user_mobilelogo

1.Туган ягым яшел бишегеңдә

Бала чактан безне тибрәттең,

Әнкәемнең теле, әткәм сүзе белән

Тормыш серен безгә өйрәттең.

Авыл уртасында һәйкәл булып баскан

Очкыр күзле мәңге-мәңге яшь егет.

Кайталмады инде, картаймады инде-

Күңелләрдә калды мәңге яшь килеш...

Яңгырны яратам мин. Бигрәк тә җәйге кояшлы яңгырны. Менә искәрмәстән генә әллә каян бер болыт килеп чыга да коеп яңгыр ява башлый. Ничек тиз башланган булса, шулай ук тиз туктый да. Юк, ул туктамый. ә болытны җил арырак алып китә. Яңгыр әле туктап беткәнче үк тәрәзәгә карыйм: һавада төрле төсләр белән салават күпере балкый.

“Лә иләһә иллә Алла, Мөхәммәдрәсүлулла! Лә иләһә иллә Алла, Мөхәммәдрәсүлулла!” Абый белән мин һәм дә күрше кызы Флизә бертуктаусыз шушы доганы кабатлап, дерелдәшеп, түр сәкедә өелгән ястык-мендәрләр артында почмакта посып утырабыз. Тышта коеп яңгыр ява. Әледән-әле яшен яшьни. Яшен яшьнәгәндә күзләребез ирексездән чытырдап йомыла, тик күпме генә йомсаң да яшен уты чаткысы күзгә күренүдән туктамый. Чатырдап яшен яшьнәү белән, дөбер-шатыр күк күкри башлый. Бүген бу яшен бигрәк безнең өй турысында гына яшьни, шуңадыр, күк күкрәгәндә бөтен өй селкенә, дерелди кебек.

Без икмәккә туйган буын балалары, шулай булса да икмәк валчыгын җиргә төшерү иң зур гөнаһ саналды без үскәндә. Икмәкне олылауга, кадерләүгә ата – аналарыбыз да, укытучыларыбыз да бик өйрәтә иделәр. “Ашау дәресе” турында язып китәм әле. Башка мәктәпләрдә ничектер, (һәрхәлдә, без бишенчегә укырга барган Калмашбаш урта мәктәбендә ул гадәт юк иде) ә менә безнең Иске Биккенә башлангыч мәктәбендә “Ашау дәресе” дә бар иде. Укытучыбыз Ханә апа (Әһәдуллина Ханә Шәйсолтан кызы, ул безнең авылга Чакмагыштан килгән укытучы) бер тәнәфесне шулай дип атагандыр инде, әмма без аны тәнәфес дип белми дә идек. “Ашау дәресе” һәм бетте – китте. Тышка чыгып йомышларыбызны йомышлап кергәч, дәрестә утырган кебек итеп парталарга тезелеп утырабыз. Ханә апа да утыра.

Чибәр кызый, күз карашың

Күңелемне кузгатты,

Кара күзең очкыныннан 

Йөрәгемә  ут капты.