user_mobilelogo

1. Җәйге тын таңнарда
Сандугач талларда
Җыр суза яңартып сагышым.
Нилектән сагышым?

Кая соң тавышым?
Кая соң үземнең тавышым?
Югалттым үземнең тавышым.

2. Ай балкый тын кичтә
Тугайда саф чишмә
Чылтырый яңартып сагышым.
Нилектән сагышым?
Табалмыйм тавышым,
Һаман да табалмыйм тавышым.
Кая соң минем үз  тавышым.

3. Тынгы тапмый көтәм.
Өмет биреп күктән,
Яңгырады  тургай тавышы:
Ялкынланып сөйсәң,
Сагышлардан көйсәң,
Табарсың үзеңнең тавышың,
Табарсың йөрәгең тавышың.