user_mobilelogo

Пьеса, 6 күренештә

 

Катнашучылар:

Җәмил – авыл малае, 6 яшендә.

Оксана – аның сеңлесе, 6 яшендә.

Көнбикә – Җәмилнең әнисе, 26-30 яшьләрдә.

Гөлбикә - Көнбикәнең әнисе, 50 яшьләрдә.

 

Мансур бабай – күрше карты, 7о яшьләрдә.

Фәхерниса әби – аның карчыгы, күзләре күрми,70 яшьләрдә.

Әхмәт – Җәмилнең әтисе, 35 яшьләрдә.

Петро – Оксананың әтисе, 35 яшьләрдә.

Марат – Җәмилнең дусы, 6 яшьләрдә.

Фәһимә – Маратның сеңлесе, 5 яшендә.

Пьеса Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча язылды.

1 нче күренеш

       Авыл өе. Сәхнәдә Җәмил, әнисе Көнбикә, Гөлбикә. Көнбикә юлга җыена.

 

К ө н б и к ә (төенчекләрне караштырып). Монысында киемнәр, монысында киптергән сохари, башка ашамлыклар.

Г ө л б и к ә. Менә, кызым, монда тагын мин алып килгән алма, җиләк кагы, какланган каз ите.

К ө н б и к ә. И-и, әнкәем, рәхмәт инде. Син монда калгач мин тыныч күңел белән чыгып китәм.

Г ө л б и к ә. Җәмил оныгым янына килмичә, берүзем Тимертауда торып ятмам бит. Менә, оныгым белән икәү сарык-кәҗәләрне карарбыз, тавыклар ашатырбыз. Сине көтәрбез.

К ө н б и к ә. Әйдә, утырышыйк әле. (Җәмилгә карап). Җәмил улым, мин ерак шәһәргә барып кайтам. Син нәнәңне тыңлап кына тор, яме. (Башыннан сыйпый.)

Җ ә м и л. Я. (Баш кага.)

Г ө л б и к ә. Алдыңны-артыңны карап йөре кызым. Юл азабы-җан газабы, дигәннәр бит.

К ө н б и к ә. Ярар, әнием, карап йөрермен. Сез дә монда исән-сау торыгыз.

                                     Тәрәзә шакыйлар.

Г ө л б и к ә. Ашык кызым, әнә ат килде.

К ө н б и к ә (өстенә киенә). Сау булыгыз! (Төенчекләрен күтәреп чыгып китә. Гөлбикә дә күтәрешеп чыга.)

Җәмил тәрәзәдән карап кала. Гөлбикә керә.

Г ө л б и к ә (кулларын самавырга терәп җылыта). Ай-яй, тышта суык.

Җ ә м и л. Нәнәй, ә җан газабы нәрсә була ул?

Г ө л б и к ә (тирән сулап куя). Балакайларым, сез белмәсәгез иде инде ул газапларны... Белмәсәгез дә, күрмәсәгез дә иде.

Г ө л б и к ә (тәрәзәдән карап). Җәмил улым, әниең поездга өлгерәсе булгач иртә торды. Синең дә йокың калды. Әйдә, тагын азрак йоклап алыйк.

Җ ә м и л. Ә син йоклыйсыңмы соң?

Г ө л б и к ә. Йоклыйм, мин дә йоклыйм.

Җ ә м и л. Ә минем тамчы да йокым килми. Нәнәй, әкият сөйлә әле.

Г ө л б и к ә. Ярар, син ят, тыңла... (Җәмил караватка ята.) Борын-борын заманда Тимербәк исемле батырның ай йөзле, йолдыз күзле Гөлнур исемле сеңлесе булган. Тимербәк үзе илләренә яу белән килгән адәм башлы елан гәүдәле патшаның гаскәренә каршы көрәшеп йөри икән. Берчак Гөлнур дус кызлары белән күл буена төшкән. Шунда кинәт кенә бик көчле өермә өерелә башлаган, ди. Кызлар бар да куркып камышлар арасына качканнар. Өермә тиз генә үтеп тә киткән. Кызлар йөгерешеп яр буена чыкканнар. Бер Гөлнур гына чыкмаган. Дуслары аны кичкә кадәр эзләп йөргәннәр. Шул юктан юк булган да куйган, ди, ай йөзле, йолдыз күзле Гөлнур.

