Бәхет юлы башлана ул
Туган – үскән якларда,
Ак бәхетләр теләп әнкәң
Юлларга озатканда.
Туган җирнең кары җылы.
Бураны да ягымлы.
Алтын тауларга алышма
Туган үскән ягыңны.
Бәхет юлы адаштырмый
Яхшылык уйлаганны.
Язмышына рәхмәт әйтеп,
Изгелек кылганнарны.