомергә намуслы, чиста күңелле кеше булды.

Г а й ш ә. Шул инде, шул! Башка беркем дә түгел. Менә, үзегез уйлап карагыз: сез аны бүген төнлә колхозга акча алып кайтырга тиеш бухгалтер белән кассирны стансадан алып кайтасы атка каршы чыгуын юкка, дисезме? Таларга чыккан бит ул!  Юньле кеше төн уртасында урманда йөриме?! Ярый әле тегеләре кайтмаганнар - Әсгать белән Анжеликаны әйтүем. Һе, шулай шул, Әсгать акчага үзе генә киткән булса, бүген үк кайткан булыр иде дә... Анжелика белән киткәндә икенче көнне генә кайталар шул!

И л д а р. Шулай инде анысы. Анжелика белән киткәндә, Әсгать, минәйтәм, ике-өч көнсез дә кайтмый әле ул...

Ә м и н ә. Кайтмаслар инде, йөрерләр инде... Кулларында шул хәтле калхуз акчасы булгач ни... Нишләп йөрмәсеннәр... Оят булмагач...

Г а й ш ә. Шулай да бәхетләре бар икән мөртәтләрнең. Шулар аркасында Гитлер да исән калган. Югыйсә өчесен дә атып үтереп, ат белән акчаны алып качкан булыр ие... Син аның кесәсендә коралы юктыр дип уйлыйсыңмы?! Андый кеше төнлә, юл басарга коралсыз чыгамы?!

Г а р и ф җ а н. Нинди корал? Нинди акча талау сөйлисең син?

Г а й ш ә. Белмәмешкә салынып торма. Бүрекне дә, күрә торып, юри урлаткансың.  Бер шайка, бер банда сез! Тентесәң, синең дә коралың бардыр әле. Юк, районга хәбәр итәргә кирәк моны. Авылда кораллы бандитлар качып ята! Әйдә, Шәйхи, киттек! Районга хәбәр итәбез.

Ш ә й х и. Киттек!

Чыгып китәләр. Алар артыннан ук М а һ и р а да кузгала. Ишек тоткасына тотынгач, борыла.

М а һ и р а. Кагале, уф, үлдем! Әминә, дим, сыег күшәмәсә ни була? Мәһдиевнең бегәг җигендә язылмаганмы?

Ә м и н ә. Сыер күшәмәсә ни булганы язылмаган, ә менә бәхетеңне сыер сөзсә, ни буласы язылган.

М а һ и р. Ни була? Бәхетеңне сыег сөзсә, ни була дигән, Мәһдиев?

Ә м и н ә. Көтү көткән акчаңны да җыеп ала алмыйсың, дигән.

М а һ и р а. Кара  әле, шулай дигән, ә?!  Исән чакта кайтыйм әле, йә малга башак болгата тогган таягымны апкитәгләг.

Г а р и ф җ а н.Бәхетеңне сыер сөзсә, малга башак болгата торган таягыңнан да колак кагарсың...

М а һ и р а  чыгып китә, Ә м и н ә аны озатып ишекне бикләп керә.

2 нче күренеш.

Ә м и нә. Карале,  Гариф, син бер дә югалып калмый идең. Бүген килеп Илдар-Гитлер сине аптырашта калдырды,ә?! Чын Гитлерны Берлинга барып туздырганны, монда бер ат караучыга сүз әйтә алмыйсың.

Г а р и ф җ ан.Илдар дөрес сөйли бит. Нүжәли теге карт казып чыгарган аны... Тәки үлмәгән булды микәнни?  Кабердән казып чыгарган тәкъдирдә дә кырык елдан артык хәбәр-хәтерсез йөрергә кирәк бит әле. Ярар, ятыйк, карчык, иртәгә бәйрәм түгел. Батырга да ял кирәк.

Утларны сүндереп йокларга яталар. Шул вакыт тәрәзә шакыйлар. Г а р и ф җ а н,  Әм и н ә  берьюлы сикереп тора. Гарифҗан ут кабызмый гына тәрәзәдән карый.

Г а р и ф җ а н (тәрәзәдән карап). Кем бар анда? Кем син? Ник дәшмисең? (Тәрәзә яныннан китеп үзалдына сөйләнә.) Нинди төн булды соң бу? Йокы ачылып бетте инде, ятсаң да йоклап булмас.

Тагын барып яталар. Тагын тәрәзәгә шаку. Ә м и н ә  караваттан тормый гына укына башлый, Г а р и ф җ а н тәрәзәгә бара. 

Ә м и н ә. Әгузе билләһи минәшшәйтан ирраҗим, бисмиллаһи иррахман иррахим... (Укына.)

Г ар и ф җ а н. Кем  бар анда? Сәхап, синме әллә?... Сәхап!...

Ә м и н ә (караваттан гына). Карале, Гариф, әйдә, бүтән дәшмик... Кагар, кагар да китәр әле бер.

Г а р и ф җ а н. Сәхап түгел бу, черт та түгел бу! Юк, юк, черт бу, җен, шайтан бу! Җеннәр шулай күзгә күренмичә кешене аптыратып, саташтырып йөриләр, ди. Бәлки теге ни, өй иясе - бичурадыр?

Ә м и н ә. Өй иясеме? Алай булгач ул ни эшләп тышта йөри?  Өйдә торырга тиеш бит ул, өйне сакларга. Ай, Алла! Бүген монда бик куп тавышлар булды, әллә куркып тышка чыгып киткән микән...

Г а р и ф җ а н. Куркыр да, чыгып та китәр... Мондагы тавышка.

Ишектә кыңгырау тавышы. Икесе дә сискәнеп китә, бер-беренә карый.

Ә м и н ә. Әнә, кайтты. Керәм, ди. Бар, ач ишекне. Керт үзен.

Г а р и ф җ а н. Кемне?

Ә м и н ә. Бәй, бичура дисең бит үзең, шуны инде. Өй иясен...

Тагын кыңгырау.

Ә м и н ә (өзгәләнеп). Бар инде, ач. Башкаларга китмәсен тагы...

Г а р и ф җ а н (ачулы). Китмәс...

Г а р и ф җ а н чыгып ишек ача. Атылып-бәрелеп пистолет тоткан у ч а с т к о в ы й  килеп керә.

