user_mobilelogo

Клубта җыелыш бара -

Түргә менгән түрәләр,

Депутатка кандидатны

Безгә сөйләп бирәләр:

(Бер пенсионер авызыннан)

Эшкә яраганда кем дә кирәк - 

Барыбыз да "важный" кешеләр...

Пенсиягә чыктың - эшең бетте,

Концертларга йөри халык-

Халык күңеле җыр көтә:

(Миләш, балан ачысыннан,

Чия төчесеннән туйган),

                Әй, дөнья!

                Буялган йонга

                Буялса иде мамыкка,

                Рәхәт булыр иде халыкка.

                                 Халыкта йөргән такмаза.

 

Түрәләрнең кулында йон 


 

Ясап тора күләгә.

мамык та бит дурак түгел,

Йонга күбрәк эләгә.

Карурманда кара төндә каршы чыгып

Малыңмы, дип, җаныңмы, дип, булса сорау:

Малым, ди дә, җанын саклап кала һәркем -

Җан кадерле, мал табыла баш булса сау.

Моңсулыклар баса күңелемне

Бәхетем, дип, уйлап өзелсәм...

Бәхетеңне эзләп кара, диләр,

Табылыр, диләр, әгәр эзләсәң.