user_mobilelogo

 Фаҗига 10 күренештә

Катнашалар:

А й д ы н б и к ә - Кам Ана, йолаларны , ыруны саклаучы.

С ә н җ ә р ә - Аның оныгы, җитү кыз.

Е г е т - урман кешесе.

С у з г ы н б и к ә – илбикә.

К у р а в ы ч - кол хатын.

К ы л ч ы н а л п а р - каравыл башлыгы .

К ү к с ә.

1 н ч е н ө г ә р.

2 н ч е н ө г ә р.

1  н ч е  ш е м ә к ч е.

2 н ч е  ш е м ә к ч е.

3 н ч е  ш е м ә к ч е.

4 н ч е  ш е м ә к ч е.

Ч и р л е  у р м а н  к е ш е с е.

Сәнҗәрәнең дус кызлары, сакчылар.

Вакыйгалар тәңречелек чорында Ык буендагы төрки кабиләләрнең берсендә бара.

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Көз башы. Бик матур урман акланы. Артта каенлык. Алгы планда куаклар, кызарып бүре куагы утыра. Еракта ау мөгезе кычкырткан, шакылдавыклар шакылдаткан, дубай каккан, этләр абалаган, һай-һаулап киек-җанварлар куган тавышлар ишетелә. Тавышлар тына бара. Атлар туктаткан тавышлар килә - бу Йорт би кызы Сәнҗәрәнең дус кызлары белән ау тәмамлангач акланга ял итәргә килеп туктавы. Кулларына шакылдавыклар, күн дубайлар (барабан сымак) тоткан бер төркем кыз сәхнәгә керә, араларында Сәнҗәрә дә бар.

 

Б е р е н ч е  к ы з. Һай, нинди матур аклан! Шушында бераз ял итик, кызлар.

 

И к е н ч е  к ы з. Әйе шул, бигрәк матур! Я, кызлар, ау ошадымы?

 

Ө ч е н ч е  к ы з. Ошады! Мин төлке куыштым. Әй хәйләкәр дә инде үзе, мине алдаламакчы булган иде дә, этләр дә килеп чыккач биреште тагын үзе, поскыннар каршына чабарга мәҗбүр булды.

 

Б е р е н ч е  к ы з. Ә мин, ә мин куян куыштым!

И к е н ч е  к ы з. Ә минем каршыма урман арасыннан зур мөгезле поши килеп чыккач куркуымнан аттан егылып төшә яздым, ярый әле атым акыллы булды, юкса беткән иде баш.

Ө ч е н ч е  к ы з. Шулай булмый ни, синең бит әле ауга да беренче генә чыгуың. Курыксаң да гаҗәп түгел. Сәнҗәрә! Син ник бер дә дәшмисең, сиңа  нәрсә очрады? Нигә боектың әле, бөтен кеше шатланганда?

С ә н җ ә р ә. Әем, лә! Минем ат алдынан гына бер зур эт чаба иде. Шул эт куак арасыннан сикереп чыккан куянны капты да өзде. Шуны күргәч кинәт кенә күңелем төште, дәртем сүнде.

Б е р е н ч е  к ы з. Шул куянны кызганасыңмы? Ул барыбер бер кая да кача алмас иде. Куян гына түгел, усал бүреләр дә, аюлар да беркая да китә алмады бүген.

И к е н ч е  к ы з. Атаң – Йорт би канәгать калгандыр инде бүген, ау бик уңышлы булды бит.

Ө ч е н ч е  к ы з (аклан кырыеннан урап килә). Кызлар, бу якта бик матур түгәрәк кенә күл бар, әйдәгез юынып алабыз.

Б е р е н ч е  к ы з. Әйдәгез, әйдәгез! Әйдә, Сәнҗәрә!

И к е н ч е  к ы з. Киттек. (Чыгып китәләр. Сәнҗәрә ялгыз кала.)

 

С ә н җ ә р ә (бүре куагы төбенә иелә). Әнекәем лә! Тереут үләне! Кара әле, ничек качып кына утыра! Сабак-яфраклары кызарган үзенең – ут төсе кергән, димәк тамырын алыр вакыт та җиткән. Көз җитте шул, табигатьтә бар да өлгерде. Кая, тамырын казып алыйм әле. Әбием әйткән иде: ”Тереут кеше күзеннән качып үсә, аны тапкан кеше бәхетен дә таба”, - дип.

Чынмы икән? Әбием әйткәч чындыр инде, нишләп чын булмасын ди. Әбием бит бөтен төрле үләнне дә белә. (Кыныдан хәнҗәрен алып үләнне казып алырга керешә.) Тереутны тапкан кеше озак яши, ди әбием. (Казый.) Тереутны таптым, бәхетемне генә табасым калды.

 

Куркыныч итеп ерткыч җанвар ырылдаган тавыш килә, Сәнҗәрә янына гына гөрселдәп селәүсен килеп төшә, аяклары белән бер-ике чәбәләнә дә, тынып кала. Җанварның күкрәгеннән ук башагы тырпаеп тора. Сәнҗәрә коты очып сикереп тора, Һушына килеп борылып караса каен янында басып торган егетне күрә. Егет аңа карап елмаеп тора. Сәнҗәрәнең кулыннан хәнҗәре төшеп китә, аяклары ирексездән егет ягына атлый - бер адым, ике адым... .

С ә н җ ә р ә. Аһ, егет! Син кем! (Егеткә якынрак килә, йөзенә текәлеп карый.) Син минем коткаручыммы? Бу куркыныч селәүсенне син үтердеңме?

Е г е т. Әйе, чибәр кыз! Бәхетеңә, мин аны сине күргәнче үк күреп алдым. Аучылар, этләр тавышыннан куркыптырмы, агач башына менеп поскан. Тавыш тынгач сиңа һөҗүм итәргә уйлады ахры, менә шунда минем угыма эләкте дә инде.

С ә н җ ә р ә (селәүсен янына барып егетнең угын тартып ала). Төз атасың икән, егет. Нәкъ йөрәгенә тидергәнсең... (Укны егеткә бирә. Егетнең күзләренә карап.) Ә синең күзләрең шундый зәңгәр, шундый зәңгәр... Зәңгәр күк төсле...

Е г е т (шулай ук Сәнҗәрәнең күзләренә карап). Ә синең күзләрең, чибәр кыз, кап-кара, кара төн кебек кара...  Исемең ничек чибәр кыз?

С ә н җ ә р ә. Ах, син нинди җитез, урман егете!...  Табышыңны ал да китү ягын кара, хәзер монда минем дус кызларым киләчәк.

Е г е т. Бу табышымнан мин сиңа бүләк әзерләячәкмен, чибәр кыз! Тагын кайчан күрешербез икән?

Шул вакыт кызларның “Сәнҗәрә! “дип кычкырганнары ишетелә. Тавышлар якыная.

Е г е т (шатланып). Менә, исемеңне дә белдем! Сәнҗәрә! Нинди матур исем! Шундый матур исем дә була икән, Сәнҗәрә! Сәнҗәрә! Сәнҗәрә!

С ә н җ ә р ә (турсаеп). Шулай бар теләкләрең дә бик тиз генә үтәлер дисеңме, егет?

Е г е т. Һай, чибәрем! Я инде, ачуланма, кызларың бит синнән башка бер минут та тора алмыйлар. Аларга үпкәлә. (Сәнҗәрәнең кулларыннан тота.) Я, кайчан күрешәбез тагын?

С ә н җ ә р ә (кулларын алмый, егеткә карамыйча гына). Бу якларга без язын карга боткасына киләчәкбез. Шуңа кадәр көтә алсаң, мине тагын күрерсең.

Кызлар тагын “Сәнҗәрә!” дип кычкырып якынаялар. Берсе йөгереп акланга ук килеп керә. Егет агач артына яшеренеп юкка ук чыга.

Б е р е н ч е  к ы з. Сәнҗәрә! Менә бит Сәнҗәрә?

 

Кызлар керә.

 

И к е н ч е  к ы з. Сәнҗәрә, ни эшләп торасың, нигә безнең янга төшмәдең?

Ө ч е н ч е  к ы з (якын ук килеп). Ни булды сиңа, Сәнҗәрә? Сәнҗәрәкәй?! Әллә авырыйсыңмы?

С ә н җ ә р ә. Юк ла, ни эшләп авырыйм ди.

Б е р е н ч е  к ы з (ниһаять селәүсенне күрә). Карагыз әле, карагыз! Без киек-җанвар куып, чыпчык та тота алмадык , ә ул, бездән калып, селәүсен атып алган! Кая, канҗагыңа асып куйыйк аягыннан.

С ә н җ ә р ә. Тия күрмәгез кызлар. Зәңгәр күзле урман иясенең табышы ул.

Б е р е н ч е  к ы з. Аһ, нинди зәңгәр күзле урман иясе ул тагын. Бездән калып кем белән күрештең әле син, ә?! (Шаярталар, көлешәләр.) Кая ул урман егете? (Эзләгән булалар.)