У ч а с т к о в ы й (тиз генә ишек, шкаф артларын карый. Ятып, карават астына күз сала). Теге бандит кайда?

Г а р и ф җ а н (тамагын кырып, тыныч булырга тырышып). Нишләп бандит булсын ул?!  Син сүзеңне үлчәп сөйләш!

У ч а с т к о в ы й. Белербез аның кем икәнен.

Г а р и ф җ а н. Тукта әле, без  башта синең кем икәнне белик.

У ч а с т к о в ы й. Күкчәдән булам мин. Сезнең өр-яңа участковый. Менә кичә генә пушка бирделәр. (Башын югары чөеп, пистолетын үбеп ала.)

Г а р и ф җ а н. Шулайдыр шул. Синең кебек пистолет тотып йөргән кешене монда күргән юк иде әле.

У ч а с т к о в ы й. Тәк... Кайда ул? Әйтәсеңме, юкмы? Әйтмәсәң - үзем табам.

У ч а с т к о в ы й кием шкафын ача, аны актара, алгы яктагы бүлмәгә чыга, холодильникны ачып карый. Шулвакыт тәрәзә шакыйлар. У ч а с т к о в ы й, пистолетын сузып, урамга чыгып йөгерә. Г а р и ф җ а н  белән Ә м и н ә  тагын йокларга ята.

3 нче күренеш.

Алдагы күренештән 2-3 сәгать үткән булырга мөмкин. Г а р и ф җ а н белән Ә м и н ә  йоклап яталар. Бераздан алгы  бүлмәгә шыпырт  кына Гарифҗанның оныгы А р т у р кайтып керә. Ул - шәһәрчә киенгән малай. Клубтан кайтуы. Алгы бүлмәдән чоланга кереп йокларга ятарга тели. Чолан ишеген ачса, анда С ә х а п басып тора.

А р т у р. Сез кем? Нишлисез монда?

С ә х а п. Тс-с-с, тавышланма, дус!  Мин карак түгел.

А р т у р. Нишләп йөрисең безнең чоланда, карак булмагач. Бар кит. Монда мин йоклыйм. Уф, йокым килә. (Авызын зур ачып исни.)

С ә х а п. Нәрсә, кәефең юк бер дә, үптермәдемени?

А р т у р. Нәрсә-ә? (Көлә.)

С ә х а п. Без дә шулай яшь чакта кызлар озатып йөреп таңнар аттыра идек. Кулыннан тоттырса, я битеннән үптерсә зур бәхет иде, малай.

А р т у р. Кызлар озаткан ди... Озатмадым берсен дә...

С ә х а п. Озаткансыңдыр... Югыйсә, төн уртасында нишләп йөрергә кирәк, тәмле йокыны калдырып. Үзенә күренмичә генә булса да, озатып баргансыңдыр әле... Кайсы урамда?

А р т у р. Аръяк урамында аларның өе. Кире кайтам дигәндә, каршы яктан шул оч малайлары күренде. Алар үтеп китсен дип, азрак көтеп торырга туры килде. Юкса  әллә кайчан кайтып йоклыйсы идем.

С ә х а п. Курыктым, дисең инде.

А р т у р. Курыккан, ди... Йөргәнне белеп, сүз чыгармасыннар, димен.

С ә х а п. Ә, алай икән. Алай булса ярый. Ничә яшьтә соң әле син, энекәш?

А р т у р. Уналтынчы инде миңа. Нәрсә, кызлар озатырга иртәрәк димәкчесеңме?

С ә х а п. Юк ла инде, дус кеше, нишләп алай дип әйтим. Әнә, чалбарың ертылган. Тездән өстә. Әллә ике ягы да инде. И, бу чалбарың теткәләнеп беткән ич.

А р т у р (көлә). Әбием дә шула ди, китер ямап бирим , йөрмә болай,ди. Ул бит мода, абый кеше.

С ә х а п. Ә, хәзер мода шундыймыни? Карале, алайса синең бу күлмәгең дә шул модадыр инде. Ни якасы, ни җиңе, дигәндәй...

А р т у р. Футболканы әйтәсеңме? Әле мондые авылда бер малайда да юк. Әни алыйп кайтты, каяндыр командировкадан алып кайткан ире.

С ә х а п.Синең әти-әниең дә шушы йортта яшиме?

А р т у р. Әти - юк. Әни мине ташлап китте.

С ә х а п. Нигә ташлады?

А р т у р. Ул кияүгә чыкты. Кияве мине алмады. Шуңа күрә мин әби белән бабайда яшим.

С ә х а п. Алай икән. Хәзер сездә хатыннар башта бала таба, аннан кияүгә чыгамыни?

А р т у р. Юк ла инде. Нишләп алай дип әйтәсез. Минем әни кияүгә чыккач та бала тапты. Хәзер шуны карый.

С ә х а п. Алай диген... Әминә синең әбиең инде алайса?

А р т у р. Әйе, ә сез  әбиемне каян беләсез?

С ә х а п. Белмәскә, күршем бит ул минем! Беренче мәхәббәтем! (Уйланып китеп.) Без күршеләр идек. Синең әбиең авылның иң чибәр кызы иде. Әбиең белән бергәләп какы, кузгалак җыеп, бергә су коенып үстек. Бар иде яшь чаклар... Җәйләрен капка төбендә кич утырулар, су буендагы кичке уеннар... Ул сабантуйлары, печән өсләре!..  Әбиең белән бик дус идек без. Ул миңа фронтка киткәндә үзе чиккән кулъяулык бүләк итте. Һай ул кулъяулык! Почмагына “Сәхапка” дип язып куйган. Сугышта авыр вакытларда мин ул кулъяулыкны алып сагынуымны баса, күңелемне юата идем. Атакага күтәрелгәндә, бер кулымда- автомат, бер кулымда шул кулъяулык иде. Һай ул кулъяулык! Һай аның чигешләре!

А р т у р. Әби сезне ярата идеме әллә?

С ә х а п. Белмим шул, яратты микән? Мөгаен, яраткандыр. Яратмаса кулъяулык бүләк итмәс иде.Безнең заманда кызлар кулъяулыкны сөйгән егетләренә генә бирәләр иде. Яраткандыр. Яраткандыр...

