user_mobilelogo

Чәчләреңә ак бәс кунган мәллә -

Ак төс күбрәк кебек карадан.

Дәфтәр юлларынннан ак тузаннар

Куна барган ахры аларга.

Кичен миңа Илһам килде, 

Бүген синдә кунам, диде...

Күңел кылларыма тиде,

Әйдә, бер сагышлан, диде.

                   Саф күңелле серле бала чакның,

                   Яшьнәп, күкрәп үткән яшьлекнең

                   Төсе синдә, дустым!

Икәү генә белгән сукмакларда

Икәү генә йөргән эзләр бар.

Кереп адашырлык күңелләрдә

Икәү генә белгән серләр бар.

Бетәрсеңме икән ни, милләтем?

Инде тәмам изелеп тапталдың.

Яшьли китте Тукай, китте Такташ –

Бөекләрең сине ташлады.