С ә н җ ә р ә. Юк ла, кызлар, күреп кенә калдым үзем дә. Шул миңа ташланган селәүсенне ул атып алган. Мин куркыныч җанвар тавышыннан куркып катып калган идем. Һушыма килсәм, каен төбендә миңа карап бер егет басып тора. Кулында җәясе. Мин аңа бер сүз дә әйтеп өлгермәдем, Зәңгәр күзләрен генә күрдем. Ул арада булмады сез тотындыгыз кычкырырга: “ Сәнҗәрә дә, Сәнҗәрә”! Шуннан ул эрегәндәй юкка чыкты да куйды. Монавындый куркыныч ерткычтан коткарганы өчен рәхмәт тә әйтә алмый калдым үзенә.

И к е н ч е  к ы з (агач артларыннан урап эзләп килә). Шулай инде, урман егете булгач, үз урманында теләсә ничек яшеренә ала.

Б е р е н ч е к ы з (Сәнҗәрәгә). Шулай да рәхмәтеңне белдерергә кирәк булыр егеткә.

С ә н җ ә р ә. Ничек итеп әйтәсең аңа хәзер, ул юк бит.

Б е р е н ч е  к ы з. Кычкырып әйт. Рәхмәт егет, мине коткаруыңа диген. Ул әллә кая китмәде инде, шушында, якында гына яшеренгән. Тик без аны мәңге дә таба алмаячакбыз Ул бит урман кешесе. Монда һәр агач, һәр куак, үлән аның сакчысы.

С ә н җ ә р ә (оялып). Һай, кызлар, оялам!

И к е н ч е  к ы з (Сәнҗәрәгә карап). Ах, кызый! Ни булды синең белән бүген, ә?! Я, әйдә, әйт инде, рәхмәтеңне.

С ә н җ ә р ә (эндәшергә итә, булдыралмый). Юк кызлар, мин оялам.

И к е н ч е  к ы з. Ярар, кызлар, бергәләп әйтик алай булгач. (Бергәләп кычкыралар.) Рәхмәт сиңа, урман егете! Табышыңа тимибез, килеп ал!

С ә н җ ә р ә. Әйдәгез, кайтыйк инде кызлар.

С ә н җ ә р ә. Карагыз аны, бу хәлләрне берәүгә дә сөйләмәгез. Кеше аягы басылгач үзе килеп алыр табышын.

К ы з л а р. Әйтмәбез, әйтмәбез. Әйдәгез кайтыйк.

Кызлар җыйнаулашып артларына борылып карый-карый чыгып китәләр

 

ПӘРДӘ

 

2-нче КҮРЕНЕШ

Кам Ана тирмәсе. Кабул итү өчен хәзерләнгән алгы бүлмә. Биек сандык, аның өстенә юрган-мендәрләр өелгән. Уртада учак. Ишек янында куравыч ята торган тәбәнәк кенә урын-җир. Бер якта биек урындык, аның башына кара төстәге җилән эленгән, Урындыкның ян-ягына ике тәкә башы сөяге куелган. Бүлмәнең бер ягында киез белән капланган ике ишек күренә. Берсе Кам Ананың, икенчесе Сәнҗәрәнең бүлмәсенә баручы ишекләр. Пәрдә ачылганда бүлмәдә куравыч кына. Бер ишектән Кам Ана чыга. Янәшәдәге ишекнең киезен күтәреп карый, аннан килүче тәмле исне исни. Канәгатләнеп урындыкка килеп утыра.

К а м  А н а (канәгатьләнеп үзалдына сөйләнә). Йоклый торыным! Ал юрганнар ябынып берни белми йоклый, сабыем! Йокла, балам, йокла, колынчагым! Үсмер чакларда йокы аеруча да татлы булучан ул. Дөнья гамънәре башыңа тулгач кына төннәр озын була башлый. Йокы да йокы түгел, әллә черем итү, әллә төш, белмәссең...

Куравыч урындык башыннан җиләнне алып аның иңенә сала. Болай да мәһабәт кыяфәтле Кам Ана тагын да мәһабәтрәк, озынрак булып китә. Үзе ишек төбенә барып баса.

К а м  А н а. Йорт би - Аккучкар улымнан хәбәр юкмы?

К у р а в ы ч. Юк Кам Ана, бер хәбәр дә юк.

К а м  А н а (ачуланып үзалдына сөйләнә). Бу каеклы угрыларга ни җитмәгән инде тагын... Урман кешеләренең ел да барымтага килеп, көтү-көтү малларны куып үзләренә алып китүе генә җитмәгән... Һе, язгы ташуны ничек көтеп алганнар диген? Кар суы белән һөҗүм иттеләр бит... Өйрәнделәр, килеп халыкны талап китәргә... Барсына да җиңел генә кирәк, ә халык изаланып мал үрчетә..., тормыш итәргә, балалар үстерергә тырыша...

К у р а в ы ч (куркыбрак). Кам Ана, Сузгынбикә илбикә килгән иде..., бая ук инде... Керергә рөхсәт сорый.

К а м  А н а (Ачуланып). Нигә килгән? Нәрсә калган аңа каенанасы йортында?

К у р а в ы ч. Ул бик нык чирли икән, синнән ярдәм сорыйдыр...

К а м  А н а. Гаҗәп икән! Мине санламый да торган кеше, киңәш сорап килгән диген? Керсен, бар чакыр үзен. (Мәһабәт кыяфәт алып биек урындыкка менеп утыра. Куравыч чыга.)

Илбикә кереп Кам Ананың аягына егыла.

С у з г ы н б и к ә. Коткар мине, каенанам, коткара күр! Бердәнберем -  Азалык улым атасы белән каекчыларны тотарга киткәннән бирле әллә ни булды миңа. Эчемдә нәрсәдер өзелде... Күземә йокы керми, тамагыма аш үтми. Йокламасам да саташам. Кемдер буа, йөрәгемне салкын кула белән йомарлап кыса...  Имчеләргә бардым, бер ярдәмнәре дә тимәде. Коткарса да бер Айдынбикә каенанаң гына коткара ала, диделәр. Коткар мине каенанам, ал миннән каргышыңны!

К а м  А н а. Рәнҗетсәң дә, каргаганым булмады сине килен. Беләм мин каргышның уртак икәнен. Башка каргыш тота сине Сузгынбикә!

С у з г ы н б и к ә. Нинди каргыш тагын?

К а м  А н а. Ата-бабалар каргышы. Син илбикә булып алгач, ирәеп киттең, гореф-гадәтләрне дә санга сукмый башладың. Йорт бине дә котырттың. Сәнҗәрәне, ятимә калган торынымны рәнҗеттең. Йә, әйт, ул баланың нинди гаебе бар иде. Әнисе Тәңкәбикә киленемә кашкыр кыргын кагылмаса бик бәхетле булыр иде дә бит. Кагылды шул. Ничек кенә сакларга тырышсам да алып китте киленем Тәңкәбикәне. Асыл хатын иде, йорт-илне җыйнап  тота иде ире булмаган чакларда. Син шул илбикәнең амәнәте булган кызын рәнҗеттең. (Ачынып). Йә, кем ятим баланы рәнҗетә инде?!

С у з г ы н б и к ә. Кичер мине каенанам. Үлгән киленең Тәңкәбикәне яраттың, ә мине килмешәк кебек кабул иттең. Яңа туган улым, Азалыгымны да маңгаена корым сөрттереп мыскыл иттең.

К а м  А н а. Соң, яңа туган баланың маңгаена корым сөртү - ул ата-бабадан калган йола бит. Дөньяга яңа килгән балага чит-ят күзләр тимәсен өчен эшләнә торган эш. Син, чит ояныкы булгач, безнең йолаларны белмәдең шул, белергә дә теләмәдең... Ә кешеләр алдында миңа ничек җикердең: ”Мин Илбикә хәзер, ил – би - кә - ә!!! Тузга язмаган киңәшләрең, ырым-шырымнарың белән бүтән баш катырасы булма!” – дип кычкырдың.

С у з г ы н б и к ә. (Кам Ананың тезләрен кочаклап елый). Кичер мине, мин хаталандым, хаталык белән генә шулай дигәнмен...

К а м  А н а. Югыйсә бит минем дә синең кебек яшь, гайрәтле чакларым бар иде. (Уйланып тора, тагын сөйли башлый.) Кардәш-ырулар белән бергә Күк Тәкә ыруы көньякта котырган вабадан качып Ител суы буйлап төньякка күтәрелгәндә, мин әнием алдына ияргә утырып йөргән Айдынбикә исемле гамьсез бер кыз гына булсам да, соңрак мин дә илбикә булдым. Бала арты бала үстердем, кырык эше кырык якта таралып яткан хуҗалыкка күз-колак булдым. Ирем үлгәч, улым Аккучкар Йорт би башлык булып калды. Анда да улымны ярдәмемнән ташламадым. Аккучкарым белән ыруны бергәләп күтәрдек, ныгыттык, тирә-якларны яулап үзебезгә куша-куша эреләттек. Ыру учагының ялкынын биеккә күтәрттек. Тик кызганычка булды бу яктының югары үрләве: гөнаһ шомлыгы үләт кыргын тагын эзләп тапты безне... Атна-ун көн эчендә күпме карт-коры, йорт башы ирләр, алып-алпарлар, яшь-җилкенчәкләр, бала-чагалар кырылды. Ил камы да нәсел-нәсәбе белән кырылып бетте. Аны алыштырырлык кеше  калмагач, мин исән калган карт-корылардан шемәк-сихер, күсәм-күрәзә эшләрен сорашып-өйрәнеп йөрдем. Шул белемнәр белән, үзебезнең йолалар ярдәмендә ничек тә ил-көнне саклап калырга булды минем уем... Беркем дә мине Кам Ана дип билгеләмәде, мин үзем генә бу эшне кулыма алырга, шуның белән генә булса да улыма булышырга теләдем...