А р т у р. Мине... теге ни, аръяктагы инде, Ләйсән яратмый.

С ә х а п. Яратадыр. Синең кебек матур, кыю малайны ничек яратмасын?!

А р т у р. Юк, яратмый!

С ә х а п. Ә син аны берәр җиргә чакыр. Я җиләк җыярга, я су коенырга.

А р т у р. Әй, бер чакырган идем инде. “Әйдә, урманга каен җиләге җыярга барыйк әле”, дигән идем. Бармады, ачуланды.

С ә х а п. Ни диде?

А р т у р. “Пошел ты, маньяк”,- диде...  Абый, “Маньяк” ни дигән сүз,беләсезме?

С ә х а п. Маякмы? Маяк -ул юл күрсәтүче!  Начар сүз әйтмәгән бит, маяк  дигән. Син аны тагын чакыр.

А р т у р. Ачуланса?..

С ә х а п. Ачулансын! Кызлар алар юри ялындыра.  Ачуланган булалар. Белеп тор: барыбер яратачак ул сине.

А р т у р. Сез, абый, чынлап әйтәсезме?

С ә х а п. Валлаһи!

Артур барып суыткычны ача. Аннан өрек җимеше алып каба. Тагын ача, тагын каба.

А р т у р (Сәхапка карап). Абый, сезгә дә бер җимеш алып биримме?

С ә х а п. Рәхмәт, энекәш, мин җимеш ашамыйм.

А р т у р.  Мин яратам җимешне! Әби аны магазиннан алып кайткан саен миннән яшереп куйган була. (Көлә.) Мин барыбер табам. Ә сез, абый, безгә ник килдегез? Ник монда чоланга кердегез.

С ә х а п. Чү, кычкырма, әбиең уяныр. Кил, колагыңа гына әйтәм.(Артурның колагына нидер сөйли.)

А р т у р. Аңладым мин сезне, абый, аңладым! Эзләрмен!

С ә х а п. Син, энекәш, бар ят инде, болай да йокың калды, мин китим әле.

А р т у р. Ә сез хәзер кая барасың абый? Йөрмәгез төнлә әллә кайларда, әйдәгез, икәү чоланда куныйк.

С ә х а п. Юк энекәш, миңа монда торырга ярамас,  мин келәтегезгә генә чыгып ятармын.

А р т у р. Әйдәгез, үзем озатам.

Икәү чыгып китәләр. Артур кире кереп, авызын зур ачып исни-исни чоланга йокларга кереп китә. Бераздан ишек кыңгыравына басалар.

Ә м и н ә (уянып торып утыра, сукрана). Бүген йокы күреп булмас ахры... Нинди төн булды соң бу? (Каранып.)  Ә-ә-ә, таң атып килә икән инде, торыр вакыт та җитә. Гариф, тор әле. Малларны карарга вакыт җитә. Таң тишеге белән кемдер килеп тә җитте әнә. Кая үзем генә ачыйм әле, хәзер иртә, әллә кем булмас.

Сукрана-сукрана барып ишекне ача.  Аннан М а һ и р а, Г а й ш ә һәм Ш ә й х и килеп керә.  Маһираның кулында болгау таягы. Бу юлы алгы якта гына туктыйлар.

Г а й ш ә. Сәхап юкмы? Берәр ың-шың ишетелмәдеме? Вәйт, сатлыкҗан! Бүрекне алып ычкынды бит?! Калхуз акчасын талый алмасам да, бүрекне эләктердем, дип сөенәдер әле!..  Күр әле син аны, ә?! Төн уртасында урман буена акча таларга чыккан бит... Кесәсендә коралы да бар инде аның. Тәгаен генә. Андый кеше коралсыз йөрмәс.  Алла сакласын!

М а һ и р а. Уф, үлдем! Сыегымны алып китә күгмәсен тагы!

Бу арада түр якта Г а р и ф җ а н яткан урыныннан торып киенеп тышка чыгып китә. Ул чыгып киткәч калганнар түр якка кереп утыралар. Маһира таягын алып керә.

Г а й ш ә. Уф, үлдем, бигрәк кысыр хәсрәт белән яшисең дә инде. Сыер дисең син! Үзебезне атмаса, диген. Бөтен авылны кырып салырга мөмкин ул хәерсез.

Ә м и н ә. Ә сез аның коралын үрдегезме? Бүрек урлаганын күрдегезме? Үзен дә күрмәдегез бит әле! Ничек телегез бара, күрмәгән дә кешегә шулай яла ягарга.

Ш ә й х и. Ныклабрак тентесәң, Гарифҗаныңда да корал бардыр әле. Табыла – нитә калса, яла ягу булмас.

Ә м и н ә. Синең яраткан эшең инде ул, чатан тәре! Тенте, кил! Тик кара аны, икенче аягың да сынмасын...

Ш ә й х и. Тентүчеләр табылыр... хәзер килеп җитәрләр... Һе, тапкан сүз! Яла ягучылар, имеш...

Г а й ш ә. Без яла якмыйбыз!  Без чынын сөйлибез!  Гитлерны да үлгән дип чыгардылар. Бактың исә бер җылы илдә,  диңгездә су коенып ята, ди. Алма-хөрмә ашап... Шул Гитлер белән бергә ятмадылар микән әле алар?! Шунда ятканнардыр әле алар рәхәт чигеп, башкалар интегеп сугышта йөргәндә. Шимбә-якшәмбе шул Гитлерга кунакка йөргәндер әле Сәхап...

Г а р и ф җ а н  керә.

Г а р и ф җ а н (үзалдына сөйләнә- сөйләнә тыштан керә). Вәйт, әй! Карале син аны!  Күпме акча җилгә очкан бит, ә?! Күпме акча?! Шуны җыйган бер кеше череп баеп калачак бит инде бер көндә.

Г а й ш ә (акча сүзен ишеткәч колагы тора). Ни сөйлисең син? Нинди акча?  Кая очкан?