Җ ә м и л. Шуннан нәрсә булган?

Гө л б и к ә. Шуннан , яудагы батырлар адәм башлы елан гәүдәле патшаны җиңеп илгә кайтканнар. Тимербәкнең генә шатлыгы тулы булмаган. Ул атыннан да төшеп тормыйча, бер селтәгәндә 40 чакрым җирне айкый торган кылычын кыныннан да алып тормыйча, сеңлесен эзләргә чыгып киткән. Ай киткән, ел киткән, җиде тауны, җиде диңгезне кичкән, ди. Берзаман бер картны очраткан. Саумы бабай, нинди язмышлар ташлады сине бу җирләргә, дип сораган. Бабай , и егет, мин дә син килгән юллардан килдем. Синең кебек яшь кенә егет чагымда минем сеңлемне аждаһа урлады.Шул заманнан бирле эзләдем. Менә хәзер таптым. Менә шушы тауның артында ул аждаһаның тимер капкалы, алтын түбәле сарае. Тик минем хәзер аждаһа белән көрәшерлек көчем калмады, картайдым, ди икән. Минем дә сеңлем шунда булырга тиеш, әйдә киттек, дигән Тимербәк. Шулчак бабай әйткән: әй егет, ул аждаһа үзенең сарае янына кеше якынлашканын күрсә 40 чакрымга ут чәчеп тора, якын барырлык түгел. Тимербәк бабайга кылычын селтәп күрсәткән. Картның күз алдында җирдән күккә кадәр яшен сызылып үткәндәй булган, ди. Аңа кылычның серен ачкан. “Бу кылыч - үч кылычы”. Шуннан икәүләп барып аждаһаның 12 башын да чабып өзәләр, сарайның тимер ишеген җимереп керәләр. Сарай туп-тулы чибәр кызлар, ди. Шуннан болар кызларны коткарып туган якларына кайтып китәләр.Әй куаналар, әй көлешәләр.

Җ ә м и л. Нәнәй, нәнәй, ә ул батырның кылычы әле кайда икән.

Г ө л б и к ә. Балам, хәзер ул кылыч әтиең кулында. Ул бит бар ир-атлар белән явыз дошманга каршы көрәшеп йөри бүген.

Җә м и л. Ә әтием дошманны җиңәрме?

Гө л б и к ә. Җиңәр балам, җиңәр, чөнки аның кулында үч кылычы.

Җә м и л. Нәнәй, менә минем дә бер матур гына сеңлем, я энем булса, нинди күңелле булыр иде. Без икәү уйнар идек. Мин аңа абый булыр идем. Әнә бит, Фәритнең энекәше бар, Маратның сеңлесе...

Гө л б и к ә.Синең сеңлең булса, яратыр идеңме?

Җә м и л. Би-и-к яратыр идем! Әй, сеңлем булса, мин аны күтәреп кенә йөртер идем. Бер дә екмас идем.

Г ө л б и к ә ( Җәмилнең аркасыннан сыйпый). Я, йокла инде хәзер.

                                               Ут сүнә.

                                              

2 нче күренеш

Шул ук өй эче. Җәмил кәгазь тотып йөгереп керә.

Җ ә м и л. Нәнәй, нәнәй, телеграмма килде!

Г ө л б и к ә. Кем килде дидең? Кая соң ул?(Як-ягына карана.)

Җ ә м и л (кәгазьне Гөлбикәгә тотыра). Менә, телеграмма... Почтальон Гөлзилә апа бирде.

Г ө л б и к ә. Ходаем, пахарунный гына булмаса ярар иде...