С у з г ы н б и к ә (ялварып). Мин дә иремә бар яклап та ярдәм итәргә тырыштым түгелме соң, каенанам? Улларны үстереп буй җиткердек, әнә олылары хәзер әтисе белән су ягыннан килгән каеклы дошманнарга каршы сугышка ук китте. Шунда бердәнберем Азалыгым!... (Елый.)

К а м  А н а (ачулы). Килен! Синең улың гына киттемен яуга!? Менә син гел шулай, гел үзең турында гына кайгыртасың шул... Килдең дә, безнең илне тоткан, аның нигезе булган йолаларыбызны санламыйча үзеңчә идарә итәргә тотындың. Миңа көн күрсәтмәдең. Ул гына җитмәгән, үги кызың, үз иреңнең кызы - Сәнҗәрә бикәчкә дә көн бетте тирмәңдә. Синнән күреп хезмәтчеләрең дә, бала караучыларың да Сәнҗәрә бикәчне кага башладылар.

С у з г ы н б и к ә. Син улымны чит күрәсең дип уйлаганга Сәнҗәрә бикәчне читкә тибәрдем мин. Ялгышканмын, каенанам, кичерә күр! (Тезләнгән хәлдә, Кам Ананың кулларын тотарга үрелә.)

К а м  А н а (кулларын тартып алып). Син илбикә булганнан бирле, илнең мантыганы юк, тәмам коты качты. Әле бер яктан, әле икенче яктан талаучылар килеп тора. Барымтачы ырулар китүгә, урман кешеләре һөҗүм итә, яз җитсә көзгә кадәр Ител буйлап күтәрелгән каекчылар явы ябырыла. Ятимне рәнҗеткәнгә ул, ятимне рәнҗеткәнгә...

С у з г ы н б и к ә. Ярлыка мине каенанам, кичер! (Тезләнеп ялвара.)

К а м  А н а. Мин кичердем ни, кичермәдем ни. Миннән өстә ияләр бар. Ияләрдән өстә Тәңре бар. Шулардан ярлыкау сора. (Бераз тын тора.) Бар, тирмәңә кайт,  иреңне, улларыңны көт. Илбикәнең эше шул инде ул: илне саклап ирен көтү. Ирең дә каекчыларны җиңеп, башка безнең якка карамаслык итеп кайтсын, дип телә. Үзеңне кулга ал. Синең ирең, синең улларың гына китмәде яуга, минем дә газиз улым белән өч торыным берьюлы китте ул явызлар белән көрәшкә. Башкаларның да газиз ирләре, сөекле уллары бүгенге көндә яуда йөри. Ә калганнар сиңа һәм миңа карап тора. Без дә җебеп төшсәк, юк җирдән чиргә сабышсак, болай да хәсрәтле кешеләр ни әйтер, ни уйлар, ничек яшәрләр? Үзеңне генә уйлама, халкың турында уйла, ирең кайткач йөзең кызарырлык булмасын. Тот илеңне!

Илбикә тезләнгән җиреннән торып башын иеп чыгып китә. Кам Ана утыргычта утырып уйланып кала.

Ян бүлмәдән Сәнҗәрә чыга. Ул яңа гына йокысыннан уянган. Аяк очларына гына басып килеп, Кам Ананың аркасыннан кочып ала.

С ә н җ ә р ә. Тайт!

Кам Ана дерт итеп куя. Ишек төбендә төрле эшләр белән кайнашкан куравыч бу мәрәкәне күреп пырхылдап көлеп җибәрә дә тиз генә яулык чите белән авызын каплый.

К а м  А н а. Уф,  котымны алдың! Әле яңа гына йоклап ятадыр идең, кай арада тордың?

С ә н җ ә р ә. Яңа гына тордым әле. Нинди тавыш иде ул, кем килгән? Әллә атамнар кайтканмы? Туганнарым?

К а м  А н а. Юк әле, юк. Кайтучы-фәлән юк әлегә. Озакладылар бу юлы. Исән-сау гына йөрсеннәр инде берүк. Исән булсалар бер кайтырлар. Әллә нинди шомлы көннәр килде әле илгә. Ни каекчыларны тотам дип киткән атаңнардан хәбәр юк, ни иштәкләргә сәүдә белән киткән Күксәдән бер илче дә кайтып күренмәде. Күксә әллә кайчан урап кайтырга тиеш иде инде илгә. Ил-көн өчен дә бик тә борчылдыра, бер Кылчын алпар калды бар илгә тотка булып. Ул да аксак.

С ә н җ ә р ә. Аксак булса да оста яугир ул Кылчын алпар. Укны аңардан да ерак атучы Күк Тәкә ыруында башка юк бит, әйме, әбием.

К а м  А н а. Анысы шулай инде. Менә Күксә дә нөгәрләре-сугышчылары белән исән-сау  кайтып керсә бөтенләй беркемнән дә курыкмас идек.

С ә н җ ә р ә. Кайтсыннар иде тизрәк. Күксә дә тиз кайтсын иде. Бүләккә ал туннар алып кайтам дип китте бит. Ал туннар, матур туннар! Ах, ничек көтәм мин сезне!...Ничек яратам мин сезне!... Ни эшләп озаклады икән? (Хәйләле тавыш белән.)  Әллә берәр иштәк кызына күзе төштеме икән Күксәнең?

К а м  А н а. Сиңа шаярырга булсын.

С ә н җ ә р ә. Ни эшләп шаярмаска ди... Яз бит, әбием, тышта нинди матур яз! Әбием, без иртәгә кызлар белән карга боткасына чыгарга сөйләштек. Синнән рөхсәттер бит?

К а м  А н а. Ай вакыты ул түгел иде дә... Бик борчулы вакыт бит әле...

С ә н җ ә р ә. Борчылма, әбием, без бик ерак йөрмәбез. Бергәләп әткәйләребез, абыйларыбыз исән-сау булсын дип теләкләр теләрбез. Барыйк инде, әбием?!

К а м   А н а. Һи-и, ерак йөрмәбез, теләкләр теләрбез дисең инде. Барырсыз инде алай булгач, ил-көн йоласын бәйрәм итеп кайтырсыз.

С ә н җ ә р ә. Әллә бәлки без кайтуга бер яктан Күксә, икенче яктан әтиемнәр дә кайтып төшәр әле.

К а м  А н а. Һай, наяным, һай  хәйләкәр төлкем!!! Сау булсыннар. Сау булсалар, бер кайтырлар. Сиңа бу юлы бүләк күп булыр инде – җитү кыз булдың бит. Кияү турында да уйлый башларга вакыт.

С ә н җ ә р ә. Оялтма әле, әбием! (Куллары белән битен каплап тышка чыгып йөгерә. Бераздан тирмә ишегеннән башын тыгып кычкыра.) Рәхмәт. әбием! Мин кызлардан сөенче алырга киттем!

К а м  А н а. Оялтма дип, ни... Вакытың җитеп килә инде, ата йортында мәңге тора алмассың...  Ай-һай озаклады бу Күксә. Ай озаклады...

 

ПӘРДӘ.

 

3-нче КҮРЕНЕШ.

Әүвәлге урман аланында яз. Карга боткасы йоласы. Акланга ала каргалар булып киенгән бер төркем кыз килеп керә. Үзләре “Карр-карр” дип кычкыралар. Кулларында азык-төлек салынган янчыклар, туз тубаллар, кәрзиннәр, тырыслар. Аларның артыннан ук “Карр-карр” дип кычкырып кара каргалар булып киенгән Сәнҗәрә җитәкчелегендә бер төркем кыз керә. Зур казан күтәргәннәр. Кара каргалар ала каргаларны талыйлар: җыелган йомырка, сөт, май, ярмаларын тартып алалар.

Б е р е н ч е  к а р а  к а р г а: Шулкадәрле ерак китмәсәгез ни була инде?!

Б е р е н ч е  а л а  к а р г а. Сәнҗәрә бит шушы акланга килерсез дигән иде.

И к е н ч е  к а р а  к а р г а (серле итеп). Ошады инде бу аклан Сәнҗәрәгә, әйме, кызлар.

И к е н ч е  а л а  к а р г а (серле). Урман иясе бик чибәр булган күрәсең.

С ә н җ ә р ә. Аклан чыннан да ошамаслык түгел бит кызлар. Карагыз әле тирә - якка! (Бар да тирә - якка күз салалар.) Көзен бертөрле матурлык булса, хәзер язгыча, бөтенләй башкача матур табигать. Карагыз әле, борын гына төрткән яшь үләннәр нинди саф!