Г а р и ф җ а н. Ник, сез ишетмәгән идегезмени әле?!  Колхозчыларга дигән акчаны районнан вертолет алып кайтасы булган икән. Әсгать белән Анжеликаның кичә поездда кайтмауларының хикмәте булган. Төнлә вертолет белән кайтканнар.

М а һ и р а. Акча алып кайтканнагмы?

Г а р и ф җ а н. Алып кайтып җиткерә алмаганнар шул.

Га й ш ә, М а һ и р а (беравыздан). Ни булган?

Г а р и ф җ а н. Авария! Биектауны  хәвеф-хәтәрсез генә менгәннәр. Тау менгәч - авария-һәлакәт!

Ш ә й х и. Дошман кулы бу! Кичекмәстән милиция чакыртырга кирәк!

Г а й ш ә. Әстәгъфирулла, харап икән эш! Теге мөртәтнең генә кулы бу. Төнлә станса юлын талый алмагач, вертолетны атып төшереп таламакчы булгандыр колхоз акчасын! Кешеләре үлгәнме соң, вертолетның, димен?

Г а р и ф җ а н. Әсгать-катапульта.

М а һ и р а. Әсгать катып үлгән?!

Г а р и ф җ а н. Анжелика-катапульта.

Г а й ш ә. Анжелика да катып үлгән?!

Г а р и ф җ а н. Катып үлмәгән! Катапульта!  Катапультироваться итеп исән калганнар.

М а һ и р а, Г а й ш ә (беравыздан). Ә акча?!

Г а р и ф җ а н. Ә акча капчыгының бавы чишелеп китеп, акча кырга сибелгән. Хәзер, әнә, авылның эте дә, бете дә шунда  акча  җыярга чапты.

Ш ә й х и (сикереп тора). Милиция чакыртырга кирәк! Әйдә, Гайшә, киттек!

М а һ и р а (кинәт кенә сикереп торып ачу белән Шәйхине төртеп ега). Кит әле моннан, чатан шайтан! (Йодрыгын Шәйхинең борынына тери.)  Чакыртып кына кара!  Үзебез җыябыз! Әйдә, Гайшә!

Г а й ш ә (Гарифҗанга ажгырып бара).  Һай Кыяк! Син Гитлердан да яман!. Нигә аны кергәч тә әйтмисең?! Әйдә,Маһи, чаптык! Күбрәк җыйсаң, минем бүрекне алырсың.

М а һ и р а белән Г а й ш ә ашыгып чыгып китә. М а һ и р а ның таягы да онытылып кала. Ш ә й х и егылган урыныннан торып алар артыннан чыгарга бара.

Ш ә й х и. Карале, мине көтеп тә тормадылар. Вәйт комсызлар! Аларга гына кирәк акча... (Сукрана-сукрана чыгып китә.)

Пәрдә.

2 нче пәрдә

1 нче күренеш

1 нче пәрдәдәге күренеш. Ә м и н ә иске-москы киемнәрдән генә мал карап өйнең алгы ягына килеп керә. Кулында иске чиләк. Ишек янында С ә х а п  басып тора.

Ә м и н ә ( Сәхапны күреп катып кала). Сәхап!

С ә х а п. Әминә!

Ә м и н ә. Сәхап!

С ә х а п. Рөхсәтсез кергәнгә ачуланма инде. Тәрәзәне шакып карадым, эндәшүче булмады. Карыйм - ишек ачык! Шуннан, кердем инде. Син ачуланма инде мине.

Ә м и н ә. Һай, Аллакаем! Нишлим соң? Оятка калдым бит. Зинһарлар , миңа карамый тор. Өс-башымны гына алыштырыйм.

Чоланга кереп китә. Бераздан өстенә матур күлмәк киеп, башына укалы яулык бәйләп килеп чыга.Кулларын җәеп Сәхап каршына килә.

Ә м и н ә. Кара әле, Сәхап! (Сәхапны әйләндереп –әйләндереп карый.) Менә бер могҗиза! Син исән!.. (Сәхапны тирәләп карап йөри.)  Бер дә үзгәрмәгәнсең дип әйтимме соң? Әйдә, кеше төсле күрешик инде. Яшьлекне искә төшереп, кочаклашсак та, гөнаһ булмас.

С ә х а п (тыенкы гына). Ярар, күрештек бит инде.

Ә м и н ә. Нигә алай дисең? И-и-и, әллә ничек кенә булды әле бу. Үпкән –кочкан чакларыңны оныттыңмыни?

С ә х а п. Үпкән-кочкан җилгә очкан, дип җырланамы әле?...

Ә м и н ә. Очмаган, бер дә очмаган, дип җырлыйлар бездә... Хәер, яшьлек хисләре суынгандыр шул инде... Күрешмәгәнгә ничәмә еллар? Туктале, Сәхап, син исән-сау була торып та, нишләп бер хәбәр дә бирмәдең? Кайларда йөрдең соң син шул гомерләр? Гарифҗан сине үлде, диде. Үзем җирләдем, үзем гүргә иңдердем, үз кулларым белән, дип, антлар эчте. Алдаганмыни мине?!

С ә х а п. Юк, алдамаган. Гарифҗан – әйбәт кеше! Чын дус!  Син аның кадерен бел. Андыйлар сирәк була. Фронтта аның белән булуыма бик шатмын. Һәрвакыт бер-беребезгә терәк булдык, һәр тапканны бүлешеп ашадык. Бары-бергә, югы уртак иде. Ул беркайчан да зарланмады. Кеше белән ачылышлы булмады. Шуңа да аның белән миңа бик уңай булды.

Ә м и н ә. Ничек болай булды соң әле бу? Гарифҗан алдамаган...  Син исән... Үлеп терелдеңме, тереләй үлдеңме, дигәндәй... Инде мин буталып беттем монда, башым-фәлән эшләми... Башыма сыймый бу хәл.

Әминә башын Сәхапның күкрәгенә салмакчы була. Шулвакыт өйгә Гарифҗан килеп керә. Ул, бая ишек төбендә онытылып калган Маһираның болгау ботый торган таягын алып, боларның баш очында уйната башлый. Сәхапка берне сугып та ала. Таяк шартлап сына.