Җ ә м и л. Юк, нәнәй, Гөлзилә апа пахарунный димәде. Әниеңнән телеграмма, диде.

Гө л б и к ә. Ай аллам, мин укый белмим бит инде моны, син дә укый белмисең... Ай-яй нишләргә соң. Бар әле, йөгереп кенә күрше Мансур бабаңны алып кил. Ул укып бирер.

Җәмил чыгып китә.

Г ө л б и к ә (чәй әзерли). И-и, Мансур картның карчыгы Фәхерниса күзләре күрмәгәнгә сукыр, ә мин күзле була торып сукыр. Яшь вакытта укырга мөмкинлек булмады. Менә хәзер утыр инде, кош теле кадәр язу да укый алмыйча.

       Карчыгын җитәкләп Мансур бабай, артларыннан Җәмил керә.

М а н с у р (Гөлбикә биргән урындыкка Фәхернисасын утырта, үзе дә яныны утыра. Дога кылып битләрен сыпыралар.) Исән-сау гынамы күрше?

Г ө л б и к ә. Исән-сау әле Мансур абзый.

М а н с у р. Кая, телеграм дип сөйләндеме Җәмил улым, каян килгән? Кемнән?

Г ө л б и к ә. Көнбикә кызымнан ди дә бит, ни язганын белеп булмый.

М а н с у р (язуны әйләндереп-әйләндереп карый). Телеграмма бит инде ул, күрше, тимерчыбык буйлап җибәрелгән хат була. Күрәсең Көнбикә суккандыр.

Г ө л б и к ә. Укып бирер идең шуны Мансур абзый. Пахарун булмасын, йөрәгем кубып тора...

Ф ә х е р н и с а. Борчылма , кодагый. Көнбикәдән булгач әйбәт хәбәрдер әле...

М а н с у р (кәгазьне тагын әйләндереп карый). Пахарун түгеллеген ачык беләм, күрше. Тик укып бирүне булдыра алмыйм.

Г ө л б и к ә. И-и-и, син дә укый алмагач...

М а н с у р. Заманында эшләмәгән эш, йөрмәгән җир калмады. Ә менә шул язуны танырга тәки өйрәнеп булмады.

Ф ә х е р н и с а.И-и, аптырамагыз әле юк өчен, әнә, балалар мәктәпкә баралардыр. Барыгыз, берсен алып керегез дә, укытыгыз.

Г ө л б и к ә. Әйе шул балалар бар чагында нигә аптырап торабыз хәзер. Хәзер берсен алып керәм.( Башына шәл генә ябынып чыга да Мәхмүтне ияртеп керә.)

М а н с у р. Менә, бу егет укып та бирер. Улым, син ничәнчедә укыйсың әле.

М ә х м ү т. Бишенчедә.

Г ө л б и к ә. Улым, менә шушы кәгазьне генә укып бирче.

М ә х м ү т (кәгазьне алып укый). Бу телеграмма, Көнбикә ападан. Көнбикә апа әйткән, 16 сында кайтып төшәбез, станциягә ат җибәрсеннәр дигән.

Г ө л б и к ә. Ай, алла гынам, бүген ничәсе соң әле?

М ә х м ү т. Бүген 15 е инде, иртәгә 16сы... Башка бер ни дә әйтелмәгән шул.

Г ө л б и к ә. И-и-и, нишләп торабыз, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк. Әйдә, Мәхмүт улым, син дә утыр, чәй эчеп китәрсең.

М ә х м ү т. Рәхмәт, әби, мин мәктәпкә барам.

М а н с у р. Менә әй, тотлыгып та тормады, ярды да салды. Ә без, күзле килеш сукыр булып торабыз.

Г ө л б и к ә. Әйтмә дә инде, күрше... Ягез әле, ягез өстәлгә якынрак килегез, менә чәй ясыйм.

                                              Ут сүнә.

3 нче күренеш.

