user_mobilelogo

Тукай, дисәм, миллионлаган халкым

Пәһлевандай баса алдымда.

Миллионда гына түгел зурлык,

Дәүләт тоткан дөнья алдында.

Утырам әле менә бар

Үткән гомерне барлап.

Күпме үткән, ничек үткән,

Күпме калган – чамалап.

               Бер адым алга басам да

               Әйләнәмен артыма,

               Кая басканнар икән дип

               Күз саламын халкыма.

                       Мәҗит Гафури.

 

Халкың, шагыйрь, аптырады,

Урын тапмый басарлык.

Артта хурлык, алда бурлык,


 

Бурлыкта нинди зурлык?

Бурлыкта тагын хурлык.

Инде үтте ярсу гыйшкым сиңа

Дәвалауда син дә көч салдың.

Әй, ходаем, рәхмәт, йөрәгемне

Гыйшык бизгәгеннән коткардың.

Аллаһының кашка тәкәседәй

Утыргандай мәңге тәхеттә

Утырасың бүген югарыда

Көн итәсең күмелеп бәхеткә.

Исәнме, кыр! Сау гынамы, болын! 

Саумы, ак каенлы урманым!...

Сабан туе бүген болыныңда -

Җыелганнар кызың, улларың...