Г а р и ф җ а н (ачулы). Мин юләр, Әминә өйдән су алып чыгар дип көтеп торам. Ә ул  монда гыйшык-мыйшык уены уйнарга җыена. Карале син аны. Кай арада күлмәген дә алыштырган, бизәнеп тә өлгергән, диген, ә?! Гомер кимәгән күлмәген киеп куйган бит.

Ә м и н ә. Әстәгъфирулла!  Ни сөйлисең син, Гарифҗан?! Нинди гыйшык-мыйшык уены ди ул? Сәхап кайткан бит. Ник күрешмисең? Ник кочаклашмыйсыз?

С ә х а п. Без күрештек инде.

Г а р и ф җ а н. Әйе, әйе, без күрештек.

Ә м и н ә. Күрешкәнегезне нигә миңа әйтмәдең? Сәхап чыннан да кайтты бит, дип әйтсәң ни була!?  Югыйсә, әллә ниләр уйлап бетердек.

Г а р и ф җ а н. Уйлагыз, бик әйбәт. Башыгыз уйлар өчен бирелгән. (Тагын ачуланып китә.) Нәрсә, Сәхап алдында буй-сыныңны күрсәтәсең килдеме? Хәер, күрсәткәнсең ич инде. Күлмәгеңне аның каршында алыштыргансыңдыр әле.

Ә м и н ә (еламсырап). Авызыңнан җил алсын!.. Ничә ел торып ишетмәгәнемне ишеттем. Алла бар бит, Гарифҗан!... Ул күреп тора. Юк, карап-карап торам да, бу арада  бик сәер тотасың әле син үзеңне! Гайшәнең әйткән сүзләре дөрес, ахры. Юкка шикләнмидер ул. Ничәмә-ничә ел күрешмәгән ике фронтовик. Очрашуыгыз кешенеке төсле түгел. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, ди. Сугыш беткәнгә дә кырык ел.

Пистолет тоткан кулын алга сузып участковый килеп керә.

У ч а с т к о в ы й. Стоять! Коралыңны ташла! Кулларыңны күтәр! (Пистолетын Сәхапка төби.)

С ә х а п (тыныч). Мин коралны кырык икенче елны ук ташладым.

У ч а с т к о в ы й. Кесәләреңне әйләндереп күрсәт!

Г а р и ф җ а н. Нигә бәйләнәсең син аңа? Нинди чебен булып тешләде ул сине?

У ч а с т к о в ы й. Молчать! Хәзер, абзый, сине дә арестовать итәм! Өеңдә кораллы бандит асрап ятасың. (Хәзер пистолетын Гарифҗанга төзи.)

Г а р и ф җ а н (тыныч). Син, энем, корал бирделәр, дигәч тә, алай бик масайма. Без күп күргән инде андый коралларны.

У ч а с т к о в ы й. Үзең куркып калдың бит әле. Әнә кулларың, аякларың калтырый.

Г а р и ф җ а н. Курыктым, ых иттем. Култык астымдагы өч бөртек җоным селкенеп куйды.

С ә х а п. Курка торган куян тиресен без кырык беренче елны ук салып ташладык, энекәш.

У ч а с т к о в ы й (пистолетын Сәхапка төзи). Стоять!  Атам хәзер!

С ә х а п. Безгә күп аттылар инде. Пистолеттан да аттылар, автоматтан да, пушкадан да. Танктан да аттылар. Баш очында тимер козгыннар да очып йөрде. Куркыта алмадылар.

У ч а с т к о в ы й. Хәзер бер пуляны йөрәгеңә утыртып куям.

С ә х а п. Тимер кыйпылчыклар, ядрәләр миндә күп утырды инде. Син, энем, ул кәкре тимер бармагың белән өеңә кайтып уйна.

У ч а с т к о в ы й. Ах, син алай дип торасыңмы әле!? Атам хәзер!

С ә х а п. Ат!

У ч а с т к о в ы й. Атам!

С ә х а п. Ат, кабахәт!

У ч а с т к о в ы й атып җибәрә. С ә х а п йөзе белән өстәлгә каплана.

Ә м и н ә (җан ачысы белән кычкырып җибәрә). Сәхап! Сәхап! Һай, ходаем! (Милиционерга ташлана. Башындагы яүлыгын салып аның битенә суга.) Нишләдең син, каһәр суккан нәрсә?! Үтердең бит! Хараплар гына иттең бит!

У ч а с т к о в ы й ике кулы белән битен каплап идәнгә чүгәли.

У ч а с т к о в ы й (шашып кала). Ай! Нишләдем мин, нишләдем мин!...(Үкереп елый.) Мин бит кеше үтердем! Ялгыш!.. Ялгыш аттым мин аңа! Кичерегез мине! (Идәндә тезләнеп ялвара.).

Шулвакыт, тыштан рупордан тавыш яңгырый. Бар да катып кала.

Т а в ы ш. “... Граждане бандиты!

Внимание! Ваша банда полностью блокирована. Оба выхода перекрыты. Так что, предлагаю вам сдаться!  В связи с особой опасностью вашей банды, я имею указания руководства живыми вас не брать.

Выходи по одному.

Перед дверью останавливаться.

Стволы и ножи выбрасывать. Дверь под прицелом. Так что без всяких фокусов. Шаг вправо, шаг влево - попытка к бегству. Стреляем без предупреждения. Пошли...”

Ә м и н ә. Һай. Аллакаем, Гарифҗан, нишлибез инде? (Елый башлый.)

Чыгарга кушалар бит!  Һай, бар икән күрәселәр! Картлык көнемдә шундый хәлләрне күрермен дип башыма да китермәгән идем. Сәхапны харап иттеләр, хәзер сине дә харап итәләр бит!

Шулвакыт С ә х а п акрын гына өстәлдән башын күтәрә. Тураеп баса һәм горур атлап ишектән чыгып китә.

Ә м и н ә (аңа карап шакатып торганнан соң.) Өнемме бу, төшемме? Нинди могҗиза бу? Сәхап исән бит! Үлмәгән бит! Күр әле! (Хәзер инде шатлыгыннан елый.)

Т а в ы ш. “ А теперь Горбатый! Выходи, Горбатый!”

