user_mobilelogo

Калмаш елгасы буенда
Яшел хәтфә тугайлар.
Тугайларда чишмә җырлый,
Кушылалар тургайлар...

 

Әйе, нәкъ җырдагыча, яшел тугайлардан юл алгач,киңәеп зур Чәрмәсәнгә барып җитеп, аннан инде суларын гүзәл Агыйделгә кушучы Калмаш елгасын туендырган чишмәләр турында булыр сүзебез.

Гел игелек кылып үткән гомерең...

Гел яхшылык, гел-гел изгелек.

Шуңа ходай озын гомер белән

Бүләклидер сине үз күреп.

Үрле күлнең үрендә

Җилләр уйный түрендә.

Төпсез күле тарих саклый-

Серләр саклый бүген дә.

(Авылымда үткән “Тау бәйрәме”нә язылган шигырь)

 

Кар каплагач текә яр буйларын,

Бозлар туңгач буа өстенә

Беркөн шулай юыныйм, дип

Барган идем мунчага,

Мунча кызу, тик суы юк-

Су беткән, ди, башняда.

Чит җирләргә китәбез дә

Шунда үтә гомерләр,

Туган яклар искә төшсә

Тула безнең күңелләр.