user_mobilelogo

Җыр эзли күңелем җыр эзли,
Күңелне ачардай җыр эзли.
Күңелне ачардай , ярсуын басардай
Җыр эзли күңелем, җыр эзли.

Җыр эзли, күңелем, җыр эзли,
Кайгыны басардай җыр эзли.
Кайгыны басардай, күңелне ачардай
Җыр эзли күңелем, җыр эзли.

Җыр  эзлим, дусларым, җыр эзлим.
Арганга ял булыр җыр эзлим.
Ярышта янганга, җиңгәнне данларга
Җыр эзлим, дусларым, җыр эзлим.

Моң эзлим, дусларым, моң эзлим
Күңелне юатыр моң эзлим
Күңелләр тулышып, күз яше чыгарыр
Моң эзлим, дусларым, моң эзлим.

Майруза Насыйрова