Ә м и н ә. Горбатый дигәне синдер инде, Гарифҗан. Нишләдегез соң сез? Нинди генә ярамаган эшләр эшләдегез? Әйт инде. Алып китәләр бит үзегезне. Синсез нишләрмен мин, Гарифҗан?!

Г а р и ф җ а н да чыгып китә. Аның артыннан шаккаткан кыяфәтле у ч а с т к о в ы й да кулларын күтәреп чыгып китә.

Ә м и н ә. Әгузе билләһи миннәш шәйтан ирраҗим. Бисмилләһи иррахман иррахим.

Әминә хәле китеп караватка барып утыра. Башын иеп, күзләрен йомып дога укый. Бераз торгач башын күтәреп карый. Каршында Сәхап белән Гарифҗан тора.

Ә м и н ә. Әстәгъфирулла! Сез исән! Сезгә тимәделәрмени?

Г а р и ф җ а н. Тимиләр безгә, карчык, тимиләр. Безнең намус чиста!

Ә м и н ә (зәгыйфь тавыш белән). Алар киттеләрме соң инде?

Г а р и ф җ а н. Киттеләр... Участковыйны да алып киттеләр. Бер гаепсез кешегә аткан өчен. Үзе сөйләп бирде.

С ә х а п. Безнең заманда башта кешене кулга алалар, аннары төрмәгә утырталар, аннан гына аталар иде. Хәзер башта аталар. Аннан кулга алалар икән.

Ә м и н ә. И-и-и, әйтмә дә инде, Сәхап! Карале, сорарга  да онытып торам икән. Синең хәлең ничек соң, Сәхап? Теге җүләр сиңа атты бит. Күкрәгеңә атты. Пуля шинелеңне тишеп керде. (Шинеленә күрсәтә.) Карале, менә, пуля эзе. Нишләптер кан чыкмаган?!

С ә х а п. Борчылма, Әминә. Зыян юк.

Ә м и н ә. Уйлап-уйлап торам да гаҗәпкә калам мин, Сәхап. Сине күмәләр, син кабердән чыгасың, сиңа аталар, син исән каласың?

Ишек ачыла. Аннан Г а й ш ә б и к ә, Ш ә й х и һәм  М а һ и р а килеп керә.  Г а й ш ә б и к ә  керүгә  Г а р и ф җ а н га   ташлана. Бу вакытта Сә х а п  яшеренеп тора.

Г а й ш ә (тузынып Гарифҗанның өстенә бара). Ах син, Кыяк, чукынчык, безне алдагансың ич! Күр әле, нишли бит, акча сибелгән дип, безне җәһәннәм аръягындагы Биектауга  җибәрә!  Бардык тауга. Анда вертолет та юк, чурт та юк. Чуртыкаем да юк! Ну. Кыяк!

Ш ә й х и. Менә, мактаулы фронтовик,  карт кешеләрдән ничек көлә?! Җыен гарип-горабаны кызганып та тормыйча алдап, әллә кайдагы тауга озатты, ә?! Олаксыннар шунда, кайталмасыннар, дигәндер, дә... Ничего, кайттык.

М а һ и р а (үпкәле тавыш белән сөйли). Уф, үлдем! Үзеңнән дә олы кешеләгне шулкадәг дә мыскыл итмәсәң инде, Гаифҗан!

Г а р и ф җ а н (көлә). Шулай итеп кенә котылмасаң сез гайбәтчеләрдән. Үземнең өемдә миңа, минем фронтташ дусыма яла ягып утырасыз. Алдап-йолдап кына котылып була сездән.  Кусаң да китмисез бит сез.

Г а й ш ә. Шул Кыяктан алданмам дип, үз-үземә күпме сүз биргәнем бар. Тәки алдый бит, нәгъләт!  Бигрәк шома бәндә инде. Өстенә таракан җибәрсәң, таеп егылачак, билләһи!

М а һ и р а (идәндә сынып яткан таягын күреп ала). Уф, үлдем! Таягым! Минем маллагга башак болгата тогган таягым. Кем сындыгды? Үтегәм! Загазы!

Шулвакыт яшенренгән җиреннән Сәхап чыга. Маһира сынган таягының бер башын тотып, аның өстенә бара. Гайшәбикә дә аңа кушыла.

Г а й ш ә. Тәк,тәк, тәк... Син - Сәхап! Бүрекне бир! Бир минем бүрекне! Бирмәсәң, белеп тор, башыңны ярам!

М а һ и р а. Нишләттең таякны? Миңа яңа таяк табып бигәсең!

Г а й ш ә. Бир бүрекне!

М а һ и р а. Биг таякны!

Г а й ш ә.Бүрек!

М а һ и р а.Таяк!

С ә х а п (аптырап). Нинди бүрек, нинди таяк сорыйсыз сез миннән?!

Г а й ш ә. Бәй, нинди бүрек дип торма инде! Гарифҗанның чоланыннан син алмадыңмыни бүрекне?

С ә х а п. Юк, алмадым. Берни дә алмадым. Миңа берни дә кирәкми, киемем өстемдә.

М а һ и р а. Уф, үлдем! Минем маллагга башак болгата тогган таякны кем сындыгды икән соң алайса? Уф, үлдем. Бик кигәк таяк бит ул. Көн дә кигәк.

С ә х а п. Тимәдем таягыңа. Валлаһи, билләһи!

Г а й ш ә (аптырап утыргычка барып утыра. Тынычланып сөйли). Алайса, син Сәхап буласың инде. Я, нихәл, Сәхап?...Ничә көнгә кайттың?

М а һ и р а. Саулыгың ничек соң, Сәхап энем? Уф, үлдем! Бүген сыегым күшәми әле. Шуны ни эшләтеггә икәнен белмисеңме? Аннан ни, Сәхап балам, минем бакча башындагы печәнне абзаг түбәсенә кегтеггә булышмассыңмы икән? Син астан сәнәк белән биеп тогсаң, өстән Гитлег алып тога инде аны. Уф, үлдем!  Эчү ягың ничек соң? Гитлег мәлгуньгә бег үзенә бер ягты кирәк инде, аңа. Сиңа күпмегәк булыг икән? Уф, үлдем!

Ишек ачыла. Ишектән И л д а р килеп керә.

И л д а р.Һайн, Гитлер!

