user_mobilelogo

Мин җыр язам,

Сине сөюемне

Салам менә шигырь юлына.

Күңелемнән генә теләк телим: 

Юлыксын ул синең кулыңа.


 

Шигырьләрем сиңа юлыксыннар

Мең – меңнәрчә шигьри юл аша,

Моңы күңелеңә юллар тапсын

Галәмдәге сансыз моң аша.

 

Берәр вакыт, әгәр, син аларны

Күреп алсаң, танып тыңласаң,

Көйгә салсаң, аннан җырың итеп

Моңнарыңа кушып җырласаң...

 

Мин булырмын җирдә кешеләрнең

Иң – иң бәхетлесе шул чакта –

(Минем әйтелмәгән мәхәббәтем

Барып җитте сиңа җыр аша!)

Мин җыр яздым, сөюемне яздым.

Син тап аны, җырла, югалтма!

Кар ишелә күктән, күрәсеңме?

Эзләр күмелә -  икәү салганнары,

Юллар күмелә -  икәү барганнары -

Явып бурый бүген, явып бурый.

Шагыйрьләр шул җир кешесе түгел...

Җаны күккә фида аларның.

Җиргә карап, маллар, акча санап

Шигырь язып булмый аннары.

Ни куаныч – күңелемә

Сөенечле дулкын үрелә,

Шатлык сыймый йөрәгемә

Күзләремнән ташып түгелә;

Бар иде бит япь-яшь чаклар,

Синең егет, минем кыз чак.

Син йөрисең берәү белән,

Мин башкага ачкан кочак.

Миңа башлап болын чәчәкләрен

Син идең бит бүләк итүче...

Еллар үткәч җаннарымны айкый

Шушы чәчәкләрнең хуш исе.