Шул ук өй эче. Җәмил тәрәзәдән карап утыра. Гөлбикә бәйләм бәйли.

Җ ә м и л (тәрәзә төбеннән кычкыра). Нәнәй, безгә ат килде. Ура,әни кайтты.(Яланөс чыгып йөгерә. Гөлбикә дә шәлен ябынып кына чыгып китә.)

                   Ишектән дүртәү килеп керәләр. Оксана да бар.

К ө н б и к ә ( Оксананы Җәмил каршына бастырып куя). Менә, сеңлеңне алып кайттым, Җәмил. Оксана исемле. Өстен чишендер .

Җәмил Оксананы башта кочаклап ала, битләрен, кулларын сыйпый. Күтәреп алырга да итә, тик көче җитми.

К ө н б и к ә (көлеп). Күтәрмә. Җәмил. Ул зур бит инде.Ычкындыр төймәләрен.

Җ ә м и л (Оксананың башлыгын, пальтосын салдыра). Әни, Оксана эндәшсен әле миңа, абый дисен.

К ө н б и к ә. Ул әле өшегән балам. Җылынсын. Җылынгач барысын да әйтер,яме.

Җ ә м и л. Я. (Оксананы җитәкләп түргә алып килә. Берәм-берәм үзенең уенчыкларын күрсәтә). Ал, Оксана, ал, барын да сиңа бирәм.

         Җәмил белән Оксана уенчыклар белән уйный башлыйлар.

Г ө л б и к ә. Уйнагыз, күгәрченкәйләрем, уйнагыз.

Җ ә м и л. Нәнәй, мин берүзем генә чагында бер дә күгәрченем дими идең, әле безгә күгәрченнәр дидең? Нигә алай?

Г ө л б и к ә. Күгәрчен ул ялгыз гына булмый. Икәү булганыгызга күрә шулай әйттем.

К ө н б и к ә. Бик тату кошлар алар күгәрченнәр. Гөрләшеп кенә торалар.

     Көнбикә килеп икесен дә кочаклап ала, аркаларыннан сөя. Оксана көлеп куя.

Җ ә м и л. Әни, Оксана миңа абый дисен инде...

К ө н б и к ә. Улым, синең сеңлең бит бик ерак шәһәрдә торды. Ул шәһәрдә безнеңчә сөйләшмиләр. Әлегә Оксана безнеңчә белми. Син аңа өйрәтерсең, яме.

Җ ә м и л. Ярар, өйрәтермен.

   Ишектән Мансур бабай белән Фәхерниса карчык керә. Бабай карчыгын гел җитәкләп йөртә.

М а н с у р. Алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек күрешергә килсен, ди. Исән-сау йөреп кайттыңмы, кызым, Көнбикә.

К ө н б и к ә. Сау гына әле, Мансур бабай. Сау гынамы Фәхерниса күрше? Үзегез ни хәлләрдә тордыгыз?

М а н с у р. Без инде картларча. Менә күрше Гөлбикә белән чөкердәшеп торып сине көттек. (Оксанага карап.) Бу матур кыз Җәмилнең сеңлесе була инде алайса. И-и, бигрәк матур бала, күзләр генә тимәсен...

Ф ә х е р н и с а. Килегез әле минем янга да балалар, сөеп алыйм үзегезне.(Балаларга кесәсеннән кәнфит чыгарып бирә.) Менә, Җәмилнең дә сеңлесе булды. (Икесенең дә аркасыннан кага.Оксананың чәченнән сыйпый.) И-и-и, бигрәк матур бала! Бәхете-тәүфигы булсын инде.

        Җәмил белән Оксана читкә китеп уенчыклары белән уйный башлыйлар.

О к с а н а (кыюсыз гына). Җәмил... Абый...

Җ ә м и л. Әни, ишеттеңме, ничек матур әйтте. (Оксанага.) Оксана, туганым, я әле, тагын бер әйт!

Оксана дәшми генә елмая.