Б е р е н ч е  а л а  к а р г а. Шулай шул. Ә исе соң, исе! Кар суы исен сизәсезме, кызлар!?

И к е н ч е  к а р а  к а р г а. Әйе шул, бигрәк хозур бу аклан.

И к е н ч е  а л а  к а р г а. Шулай булгач, безгә үпкәләвегез урынсыз, кара каргакайлар. Шушы матур акланда уйнап-көлеп , җырлап-биеп көнне үткәрик, кызлар. Я, ни эшлибез хәзер?

Ө ч е н ч е  к а р а  к а р г а. Әй, ала каргалар, ала каргакайлар. Кая кадәр очсагыз да бездән башка берни дә кыла алмыйсыз үзегез.

Ө ч е н ч е  а л а  к а р г а. Ни эшләп, ни өчен?

Б е р е н ч е  к а р а  к а р г а. Чөнки, казан да бездә, ботка да безнеке – “кара карганыкы”! Белдегезме инде! Карр! Карр! (Барысы бергә “Карр-карр” дип кычкырып түгәрәк ясап әйләнәләр.)

С ә н җ ә р ә. Ярар, кызлар, казан асыйк. Ботка пешкәнче йомырка пешереп алыйк, кая китерегез. Кем пешерә, Алсын синме?

Б е р е н ч е  а л а  к а р г а. Пешерәм, пешерәм. Сез барыгыз, чыбык-чабык җыегыз, мин ут тергезә торам. (Чакма сугып ут тергезергә тотына Башкалар утын җыярга тарала. Берәм-берәм утын китереп куялар.) Ярар, җитәр әлегә. Ял итә торыгыз, җитмәсә тагын дәшәрмен.

Ө ч е н ч е  к а р а  к а р га. Әйдәгез кызлар, күлнең хәлен белеп киләбез, исән-сау кышлады микән?

Б е р е н ч е  к а р а  к а р г а. И, монавыны. Ни булсын инде күлгә боз астында.

И к е н ч е  к а р а  к а р г а. Ярар, әйдәгез, күл буенда уеннар матур була, уйнап та алырбыз.

Ө ч е н ч е  к а р а  к а р г а. Киттек, әйдә Сәнҗәрә.

С ә н җ ә р ә. Әйдәгез, барыйк соң. (Кызлар китә, Алсын пешеренә, ярманы табакка сала да “Кая, юып килим әле,”- дип күл буена төшеп китә. Сәхнә бераз буш тора. Ул арада Сәнҗәрә килеп керә. Көзен тереут үләнен казып алган куак төбенә килеп тезләнә.)

С ә н җ ә р ә (көзен казылган урыннан ике учына кар суы ала да тирә-якка чәчә, учларыннан бер-беренә агызып уйный. Аннан соң уйчанланып китеп, учларына кар суы ала да шуңа карап сөйләнә). Кар суы, кар суы, күрсәт әле зәңгәр күзле урман иясен. Кайда ул, кайда йөри ул?  Беләме ул Сәнҗәрәнең көз буе, кыш буе һәр көн, һәр төн калмый аның хакында уйлаганын, аны уйлап хыяллануын. Сәнҗәрәнең аны эзләп килүен беләме ул? Кар суы, кар суы! Кара син Сәнҗәрәгә, кара күзләренә кара, күрәсеңме анда күпме юксыну, күпме сагыну, күпме тоелмаган-татылмаган наз, күпме бәхет һәм бәхетсезлек. Кар суы, кар суы, әйт зәңгәр күзле урман иясенә, урман ияләре бәхетсезләргә ярдәм итәләр, дип әйт, монда бер кыз килде, миңа карап сине юксынып утырды, ул бик бәхетсез иде, ник аңа ярдәм итмәдең, ник теге вакыттагы кебек көтмәгәндә пәйда булмадың, дип әйт.

Бу вакытта егет чыгып, теге каен төбендә басып Сәнҗәрәне тыңлап тора.

Е г е т (акрын гына дәшә). Сәнҗәрә!

С ә н җ ә р ә (сискәнеп китә, ялт итеп борылып карый, күзләренә ышанмыйча тагын карый, инде күзләрен ала алмыйча карый)

Е г е т. Сәнҗәрә! (Кызга таба атлый, кыз да каршы килә, кочаклашалар. Беравык тын торалар. Ул арада кызлар тавышы килә.)

К ы з л а р. Сәнҗәрәү – ү – ү!

С ә н җ ә р ә (куркып). Кызлар кычкыра... Мине эзлиләр. Хәзер алар монда да килеп җитәчәк, бар кит. (Үзе һаман егет кочагында кала.)

Е г е т (айнып китә, кесәсеннән муенса ала). Сәнҗәрә, менә сиңа сауга-муенса – узган елгы ауның күчтәнәче. Менә кара, селәүсеннең койрык очы беркетелгән, тешләре тезелгән. Тәгаен сиңа дип кыш буе ясадым.

С ә н җ ә р ә (муенсаны ала, карый, кире бирә). Хәзергә алмыйм, үпкәләмә. Тагын очрашсак, шунда алырмын...

Е г е т. Ничек инде “тагын очрашсак”?! Мин сине үзем белән алып китәм, Сәнҗәрә! Әйдә! (Сәнҗәрәне кочаклап күтәреп үк ала.) Үз өемә, Какшак урманына алып китәм мин сине!

С ә н җ ә р ә (Егетнең кочагыннан ычкынып аңа сынап карый). Ай-һай кыюсың да инде син егет! Ә син үзең минем белән китәр идеңме?

Е г е т. Урманымнан башка яши алмам шул... Безнең тормышыбыз Какшак урманыннан аерылгысыз бит. 

Кызларның тавышы якыная.

К ы з л а р. Сәнҗәрәү-ү-ү!

С ә н җ ә р ә (Егеткә). Менә кара, бүген ай туган көн. Ай тулган төнне, төн уртасы узгач шушы урында очрашыйк. Җавабымны да шунда бирермен. (Егетне кочаклый.) Онытма, ай тулган төнне! Онытма!

Е г е т. Онытмам, Сәнҗәрә! Аһ, Сәнҗәрә, бу бик озак бит...  Ай тулганчы ике атна бар бит әле... Мин аны сәгатьләп санармын , һәр төнне сине көтәрмен! Көтәрмен, Сәнҗәрә, өзелеп көтәрмен, кил генә.

Егет урманга кереп югала. Акланга төрле яктан кызлар кереп тула.

К ы з л а р. Сәнҗәрә! Менә ич Сәнҗәрә, без аны әллә кайлардан эзлибез.

ПӘРДӘ.

4-нче КҮРЕНЕШ.

3-нче күренештән соң 14 көн үткән. Бүген ай тулган төн.  Кам Ана тирмәсе. Алгы бүлмәдә Кам Ана ялгыз. Тирмәдән тышка чыга, яңадан керә. Ишек төбендә яткан Куравыч та уянып тышка чыгып китә.

К а м  А н а. Һай шушы ай тулган төннәрне! Берничек тә күзгә йокы керми шул. (Сәнҗәрә ишеге янына барып  аннан килгән исне тәмләп исни.) Ай нинди тәмле исләр килә. Атасының бердәнбер кызы булгач, бигрәк ярата шул торынымны. Менә Күксә кайтса тагын бүләкләр булыр әле. Ал туннар алып кайтам дип китте бит Күксә. И-и-и, наян торыным! Җитеп килә бит инде, асыл кошым! Кара син аны , ничек матур итеп йоклый. Тьфү, тьфү, күзләр генә тимәсен кадерлемә. Йокла, йокла, торыным, таң йокысы бик тәмле була ул яшь чагында (киезне төшерә, читкә китә).

Кам Ана тирмәдә әрле-бирле йөри. Моны ала, тегене куя. Шомлана.

К а м  А н а. Ни хәл булды инде бу, ә?! Аккучкар улым, торыннарым исән-сау гына булсалар ярар иде. Үсмерләр генә бит әле алар, аларның соң яу йөрер вакытымыни?! Ичмаса өчесен дә алып китте торыннарымның. Шулай шул, үзең башлап йөрмәсәң, ил-көн өчен үзең дә җан атмасаң, илне тотып булмый шул. Шуны уйлагандыр инде улым да.

К у р а в ы ч (ашыгып килеп керә дә Кам Ананың аягына егыла). Кам Ана!

К а м  А н а. Ни булды? Таң белән ник болай ашыгасың?

К у р а в ы ч. Кизү башы килгән, сине сорый.

К а м  А н а. Тапкан вакыт, тапкан сорар кеше... Тәртип бетте илдә, тәртип бетте. (Уйланып.) Сузгынбикә - илбикә чирле булгач миңа килгәндер инде бу каравыл башы Кылчын алпар. Кая, киендер әле мине. (Куравыч аның иңенә урындык башыннан алып кара җиләнне сала. Башына очлы зур башлык кидерә. Кам Анага биек урындыкка менеп утырырга булыша.)

К а м  А н а. Бар әйт, керсен.

