Якты безнең йортыбыз,
Купшы безнең чыршыбыз.
Җыелдык бүген бәйрәмгә -
Шат күңелле барыбыз.
Төлке булган Илнара,
Тавык икән Гөлнара.
Төлке белән тотынышып
Тавык бии уртада.
Еланнар да куяннар,
Монда килеп тулганнар.
Бәйрәм булгач бар да тату,
Әйтерсең бертуганнар.