Г ө л б и к ә. Кош та бит сайрарга акрынлап өйрәнә. Ул да өйрәнер, сабыр бул балакаем. (Көнбикәгә.) Кызым, мин Тимертауга кайтып китим инде. Өем сагынгандыр. Монда Җәмилгә иптәш булды.

К ө н б и к ә. Ярар, әни, иртәгә сине озатырбыз, бригадирдан ат сөйләшермен.

                                               Ут сүнә.

                                         4 нче күренеш

Шул ук күренеш. Оксана белән Җәмил тәрәзәдән карап утыралар.

 

О к с а н а. Җәмил абый, нигә безнең әтиебез һаман кайтмый икән сугыштан? Озак булды бит инде.

Җ ә м и л. Фашистларны кырып бетермәгән әле. Менә, барысын да кырып бетергәч кайтыр.

     Тәрәзә капкачлары дөбердәгән тавыш килә. Оксана курка, өстәл астына кача, колакларын кулы белән каплый.

О к с а н а. Кач тизрәк, Җәмил абый, кач! Әнә фашист килгән тышта. Ишетәсеңме, мылтык ата! Ул усал! Кач!

Җ ә м и л. Курыкма, Оксана, җил тавышы гына бит ул. Тәрәзә капкачларын дөбердәтә. Курыкма, хәзер әни эштән кайтыр... (Юата, уенчыклар арасыннан агач мылтыгын алып килә.) Менә, күрәсеңме? Килеп кенә карасын фашист, атам мин аны! Әтиләр фронтта булгач, килә алмый ул монда. Курыкма, Оксана, кил монда. (Тәрәзәдән карый.) Әнә, Марат белән Фәһимә дә килде, бергә уйныйбыз.

   Марат белән Фәһимә керә, чишенәләр дә бергә уйный башлыйлар. Марат белән Җәмил атышлы уйныйлар. Оксана белән Фәһимә курчакларын ала. Көнбикә эштән кайтып керә. Фәһимә аның янына йөгереп бара.

Ф ә һ и м ә. Көнбикә апа, Чибәрапа миңа күлмәк текте. Матурмы?

К ө н б и к ә. Ай, бигрәк тә матур булган күлмәгең, килешеп тора үзеңә. Кая, котлап бер күчтәнәч бирим әле үзеңә. (Кесәсенә прәннек сала.)

Ф ә һ и м ә. Рәхмәт! ( Иптәшләре янына йөгерә, бүлешеп ашыйлар.)

М а р а т. Күлмәк ди дә, күлмәк ди, ә әтидән хат килгәнен әйтми... Көнбикә апа, әле генә әтиемнән хат килде. Фашистларны җиңеп бетереп барабыз инде дигән.

О к с а н а. Безнең әтидән дә килде. кичә. Белдеңме! Ул да шулай дигән. Җиңәбез, дигән. Ура, әти кайта, әти кайта!

К ө н б и к ә (тәрәзәдән карап ). Әй, карагыз әле, безгә кем килде!

           Бар да тәрәзәдән карый. Җәмил “Нәнәй” дип кычкыра да яланөс чыгып йөгерә. Көнбикә дә шәл ябынып аның артыннан ашыга. Өчәүләп кире керәләр.

Г ө л б и к ә (керә,аны балалар сырып ала. Барын да сөя, күчтәнәчләр бирә). И-и, сагынып беттем, гөлкәйләремне. И-и, нинди матур булып үсеп киткәннәр. Кая, улым Җәмил, кызым Оксана, килегез әле, мин сезгә бүләкләр алып килдем бит. (Сумкасыннан ике матур туфли чыгарып бирә.) Менә, май бәйрәменә сезгә бүләк. Матур итеп киярсез.

М а р а т, Ф ә һ и м ә (бергә). Нинди матурлар! Әниебез безгә дә шундыйны алыр әле. Бергә киярбез.