К ы л ч ы н  а л п а р (кереп Кам Ананың аягына егыла).

К а м  А н а. Тор да сөйлә!

К ы л ч ы н. Күксә кайткан. Сиңа ашыгыч хәбәрем бар ди, Кам Ана.

К а м  А н а. Ашыгыч хәбәре булгач, ник үзе кермәде соң?

К ы л ч ы н. Ул Кыска Кулда калды. Авылга керергә Кам Ананың рөхсәте кирәк, ди.

К а м  А н а. Менә мәрәкә. Хәбәре ашыгыч булгач, нинди рөхсәт сорау ди инде ул. Берәр кырын эш майтарып ташламагандыр бит?

К ы л ч ы н. Күксә дә, нөгәрләре дә бик йончыгын – юллары бик авыр булган ахры.

К а м  А н а. Ярар, бар, чык та көтеп тор. Бергә барырбыз Кыска Кулга.

Үз бүлмәсенә кереп китә.Үз бүлмәсеннән Сәнҗәрә чыга.

С ә н җ ә р ә. Бүген һич йокы алмады мине. Керфекле күз дә йома алмадым. Әбием сизде микән? Төне буе тулган аем белән сөйләшеп чыктым, таң алдыннан гына әллә бераз йокладым, әллә саташтым шунда... (Тәрәзәнең киезен күтәреп тышка карый.) И – и, аем, менә ни эшләттең Сәнҗәрәне, йокысыннан мәхрүм иттең. Тулган аем! Бүген төнлә тулган ай – безнең тулган ай. Бүген төнлә мин аны күрәчәкмен... Без күрешәчәкбез. Аһ! Төнгә хәтле көн кадәр көн бар бит әле. Ничек кенә түзәргә икән?! (Күзләрен  йомып – урман егетен күз алдына китереп.)  Әй, зәңгәр күзле урман егете, мәрхәмәтле урман иясе, ярдәм ит Сәнҗәрәгә!

ПАУЗА.

К а м  А н а (үз бүлмәсеннән чыгып). Тордыңдамыни, колынчагым?! Әле яңа гына йоклап ята идең бит.

С ә н җ ә р ә. Бая ук уянган идем инде.  Кем килгән иде? Әбием, кая җыендың  болай таң белән?

К а м  А н а. Кылчын алпар иде ул. Күксә кайтты дип хәбәр итәргә килгән. Хәзер мин Кылчын белән Кыска Кулга Күксәне каршыларга барам. 

С ә н җ ә р ә. Нигә, Күксә үзе кайта алмыймыни? (Шаярып.) Ә-ә-ә! Әйттем бит, Күксә иштәк кызын алып кайтыр, дип, менә, дөрескә чыктымы? Күксәнең хәбәре шул димәк: иштәк бәгенең кызын алып кайткан да, хәзер әнә авылга керергә кыймый тора, Кам Ана рөхсәт итәрме – юкмы, дип.

К а м  А н а . Җитәр инде шаярырга, торыным.

С ә н җ ә р ә. Менә, күрерсең әле. Үз күзләрең белән күрсәң, ни әйтерсең икән? Рөхсәт бирерсеңме күксәгә иштәк кызын алырга, юкмы?

К а м  А н а (кинәт ачуланып, каты тавыш белән). Юкны сөйләмә, торыным! Һич булмас эшне Күксә эшләмәс. Җиде яттан кәләш алып, килеш-килбәт, төс-кыяфәт бозарга башына тай типмәгән Күксәнең. Илдә кыз бетмәгән.

С ә н җ ә р ә. Әгәр яратса? Бик тә, бик тә яратса?

К а м  А н а (Һаман каты тавыш белән). Яратса да алып кайтмас... Гореф-гадәтне аска салу булыр ул... Күктәкәлеләр гомер-гомергә төяк-ырулар белән алыш-биреш итеп килә.

Бу сүзләрдән соң Сәнҗәрәнең йөзе бозыла, моңсуланып китә.

С ә н җ ә р ә (бу халәтен әбисенә сиздермәскә тырышып). Ярар, ярар, ачуланма инде, әбием. Мине  дә ал әле үзең белән Кыска Кулга. 

К а м  А н а. Әйдә инде, әйдә. Иртәнге һава файдалы да булыр үзеңә. Бар, тиз генә киенеп чык. (Ишек төбендәге куравычка.) Бар әйт, ике ат иярләсеннәр.

Куравыч китә. Сәнҗәрә киенеп чыга. Икәү чыгып китәләр.

ПӘРДӘ

5-нче КҮРЕНЕШ

Авыл чите. Ат туктаткан тавышлар. Сәхнәнең бер ягында сүнеп барган учак янында  берничә капчык. Аларга сөялеп 3 кеше утыра. Алар бик йончыганнар. Күзләре эчкә баткан, йөзләренә мәет төсе кергән. Кылчын алпар, Кам ана, Сәнҗәрә каршы яктан керәләр.

К ы л ч ы н. Шушында туктыйк. Менә алар.

К а м  А н а (кашына кулын куеп карап). Калганнары кайда соң?

К ы л ч ы н. Алар өчәү генә кайтты.

К ы л ч ы н (тамак кыра. Кузгалучы булмагач, “Күксә!” дип кычкырып эндәшә. Арадан берәү күтәрелеп болар ягына бер-ике адым атлый да, башын иеп тезләнә.)

К а м  А н а. Күтәрел! (Күксә авырлык белән генә садагына таянып баса.) Сөйлә!

К ү к с ә (хәлсез, өзек-өзек тавыш белән сөйли).  Каршы алмавым өчен ачуланма, Кам Ана... Төн буе көттек, таң алдыннан йокы алган...

К а м  А н а. Хәбәреңне сөйлә!

К ү к с ә. Иштәкләр иленнән кайттым мин... Алыш-биреш итеп, кеш, җофар, самур-кондыз тиреләре, ал туннар алып кайттым... Без барып төшкәндә иштәк иле имин иде. Күп тә үтмәде, нидер булды: иштәк иле кешеләре күз алдында корый-кибә башладылар. Йөзләренә куркыныч битлек кигән кебек булдылар. Бераздан йөргән җирләреннән тәгәрәп үлә башладылар. Башта минем бер генә нөгәрем үлде, аны күмүгә өчесе чирләде. Без тиз генә кайтып китәргә җыендык. Юлда кайтканда тагын биш сугышчым үлеп калды.  Алып кайткан хәбәрем менә шул, Кам Ана.

К а м  А н а. Утыр, Күксә. Сиңа бик авыр ахры...

Күксә Утырмый. Садагына тотынып басып торуын дәвам итә.

К а м  А н а. Яман хәбәр алып кайткансың, Күксә... Кайтыр юлда мәетләр очрамадымы?

К ү к с ә. Очрады, Кам Ана.

К а м  А н а. Иң соңгысын кайда күрдең?

К ү к с ә. Какшак урманда...  Урман кешесе мәете иде... (Сәнҗәрә дерт итеп куя.)

К а м  А н а (бераз тын торганнан соң Кылчын алпарга). Күксә белән якыннан торып сөйләштеңме?

К ы л ч ы н. Юк, Кам Ана. Ул миңа якын килмәскә кушты. Шуңа әле дә учак янына барып җитмәстән туктадым.

К а м  А н а. Анысы яхшы булган... Сәнҗәрә, бар, читкәрәк кит әле...

С ә н җ ә р ә (гаҗәпсенеп, рәнҗеп-үпкәләп). Нигә инде, әбием? (Ризасыз гына читкә китә.)

К ү к с ә. Кам Ана, ни әйтәсеңне белеп торам. Шуңа күрә дә авылга кермәдем Менә монда чатыр корырга рөхсәт ит...

К а м  А н а. Хәлеңне аңлыйм, Күксә, әмма монда чатыр корырга рөхсәт бирә алмыйм. Какшак урманга, соңгы мәетне күргән җиргә китсәң яхшырак булыр...

Учак янындагы ике юлчы да башларын иеп тезләнеп Кам Анага таба кулларын сузып ялваралар.

Б е р е н ч е  н ө г ә р. Тереләй үтермә, Кам Ана!

И к е н ч е  н ө г ә р. Ярлыка, Кам Ана!

К а м  А н а. Туктагыз!

Тегеләр борылып учак янына барып авалар. Авыр тынлык.

К ү к с ә. Ал туннарны, асыл кеш, җофар тиреләрен урманда черетәсем килми. Үзеңә алып калчы, Кам Ана. Истәлегем булыр...

К а м  А н а. Алар инде хәзер беркемгә кирәкми... (Бераз уйланып торгач Күксәгә.) Исән калсаң, кайтмый калма, ачык йөз белән каршыларбыз. Хәбәрең яман булса да китереп тапшыруың өчен рәхмәт... Саубуллашып тормыйм. (Борылып китә башлагач, яңадан туктап.) Күксә! Какшак урманга кадәре эзеңә үрт(ут) салып бар! (Кылчынга)  Алай икән, Инде шигем калмады, илгә кашкыр кыргын килә икән. Тәңкәбикә киленем белән ике торынымны, ыруның котын, ярты илне алып киткән кыргын тагын килә икән. (Боерулы тавыш белән Кылчынга.) Кылчын, кизүләреңә әйт: илдән беркемне чыгармасыннар да, кертмәсеннәр дә.

