user_mobilelogo

1. Тормыш матур сөйгәннәргә,
Матурлык күргәннәргә,
Авырлыкларга бирешми
Яшим, дип йөргәннәргә.

Куш. Яшим әле, яшим димен
Онытмыйм шул сүземне
Гомер атын югәнләдем
Ычкындырмыйм тезгенне.

2. Замананы авыр димим,
Тормыштан мәңге бизмим,
Җирне яратудан туймый,
Яшәүдән ямьнәр эзлим.

3. Бәхетемә кырау төшсә,
Еламыйм, көләм генә,
Егылсам да торып басам
Яшим диеп мин менә.
 
4. Тормыш матур, тормыш ямьле
Тәмен татып белгәнгә.
Рәхмәт, язмыш, бәхетемне
Бүләк итеп биргәнгә.