О к с а н а, Җ ә м и л (икесе бергә). Юу-ук, без аны әти кайткач киябез!             Г ө л б и к ә. Ярар, балалар, шулай итәрсез.

К ө н б и к ә.Тизрәк кенә бетсен иде дә бу сугыш, әтиләрегез исән-сау гына кайтып керсен иде.

                                               Ут сүнә.

                                         5 нче күренеш

Шул ук күренеш. Җәй җиткән. Оксана белән Җәмил җитәкләшеп кайтып керә.

 

К ө н б и к ә. Кайда йөрдегезшулхәтле озак? Ачыгып беткәнсездер инде.

О к с а н а. Әни,без урамда йөрдек. Солдат абыйларга бардык.

Җ ә м и л. Без Бәкер абыйларга бардык.

О к с а н а. Аңардан сугышта йөргәндә безнең әтине күрмәдегезме дип сорадык.

К ө н б и к ә. Я, ул ни диде.

О к с а н а. Әтиегезне беләм. Озакламас, кайтыр, диде. Матур яулык бәйләгән бер әби безгә кәнфит бирде.

Җ ә м и л. Тик без аны ашап бетердек инде.

О к с а н а. Алдама, минеке берсе калды. Мә, әни, сиңа апкайттым.

К ө н б и к ә (кәнфитне ала да югары күтәреп төшерә һәм кире Оксанага бирә). Рәхмәт, кызым, зур үс!

         Шулвакыт ишектән Әхмәт килеп керә, түшендә медальләр, нашивкалар.

К ө н б и к ә. Әхмәт! (Аңа барып сарыла. Балалар ятсынып карап торалар.) Балалар, килегез, әтиегез кайтты бит менә. Я, килегез инде, кочаклагыз әтиегезне!

Балалар да Әхмәткә барып сарылалар.

О к с а н а. Әти, без сине көттек тә көттек.

Җ ә м и л. Нигә шул кадәр озак итеп кайтмый тордың?

Ә х м ә т. Менә кайттым бит. Сез шулай өзелеп көткән өчен исән кайттым мин. Бәхетегез бар икән, балакайларым! (Көнбикә чәй әзерли.)

Җ ә м и л (әтисенең медальләрен, нашивкаларын карый). Монысы медаль, бусы да, бусы да. Ә менә монысы нәрсә була. Дүрт тасма?

Ә х м ә т. Монысы мин сугышта дүрт тапкыр яраланып, дүрт тапкыр савыккан икәнне аңлатучы билге.

Җ ә м и л. Кылычыңны күрсәт әле.

Ә х м ә т. Кылычны алып кайтмадым шул, балакай. Сугыш беткәч ул нигә кирәк. Мин сиңа шәһәргә баргач уенчык кылыч алып кайтырмын, яме.

Җ ә м и л. Ярар, уенчык булса да...

О к с а н а (Җәмилгә). Ә син беләсеңме, минем әле тагын бер әтием бар, әнием дә бар. Минем әнием дә килер әле бервакыт, әтием дә кайтыр сугыштан, әйеме.

Җ ә м и л. Әйе.

О к с а н а (ике пар түфли күтәреп килә). Әти, менә безгә Тимертау нәнәй пар түфли алып килгән иде. Без әлегә аларны кими тордык. Син кайткач киярбез дип. (Берсен Җәмилгә суза.) Мә, ки, үзеңнекен Җәмил абый, мин дә киям.

К ө н б и к ә.И-и, ул түфлиләр белән кызыклар да булып бетте инде.

О к с а н а. Уйнаганда елгага агып киттеләр алар. Аннан Җәмил абыем аларны табып алып кайтты.

Ә х м ә т. Һай, шулаймыни! Кара нинди батыр минем улым!

О к с а н а. Шуннан соң башка кимәдек аларны, син кайткач кына киярбез дип, төреп кенә куйдык.

К ө н б и к ә. Кара, болар киенеп тә беткәннәр. Алай булгач барыгыз инде, күрше Мансур бабагыз белән Фәхерниса әбиегезне сөенче алып, чәйгә чакырып керегез.