К ы л ч ы н (уйланып тора). Ә көтүчеләр?

К а м  А н а. Көтүчеләр җәйләүдән кайтып йөрмәсен.

К ы л ч ы н. Сукачыларга ни эшләргә булыр?

К а м  А н а. Сукачылар да басуга чатыр корсын. Чакыргач кына кайтсыннар. Күксә хакында ләм-мим, беркемгә сүз чыгарасы булма... Әлегә шул. Ярый, тиз кайтыйк. Бүген эшләр күп булачак, бик күп булачак. Киттек. Сәнҗәрә, киттек!

Чыгып китәләр.

ПӘРДӘ

6-нчы КҮРЕНЕШ

Шул ук көн. Авыл чите. Сәхнә уртасында Кам Ана. Ул башына ике мөгезле тастар кигән, өстенә күк тәкә тиресе ябынган, янында куравыч, Сәнҗәрә.

К а м  А н а (Куравычка). Әйттеңме, киләләрме?

К у р а в ы ч. Дүртесенә дә әйттем, Кам Ана, хәзер килеп җитәбез дип калдылар.

К а м  А н а (Сәнҗәрәгә). Син читкәрәк барып утыр, карап тор ни эшләгәнне. Күңелеңә салып бар,  кирәк булуы бар, беребез дә мәңгелек түгел... Куравыч, син, бар, кырык кыз җый. Бар да ак күлмәкләр киеп монда килсеннәр.

Сәхнәгә актан киенгән дүрт карчык керә, эндәшми-тынмый гына дүртесе дүрт почмакка барып утыра. Болар шемәкчеләр, ягъни сихерчеләр.

К а м  А н а (биленнән хәнҗәрен алып очы белән җиргә түгәрәк сыза. Аннан түгәрәк уртасына керә дә тамагын кырып, мәһабәт итеп һәрберсенә көйләп эндәшә). Уң шемәкче! Төньяк капкадан яшел таш алып килдеңме?

Б е р е н ч е  ш е м ә к ч е. Алып килдем, Кам Ана.

 

К а м  А н а. Түгәрәкнең төн ягына куй шуны.

Шемәкче ташны куя.

К а м  А н а. Сул шемәкче! Таң капкасы ягыннан кызыл таш алып килдеңме?

И к е н ч е  ш е м ә к ч е. Алып килдем, Кам Ана.

К а м  А н а. Түгәрәкнең таң капкасы ягына куй шул ташны.

Шемәкче ташны куя.

К а м  А н а. Көньяк капка шемәкчесе! Алып килдеңме зәңгәр таш?

Ө ч е н ч е  ш е м ә к ч е. Алып килдем, Кам Ана.

К а м  А н а. Түгәрәкнең көн ягына куй шул ташны.

Шемәкче ташны куя.

К а м  А н а. Шәфәкъ капкасы шемәкчесе! Алып килдеңме җирән ташыңны?

Д  ү р т е н ч е  ш е м ә к ч е. Алып килдем, Кам Ана.

К а м  А н а. Түгәрәкнең шәфәкъ ягына куй ташыңны.

Таш куела.

Кам Ана билендәге кыныдан хәнҗәрен алып түгәрәк өстеннән тагын бер кат сызып чыга. Үзе түгәрәкнең уртасында кала.

К а м  А н а. Бу - изге түгәрәк. Бу изге түгәрәккә сөю-ярату гына керә ала. Бу изге түгәрәктән сөю-ярату гына чыга ала.

Шемәкчеләр белән дә моны бер тавыштан кычкырып өч тапкыр кабатлыйлар.

К а м  А н а  һ ә м  ш е м ә к ч е л ә р. Бу изге түгәрәккә сөю-ярату гына керә ала. Бу изге түгәрәктән сөю-ярату гына чыга ала.  

К а м  А н а (төньяк капкага борылып кычкырып эндәшә). Әйя, яшел таш хуҗасы Җир-Ана, мин түгәрәккә чакырам сине. Бир безгә кодрәтеңне!

Шул вакыт, яшел таш ягыннан яшел яктылык балкый, бар да аһ итә.

К а м  А н а (кызыл ташка борылып кычкырып эндәшә). Әйя, кызыл таш хуҗасы, Ут Күз Ата! Түгәрәккә кер! Бир безгә кодрәтеңне!

Кызыл таш балкып китә.

К а м  А н а (шулай ук). Әйя, зәңгәр таш хуҗасы, Су Ана, агып кер түгәрәккә, кодрәтле ит безне!

Зәңгәр ут балкый

К а м  А н а (шулай ук). Әйя, җирән таш хуҗасы, Җил-Җилән, очып кер түгәрәккә, кодрәтеңне бир безгә!

Җирән ут яктыра, утлар бергә кайнаша башлыйлар. Шемәкчеләр тотынышып түгәрәк тирәсендә өч тапкыр әйләнәләр.

К а м  А н а (хәрәкәт туктагач түгәрәк уртасына кереп. Кулларын өскә күтәрә. Кычкырып). Әйя, ата-бабалар коты!... Изге түгәрәккә иң, кашкыр кыргынны җиңәргә кодрәтеңне бир! (Хәлдән таеп җиргә егыла. Егылган уңайга хәнҗәрен җиргә кадый. Тынсыз калып үлгән кебек ята. Сәнҗәрә елый башлый.)

Б е р е н ч е  ш е м ә к ч е (Сәнҗәрәгә). Елама, кызым, Чү, тавышланма, Кам Ана шулай орыш тыңлап ята...

К а м  А н а (Бераздан күзләрен ача, торып утыра. Бар да аңа карап торалар.)

 

Б е р е н ч е  ш е м ә к ч е. Кашкыр кыргын җиңелдеме?...

К а м  А н а. Ияләр дә, ата- бабалар рухы да безне ташламады... (Бар да җиңел сулый.)

К а м  А н а. Уң шемәкче, ярдәмчеләреңне ал. Төньяк капкада – коба талның, таң капкасында – яшь каенның, көньяк капкада- кузагачның, ә кояш баешында – тет-карагайның ботакларын тулгау әйтеп бәйләгез. Бүгеннән башлап җилләр бездән генә исәчәк. Безгә таба бер генә җил дә исмәячәк. Җил-җилән шулай диде.

Уң шемәкче башын иеп китә.

К а м  А н а. Сул шемәкче! Тулгау әйтеп Ык суына тәкә башы сөяген илтеп  салыгыз. Күк Тәкә кашкыр кыргынны куа китсен!

Сул шемәкче дә башын иеп чыгып китә.

К а м  А н а (калганнарга). Берегез Кылчын алпарны табыгыз Авыл тирәли  корыган үләнгә үрт салсыннар.

Өченче шемәкче баш иеп чыгып китә.

К а м  А н а (дүртенче шемәкчегә). Син озын аркан-баулар, зур сука табып, монда китерт. Зур сукага җитү кызларны җигеп, авылны әйләнәләп җирне сукалап чыгарбыз. Җитү кызларның барысын да дәшегез, алмаш-тилмәш җигелерләр. Кашкыр кыргын тиз генә керә алмас - сөргән җирдә абынып калыр. Тамак ялгагыз да монда килегез. Сүс камчылар хәстәрләргә онытма. Бар.

Дүртенче шемәкче баш иеп чыгып китә.

К а м  А н а (Сәнҗәрәгә). Торыным, кил монда.

Сәнҗәрә утырган җиреннән торып әбисе янына килә. Кулына песи баласы тоткан.

Ка м  А н а. Кулыңда нәрсә ул?

С ә н җ ә р ә. Песи баласы. Әбием, кара әле, нинди матур ул, нинди йомшак.

К а м  А н а. Каян алдың аны?

С ә н җ ә р ә. Безнең тирмә янында чуала иде. Кара әле син аны, әбием, күз тирәләре кап-кара, бигрәк матур, әйеме. Мин аны Каракүз дип атадым.

К а м  А н а. Куып җибәр, торын. Безнең тирмә янында нәрсә чуалмас хәзер...

С ә н җ ә р ә. Әби, әбекәем, калсын инде бездә...

К а м  А н а (кырыс). Кушканны эшлә! (Сәнҗәрә аптырап басып тора.) Ак күлмәгеңне кияргә онытма!

Кам Ана урыныннан торып күңелсез кыяфәттә чыгып китә. Сәнҗәрә аптырап басып кала.

С ә н җ ә р ә. Ни булган бу әбигә?! Урамда очраган һәр мәче яныннан тыныч кына үтеп китә алмый иде бит әле. Тәм-том булса да биреп китә иде. Нәрсә булган, һич аңламыйм.(Чыгып китә.)

УТ СҮНӘ.

7-нче КҮРЕНЕШ

Шунда ук. Кызлар җир сукалый. Кам Ана сука тоткан. Шемәкче карчыклар сүс камчылар белән кызларны куа. Бар да ак күлмәкләрдән. Бер якта Кылчын алпар каравыл тора.