М а һ и р а. Уф, үлдем! Ахыгзаманда кемне телгә алсаң, алдыңа шул пәйда булыг, диләгие. Әстәгъфигулла!  Алла сакласын, килеп җитте ахыгзаман.

Г а й ш ә. Хәлләр ничек, Гитлер?

И л д а р. Ал да гөл, калганын үзең бел. Бу арада акмаса да тама. Менә әле генә бер стакан махнул.

Г а й ш ә. Карале, Гитлер, мин сиңа бер стакан гына түгел, өч стакан салып бирәм. (Сәхапка күрсәтеп.) Авылга үзең алып кайткан шушы муркыргырыдан минем бүрекне генә алып бир. Шул урлады бит, мөртәт! Әйдәле,  башына йөгән киерт тә...

И л д а р. Бер литр куясыңмы соң?

Г а й ш ә. Куям, Гитлер, куям!

И л д а р. Һи-и-и, хәзер аны, айн момент!

Ике кулы белән йөгәнне күтәрә дә С ә х а п ка таба килә башлый. С ә х а п ны башта түр якка кысрыклый, аннан ишеккә таба кыса башлый. Йөгәнне кидертәм генә дигәндә С ә х а п ике кулы белән шинеленең изүен тота да күкрәген киереп, кискен селтәнү белән күкрәген ачып җибәрә. И л д а р һушсыз булып идәнгә тәгәри. Хатын-кызлар аны чәбәкләп, битен су сибеп, нашатырь иснәтеп аңына китерергә тырышалар.

Г а й ш ә (Илдарга иелеп битләрен чәбәкли) Маһи, су, су бир!

М а һ и р а су алып килә. И л д а р ның битенә бөркиләр.

Г а й ш ә. Болай гына булмый. Әминә, нашатырь кирәк! Кая, бир тизрәк!

Ә м и н ә (нашатырь китерә). Мә, мә, тизрәк бул! Үлә күрмәсен тагы!

Г а р и ф җ а н. Гитлер Гитлер инде ул, үз башына котыра.

Ш ә й х и. Милиция! Милиция чакыртыгыз!

Ул арада И л д а р аңына килә. Идәндә утырган көе сөйләнә.

И л д а р. Скелет! (Сәхапка төртеп күрсәтә.) Ул үтә күренмәле!

Г а й ш ә (башын күтәреп Сәхапка карый һәм коты очып Шәйхинең итәгенә менеп утыра). Өрәк! Өрәк! Шәйхи абзый, коткар! Мин куркам!

М а һ и р а (Сәхапка карап). Өәк!Өәк! Абау! Алла сакласын! (Өстәл астына ук кереп китә.)

Ә м и н ә (Гарифҗанга). Күр әле, Гарифҗан, бу Сәхапның үзе түгел икән бит.

Г а р и ф җ а н. Үзе түгел икәнен мин баштан ук белдем.

Ә м и н ә. Белгәч, нигә әйтмәдең?

Г а р и ф җ а н. Сезне сынап карыйсым килде. Кемнең кем булуын, ни уйлавын беләсем килде. Әйдә, кылансыннар әле, дидем.

Ә м и н ә. Син аның өрәк икәнен белә торып та көнләштеңме?

Г а р и ф җ а н. Мәхәббәт шулай инде ул, өрәктән дә көнләштерә.

Ә м и н ә. Сәхапка Маһиның таягы белән кундырдың бит...

М а һ и р а. Уф, үлдем! Ах, Кыяк, тәре! Син сындырдыңмыни әле минем таякны? Үтерәм үзеңне, заразы! (Таягын күтәреп Гарифҗанга сукмакчы була, шул чагында Сәхап Гарифҗан янына килеп баса. Маһи куркып таягын төшереп, читкәрәк китеп баса.)

С ә х а п. Әйе, минем инде ясин укылган. Җаным күктә минем. Мин аны 1942 нче елда ук  Ватаным өчен бирдем. Газиз җиребезне гитлерчылардан саклап калу өчен соңгы тамчы каныма кадәр сугышкан фронтовик мин. Акча таларга да,  бүрек урларга да кайтмадым. Фани дөнья белән исәп-хисапны күптән өзгәнмен инде.

Гариф, яшьти, дустым! Син мине гафу ит инде. Син җилкәңне умырттыра-умырттыра, Берлинга кадәр барып җиткән, орден, медальләр алган кеше - минем аркада күпме нахак сүз ишеттең. Ике тапкыр сиңа пистолет төбәделәр. Түздең, сабыр иттең, өрәк ул, дип акланып маташмадың. Рәхмәт, яшьти! Фронтовикларча тоттың үзеңне. Син хәйләкәр идең. Әмма акыллы, зирәк идең. Ул сугышта нәкъ менә шундыйлар җиңде.

Сез мине үлгәненә үкенә икән бу дип уйлый күрмәгез тагы. Ил өчен сүгыш яланында үлү үкенечле түгел. (Шәйхи, Гайшә, Маһирага карап сөйли.) Сез уйлаганча сатлыкҗан да, эт тырнагы да түгел мин. Сез мал, акча өчен җаныгызны бирергә әзерсез, ә менә иле, халкы өчен җан биргәннәр турында уйлап та карамыйсыз. Хыянәтчеләр - сез ул. Сез - хәтергә хыянәт итүчеләр! Хәтергә хыянәт итүчеләр - хәтәр кешеләр!

Син, Әминә, чиста күңелле, ак-пакъ кеше. Син мине догаңнан калдырма. Безгә хәзер бүрек тә, печән дә түгел, ә дога кирәк. Йәгез, бер дога.

Ә м и н ә. Ай, Аллам! Оятлы гына булдым ләбаса. Гөнаһ шомлыгына каршы, бисмиллаһи иррахман иррахимнан башка бер генә коръән сүзе дә белмим бит әле мин. Һаман-һаман эш, дөнья дигән булып, бер дога да ятлый алганым юк шул. Һай, Сәхап, син мине гафу ит инде. (Гайшәгә карап.) Бәлки син берәр дога беләсеңдер, ә, Гайшәбикә?