                                       Балалар чыгып йөгерә.

Ә х м ә т. Көнбикә, берничә көннән Оксананың әтисе Петро да килеп төшәргә тиеш, ул инде Оксананы үзләренә алып китәчәк.

К ө н б и к ә. Ярар, үзе исән-сау калгач алып китәр инде кызын. Алайса мин дә Тимертауга хәбәр җибәрим әле, әнием килсен. Ул да бик яратты бит Оксананы.

                                               Ут сүнә.

                                       6 нчы күренеш.

         Җәмилләрнең ишек алды. Бар да Оксананы озатырга җыелган. Марат белән Фәһимә Җәмил янында, Мансур бабай белән карчыгы, Гөлбикә, Әхмәт, Көнбикә, Петро, Оксана.

П е т р о (барысы белән дә кул биреп саубуллаша. Көнбикә белән Әхмәткә карап). Менә, миңа китәргә вакыт җитте. Сезгә зур рәхмәт. Кунак иттегез, госпитальдән соң савыгырга булыштыгыз. Хәзер миңа китәргә вакыт. Үз ягыбызга кайтып китик инде без кызым белән.

Ә х м ә т. Ярар, Петро, сау бул туган. (Пауза.) Авылдашлар, мин сезгә Петроны безнең якларга нинди язмыш китергәнен сөйләп бирәм. Фашистларны Украина аша куып бара идек. Берчак шулай дошманны бер авылдан бәреп чыгардык. Кинәт кенә авыл читендәге бер өйдән бала елаган тавыш ишетеп калдым. Өйгә йөгереп керсәм, идәндә үлгән әнисе янында бер кыз бала елап утыра. Башта аптырап калдым. Аннан, баланы тиз генә күтәрдем, өйнең стенасына күмер белән адресымны, исемемне язып калдырдым һәм иптәшләрем артыннан йөгердем. Командирымнан көн сорап, баланы якындагы шәһәрнең балалар бакчасына илтеп куйдым. Көнбикәгә баланы килеп алырга кушып хат яздым. Ул берничә айдан Оксананы барып алды. Җәмил, хәтерлисеңме сеңелең кайтканын.

Җ ә м и л. Әйе.

О к с а н а (Җәмилгә). Менә, мин әйткән идем бит, минем әтием килер әле дип, менә килде, минем әтием. ( Петрога сыена.)

Ә х м ә т. Я, хушлашыгыз инде, балалар.

О к с а н а (елый). Җәмил... Абый!

Җ ә м и л. Оксана, китмә, туганым! (Елый. Башкалар да елый.)

Ә х м ә т.Елама, Җәмил улым, без бер үк илдә яшибез бит. Күрешеп торырбыз. Елама, Оксана кызым.

М а р а т. Менә, Оксана, мин сиңа бүләк бирәм, үзебезнең елгадан тапкан бака кабырчыгы бу. (Оксанага бака кабырчыгы тоттыра.) Безнең елганы онытма.

О к с а н а. Онытмам, Марат абый.

Ф ә һ и м ә. Менә, мин сиңа үземнең яраткан курчагымны бирәм. (Курчагын бирә.)

О к с а н а (төенчектән бер курчак алып Фәһимәгә бирә). Менә, минеке сиңа булсын.

         Петро Оксананы җитәкләп чыгып китә. Әхмәт тә Җәмил белән аларның әйберләрен күтәрешеп озата китәләр.

Г ө л б и к ә. Үз оясына очып китте кошчыгым минем, күгәрченем.

К ө н б и к ә. Алай димә, әнием. Кызыбыз гомер буе безнең өебезнең яме булып калыр. Менә Петро үз иленә кайтып зур яңа өй салыр, шуннан без аларга кунака барырбыз. Моннан соң шатлыкларыбыз да кайгыларыбыз да уртак булыр.

                                              Пәрдә.