К а м  А н а (такмаклый).

Кырын-кырын килгән яу,

Кырып-кырып килгән яу,

Кашкыр кыргын дигән яу,

Кырык кызым сөргән җир

Сиңа тозак булгыры!

Ше м ә к ч е л ә р (бергә).

Сиңа тозак булгыры,

Сиңа тозак булгыры!

(Шул рәвешле тагын берничә тапкыр кабатлыйлар.)

К а м  А н а. Ярар, җитәр. Хәтсез киң булды, кашкыр кыргын тиз генә үтә алмас. (Кычкырып.)Тыңлагыз барыгыз да: кем дә кем авыл тирәли сөрелгән җирдән чыга – шул үлә. Кем дә кем авыл тирәли сөрелгән җирдән авылга керә - шул да үлә. (Кылчынга.) Кылчын алпар!  Йөз адым саен каравыл куеп чык. Көне-төне сакласыннар. Бернинди киек-җанвар да очып та, йөреп тә керә алмасын авылга. Барыгыз, кайтыгыз. (Бар да китәләр. Сәнҗәрә баскан җирендә тораташ кебек катып кала.)

К а м  А н а. Нинди уйга баттың, торын? Кайтыйк әйдә. (Сәнҗәрә дәшми.)

К а м  А н а. (Кырыс).  Сәнҗәрә, дим, торын, әйдә. (Текәлеп карап.) Авырыйсыңмы әллә, торын?

С ә н җ ә р ә. Башым үземнеке түгел кебек...

К а м  А н а. Ярар, арыгансыңдыр, эш җиңелдән булмады. Кайтып үлән чәйләре эчеп ятып торырсың, үтәр әле... Тиз кайт! (Чыгып китә.)

С ә н җ ә р ә. Нәрсә булды инде бу?  Бүген ай тулган төн - Какшак урман түрендә, учак ягып, зәңгәр күзле урман егете мине көтәчәк төн. Аркан – баудан җилкәләремне суйдырып, аркама күпме камчы төшертеп, сука тартуым үз башыма булган ләбаса... Нишләргә инде хәзер?... Урман егете, зәңгәр күзле урман иясе, пәйда булсаң икән менә хәзер, Сәнҗәрәңә ярдәм итсәң икән – тулпарыңа утыртып очыртып кына алып китсәң икән...

Әй, әбием, әбием, торыныңнын нинди уйларга батканын беләсеңдер лә син, белмәсәң авыл әйләнәсен сукалатыр идең микән. Сәнҗәрәңне - Күк Тәкә ыруының иң сылу бикәчен, бәйгеләрдә бүләк алган, канат сызгыртып очкан кыр үрдәгенең күзенә ук тигерә алган мәргән кызны чит-ятларга җибәрмәс өчен генә коргансыңдыр ла син авылны камаган бу тозак-капкынны... Менә хәзер торының шул тозакка капкан самур-кондыз кебек бәргәләнә, бәргәләнгән саен тозак кыса гына бара... (Елап кара җиргә егыла.)

УТ СҮНӘ.

8-нче КҮРЕНЕШ

Төн җиткән. Кам Ана тирмәсе. Алгы бүлмәдә куравыч ятагында утырган килеш йоклый. Кам Ана үз бүлмәсеннән чыга. Сәнҗәрә бүлмәсенең ишек төбенә килә.Теге вакыттагы кебек бүлмәдән аңкыган хуш исне кинәнеп исни, йөзендә елмаю чагыла. Киезне күтәреп бүлмәгә күз сала. Бераз карап торганнан соң алгы планга килә.

К а м  А н а. Йоклый, бикәчем, йоклый торыным. Ә мин йоклый алмыйм.  

Куравыч! Куравыч! Күрдеңме каекларны? Күрдеңме Күксәне?

К у р а в ы ч (уяна, сикереп тора. Кам Ананың аягына егыла). Кичер, Кам Ана, ялгыш йоклап киткәнмен.

К а м  А н а. Аккучкар улым - Йорт бине, каекларны, Күксәне күрдеңме дип сорыйм бит синнән!

 

К у р а в ы ч. Юу-у-к, берни дә күрмәдем.

К а м  А н а. Ничек инде күрмәдең?! (Ачуланып). Әнә теге Таң капкасы ягында туктап тордылар, җыелышып сөйләштеләр. Аннан каеклар Таң ягына йөзеп китте, Күксә дә атлылары белән аларга иярде.

К у р а в ы ч. Күрмәдем бит Кам Ана, күрми калганмын. Күрмәвем өчен кичер мине, Кам Ана. (Борынын мышкылдатып елый.)

К а м  А н а. Ишетмисең дә, күрмисең дә... Синең кебек булсам иде, синең кебек кенә булсам иде.  Бар, учакны тергез. Су кайнат.

К у р а в ы ч. Хәзер, Кам Ана. (Иелеп күмерләргә өрә.)

К а м  А н а (уйланып). Илнең башын кистеләр болай булгач...  Илбикәнең эчендә менә нәрсә өзелгән икән... Азалыгым, бердәнбер улым, дип өзелде бит.  Аңлашылды... Аның күңелендә бер кыл өзелгән... Минем дә күңелемнең берьюлы дүрт кылы өзелде... Аһ,улым, Аккучкарым!.. . Аһ, үсмер генә торыннарым!... (Елап егыла. Бераздан башын күтәрә.) Безнең белән ниләр  булып бетәр тагын...

К у р а в ы ч. Су кайнады, Кам Ана.

К а м  А н а (казан янына килә). Анавы кипкән үләннәр тутырылган капчыкны алып кил әле.(Куравыч китереп бирә. Кам Ана үләннәрне казанга сала.) Ике ук  китер. (Куравыч ике ук китерә, Кам Ана аларны да казанга сала.)

К а м  А н а. Менә хәзер кайнаганын көтәбез дә. Аннан казанны ишек төбенә куярбыз. Кашкыр кыргын керә калса абынсын. Бердән казан тавыш бирер, икенчедән агу үз эшен эшләр... Менә кайнады да... Әйдә... (Куравыч белән казанны күтәреп китереп ишек төбенә куялар.) Менә, бу тимерләрне казанга сөяп куйыйк, кашкыр кыргын абынса тавыш бирерләр. Абынмый калмас, кыргын, абыныр, сиздермичә керә алмас, чыга да алмас.( Куравычка) Бар, син дә ял итеп ал, таңга кадәр иртә әле. Мин дә азрак баш төртеп алам. ( Үз бүлмәсенә керер алдыннан тагын Сәнҗәрә бүлмәсенең ишек киезен күтәреп күз сала, тыңлап тора. Авыр итеп көрсенә дә үз бүлмәсенә кереп китә.)

Сәхнә бераз буш тора. Үз бүлмәсеннән шыпырт кына ак күлмәген кигән Сәнҗәрә чыга. Кулында кара япанча.

С ә н җ ә р ә (түрдә сандык өстендә йоклап ятучы песи баласын сыйпый). Хуш, Кара күзем. Әбием сине рәнҗетмәс... Мин китәм. Бүген мин зәңгәр күзле урман егетенә җавап бирергә тиеш... Бар булмышымны яулаган урман иясенә “юк” дип җавап бирерлек кодрәтем юк. Җавабым бер генә:”Әйе.” Их, шул егет әйдә дигән чагында никләр генә ияреп китмәдем икән үзенә?! Әбием өчен дә, ахирәт кызларым өчен дә эзсез югалыр идем, алар елашып алырлар да онытырлар иде әле...(Тирмә тәрәзәсенә корылган киезне күтәреп тышка карый.) АҺ! Тулган ай бүген бигрәк якты, урман егетенең учак яктысы төшкәндер аңа... Айның һәр нуры мине үзенә тарта, җитәкләп алып китмәкче була... Тизрәк китәргә кирәк, әбием сизеп калмасын тагы, аның йокысы сак... Хәзер миңа өч юл бар: йә монда калам да, гомер буена җаныма урын таба алмый бәргәләнәм, йә китеп бәхетле булам, йә үзем сукалаган җирдән чыкканда ятып калам. Икенче юлым – тулган ай юлы, ул сөю-мәхәббәт юлы, ул гына мине туп-туры бәхетемә илтер. Чөнки ул моңа кадәр җирдә яшәп киткән гашыйкларның сөю утыннан яктырган Тулган Ай Юлы. (Кара япанчасын ябына, ишеккә бара. Чыгып китим генә дигәндә караңгыда ишек төбенә куелган казанга абына. Тимер шалтырап төшкән, су чайпалган тавыш ишетелә. Сәнҗәрәнең коты алына.) Аһ, әбием! Беттем генә!... (Чыгып йөгерә.)

Куравыч сискәнеп китә, ләкин ахыргача уяна алмый, кире йоклап китә.

Сәхнә бераз буш тора. Ян бүлмәдән йокысы ачылган Кам Ана чыга.