Г а й ш ә. Кит инде Әминә, нинди дога булсын бездә. Мин синнән дә яшь. Пионер, комсомол балалары бит инде без...

Г а р и ф җ а н. Монда арада иң өлкәне Маһирәттәй инде, ул гына белмәсә берәр дога... Ничек Маһирәттәй, дога ди бит әле яшьти. Берәрне укып җибәрмәссеңме икән?

М а һ и р а. Укыгмын, укыгмын. Ник укымаска ди, укыгмын алла боегса... Әткәй белән әнкәй, гәхмәт төшкегләге, угыннагы оҗмахта булсын инде, бик бәләкәй чактан ук догалаг ятлаткан иде. Ни гомег үтеп тә онытылмады  шул догалар, гәхмәт төшкеге. Хәзег менә, хәег-мазаг бигсәләг дә,  шулагны укып, дога кылып куям. Богчулагым килеп чыкканда да дога укысам җиңел булып китә. Хәзег укыйм. (Дога укый.)

Бар да дога кылып битләрен сыпыралар.

Г а й ш ә. Күр әле, ә?! Менә агай эш. Җанлы җеназа булып чыкты бит әле бу...

Ә м и н ә. Әйе, сәер хәлләр күбәйде бу заманнарда. Менә мин сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйлим әле. Бер авылда була бу. Малайлары әниләрен моргтан алып чыга. Анда мәетнең киемнәрен бер пакетка салып бирәләр. Болар мәетне туры авыл зиратына алып кайта. Пакетны сарайга куялар да оныталар. Әниләре кайта да килә, кайта да килә, ди . Аптырагач. күрәзәчегә баралар. Теге әйтә, әниегезнең җан биргәндә өстендә булган һәм өйдәге кием-салымнары юылмый калган. Шуңа борчылып кайта, ди.

Артур килеп керә.

А р т у р. Абый, абый! Сез әйткән әйберне таптым. Сез келәттән чыгып киткәч, шуннан эзләп таптым. (Кесәсеннән кулъяулык чыгарып, Сәхапка бирмәкче була. Шулчак Әминә күреп алып, Артур кулыннан кулъяулыкны тартып ала.)

Ә м и н ә. Кулъяулык! Бәй, Сәхап! Син сугышка киткәндә , мин бүләк иткән кулъяулык бит бу. Кайда яткан соң ул?

Г а р и ф җ а н. Аны мин алып кайттым, Әминә. Син, яшьти, ул кулъяулыкны беркайчан да үзеңнән калдырмый торган идең. Атакага күтәрелгәндә, аны учыңа кысып тота идең. Үлемнән саклый ул мине, дип әйтә идең. Тик менә мәктәп сүтәргә барган көнне син аны алмагансың. Хәер, үлемгә барабыз дип беребез дә уйламады башта. Монда гына, диделәр. Эшкә, диделәр. Син хәтта гимнастеркаңны да кимәгән идең. Ялангач тәнгә шинель генә элдең дә киттең. Бүген дә син шулай басып торасың. Кулъяулык гимнастерка кесәсендә калган булган. Аны миңа соңыннан гына бирделәр. Мин ул кулъяулыкны сакладым, ул да мине саклагандыр. Чыннан да, талисман иде ул. Монда кайткач мин аны Әминәгә күрсәтеп тормадым инде. Ни әйтсәм дә ышанмас дип уйладым. Әминәгә минем дә күз төшеп йөри иде бит. Кулъяулыкны келәттәге матчага кыстырып куйдым. Син, иптәш сержант, мине ачуланма инде.

С ә х а п. Нишләп ачуланыйм. Кулъяулыкны югалтмагансың, ташлап калдырмагансың.

Г а р и ф җ а н. Сәхап, син ул кулъяулыкны алырга дип кайттыңмы?

С ә х а п. Юк. Ул сездә калсын. Сезнең иминлегегезне сакласын. Һәм...Һәм мине дә искә төшереп торсын. Онытмагыз безне - әрвахларны!

Г а й ш ә. Менә бит бер чүпрәге юылмый яткан сездә. Шуңа кайткан ул, димәк.

Ш ә й х и. Юарга кирәк! Срочно!

С ә х а п. Әйе, кулъяулыкны юасы бар. Сезне дә юасы, күңелләрегезне юасы, җаннарыгызны чайкыйсы бар. (Артур янына килә.) Ә сиңа, энекәш, рәхмәт! Чын егет икәнсең. (Колагына әйтә) Белеп тор, Ләйсән исемле кыз ярата  сине.

А р т у р. Абый, кайдан беләсез? Чынлап әйтәсезме?

С ә х а п (серле итеп). Беләм. Чынлап әйтәм. (Барсына да.) Ярый, мин китәм. Сезнең өчен ят бавыр мин. Озата чыкмагыз. Бу дөньядан адәм баласын ике тапкыр озатмыйлар. (Чыгып китә.)

Калганнар да чыгарга җыеналар.

М а һ и р а. Уф, үлдем! Әйдә, без дә кайтышыйк инде. Әйдә, Гайшәбикә.

Г а р и ф җ а н. Карале, Гайшә, син киткәндә, безнең алгы яктагы суыткычтан бүрегеңне алырга онытма!

Г а й ш ә. Нинди бүрекне?

Г а р и ф җ а н. Теге, “Сәхап урлаган” бүрекне.

Г а й ш ә.Ах, Гарифҗан! Ах, Кыяк тәре! Үзе яшереп куйган икән. Мин шул бүрек дип, төн буена чәчемне йолкыдым... Бер сүз әйтми бит,ә. Бу кадәр Кыяк булырсың икән!

Г а р и ф җ а н (көлеп). Сезне шулай гына акылга утыртмасаң...

Г а й ш ә. Бөтен алгы ягыгызны, чоланыгызны айкап чыктым бит, югыйсә.

Г а р и ф җ а н. Соң шунда инде... Суыткычны гына ачып карыйсы бит.

Г а й ш ә.Кайчан суыткычтан бүрек эзләгәннәре бар әле. Кит инде, күрше, булмаганны...

Г а р и ф җ а н. Әй, күрше. Күрше! Бу тормышта әллә ниләр булырга мөмкин! Белеп тор!

Бетте.

Пәрдә.