К а м  А н а. Абындыңмы, мәлгунь! Шулай була ул! (Кинәт сагая.) Туктале, торыным бүлмәсенә кереп бикәчемне харап итмәсен, явыз. (Сәнҗәрә бүлмәсенең киезен чак кына күтәреп  аннан аңкыган тәмле исне кинәнеп исни, колак салып тыңлап тора.) Йоклый, торыным. Йокла, йокла, әбиең саклый сине, тыныч йокла, бикәчем! (Куравычны төрткәләп уята.)

К а м  А н а. Тор әле тор, казанга кемдер абынды, ишетмәдеңме?

К у р а в ы ч. Юу-у-к, Кам ана, ишетмәдем. Кичер ишетмәгән өчен..

К а м  А н а. Тор, бүтән йоклама. Учакка як, ай тулган төнне ни булмас. (Чырага ут кабызып казан тирәсен, ишек төбен карый, юеш юкмы дип җирне дә капшап карый.) Түгелмәгән, тамчы да түгелмәгән. Колакка гына ишетелгәндер. Кыргын абынса түгелми калмас иде. Җиде төн уртасы җиткәч мине уятырсың, сакларны карап кайтырбыз. Агулы ике укны садагыма сал. Минем җәямне дә әзерләп куй. Кара аны, укларны башакларыннан гына тот, агуы кулыңа тимәсен. (Үз бүлмәсенә керергә бара, үткәндә Сәнҗәрә бүлмәсенең ишек төбенә басып колак салып тыңлап тора.) Колагыма гына ишетелгәндер, тавыш чын булса торыным уянмый калмас иде. Башка вакытта тычкан кыштырдаганга да уяна торган торын да уянмагач, юктыр кыргын, юктыр. Курыкканга, озак уйлаганга колагыма гына ишетелгәндер. (Бүлмәсенә кереп китә.)

УТ СҮНӘ

9-нчы КҮРЕНЕШ

Беренче күренештәге урман акланы. Тереут табылган куак төбендә мәеткә охшаган бер урман кешесе утыра, ул бик авыру. Акрын гына дәшеп ат туктаткан тавыш килә - бу Сәнҗәрә килеп туктады.

С ә н җ ә р ә (арттан сак кына атлап килеп урман егетенең күзләрен каплый. Үзе көләсе килүен көчкә тыеп тора). Һайт!

У р м а н  к е ш е с е (сискәнеп китә, Сәнҗәрәнең кулларын тота, әмма дәшми, сикереп тә тормый, утыра бирә.)

С ә н җ ә р ә (пырхылдап көлеп җибәрә). Һай, исемемне дә онытып өлгергән!...

У р м а н  к е ш е с е (дәшми, Сәнҗәрәнең кулларын умырып тота. Сәнҗәрә аның кулларына карый, куллар мәетнеке кебек кап-кара.)

С ә н җ ә р ә. Әнекәем! Аһ!

У р м а н  к е ш е с е (гыжылдап эндәшә). Курыкма, тыпырчынма! Әйтәсемне әйтеп, бирәсемне биреп бетермичә, кулларыңны барыбер ычкындырмам. Сине көтәргә тиешле егет килә алмады. Ул кичә үлде. Ә хәзер тыңла: шушы акланда шушы бүре куагы төбендә тереут булып үсәрмен, тамырымны казып алсын, дип әйтергә кушты. (Бер кулы белән куеныннан бер төенчек чыгара.) Ә менә моны сиңа бирергә ...(Башка сүз әйтә алмый, буылып укшый башлый. Сәнҗәрә аңа кара япанчасын яба, урман кешесе тәгәри - тәгәри укшый. Сәнҗәрәне читкә этәреп, муенсаны аңа таба ыргыта. Гыжылдап.) Бар кит минем яннан, читкә кит. Мин дә үлә...(Тынып кала.)

С ә н җ ә р ә (куркып шашып кала, китәм дигәндә урман кешесе ыргыткан төенчеккә баса, алып төенчекне чишә. Аннан теге вакыттагы муенса килеп чыга.) Тагын очрашсак, алырмын, дигән идем. Бүләк белән тагын очраштым. Ә зәңгәр күзле урман иясе белән... Бүләге бар -  үзе юк... (Каенга сыенып елый.) Зәңгәр күзле урман егете юк, зәңгәр күзле урман егете үлгән, каенкаем, үл-гә-ән... (Елый. Аннан үзалдына сөйли.)  Әбием бар иде, туган ыруым бар иде - әнисез булсам да илдә ятим-үксез түгел идем.  Сөю хакына, зәңгәр күзле егет хакына барысыннан баш тарттым, барысын да ташлап киттем. Атлыгып, бәхетемә дип ашкынып килгән идем – зәңгәр күзле егет тә  юк икән... (Уйланып.) Кире кайтып булмый. Барыр җир дә юк. Ни эшләргә дә белгән юк. Атланып килгән атымнан башка беркемем юк. И кодрәте киң тәңре, соңарып ашыктырдың. И кодрәте киң тәңре, ашыктырып соңарттың. (Чыгып китә. Атына эндәшкән тавышы килә.) Әйдә, малкай, алып кайт мине авылга.

УТ СҮНӘ.

10-нчы КҮРЕНЕШ

Авыл чите. Сәхнәнең бер ягындарак сукалаган җир калкып караеп тора. Сакта Кылчын алпар. Ул уртада басып тора. Ике сугышчы аның яныннан ике якка китә дә яңадан урап килә. Сәхнәгә башына тастар кигән, кара җилән ябынган Кам Ана белән куравыч керә. Куравыч ике ук салынган садак, җәя тоткан.

К ы л ч ы н. Җиде төн уртасы җитте дәмени әле, Кам Ана?

К а м  А н а. Җитеп килә, алпар. Йокламадыгызмы ?

К ы л ч ы н. Юк, беркем дә йокламый, үзем инде бишенчегә әйләндем сакларны. Бар да уяу, Кам Ана, борчылып килеп йөрмәсәң дә булыр иде.

К а м  А н а. Күрәсеңме тулган айны, нинди якты. Бүген әллә болыт та юк инде.


К ы л ч ы н. Болытлап алды бер аз.

К а м  А н а. Ул вакытта ни эшләдегез? Караңгыда бер-бер нәрсә үтсә, күрми  калуыгыз да ихтимал.

К ы л ч ы н. Учаклар яна бит бертуктаусыз. Йөз адым саен бер учак.  Ике учак янса йөз адым араны яп-якты итә.

К а м  А н а. Сукалаган җирдән бернәрсә дә үтмәдеме?  (Ул арада ике яктан ике сакчы килеп керә. Кам Ананы күргәч аягына егылалар.) Торыгыз, тор. Сукалаган җирдән узучы юкмы?

И к е  с а к ч ы  б е р г ә. Юу-у-к, Кам Ана. Куян кереп бара иде -  ул да узалмады.

К а м  А н а (берсенә дәшеп). Син аттыңмы куянны?

 

Бере н ч е  с а к ч ы (горур). Мин аттым.

 

К а м  А н а. Куянга тигергәч, атка гына тигерә аласың инде, шулай бит. Менә сиңа ук. (Садактан бер агулы укны алып бирә.) Әнә күрәсеңме. Бирегә таба бер сыбайлы килә. Сукалаган җиргә якынайгач, атып аудар аның атын. Кисәтеп, кычкырып торасы булма.

К ы л ч ы н (Кам Ана күрсәткән якка карап). Кем булыр бу? Бик ерактан күрәсең, Кам Ана.

К а м  А н а. Шулай шул...  Мин шулай ерактан кеше күрмәгәнне күрәм, кеше ишетмәгәнне ишетәм шул. Сез генә, күрмисез дә, ишетмисез дә. (Кылчынга һәм куравычка ачуланып карый. Бар да урман ягына карап торалар. Беренче сакчы ук төзи.) Ат! (Сакчы ата.)

К ы л ч ы н. Аты сөрлекте, әһә, егылды. Сыбайлысы торып басты, кем булыр бу җиде төн уртасында, ни эшләп йөрер? Әллә бер урман кешесеме? 

Е р а к т а н  С ә н җ ә р ә  т а в ы ш ы. Әбием! Әбием! Бу мин – торының, Сәнҗәрәң!

К а м  А н а (кырыс мәһабәт). Мин синең әбиең түгел, син минем торыным түгел! (Садактан икенче укны ала да үз җәясенә куеп үзе атып җибәрә.)

С ә н җ ә р ә  т а в ы ш ы. Әбекә...(Йөгереп килеп сукалаган җир өстенә егыла. Күкрәгеннән ук башагы чыгып тора. Бар да аптырап катып кала.)

Б е р е н ч е  с а к ч ы. Торының булмаса, кем соң ул, Кам Ана?

К а м  А н а. Минем торыным өйдә калды. Хуш исле ал туннар ябынып тирмәмдә үз бүлмәсендә йоклый ул.

К ы л ч ы н. Ә бу кем булды?

К а м  А н а. Ә бу – минем яраткан торыным кыяфәтенә кергән кашкыр кыргын! Шулай алдаламакчы булган безне. Өстенә утын өегез дә, яндырыгыз!  (Чыгып китә. Аның артыннан куркынган куравыч чыга. Калганнар катып кала.)

ПӘРДӘ

БЕТТЕ

PDF